- 28.04.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №16 (25 апрель)
- Рубрика: Архив
Күптән түгел Татарстанның танылган язучысы Фәнис абый Яруллин арабыздан китте. Бу язмам ул исән чакта ук, аның белән очрашу тәэсирендә язылган иде. Тик ул, төрле сәбәпләр аркасында, басма матбугатта дөнья күрми калды.
Моңарчы Фәнис Яруллинны бөтенләй башкача күзаллый идем. Җитди, бар нәрсәгә дә тәнкыйть күзе белән караучы кеше дип уйладым. Әмма үзе белән күрешеп сөйләшкәч, ялгышымны танырга мәҗбүр булдым. Тормыш дәрте ташып торган, бар нәрсәдән ямь, тәм табучы Фәнис абый чынлыкта бөтенләй башка кеше булып чыкты. Сөйләшү дә ничектер үзеннән-үзе, җиңел барды. Яныннан киткәндә аны күптәнге танышым кебек хис итә башлаган идем…
–Фәнис абый, әйдәгез бергәләп балачагыгызга әйләнеп кайтыйк. Бәләкәй Фәнис нинди иде?
–Ул вакытта туйганчы бәрәңге ашый алсак, үзебезне иң бәхетле кеше дип хис итә идек. Тик төш вакытында тәгәрәткән ике бәрәңге генә эләгә иде. Шулай булмыйни, әтием 1942 елда сугышта һәлак булды, әнием 6 баланы берүзе тәрбияләп үстерде. Тик ач булсак та, балачак күңелле инде ул. Аз гына чирәм төртә башлауга, туп уйнарга чыгабыз. Көненә 20-30 километр чапканбыздыр. Хәзерге балалар белән чагыштырганда, күпкә терерәк идек.
–Язучы, шагыйрь буларак сәләтегез кайчан ачылды?
–6 класста укыганда, мине мәктәптә стена газетасы мөхәррире итеп куйдылар. Беркем берни язмый, башкалар исеменнән дә миңа язарга туры килә. Күбесенчә сатирик темага язам, мәктәпкә йөрмәгән малайларны тәнкыйтьләп шигырь чыгарып куям. Кечкенәдән мактауның ни икәнен белмәгәнмен инде. Барлык фәннәрдән дә гел «5»ле билгеләренә генә укыдым. Укырга кергәнче үк Такташ шигырьләрен яттан белә идем. Сабантуйда шуларны сөйләп бүләк – бер тәлинкә аш ала идем.
–Үсмер, егет чакларыгыз ничек үтте?
–Без чып-чын сугыш чукмарлары идек. Кызлар өчен сугышкан чаклар да күп булды. Һәр Сабантуйда ике-өч кешене үтерәләр иде. Совет режимы каты булса да, бу афәтне тыя алмый иде.
Минем тизрәк авылдан качасым килде. Гомумән, яшьтәшләремнең барысы да андагы авыр тормыштан туйган иде. Армиягә китсәм, авылга кире әйләнеп кайтмыйм дип уйладым.
Яшь чакта өч хыялым бар иде: беренчесе – артист булу. 4 сыйныфтан пионер мәктәбенә йөреп, үзешчән спектакльләрдә катнаша башладым. Икенче хыялым – очучы булу. Бик нык теләсәң, хыяллар тормышка аша, диләр. «Татнефть» берләшмәсенең Баулы элемтә конторында монтер булып эшләгәндә, армия сафларына алдылар. Анда һава укчы-радистлары мәктәбенә эләктем. Тик, бәхетсезлеккә каршы, хезмәт итүемә 10 ай булганда, спорт күнегүләренең берсендә, турниктан егылып төшеп, умыртка сөяген имгәттем. Мине Красноярск госпиталенә салдылар, караватка «кадаклап» куйдылар, селкенеп тә булмый. Кул-аяк эшләми, муен сынган, башны кымшатып та булмый. Шулай ун ай яттым. Соңыннан табиблар: «Калса, 3 көн гомерең калгандыр. Бар, өеңә кайт, ичмасам, якыннарыңны күреп калырсың», – дип мине туган ягыма озатты.
Армиягә киткәндә63 килограммидем, ел ярым эчендә 35 килограммга калдым. Шуннан соң Ютазы районының Урыссу, Баулы хастаханәләрендә яттым. Тик бернинди алга китеш тә сизелмәде. Аннан Казанга күчерүләрен үтенеп, Мәскәүгә хат яздым. Тиз арада җавап килеп төште, анда бер айдан самолет килеп, Казанга алып китәчәге хәбәр ителгән иде. Мине өйгә озаттылар. 1 ай дигәннәре 1 елга сузылды. Шулай итеп Казан хастаханәсенә килеп эләктем.
–Ничә айлар, еллар буе хастаханәләрдә яту бик авыр булгандыр. Мондый газапларга ничек түздегез?
–Мөгаен, иҗатым ярдәм иткәндер. Сул кулым йөри башлагач, «Амбарная книга» дип аталган калын, дермантин тышлы дәфтәр башладым. Каләмне түшемә куеп, уң кул белән этеп, икенчесе белән язам. Барлыгы 180 битлек шигырь-хикәя җыелды. Алар бер-бер артлы район газетасында дөнья күрә башлады. Кайберләрен «Социалистик Татарстан» газетасына да җибәрдем, бастырдылар. Бу миңа яңадан-яңа әсәрләр, шигырьләр иҗат итәргә этәргеч бирде. Аннары «Яшь ленинчы», «Татарстан яшьләре» һәм башка республика газета-журналларына да яза башладым. Ул вакытларда «Яшь ленинчы» газетасында әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире булып эшләгән шагыйрь Марс Шабаев берзаман Кызылъярга кайтып төште, минем турыда матбугатта язып чыкты. Өйгә бик күп хатлар килә башлады. Аның белән генә чикләнмичә, яныма да киләләр. Кызлар минем яныма керергә чират торалар иде.
–Кызлар дигәннән… Иҗат кешесе бик еш гашыйк була бит. Сез беренче тапкыр кайчан гашыйк булдыгыз, беренче мәхәббәтегезне хәтерлисезме?
–Әйе, мин бик еш гашыйк булам, тиз кабынып китәм. Беренче тапкыр 4нче класста «Тапкыр егет» спектаклендә уйнаганда, төп рольдәге кызга гашыйк булдым. Үз гомеремдә, кимендә, 100 кызны яратканмындыр.
Ә беренче мәхәббәт 16 яшьләрдә булды. Без аның белән 3 еллап очраштык. Тик ул мине ташлап, бер офицерга кияүгә чыгып, еракка китеп барды. Хәзер яңадан дуслаштык. Безгә килгәләп йөри.
–Ә бит мәхәббәт бер генә була, диләр…
–Мәхәббәт берәү, ә сөйгән ярлар күп була. Минем бер дустым бар иде. Ул гомер буе бары бер кызны гына яратты. Бервакыт аңа: «Матур түгел бит ул, мин синең урында булсам, аның белән йөрмәс идем», – дидем. Дустым: «Яратам мин аны», – дип җавап кайтарды. Берәү өчен матур булып тоелган кыз икенче берәүгә ошамаска мөмкин, шуңа күрә кеше мөнәсәбәтләренә тыкшынырга кирәкми.
–Сезнеңчә, мәхәббәтнең теориясе бармы?
–Юк, мәхәббәт – теориясе булмаган фән. Мәхәббәт теориясе –кызлар кочканда. Мин, мәсәлән, яраткан кызыма карап, өч тәүлек ач утыра алам.
–Гел мәхәббәт, мәхәббәт, дисез. Ә менә хатыныгыз Нурсөя ападабашкаларда булмаган нинди сыйфатлар бар. Ни өчен тормыш иптәше итеп нәкъ менә аны сайладыгыз?
–Нурсөя – бар яктан да килгән хатын-кыз, ул – тормышымдагы иң ышанычлы кеше. Башта беренче мәхәббәтемне оныта алмам кебек тоелган иде, ул аны да оныттырды. Хәзер шунысын яхшы аңлыйм, Нурсөянең сыйфатлары белән аныкын чагыштырып булмый. Нурсөя кебек тугры хатын-кызны үз гомеремдә күргәнем булмады.
Ул мине бар йөргән кызларым янына да алып барды. Кызларның берсе дә мине яманламады.
– Үзегезнең иҗат серләре белән бераз таныштырып китегез әле.
–Мин шигырь-хикәяләремне ялгызым гына булганда, тынлыкта иҗат итәм. Уйланып, бүлмәдән болын-кырларга, үзем хезмәт иткән җирләргә «чыгып китәм». Язган вакытта геройларым белән сөйләшәм. Геройны күз алдыма китереп, сораулар бирәм.
Хәтта кечкенә хикәя дә, бер кат кына язып барып чыкмый. Минем 13 повестем бар. Аларның барысын да геройларга яңа характер өстәп, вакытка яраклаштырып 7 кат төзәтеп чыктым.
–Бер повесть язу өчен күпме вакыт китә?
–Мәсәлән, «Җилкәннәр җилдә сынала»ны өч ай яздым. Язып бетергәч, Әмирхан Еникидән укып чыгуын сорадым. Ул миңа: «Сиңа зур әсәрләр язарга кирәк, шундый яхшы сюжетны әрәм итәсең», – дигәч, 150 битлек әсәрне 270 бит итеп яңадан яздым.
– Стенагыз тулы чиккән кулъяулык, боларны каян җыеп бетердегез?
–Үзем чигеп ятам (көлә). Укучыларым чигеп алып килә. Әле монда бик аз өлеше генә, күбесен Баулы районында урнашкан музеема (элеккеге йорты – авт.) кайтардым. Күптән түгел генә, ун көн чамасы, хатыным белән анда ял итеп килдек әле.
–Яныгыздан кеше өзелмидер?
– Кеше күп килә, әмма быел азрак әле. 30-40 кеше килгәндер. Болай, гадәттә, елына мең кешедән дә ким килмиләр инде минем янга. Хәтта бервакыт Кукмара районыннан 2 автобус тулы мәктәп укучылары килде, барысы да бүлмәгә сыймады. Кайберләренә икенче бүлмәдән башларын тыгып тыңлап басып торырга туры килде. Чибәррәк кызларны үз яныма, караватка утырттым.
– Шундый авыр хәлдә булуыгызга карамастан, ничек оптимист булып кала аласыз?
–Оптимистлык ул кешенең холкыннан тора. Аның өчен тормышны яратырга, яшәүдән ямь таба белергә кирәк. Мин кечкенәдән шундый идем. Матур чәчәкләр күрәм икән, аларны сыйпамыйча үтеп китә алмыйм. Сабый чакта сыерчыклар килүе дә шундый зур шатлык китерә иде.
– Өченче хыялыгыз турында әйтмәдегез?
–Ул берәүгә дә сөйләми торган хыялым – язучы булу иде…
Сиринә МӨХӘММӘТҖАНОВА,
КФУ студенты.
Телефонный мәхәббәт
Безнең мәхәббәт бик кызык —
Телефонный мәхәббәт.
Сөйләшәбез, гөрләшәбез,
Әй җайлы соң, әй рәхәт.
Очрашырга йөрисе юк,
Ятасың өйдә генә.
Кәчтүм-чалбарың да тузмый,
Тора гел чөйдә генә.
Чәчәкләр сатып алмыйсың
Әз-мәз хезмәт хакыңа.
Ә бит пүчтәк чәчәкнең дә
Бәясе тиң алтынга.
Ачуланышкан чак булса,
Йөрмисең һич үпкәләп:
«Телефон өзелде», – дисең,
Тавыш китсә күпкәрәк.
Әй шәп инде бу телефон
Заманасына күрә –
Сине шәп егет иттерә,
Ямьсезлегең яшерә.
Хисләрне яшерен түгәбез,
Серле безнең мәхәббәт.
Шулай сер саклый белгәнгә
Телефонга мең рәхмәт.
2002 ел.
Яшьлектәге өч хыял ,

Комментарии