- 28.10.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №42 (24 октябрь)
- Рубрика: Архив
Олыяз урта мәктәбе буфетында эшләгән еллар иде. Беркөнне товарга дип, Мамадышка чыгып киттек. Кирәкле әйберләрне машинага төядек тә кайтыр юлга чыктык. Кабина эченә тагын Харис абый Салихов утырды (ул мәрхүм инде). Шоферыбыз икеләнсә дә, мин күршесе булгач, ризасызлыгын сиздермәде.
Уен-көлке сөйләшеп кайтып бара идек, машинабызны ЮХИДИ инспекторы туктатмасынмы! Мин: «Нигә дип утырдым? Күршегә штраф чәпи инде бу», – дип борчылып куйдым. Инспекторның шоферга: «Нигә ике кеше утырттың?» – дигән соравына, Харис абый: «Олан, бу кызны хастаханәдән генә алып кайту, алайса, ул чыга да чаба, сакламасаң», – дип ярып салмасынмы!
Мин ни ак, ни кара дип әйтә алмадым, йөземне читкә борып, тынсыз калдым. Инспекторга аның сүзләре барып ирешкәндерме, юктырмы, ул безне җибәрде.
Мәрхүм Харис абый олпат гәүдәле, җор телле иде. Уңайсыз хәлгә калсам да, бу вакыйга имин узды, соңыннан авылга кадәр көлешеп кайттык. Язганнарым Харис абый рухына дога булып ирешсен.
Гөлфирә апагыз МӨНИПОВА.
Мамадыш районы, Олыяз авылы.
Комментарии