- 28.04.2018
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2018, №17 (25 апрель)
- Рубрика: Архив
Татарстанда театрлар күп. Һәрберсенең үз урыны, үз тамашачысы бар. Тик менә шул дистәләгән театр арасында берсе – Кариев театры – үги бала хәлендә кала бирде. Бинадан бинага күчеп йөрде, соңгы берничә елда «Әкият» курчак театрында ике бүлмәгә (бөтен театрга – ике бүлмә!) урнашып, мескен «квартирант» хәлендә яшәде ул. Ниһаять, узган атнада Кариев театры башка чыкты! Өр-яңа, үзләренеке генә булган бинага! Рәсми ачылыш тантанасы 26нчы апрель көнне булачак, ә без инде театрны өй туе белән котлап кайттык.
Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының яңа бинасы үзәктә – Петербург урамы, 55б йорт адресы буенча урнашкан элеккеге Офицерлар йортында. Моңарчы «квартирант» булып торган «Әкият» курчак театрының күршесендә генә. Казанлылар аны элекке «Победа» кинотеатры буларак хәтерлидер. 1957нче елда ук кинотеатр итеп салынган бина бу. Төрле юллар үтеп, яңартылып, менә хәзер үзенә татар театрын сыендырды.
Яңа бина – яңа бина инде, карап кына торасы килә. Театр коллективы да хәйран калып йөри. «Гомердә булмаганны!» – диләр үзләре дә. «Безнең мондый бинаны күргән юк иде!» – диләр. 1987нче елда оешкан яшь тамашачы театрының юньле-рәтле бина күргәне юк иде шул әле. Үзләре әйтмешли, чегән тормышы белән яшәделәр. Киров районында урнашкан Җитен комбинаты Мәдәният сарае – элеккеге фабрикант Алафузов йорты булган «Эшчеләр театры» бинасында да урнашып алдылар, инде әйтелгәнчә, «Әкият»тә дә «кунак» булдылар. Хәзер менә үзләренеке бар!
Театрның директоры Мансур Ярмиев сүзләренчә, Офицерлар йортын Кариев театрына алу эше 2013нче елда ук башланган. Русия Саклану министрлыгы карамагындагы бинаны республика балансына күчерү процессы да шактый вакытны алган, аннары теркәү эшләре, ә 2015нче елда ремонт башланган. Төзекләндерү эшләре ике ел ярым барган булып чыга.
Бинаны төзекләндерү бәясе аһ итәрлек түгел. Хәтта, киресенчә, «шуның гына хәтлемени?» дип гаҗәпләнерлек – 150 миллион сум. Бу акчага бинаны яңарту да, яңа җиһазлар алу да керә. Хәзерге заман өчен зур акча түгел. Кечерәк биналарның да бермә-бер күбрәк суммага төзекләндерелүен ишетеп-белеп торабыз ләбаса. Мансур әфәнде үзе дә: «Әзрәк булды шул», – ди. Һәм, без монысына да риза, дигәндәй, өстәп куя: «Калганын төзербез, җитмәгәнен булдырырбыз. Иң мөһиме – артистларга уйнарга урын булды».
«Әкият» курчак театры бинасында урнашканда сәхнә гел-гел эләкми иде шул кариевлыларга. Шимбә һәм якшәмбедә, бәйрәм көннәрендә Кариев театры спектакльләрен карап булмый иде. Аларга сәхнә бирелми чөнки – бик уйныйсылары килсә дә уйный алмыйлар. Ә хәзер үз биналары булгач, рәхәтләнеп уйный алачаклар инде. Директорлары да ярым шаяртып, ярым җитди рәвештә: «Хәзер ялларда да, бәйрәмнәрдә дә эшлисе, моңарчы уйнамаганнарны чыгарасы булачак. Шунысыннан гына куркып торабыз», – ди әнә.
Яңа бина буйлап атлыйбыз. Директор сөйләп бара: «Хәзер һәр кешегә үзенең тумбочкасы, аерым өстәле булган грим бүлмәләре бар». Кариев театрының хәле белән якыннан таныш булмаганнар өчен бу сүзләр, бәлки, сәеррәк тә тоелыр. Театрда болай да грим бүлмәләрендә аерым тумбочка була бит инде, дип куярлар. Тик «Әкият»тә яшәгәндә Кариев театрына нибары ике бүлмә бирелгән иде. Берсе – хатын-кызлар, икенчесе – ирләр гримеркасы. 30 артистка ике бүлмә – күз алдыгызга китерегез. Әле дә түзделәр инде артистлар.
«30 еллык театрның 6 шкафы белән 5 өстәле генә калды. Башка бөтен нәрсә дә яңа», – дип, директор сөйләвен дәвам итә. Шкаф белән өстәл генә түгел, артистлары да «иске» әле аларның. Күчмә тормыштан, акчасызлыктан туеп, берәү дә ташлап китмәгән. Иң өлкән артист Нуриәхмәт Сафинга 70 яшь. Коллективка бер төркем яшьләр дә килеп кушылган. Артистлар гына түгел, башка хезмәткәрләр дә күпне күргән, күпкә түзгән. «Тегүчеләребез киемнәрне өйләренә алып кайтып тегә, рәссамнар рәсемнәрне өйләрендә ясап алып килә иде», – ди Мансур Ярмиев. Ә хәзер тегү цехы – аерым, кием саклау бүлмәсе – аерым, гомумән, һәр кешенең үз бүлмәсе!
Дөрес, «Әкият»тән тулысынча күчеп бетмәгәннәр әле. Кайбер декорацияләре курчак театрының подвалында сакланачак икән (әле ярый күршедә генә!), үз биналарында урын җитми. Әлегә. Бәлки, киләчәктә Офицерлар йортының китапханә бинасын да Кариев театрына бирерләр һәм театр тулы канлы тормыш белән яши башлар. Президентка өметләнәләр инде, аннан ярдәм көтәләр.
Директор бинаны бер төрле күрсә, режиссер башкача күрә, башка якларына игътибар итә. Шуңа күрә «Бинаның ремонты сез теләгәнчә килеп чыкканмы соң?» дигән сорауны баш режиссер Ренат Әюповка бирдек. Яшерми: плюслары да, минуслары да бар, ди. Дөресен генә әйткәндә, бина бөтенләй ул көткәнчә килеп чыкмаган. «2013нче елда ул вакыттагы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин белән бу бинаны килеп карагач, монда интерактив театр эшләргә иде, дигән теләгемне җиткердем. Интерактив театрда биек сәхнә булмый, артистлар белән тамашачы бер яссылыкта була. Сәхнә өстә, ә тамашачы аста булганда, тамашачы йә телефонына «кереп китә», йә күршесе белән сөйләшеп утыра башлый. Ә артист яныңда гына уйнап йөргәндә, ул үзе дә уенга катышып китә, «тере» аралашу барлыкка килә. Безнең төп тамашачыбыз балалар һәм яшьләр бит, ә аларга нәкъ менә шундый җанлы аралашу кирәк тә. Тик минем бу теләгем ни сәбәпледер тормышка ашмады. Нәтиҗәдә, классик сәхнәле 213 тамашачыга исәпләнгән зал барлыкка килде», – дип сөйләде режиссер. Әле аларның тагын бер залы бар, анысы 120 урынга исәпләнгән. Анда инде биек сәхнә юк, зал тип-тигез. Ренат әфәнде әйткән интерактив сәхнә булып чыга инде монысы. Димәк кариевлыларның тәҗрибәләр үткәрергә, кечкенә булса да, үз мәйданнары бар хәзер.
Режиссер да аңлый моны. Моңарчы чегән тормышы белән яшәгән театрга аерым бина, 12гә 12 метрлы сәхнә бирүне дә зур бүләк дип саный. «Без яраклашырга, җайлашырга күнеккән. Шуңа күрә хәзер спектакльләрне бу сәхнәгә җайлаштырып эшләячәкбез. Декорацияләрнең барысын да үзгәртергә, кечерәйтергә туры килә инде. Аның каравы монда утлар бик әйбәт, андый утларны күргән юк иде әле. Утлар һәм, әлбәттә, артистлар ярдәмендә могҗиза тудырырга тырышачакбыз», – ди Ренат әфәнде.
Әле ул 12гә 12 метрлы сәхнәнең дә һәр метрын көрәшеп алганнар. Мансур Ярмиев әйтүенчә, баштагы проект буенча, сәхнә 3 метрлы гына булырга тиеш булган! Кечкенә авыл клубы сәхнәсе кадәр дигән сүз инде бу. Дәүләт театрына! Гомумән, бу театрның проблемалары җитәрлек әле. Мәсәлән, Казан уртасында яшәсә дә, бюджеты район театрларыныкы кадәр генә – 1 миллион сум. Исәпләп карасаң, бу акча ике спектакль чыгарырга гына җитә. Калганын үзләре эшләп ашый кариевлылар: елына 220 спектакль куялар, 32 мең тамашачыга хезмәт күрсәтәләр, мәктәп һәм балалар бакчаларына чыгалар, армиядәге солдатлар янына баралар һәм күп кенә башка проектлар эшлиләр. Әзергә-бәзер утыручы театр түгел, кыскасы, премияләрне дә (әле быел да «Тантана» премиясен алды!), башка уңышларын да теше-тырнагы белән тырмашып яулый…
Габдулла Кариев заманында: «Безнең исемнәрне алтын хәрефләр белән язып куярлар», – дигән булган. Тормышка ашты бит: яңа бинаның башына зур итеп «Г.Кариев театры» дип язып куйганнар. Хәзер ул театрның яңа юлы башлана. Озын булсын ул юл, дип телик!
Сүз азагында. Кариевлылар өй туена яңа спектакль әзерләгән: танылган «Любовь и голуби» кинофильмының сәхнәләштерелгән варианты – «Мәхәббәт күгәрченнәре» (12+). Спектакльнең премьерасы 28-29нчы апрельдә булачак. Касса телефоны: (843) 237-62-51.
Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии