- 28.03.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №13 (29 март)
- Рубрика: Архив
26нчы март көнне Русиянең төрле шәһәрләрендә, шул исәптән Казан, Чаллы, Уфада коррупциягә каршы митинглар узды. Бу чараларга Алексей Навальныйның Русия премьер-министры Дмитрий Медведев турында тикшеренү нигезендә Коррупциягә каршы көрәш фонды әзерләп интернетка чыгарылган видео этәргеч булды.
КАЗАН
Казанның «Крылья Советов» паркында Русия премьер-министры Дмитрий Медведевның вазифасыннан китүен таләп итүче митингка 1500ләп кеше җыелды. Казан хакимияте рөхсәтеннән башка уздырылучы чарада тәртип саклау хезмәткәрләре ПАРНАС фиркасенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Марсель Шәмсетдиновны тоткарлап, полиция бүлегенә алып китте. Митингны оештырган активист – Алексей Навальныйның Татарстандагы сайлау идарәсе башлыгы Эльвира Дмитриеваны да битлекле кешеләр тоткарлап, полиция бүлегенә алып киткән. Бу турыда аның белән бергә машинада булган кеше хәбәр итте. Әлеге хәл алдыннан Дмитриева Казан урамнарында үзен Kia машинасында эзәрлекләүләре, юл читенә кысрыклаулары турында хәбәр иткән иде.
Шимбә көнне полиция коррупциягә каршы митингны оештыручы Эльвира Дмитриевага карата административ эш ачты. Дмитриева хакимият белән килештермичә җәмәгать чарасы оештыруда гаепләнә. Казан хакимияте коррупциягә каршы митинг уздыруга рөхсәт бирелмәгәнлеге һәм анда катнашучыларның җаваплылыкка тартылачагы турында кисәтте.
ЧАЛЛЫ
Чаллыдагы чараны оештыручы Дмитрий Тетерин сүзләренчә, Татарстанның икенче шәһәрендә дә урам җыенын рәсми рәвештә үткәрергә урын да, рөхсәт тә бирелмәгән. Шуңа да карамастан, хакимият бинасы янындагы Азатлык мәйданына 450-500 чамасы кеше җыелган.
Җыен башланыр алдыннан тәртип саклаучылар Азатлык мәйданын кар-боздан арындыру эшләре башлануын белдерде. Бу эшкә комачау итмәсеннәр өчен, җыелган халыкка таралырга куштылар. Халык бу җыештыру эшенең урам чарасын булдырмас өчен махсус оештырылуын, мәйданда карның булмавын белдереп, ризасызлык күрсәтте. Чөнки моңа кадәр Азатлык мәйданында кар җыештыручы махсус техниканың ял көнендә бер дә күренгәне булмаган. Чыгышлар башлангач, җыелган халыктан 4-5 метр читтә генә, үкерә-үкерә, дистәгә якын махсус техника, КАМАЗлар, грейдерлар, «Беларус» тракторлары, башка техника эшли башлады. Чыгышларны ишетергә комачау итүләренә карамастан, халык таралмады.
Сергей Аржанцев хакимиятнең халык мәнфәгатьләрен кайгыртмавын әйтеп, аны кануни юл белән алыштырырга чакырды. «Гаҗәп, СССР заманында Грузиядәге ришвәтчелек турында мәзәкләр йөрде. Грузия американнар белән эш йөртә башлагач, ришвәтчелек дигән нәрсә бетте. Анда бар хакимият, сержанты, генералы алышынды. Һәм тәртип башланды», – диде ул.
Владислав Стрыгин: «Миңа хакимияттәгеләрнең безнең акчаларны урлавы ошамый. Дмитрий Медведев эше мәхкәмәгә бирелергә тиеш», – дип чыгыш ясады. Митинг тәмамланып, халык таралгач, полиция анда катнашкан Рушан Вәлиуллинны һәм тагын ике кешене тоткарлап, полиция бүлегенә алып китте.
УФА
Уфада бу чара Затон бистәсендәге «Волна» скверында үтте. Чараны оештыручылар аны Черниковка бистәсендәге «Химик» мәдәният сарае каршында үткәрергә теләгән иде, әмма хакимият ул урында башка чара узуын белдереп, анда рөхсәт итмәде.
«Волна» скверы каршылык чаралары уздыру өчен рөхсәт ителгән мәйданнар арасында үзәктән иң еракта урнашканы булуга карамастан, анда ике меңгә якын кеше җыелды. Күпчелеге яшьләр иде. Җыелганнарның кулларында: «Ришвәтчелек киләчәгебезне урлый», «Карак төрмәдә утырырга тиеш!», «Димон, кит!», «Дачаларыңны сатып, юллар төзет!», «Коррупционерларны җавапка!» кебек шигарьләрне күрергә була иде. Чарада хакимияткә ризасызлык белдереп, кулдан язылган шигарьләр тотып, Русия, Прогресс фиркасе байракларын күтәреп, «Яблоко» һәм коммунистлар фиркасе билгеләрен тагып килүчеләр дә бар иде. Урам җыенын Алексей Навальныйның Уфадагы сайлау идарәсе башлыгы Лилия Чанышева алып барды.
Чыгыш ясарга теләүчеләр бик күп булып чыкты. «Яблоко» фиркасе әгъзасы Рөстәм Мөлеков: «Русия халкы гомер буе тышкы дошманга каршы сугышлар алып барды. Шул ук вакытта эчке дошман белән дә көрәшнең туктап торганы юк. Ул дошманнар ил байлыгын кулга төшереп, урлап, чит илләрдә милекләр алды, яхталарга ия булды. Алар барысын да үзенең оясына ташыган күсе кебек, ташып бетерделәр. Хакимият тә алар кулында. Гадел булмаган сайлаулар уздырып, урыннар билиләр, сак структураларына зур хезмәт хаклары биреп, үзләрен саклаталар. Алар вәкаләтле түгел. Чөнки аларны халык сайламаган».
Яшьләр хәрәкәте вәкиле Максим Наведин: «Мине юлларның шундый җимерек хәлдә булуы, акчасызлык туйдырды. Безне «тормыш яхшырачак», дип ышандыралар. Мине укыткан укытучым 40 ел буе шундый ышаныч белән яшәвен әйтте. Шул ышанучылар 8-10 мең сум пенсия ала, аның 6 меңен коммуналь чыгымнар өчен түли. Калганы хәтта табут алырга да җитми. Монда үз теләкләре белән ике меңгә якын кеше җыелган. Әгәр чара үзәктә узса, берничә тапкыр күбрәк булыр иде. Ләкин эш анда түгел, без барыбыз да монда килмәүчеләргә хәлне аңлатырга, мәгълүмат таратырга тиеш. Безне ишетәчәкләр!»
Башка чыгышларда да коррупция, юлларның төзек булмавы, коммуналь бәяләр үсүе, Уфа урамнарының чистартылмавы, кыйммәтчелек кебек мәсьәләләр күтәрелде. Русия хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведевнең урыныннан китүе таләп ителде.
Чарага полиция халыкны тикшереп кертте. Полиция хезмәткәрләре бик күп булды. Махсус тәгаенләнешле төркем хезмәткәрләре чараны машиналардан төшми генә дә күзәтеп торды. Урам җыены провокацияләрсез, кулга алуларсыз узды.
МӘСКӘҮ
Мәскәүдә коррупциягә каршы урам җыеннарында полиция 1030 кешене тоткарлаган. Алар арасында Алексей Навальный да бар. Тоткарланучыларның шактыен административ хокук бозу турында беркетмәләр төзегәннән соң чыгарып җибәргәннәр. Аларны җыен, митинг, пикет уздырганда тәртип бозуда гаеплиләр. Әлеге маддә нигезендә 20 мең сумга кадәр штраф каралган.
Мөнир ВАФИН, Гафиулла ГАЗИЗ
Алданган дольщиклар Шәймиевкә мөрәҗәгать итә
Казанда МЧС торак бистәсе дольщиклары, мәсьәләне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов аша хәл итә алмагач, дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә мөрәҗәгать итәргә булган. Түрәләр – коррупциягә баткан һәм, президент биргән күрсәтмәләрне кире кагып, бары тик үз мәнфәгатьләрен генә үти, дип белдерә алар.
«Бүтән чарабыз калмады инде, Татарстанның беренче президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә мөрәҗәгать итәргә булдык. 2013нче елдан бирле фатирларыбызны көтәбез. Көтеп-көтеп үлеп китүчеләр дә, фатирсызлыктан гаиләләре таркалганнар да бар. Меңнән артык кеше хәзер бик кыен хәлдә калдык. Бик күпләр фатирлы булуга өметләнеп, үзләренең торакларын сатып, «Фон» компаниясенә акча керткән иде. МЧС торак бистәсендәге йортларда фатирлы булабыз дип акча кертүчеләрнең (алга таба – дольщиклар) бик күпләре арендага алынган фатирларда яши, кемнәрдер авыллардагы әти-әниләре янына күченде», – дип сөйләде дольщиклар исеменнән Булат.
Булат Казанда туып-үскән. Моннан җиде ел элек «Фон»га акча керткәндә гаилә корырга теләгән, әмма фатирсызлык яраткан кешесе белән араларын суыткан. «Ни өчен Шәймиевкә, ә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итмисез?» – дигән соравына, Булат әфәнде: «Без аны болай да туйдырып бетердек инде», – дип белдерде.
Мөрәҗәгатьтә түбәндәге юллар бар: «Ярты Казанны төзегән, төзелеш тармагында дан казанган, республика җитәкчеләре тарафыннан күп тапкыр бүләкләнгән Анатолий Ливада җитәкләгән «Фон» компаниясе зур һәм ышанычлы ширкәтләр исемлегендә иде. Шуңа кайбер түрәләрдән: «Бу хәлдә калуыгызга үзегез гаепле», – дигән сүз ишеткән саен, ничек инде алай, дип аптырап калабыз. Ни гаебебез бар? Ә, бәлки, бөтен булган акчабызны, күбебезнең бердәнбер булган фатирларыбызны сатып, Татарстанның төзелеш тармагына керткәнгә гаеплебездер?
Дольщикларның прокуратурага юлланган мөрәҗәгате инде елга якын игътибарсыз ята. Комплекстагы активларның юкка чыгуын туктату карары үтәлми. Төзелеш министры Ирек Фәйзуллинның дольщиклар белән ай саен очрашулар уздыру турындагы 2015нче елда һәм яңадан узган елның октябрендә биргән вәгъдәсе бер тапкыр да үтәлмәде. Бу һәм башка күп кенә фактлар, Татарстандагы түрәләр безнең мәсьәләне хәл итәргә һич кенә дә җыенмый, дигән уйга этәрә. Безгә алар коррупциягә баткан һәм Президент биргән күрсәтмәләрне кире кагып, бары тик үз мәнфәгатьләрен генә үтиләр кебек күренә».
Наил АЛАН
Сүз уңаеннан: «27нче март көнне Казанда полиция «ФОН» төзелеш ширкәте җитәкчесен тоткарлады», – дип хәбәр итә Татарстан эчке эшләр министрлыгы. Хәбәрдә җитәкченең исеме күрсәтелмәгән, ләкин аның Анатолий Ливада икәнлеге билгеле. «ФОН» җитәкчесенә карата җинаять эше алып барыла. Тикшерү версиясенә караганда, төзелеш оешмасы дүрт йортны төзүгә рөхсәт булмауга карамастан, кешеләр белән килешүләр төзегән. Хәзер алар үз фатирларын ала алмыйлар. Зыян күрүчеләр исемлегендә меңнән артык кеше.
«Кәсепчелеккә калган театрга бүләк бирү – хурлык»
Халыкара театр көнендә Казанда театр әһелләренә «Тантана» бүләкләрен тапшырдылар. ТР мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова Муса Җәлил ис. опера һәм балет театры проекты булган «Үзгәреш җиле»н министрлыкның махсус дипломы белән бүләкләде.
Бу хәл күпләрне гаҗәпкә калдырды. Дипломга, «Үзгәреш җиле» проектын уңышлы гамәлгә ашырганы өчен Рәүфәл Мөхәммәтҗанов җитәкчелегендәге театр коллективы бүләкләнә», дип язылган. Мөхәммәтҗанов үзе дипломны алырга килмәгән иде.
Буа драма театры сәнгать җитәкчесе Раил Садриев «Үзгәреш җиле» дипломга лаек түгел дип белдерде.
– Өстән төшкән фәрманны башта «аһ» итеп кабул итәбез, аннары гына, дөрес булдымы икән бу, юкмы, дип уйлыйбыз. Петербургтан, Мәскәүдән чакырып китерелгән музыкантлар татар җырын күтәрмиләр дә, күтәрергә теләмәячәкләр дә. Бу яктан карасак, әлеге проект акчаны җилгә очыру булып чыга. Ләкин «Үзгәреш җиле» кирәк. Мин моны үзем эстрададан чыккан кеше буларак әйтәм. Фильтр аша үткәрмәгәч, бездә Гали дә җырлый, Вәли дә. Ләкин чын «үзгәреш»не эстрадада гомерен үткәргән, тузанын сеңдергән, исен чакрымнардан тойган кешеләр җыелышып, уртак тел табып кына оештырып була. Бу проект бүләккә лаек түгел. Һич югы кимендә өч ел үткәнен көтәргә кирәк иде. Аны бит татар дөньясы күреп тә өлгермәде, – диде күптән түгел «Идел–Буа–Урал» фестивален үткәргән Раил Садриев.
Русия һәм Татарстан парламентларының элекке депутаты, милләтпәрвәр Фәндәс Сафиуллин: «Үзгәреш җиле»нә бүләк биргән өчен киләчәктә кызарачакбыз әле», – ди.
– Ул бит аерым концерт кына. Концерт өчен бүләк бирмиләр. Аерым бер талант килеп чыкса, бүләкләргә мөмкин әле. Бу – бик зур мәгънәсезлек. Ни өчен «Үзгәреш җиле»н бүләкләргә ярамый? Чөнки опера театры – татар опера сәнгатен юкка чыгару өчен бик күп көчен куйган театр. Ул – Муса Җәлил исеменнән баш тарткан, чит илләргә чабып йөри торган халыкара шабашка театры. Концертны оештыручылар – татар музыка сәнгатен яратмаучылар. Күпме яшь җырчылар, сәләтле кешеләр аннан китәргә мәҗбүр булдылар. Хәйдәр Бигичев – шушы театрда кысрыклауга түзә алмыйча, бакыйлыкка китеп барган җырчыбыз. Үләренә өч көн кала биргән интервьюсын укысагыз, тетрәнерсез. Ул анда, миңа инде үләргә генә кала, театрда миңа урын юк, дип әйтә. Шундый талантларны юкка чыгаручы, кәсепкә әйләнгән театрга бүләк бирү – бик зур хурлык. Аны бирүчеләргә дә оят булырга тиеш», – ди Сафиуллин.
«Тантана»да мәдәният министры Айрат Сибагатуллин күренмәде. Ялда диделәр.
БЕЛЕШМӘ
«Тантана» – Татарстанның театр сәнгате өлкәсендәге һөнәри премиясе, дәүләт бүләге. Республика театрлары хезмәткәрләренә театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен бирелә. Бүләк 2011нче елда мәдәният министрлыгы тарафыннан Татарстанда театр сәнгате өлкәсендә актерларның иҗат уңышларын һәм җәмәгатьчелек казанышларын бәяләү өчен булдырылды.
Гадилә ШӘЙХЕЛИСЛАМОВА, Райнур ШАКИР

Комментарии