- 28.09.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №38 (24 сентябрь)
- Рубрика: Архив
Лилия Муллагалиева, җырчы:
Минем әни почта мөдире булып эшләде. Мин исә аңа гәҗит-журналлар таратырга булыштым, шуның өчен ул мине тәмле әйберләр белән сыйлый иде. Ә беренче хезмәт хакымны 9-10нчы сыйныфларда укыганда алдым. Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләп алдым. Хезмәт хакым 128 сум икәне истә калган. Мин аның 108 сумына велосипед сатып алдым.
Лилия ЛОКМАНОВА.
Комментарии