- 28.10.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №43 (28 октябрь)
- Рубрика: Архив
Казан югары уку йортларының берсендә укучы Марина (исеме үзгәртелде) әдәби әсәр язу өчен, “Мега” сәүдә үзәгенә кереп чалбар һәм кыска чалбар урлап чыкканда тотыла. Янәсе, ул шул юл белән җинаятьче хисләрен кичереп карамакчы булган.
Совет районының Җәмәгать судьясы Рузалия Гәрәева әлеге кызга “5 мең сум штраф түләргә” дигән карар чыгарган. Марина бу карар белән килешмәгәч, эшне район судына җибәргәннәр. Үзен аклар өчен ул судка кулъязмаларын да алып килгән. Район суды да җәзаны шул килеш калдырган.
– Соңгы вакытта мәктәп балалары, студентлар арасында урлашу очраклары бик артты, әмма иҗат өчен дип яшереп әйбер алып чыкканнарын очратканыбыз юк иде. Әлеге штрафны түләгән очракта ул 1 ел буе хөкемгә тартылучы булып йөриячәк. Аннан соң бу исем алына. Әмма мәгълүмат үзәгендә барыбер калачак, – ди Рузалия Гәрәева.
Марина үзе бу хакта мәгълүмат таралудан курка.
– Радиога яки телевидениегә мине иҗат кешесе буларак чакырыгыз. Кыяфәтем дә бик матур, тапшырулар да алып бара алам, әмма кибеттән әйбер урлау турында беркем белән дә сөйләшмәячәкмен, – ди.
Дөрес, журналистлар һәм язучылар арасында үзләрен төрле образларда чынлап торып сынап караучылар да юк түгел. Кемдер китап язу өчен төрмәдә утырып чыга, кемдер күпмедер вакыт сукбай булып йөреп ала. “Безнең гәҗит”нең баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов:
– Экспериментлар кирәк, әмма һәрнәрсәнең чиге булырга тиеш. Без сукбайлардан җирәнеп китәбез. Үземнең шул хәлгә төшеп, кешеләр карашын үземдә тоясым килде. Максатым – сукбайлыкка ничә адым һәм сукбайлыктан нормаль тормышка ничә адым икәнен белү иде. Сукбайлыкка бер адым да булмауны, ә сукбайлыктан чын тормышка кайтырга озын-озын чакрымнар кирәк булуын һәм бу мөмкин эш түгелен белдем, урамда 3 сәгать хәер сорашып йөреп. (Бу хакта “БГ” язды, телетапшырулар булды)”, – ди ул.
Әмма эксперимент өчен журналист алдан ук хәстәрен күргән. Эчке эшләр идарәсе белән дә килешкән. Ул-бу була күрмәсен дип, аны артыннан бер милиция хезмәткәре озатып та йөргән.
Шулай ук алар террор шау-шуы тугач, кешеләрнең уяулыгын да сынап караган. Целлофан капчыкка кәгазь тутырып, аны юл читенә куеп калдырып, читтән генә видеотасмага төшереп торганнар.
– Әгәр шалтыратсалар, килеп җитә күрмәсеннәр дип, эчке эшләр министрлыгына хатлар яздык, кисәтеп куйдык, – ди Фәйзрахманов.
Татар укучысына билгеле шагыйрә, журналист Илсөяр Иксанова да кызның әлеге адымын хупламый.
– Кеше күңеленнән хыялланырга да, әллә нинди образларга да керергә мөмкин. Ләкин кабул ителгән гомумкешелек кагыйдәләре бар. Урлаша, иҗат дип кемнеңдер шәхси мәнфәгатьләренә авырлык китерә һәм дәрәҗәсен төшерә торган эшләр эшли икән, ул чагында, минемчә, моны аклап булмый. Күп нәрсәне иҗатка кайтарып калдырып, хәтта җинаять юлына да басарга мөмкин булыр иде”, – ди шагыйрә-журналист Илсөяр Иксанова.
Наил АЛАН
azatliq.org
РЕДАКЦИЯДӘН: мин бу кызны аңлый алмыйм. Әгәр тотылмаган булса, ул урланган әйберләрне кире тапшырыр иде микән? Бу бит кеше хакына керү, ә дөньяда аннан да куркынычрак гөнаһ юк. Кемдер, бу очракта андагы сатучылар, ул урлаган товар хакын түли… Әйбер урлап язу темасы максаты ни? Әгәр ул уяулыкны тикшереп карарга теләсә, алдан кисәтеп куярга тиеш иде махсус хезмәтләрне… Суд хаклы, ул каян белсен максатның яман түгеллеген.
Гомумән, мине бүгенге журналистика бик борчый. Арзанлы ялтырау артыннан куабыз. Һәр язган әйбер гыйбрәтләндерергә, уйландырырга, акыл бирергә тиеш, югыйсә… Аннан, журналистлар юридик кануннарны да белми. Журналист хәзерләүче укытучылар моны истә тотсын, аң-фикер киңлеге зур булган шәхесләр тәрбияләсен иде. Тар фикерле, дөньяви тормыш, сәясәт белән кызыксынмаган журналист мәкаләсен укып булмый бит.
Бу кыз хатасын аңлап, танып, шау куптармасын. Аның тыныч кына үтүен көтсен. Ул аның биографиясенә уңай бәя өстәми. Мәкалә язу өчен кеше үтереп карарга кирәкме, әйтик… Бу бит бик куркыныч әйбер!!!
Без дә, әгәр экспериментларыбызны милициядән башка үткәрсәк, бик яман хәлдә каласы идек. Шул ук терроризм мәсьәләсендә, ялган чакыру, дип безне хөкемгә тартырлар иде. Бар чыгымнарны түләттерерләр иде… Халык уяу булып чыкты. Шикле пакет ята, дип, тиз шалтыраттылар. Бу очрактан канәгать калдык. Ә менә икенче эксперимент бик борчыды. Журналист Илфак Шиһапов йөрәген тотып, агач төбендә ярты сәгать утырды, беркем ярдәмгә килмәде, без төшереп тордык… Менә шундый экспериментлар кирәк, алар файдалы.
Журналистның вакыйганы сынап каравын мин бик хуплыйм, ләкин ул үзен дә, башкаларны да куркыныч астына куярга тиеш түгел. Һәр очракта да куркынычсызлык гарантияләнергә тиеш…
Кыскасы, бик четерекле, бик кирәк һәм мине күптән борчыган тема. Рәхмәт, Наил, булдыргансың! “Азатлык” радиосы тагын бер кат халык мәнфәгатен чын итеп яктыртучы кызыклы радио итеп танытты үзен.
P.S. Сер итеп әйтәм, мин тагын бер эксперимент төгәлләдем: “Зәңгәрләр” дөньясына үтеп кердем. Материал бик озак әзерләнде. «БГ”ның киләсе саныннан башлап 3 серияле язма тәкъдим итәчәкмен.
Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Комментарии