- 28.10.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №43 (28 октябрь)
- Рубрика: Архив
Борынгы Греция һәм Рим дәүләтләре икътисадында колбиләүчелек төп урынны алып торган. Коллар тир түккән, ә илнең ирекле гражданнары алар хезмәтенең фазыйләтләрен генә татыган. Борынгы Рим империясенең “Унике Таблица Кануны”нда бары тик колларга карата гына “хезмәт белән җәзалау” каралган. Иң тыңлаусызларны авыр эшкә җибәрә торган булалар. Мәрмәр таш чыгару, алтын, көмеш, бакыр рудникларында бил бөгү, көймәләрдә ишкәкче булу, тегермәнчелек иң авыр җәзалар санала.
Тик болары да пүчтәк кенә икән – мондый җәзадан да «тәртә арасына кермәгән» колларны тагын да кырысрагына – игенчелектә эшләүгә дучар итәләр. Кызу кояш, җил-яңгыр астында китмән белән җир эшкәртү, ачлык-ялангачлык аларны бик тиз гүргә кертә.
Инде бүгенге чорга, Татарстан авыл хуҗалыгы тармагына күз салыйк. Борынгы Рим империясе таркалганга да дистә ярымга якын гасыр вакыт узган, ә параллельләр китереп чагыштырырга була: иң авыр эш – авылда, иң аз хезмәт хакы – игенченеке, иң күп яшь ирләр тагын авыл җирендә үлә… Саный китсәң күп инде, әмма иң борчыганы – авылга «коллык”ның әйләнеп кайтуы.
Әйе, әйе, авыл хуҗалыгына инвестицияләр кертү сәясәте колбиләүчелек чорын кире кайтарды. Әле моннан берничә ел элек кенә «колхозчы» дип аталган авыл кешесе бай инвестор агай килгәннән бирле булыр-булмас хокукларыннан да мәхрүм ителде. Аңа хәзер авыз ачып сүз әйтү (әгәр рәхмәт сүзе булмаса) тыела – эшеннән куалар, хезмәт хакы да сорарга ярамый – эшеннән куалар, ачка үлмәслек кенә түлиләр… Әле ул акчаны алганда азлыгыннан зарланса да, матбугаттан яклау сораганы билгеле булса да, җәза бер – эшеннән куалар. Авыл җирендә инвестор агай исә эш бирүдә монополист – башкасы юк…
Әлбәттә, бөтенесен дә бер калыпка салу да дөрес түгел. Чөнки республикада шактый гына уңышлы эшләүче, авылга социаль программалар алып килүчеләре дә бар. Алар килгән авыллардан шикаятьләр дә юк.
Әле, чагыштыра башласаң, Рим империясе колларының инвестор кулындагы авыл кешеләреннән яхшырак шартларда яшәве хакында нәтиҗә чыгарырга да була. Аларны чәпчегән өчен бер эштән икенчесенә генә күчергәннәр – ашарга икмәге, яшәргә урыны калган. Татар агаеның эше исә хөртирәк. Әгәр ул эшсез калса, акчасы, димәк, ризыгы булмый, акчасы юк икән – газга, утка, суга түли алмый һәм аларны өзеп китәләр. Бу инде шул ук йортсыз-җирсезлеккә тиң. Салкын һәм караңгы йортта кыш чыгып кара! Шуңа да авыл кешесе тешен кысып түзә, ничек кенә кыерсытсалар да дәшмәскә, бай агайның ачуын чыгармаска тырыша, чөнки аны бер генә закон да якламаячак, республика җитәкчелеге инвестор агайга (бүгеннең колбиләүчесенә) мөкиббән киткән. Рим колларын, ичмаса, империя кануннары яклаган… Кыскасы, татар агаеның хәле колныкыннан да яманрак.
ҮЗГӘРЕШНЕ ГАДИ ХАЛЫК “ЯХШЫ” СИЗӘ
Менә Арча районының «Вамин-Мәрҗани» агрофирмасында эшләүчеләрдән килгән хаттан өзек:
Инвестор килгәч, “Хуҗалыкта алга китеш булды булуын, ләкин хезмәткәрләрне төрлечә кыерсыту, хезмәтләренә тиешенчә түләмәү хисабына гына. Мәсәлән, ул килгәннән соң, 1998-1999 елларда тиешле хезмәт хакының 80%ын гына түләделәр. Хезмәткәрләргә тиешле фураж ашлыкны дәүләтнең сатып алу бәяләреннән дә югары итеп сату, транспорттан файдаланган өчен үз хезмәткәрләренә югары бәядән транспорт хакын тотып калу, стаж өчен тиешле акчаны, бернинди идарә утырышы беркетмәсе карары булмаган килеш түләмәү, участок больницасы биргән больничныйларга сәбәпсез түләмәү хисабына, тулаем әйткәндә, хезмәткәрләрнең күз яшьләре хисабына алга китте…»
Инвестор агайны хөкүмәт күкләргә чөеп мактый. Имеш, ул килгәннән бирле авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү артты. Моны яңа технологияләр, заманча техника куллану белән аңлаталар. Чынлыкта исә, яңа җиһазлар бары тик ил башларына күрсәтелгән ферма вә кырларда гына кулланыла, калганнары ата-баба ысулы белән эшли. Ә хезмәт җитештерүчәнлегенең артуы гади халыкны кысу бәрабәренә ирешелә. Югарыда китерелгән хат хокук бозулар хакында иде, инде шул ук «Вамин-Мәрҗани» ширкәтеннән терлекчеләр язган хатны да укыйк:
“Шушындый кыйммәтчелек заманда, без терлекчеләрнең хезмәт хакы 700-1000 сум тәшкил итә. Һәрберебез 2-3 бала тәрбияли. Шушы хезмәт хакына балаларны да укытырга, түләүләрне дә түләргә кирәк. Ярый да һәрбер йортта пенсионер булса. Бер елга ничә тапкыр бәя күтәрелә, ә бездә хезмәт хакы һаман искечә. Шул хакта фикерләшү өчен, терлекчеләр җыелышы да уздырып карадык. Әмма безнең хуҗа бу җыелышка килүне кирәк дип санамады. Без яңадан «ярык тагарак» янында калдык. Хәзер йомышың булса да, председатель янына кереп булмый. Кергән һәрбер кешене елатмыйча чыгармый. Без Вагыйз Минһаҗев карамагына күчкәч, тормышлар уңайга үзгәрер дип өметләнгән идек. Инвесторлар килгәч, эшләр җиңеләячәк, яңа технология белән эшләячәкбез, диделәр. Кая ул? Шул ук чиләк-көянтә. Сезгә язуыбызның сәбәбе – хәлебезгә ачыклык кертү иде. Безгә нәрсә генә аңлатсалар да, югарыдан куштылар, без чыгарган карар түгел, диләр. Бездәге башбаштаклыкны алар беләме икән? Белсәләр, эшләгән кешенең кадере нигә шулчаклы түбән?! Без бит елга 365 көн эшлибез, иртән сәгать өчтә торып чыгып китәбез. Больничныйга чыкмыйбыз – барыбер түләмиләр. Бернинди дә премияләр күргәнебез юк. Ә бит терлекчелек буенча бик зур премияләр бар диләр.
Без сезгә хатны терлекчеләр исеменнән дип кенә язабыз. Әгәр исем-фамилияләрне куйсак, безне нәрсә көткәнен чамалыйсыздыр инде…»
Әлбәттә, чамалыйбыз – эшегездән куачаклар, ә башка эшегез булмаячак. Хәер, бер юлы бар – үзегезгә тигән пай җирен алып эшкәртү һәм үз көнеңне үзең күрү. Ләкин инвесторга мөкиббән киткән Татарстанда бу мөмкин эш түгел – җирне бирмәс өчен мең дә бер сәбәп табачаклар. Гәрчә закон буенча кешеләрнең аңа хокукы булса да.
ӘҖЕРЕ МИҢА, САЛЫМЫ СИҢА
Шул ук «Вамин-Татарстан» инвестор булып килгән Кукмара районын гына алып карыйк. Биредә татарның иң уңганы, эшчәне, иң һөнәрлесе яши. Кукмара халкы үз җирен үзе эшкәртергә сәләтле, аңа инвестор кирәк тә түгел. Тик район хакиме Рауил Рәхмәтуллин башкачарак фикер йөртә, ахры, – җирләрне «Вамин”га бирә тора. Югыйсә фермер булырга, үз көннәрен үзләре күрергә теләүчеләр хакимият бусагасын көн дә таптый, редакцияләргә килеп зарланалар. Шундый зарлар буенча Рауил Шәйдәүләт улы белән шәхсән очрашып сөйләштем: «Җирне инвесторга гына бирәбез. Ул әйбәтрәк эшли”, – диде хаким. Кешеләрнең хокуклары булу исә аның өчен бик зәгыйфь дәлил – хөкүмәт шулай куша.
Әйе, инвестор кешеләрне кысу яки яңа технологияләр кертү хисабына яхшырак эшли, авыл хуҗалыгы продукциясен күбрәк җитештерә. Тик авылга бит әле табыш алу чыганагы буларак кына түгел, ә татарның тамыры, ресурслар чыганагы буларак та карау ләзем. Инвестор «авыл» һәм «авыл хуҗалыгы» төшенчәләрен бутый. Алар икесе дә бер үк әйбер түгел! Хәер, инвестор түгел, ә колбиләүчегә хокукларны артык бирүче, «гөнаһларына» бармак аша гына караучы хөкүмәт бутый дию дөресрәк булыр.
Борын-борыннан татарда өлкәннәр яшьләр тәрбиясендә булган, ә хәзер киресенчә. Инвестор агай татар авылындагы әхлак-йола төшенчәләренә кадәр үзгәртте. Аның оятсызлыгы шул дәрәҗәгә җитте: инде пенсиядәгеләрне дә талый башлады.
“Сезгә бу хатны Арча районы Иске Ашыт авылыннан 60 яшькә якынлашып килүче пенсионер Камилә Шәймәрдәнова яза. Менә хәзер пай җиренең шаукымы безгә дә килеп җитте. Мин шушы авылда туып-үсеп 8 сыйныфтан соң ук, колхозда бозаулар карадым, бер елдан соң сыер сава башладым. Хәзер безнең 3 пай җиребез бар. Яшел кәгазь үзебездә. Җәй көне пенсионерлар исемлеге белән миңа 10 сутый печән бирделәр, ә ике пай җиренә берни дә юк. Хәзер пай җирләренең салым акчасын үзебезгә түләргә кушалар. Ашлыгын, бәрәңгесен колхоз җыеп алгач, ничек без түләргә тиеш соң аны? 750 сум түләргә кирәк! 2800 сум пенсия белән мин колхоз председательләрен баетып салым түләп ятыйммы инде? Зинһар, шуны ачыкласагыз иде».
Әгәр Камилә апа әйткән «яшел кәгазь» үз кулларында икән, бу җир әле аның милке саналмый. Димәк, салым да түлисе юк. Бары җирне ызанлап алып, Теркәүләр палатасында рәсмиләштергәч кенә, ул кешенең шәхси милке исәпләнә башлый һәм салым түләргә кирәк була. Монысы закон. Әлегә сезне, чынлап та, кычкыртып талыйлар. Бу уңайдан хокук саклау органнарына тикшерү дә уздырсалар була дияр идем, уздырмаячаклар икәнен тәгаен беләм, чөнки эш тагын инвестор «Вамин-Татарстан» ширкәтенә килеп терәлә. Ә бездә аңа тияргә ярамый. Ул исә инде күптән оятын югалтты – үзе табыш алган җир өчен салымны да пенсионер карчыктан түләтә! Әгәр түләмиләр икән, салым органнары, суд аша түләтәләр. Тик, судка табыш алучыны түгел, ә бу җирне әле рәсмиләштермәгән гади кешене бирәләр. Әнә, Арча районының N 2 участогы мировой судьясы М.Камаевның боерыгы каршымда ята: Арча районының Ашытбаш авылында яшәүче «Фәлән Фәләневкә» 448 сум 39 тиен күләмендә 2007 ел өчен җир салымын түләтергә! (Исемен әйтсәм – эшеннән куалар). «Фәлән» әфәнде исә үз җиренең кайда икәнен дә белми, анда инде әллә кайчан «Вамин» ширкәте эшләп килә. Әле, җитмәсә, җирне кулланган өчен аренда хакы да түләми, исенә төшкән елларда бер кәҗәлек печән бирә. Алайса ни өчен ул җир салымын түләргә тиеш? Арча Мировой суды түләү хакында боерык чыгарганда нәрсә уйлады икән?
СЫЕРЛЫ КЕШЕГӘ СЫР БЕЛӘН МАЙ САТАЛАР
“Вамин» сүзен ишетүгә, өстәл тартмамдагы күпсанлы хатлар күз алдыма килә. Алардагы аһ-зар, күз яшьләрен уйлыйм. «Вамин» исә үзен бер минутка да онытып торырга ирек бирми. Юлда барганда ашлык төягән машина очраса да, сөт ташучы машина күрсәң дә, «Вамин» дип язып куелган булыр. Басу-кырлар аша узганда да «Вамин» сүзе язылган такталар еш күзгә чалына. Әйтерсең «Вамин» республикасында яшибез! Хәер, кайда яшәргә теләгәнен гади халыктан сорап та тормыйлар, үзенә кушалар да куялар. Имеш, хуҗалыкны «сатып алды». Кайбер мәгълүматларга караганда, шактый гына колхозларны, чынлап та, сатып алган – 600 мең сумга!!! Бу бит юньле бер машина да алып булмастай бәя! Кешеләрнең пай милкен шундый акчага кулга төшергәч, ничек ул баемасын да, ничек болай да очын-очка көчкә ялгаучы авыл кешесе ярлыланмасын?!
Аның аз булса да акча түләгән чаклары да үтеп китте инде. Хәзер ул «Вамин”да җитештерелгән продукция белән генә түли. Вәт авыл халкы сыр, май, майонезга тиенде, ичмасам! (“БГ”ның 17 июнь санында бу хакта тәфсилләп язылды).
“Вамин» бүген республикада халыкны зар елата, ә аны хөкүмәтнең иң югары мөнбәрләреннән күккә чөеп мактыйлар.
Шулай ук мактаулы «Кызыл Шәрык» та гади кеше белән исәпләшеп тормый. Яшел Үзән районының Күгәй авылын гына алып карыйк: кешеләрнең пай җирләрен дәүләт фондына күчертә-күчертә сатып алды. Нәтиҗәдә, халыкка үз ата-бабасы җире урынына совет чорында сукаланган уңдырышсыз сазлыклар тиде. Судлашып карадылар – көчле, бай инвесторны җиңеп булмый… Күгәй халкы җыелып пикетларга да чыгып карады – нәтиҗәсе генә булмады. Әле җитмәсә, үз көнен үзе күрергә, законлы нигездә тигән пай җирләрендә эшләргә атлыгып торган кешеләрне эшләргә теләмәүдә гаепләделәр. Хакыйкать эзләп йөрүче юлбашчылары «бутаучылар» булып чыкты. Монысын республиканың иң абруйлы түрәләре әйтте. Югыйсә башта тикшереп карарга, законга таянып эш йөртергә кирәк иде дә бит… Колның зары ишетелми шул!
Бер караганда, закон буенча, авылларның инвесторга кермәү хокукы бар. Алар аны күмәк җыелышта тавыш биреп хәл итә. Ләкин район башлыклары республика хөкүмәтенең сәясәтен үтәп, бөтен авылларны «коллыкка» бирергә тырыша. Югыйсә Президент М.Шәймиев «үзләре бара алган хуҗалыкларга тимәгез, барсыннар» дигән иде дә бит… Бездә аны бик үк аңлап бетерергә генә теләмәделәр – барысын көчләп куып кертәләр. Хәтта 100 процент каршы чыккан авылларны да ялган беркетмәләр төзеп, «үз теләкләре белән» инвесторга кушып куйдылар. Ә бит кайберәүләренең бер тиен әҗәтләре юк, үз җайлары белән эшли алырлыклар иде.
Буа районының Бик-Үти авылы «Авангард» агрофирмасына керүгә каршы чыкты. Хакимият өч-дүрт җыен җыйды – һәркайсында каршы тавыш бирделәр, барысында да үзем дә катнаштым. Матбугат күз алдында булгач, хакимият тартышты-тартышты да авылны тынычлыкта калдырды, әмма үзенең планнарын әле һаман онытып бетермәде. Югыйсә инвесторның «эшчәнлеге» инде күренеп тора: күршедәге Татар һәм Чуаш Аксулары ташландык хәлдә, фермалар ишелеп бетте – инвестор мал-туарны чыгарып сатты, кешеләргә эш юк, халык икмәклек акчасы да булмаудан зарлана. Инвестор авылга социаль проблемалар алып килә, ә аңа әле үзе эшләп торган хуҗалыкларны да көчләп тагалар. Әле, җитмәсә, яңа хуҗа алдан ук әйтеп куя: ферма, машина – трактор паркы бетәчәк, эш бик азыгызга гына булачак. Шуңа да карамастан хакимият тагын бер татар авылын үтерергә җыена. Моны акыллы сәясәт дип буламы? Юк! Бу, юләрнең сәҗдә кылып башын тишүе кебек үк мәгънәсез гамәл.
Әле дә татар авылы түзә! Әле дә төбе-тамыры белән корымый! Әмма аның тырыша-тырыша яшәвендә хөкүмәтнең дә, инвесторның да бер өлеше дә юк. Татар – үзе көчле, уңган, тырыш халык. Аны изәләр – ул әле яңа йорт, каралты-кура, койма-капка төзерлек җай да таба. Башка кавем булса, бу изүгә әллә кайчан беткән булыр иде инде. Русия буйлап йөргәндә рус, чуаш, мари авылларын күрәм мин – бер сүз белән генә әйткәндә – җимереклек. Шуның күршесендәге татар авылы чәчәк ата… Ә бит бер үк икътисади шартларда яшиләр! Әле, җитмәсә, җир өчен көрәш, инвесторлар бары тик Татарстанда гына. Ульяновск, Пенза, Киров, Самара өлкәләрендә меңләгән, миллионлаган гектар җир хуҗасыз ята – беркемгә кирәкми. Бездә исә татар кешесенең соңгы һәм бәясез байлыгын – җирен тартып алалар, бай агайлар үзләштереп бетерә дә, кешене батрак-кол дәрәҗәсенә төшереп куя. Закон халыкны якласа да, түрә байларны үз иткәч, гади кеше башын иеп түзә. Аның хәле борынгы Рим колларыныкыннан да начаррак дияр идем, чөнки Рим колының мөлкәте дә, законлы хокуклары да булмаган. Ул моны белгән һәм үз хәле белән килешеп, «ашау – байдан, үлем – Ходайдан» дип яшәгән. Татар кешесенең исә бөтен хокуклары да законлаштырылган, тик ул аларны куллана гына алмый. Монысы икеләтә авыррак – ирекле туып та, кол булу!
Искәндәр СИРАҖИ.
“Идел”
Комментарии