Казан – академиклар каласымы?

Һәр чорның үз аты… Велосипеды, трамвае, машинасы.

Ә беләсезме, узган гасыр трамвайлары академикларны аеруча ярата!

Таныш-белешләрегез, дус-ишләрегез бәйрәмнәрдә башкалабызда була калса, шәһәрнең бер почмагыннан икенчесенә трамвай белән барырга киңәш итәр идем. Су буе кадәр бөкегә дә очрамассыз. Иң кызыгы шул: безнең илебезгә бихисап академиклар үстергән икән. Тик милләтенә таныш булмаганнарны.

Үч иткәндәй, студентның “урак өсте” көннең иң кыска вакытына туры килгәне дә бар. Ул зачет-имтиханнарга беренче керим дип, ачы таңнан чыгып китәсең. Келтер-келтер барган трамвайда бөтен өмет. Студент халкы үзенә отышлы юлны сайларга омтыла инде ул. Төркемдәшләрем арасында да айлык юл йөрү билетлары алып, Казан буйлап җилдерүчеләр шактый дип әйтүем.

Уйлап караганыгыз бар микән, совет чорында әле нигезе дә салынмаган Азино бистәсе совет чоры калдыгын хәзер дә саклый. Урам-тукталыш исемнәренә генә игътибар итегез.

Дөресен генә әйткәндә, бу район – яшьләрнеке. Күп катлы йортларда ипотека буенча фатир өләшүләрен генә мисалга китерү дә җитәр. Соңгы елларда балалар бакчасы, мәктәпләрнең тиз арада салынуы да – моңа дәлил. Ышандыра алмасам, МЕГА, яңа ипподромның меңьеллык алдыннан калыккан гигант төзелешләр булуын искәртә алам. Ирексездән шәрран ярып кычкырасым килә: ул өлкән сыйныф укучыларына да, югары курс студентына да билгеле булмаган Сахаров, Глушколарның исемен бирү кем башына килде икән? Өстәвенә, Зәкиев, Фәйзиләре дә миңа, филфак студенты өчен, таныш фамилияләр генә түгел, бөтенләй үк (гафу итегез, ошамаса) әһәмиятсез шәхесләр булып чыкты…

Иң элек “Зәкиев тукталышы”на “бәйләним” әле. Кабул итү имтиханнары тапшырып йөргән вакытта ук, трамвай тукталышында дикторның “Зәкиев урамы” диюе күңелгә май булып яткан иде. Ул чакта ук миңа Мирфатыйх Зәкиев белән Флера Сафиуллинаның “Хәзерге татар әдәби теле” китабын Коръән укыган кебек укыганлыктан, шул Зәкиевнең тукталышыдыр дип уйлавым гаҗәпмени?… Беләсезме, фикерем белән хаклы түгелмен икән, ул төзүче Зәкиев булып чыкты.

Сез ничек уйлыйсыздыр, ләкин миңа калса, нигә әле тел гыйлеменең барлык тармакларын колачлап, уңайлы дәреслек язган әлеге авторның урамы булмаска тиеш? Һич аңламыйм шуны! Ирексездән уйлап куям: ул урам исеменә кемне дә булса тәкъдим иткәндә, аның башкарган хезмәтләренә карамыйлар микән әллә? Арабызда 56 ел яшәп киткән инженер-төзүче Әүфәр Зәкиев исемен йөртә әлеге тукталыш. Мин беркемгә дә ризасызлык белдерергә җыенмыйм, ә бары тик шунысы гына бераз күңелгә ятышсыз: нәкъ менә әлеге тукталыштан соң татар булмаган академикларның исемнәре белән юл дәвам итә дә бит инде! Һичьюгы, башкасын булдыра алмасак та, академиклар янәшәсенә академикны куясы иде! Мирфатыйх Зәкиев Сахаров, Глушко, Губкин, Арбузовлар хәтле генә халыкка хезмәт итмәгәнмени? Мактаулы исемнәре минем баштагы чәч бөртеге кадәр аның. Баксаң, ул синтаксисны өйрәнгән өчен генә дә Нобель премиясе бирерлек. Эзсез юлга сукмак салучы юк бит ул! Үзем хәзер энә белән кое казучы мәшһүр университетымның ике дистә елга якын ректоры да булган галим бит әле М.Зәкиев. Әкәмәт! Шул тукталыш төзүченеке булып чыксын инде… Зәкиевләр, шөкер, безнең халыкта берәү генә түгел, Рәшит исемлесе – “Чаян” журналының 1975 елдан “главные”, Фәрит дигәне – нефтьче, Ә Глушколар ничәү? Әнә Сахаровны хәтта “Татар энциклопедиясе сүзлеге”ннән дә таба алмассыз…

Безнең илдә тырнак астыннан кер эзләве аеруча җиңелләрдән. Русиядәге ике халыкның икесе ике дәүләттә яшәргә тиешле булгангадырмы инде бу, белмәссең. Академиклар янына Фәйзиләрнең кайсысын “куйганнар” икән? Тукайны язып, иң беренче аның премиясен алган Әхмәт Фәйзинеме? Яисә “Галиябану”ның кабат сәхнәгә чыгуын көтеп йөргән бер мәлдә, аның авторы Мирхәйдәр Фәйзи түгелме? Алай да булмаса, “Галия”, “Хөсәения” мәдрәсәләрендә мөгаллимлек иткән Габдулла Фәйзиме? Онытып торам икән, бездә композитор Җәүдәт Фәйзи дә бар бит әле! Шунысы кызык: трамвай тукталышын игълан иткәндә, шуны русчасында “композитор” дип әйтәләр, ә татарчасында – юк. “Следующая остановка улица композитора Джаудата Файзи” дигәнне “Фәйзи урамы тукталышы” дип кенә тәрҗемә ит инде! Ә киләчәк буын Җәүдәт Фәйзине “академик” дип әйтә башламас дип, авыз тутырып кем әйтә ала? Мин тулысынча ышанам, чөнки юлны “Правосудие”, “Ветеринария академия”се тукталышлары дәвам итә бит!

Бу язмадан соң Казан рус академикларын җыя башламасын тагын. Мәркәзебездә өч көн дә булып китмәгән рус зыялыларының исемнәре белән аталган тукталышлар да бихисап анысы…

Башкалабыз читендә төзелеп ятучы торак йортлардагы яңа урам-тукталышлар киләчәктә татар зыялылары исемен алырмы? Бер лекциядә Рүзәл Йосыпов: “Мин дүрт ярым йортлык Исмәгыйль Гаспралы урамында торам”, – дигән иде. Әлеге урам шәһәр читендәдер дип һич кенә дә башыма китермим мин, тик ул урамны тумышы белән Казанныкы булган 80 яшьлек карттан сорасаң да, кайдалыгын әйтә алырмы икән?…

Сер итеп кенә әйтим, Искәндәр Сираҗи Азинода яши. Ул ничек уйлый икән, Казан язучылар шәһәре түгел бит ул. Академикларныкы. Филфак студенты буларак кына әйтсәм әйтим, Искәндәр абыйга мин иҗатын журналистикада гына дәвам итәргә киңәш итәр идем. Чөнки язучыларга үз исемнәрен мәңгеләштерү гаять авыр. Алай гына да түгел, татар академикларына да әле. Шулай булгач, нигә азапланырга? Мөхәммәдъяр: “Казан – шагыйрьләр каласы”, – дип әйткән үзе, тик ул вакытта безнең дәүләт булган бит. Ә хәзер, әнә, дәүләтсез халык булып ярык тагарак алдында калгач, без татар академикларын да хөрмәтли белмибез. Чех журналисты Юлиус Фучикны, аның каравы, ничек күтәрдек: шәһәрнең бер башыннан икенче очына хәтле урам аның исемен йөртә. Үз академикларыңны белмәгәч, наданлык йөзгә үк чыкмаганмы? Мин, мәсәлән, урта гасырдагы чех педагогы Ян Амос Коменскийны да биш бармагым кебек беләм. Ләкин Казандагы бер генә тыкрык та аның исеменә лаек түгел…

Нияз САБИРҖАНОВ,

ТДГПУның татар филологиясе факультеты студенты.

Казан – академиклар каласымы?, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии