- 28.04.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №16 (25 апрель)
- Рубрика: Архив
2012 елның 20 февралендә Г.Камал театры бинасында Миңгол Галиевның 70 яшьлек юбилее узды. Без анда гаиләбез белән бардык. Өч сәгатькә сузылган кичә бер тында узып киткәндәйбулды. Миңгол абыйны котларга Русиянең кайсы төбәгеннән генә килмәгәннәр: Мордовиядән, Оренбург өлкәсеннән, Чуашстаннан. Аның укучылары да бихисап икән: Ф.Сәлахов, Г.Ибушев, Р.Закиров, А.Галимов, З.Шаһбан һ.б. Тере тавышка җырланган җырлар тыңлап, рәхәтләнеп ял итеп утырдык. Җырчы кызлар да бик матур итеп киенгәннәр иде. Ә тавышлары, җырлаулары! Үзебезнең татар халык җырларын моңлы, матур тавышлары белән йөрәккә үтәрлек итеп башкардылар.
Миңгол абый тавышы да нәкъ яшь вакытындагы кебек. Ул күп җырлар җырлады. Матур итеп киенгән иде. Хатыны да бик күркәм, сөйкемле икән. Бик пар килгәннәр. Тигез гомер итсеннәр, сау-сәләмәт булсыннар. Хатыны Миңгол абыйга чиккән кулъяулык бүләк иткәч, күзгә яшьләр килде, бар халык кул чапты.
Шушы кичәгә бармасам, мин Миңгол абыйны мөнәҗәтләр, халык көйләрен җырлаучы яраткан җырчыбыз дип кенә белгән булыр идем. Ә ул шундый зур эшләр башкарган, олпат, шул ук вакытта бик гади кеше икән. Татар сәнгатен үстерүдә күпме көч куйган, бик күп җырчылар тәрбияләп чыгарган. Без аңа чын мәгънәсендә сокланып утырдык.
Миңгол абыйга иҗатында уңышлар, күңел тынычлыгы юлдаш булсын. Аңа киләчәктә дә безнең талантлы татар яшьләрен укытып, үстереп, сәнгатебезне баетырга язсын. Мең яшә, Миңгол абый!
Гөлфирә ЗАРИПОВА.
Казан шәһәре.
Комментарии