- 28.12.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №51 (29 декабрь)
- Рубрика: Архив
Декабрь аенда Татарстанда өч айлык норма кар яуган. Бу хакта гидрометеорология хезмәте вәкилләре хәбәр итә. Шимбәдә башланган көчле кар бу юлы да республикага гадәттән тыш хәл алып килде.
Йөк машиналарын башкалага кертмәделәр – шәһәр янына меңләгән фура җыелды. Кайнар ризык белән тәэмин итү оештырылмаганга, трассалар янындагы авылларда яшәүчеләр акча эшләп калу җаен тапкан. Ерак юлга йөрүчеләргә ипине 60ар сумнан сатканнар, ди. Көчле кар юлларда күпсанлы транспорт һәлакәтләренә китергән. Башкала хакимияте ышандырганча, сишәмбегә каршы төндә урамнарны чистартырга 900 данә техника чыккан. Ләкин юллар барыбер карлы ботканы хәтерләтә. Хәер, кар яву юл хезмәтләре өчен кулай да бугай – аларга өстәмә 28 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
“Кара риелторлар”
Татарстанның Югары суды дүшәмбедә “кара риелторлар” төркеменә карата карар чыгарды. Алты бәндә кешеләрне алдау, үтерү юлы белән фатирларны үзләштергән. Төркемнең лидеры Руслан Сәгыевка 22 ел төрмә билгеләнде. Калганнарга 12 елдан алып, 17,5 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Җинаятьчел төркем корбан итеп эчкечелеккә бирелгән ялгыз кешеләрне сайлый. Алар өч кешенең башына җиткән. Дүртенчесе – үзләре төркемендәге 27 яшьлек Мардашов була. Егет наркотиклар белән мавыга башлагач, Сәгыев аннан котылырга карар кыла.
Битарафлык 1000 сум тора
Саба районы прокуратурасы Шәмәрдән җирлеге башлыгы Айдар Гәрәевкә карата административ эш кузгатып, 1000 сум штрафка тартты. Җитәкчегә әлеге бистәдә яшәүче бер ханым ел дәвамында торак шартларын яхшыртуны үтенеп мөрәҗәгать иткән. Ләкин башлык ярдәм итү хакында уйлап бирмәгән. Хәзер ул штраф түләргә тиеш булачак. Ханымның торак шартлары моңа карап яхшырырмы – билгесез.
Яр Чаллыда антисемитлар тотылды
Яр Чаллыда дүрт егет милләтара низаг чыгаруда гаепләнеп, суд каршына басачак. Аларның иң олысына – 30, иң яшенә 17 яшь. Егетләр интернетта танышып, милләтчел темаларга сөйләшүләр алып бара. 2010 елның 10 октябрендә үткән муниципаль сайлаулар вакытында исә 30 яшьлек Руслан Ибәтов иптәшләре белән шәһәрдә листовкалар ябыштырып чыга. Анда рус халкының начар яшәвендә яһүдләр һәм кайбер көч структуралары гаепле дип язылган була. Егетләр үз гаепләрен тулысынча таныган, аларның язмышын суд хәл итәргә тиеш.
Дини берләшмәләр белән кем эшләр?
Татарстан Президенты аппаратында дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү идарәсе булдырыла. Ул дәүләти-конфессиональ мөнәсәбәтләрне камилләштерү, динара татулыкны ныгыту һәм республикада дини экстремизмның таралуын кисәтү максатында төзелә. Моңарчы Министрлар Кабинеты каршында дин эшләре идарәсе эшләп килә иде, хәзер ул бетерелде. Яңа структураның башлыгы итеп Президентның тышкы элемтәләр департаментының Азия һәм Африка илләре бүлеге мөдире булып эшләгән Марат Гатин билгеләнде.
Сөт кыйммәтләнә
2009 елның ноябрь ае белән чагыштырганда, сөтне хуҗалыклар һәм халыктан сатып алу бәяләре 41 процентка күтәрелгән. Мондый хәл әлеге төр продуктка корылыкка бәйле рәвештә туган кытлык белән аңлатыла. “Юнимилк” компаниясе сөтне зур күләмдә савучы берничә хуҗалыкка 700 миллион сум тирәсе акчалата ярдәм дә күрсәткән. Бу – үзенә күрә процентсыз кредит кебек.
Кадыйров бездән көнләшә
Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров үзе җитәкләгән республиканы якындагы 5-7 елда дотационнар исемлегеннән чыгарып, донор итмәкче. Ул бүген хәлләрнең шактый авыр булганлыгын танып, Татарстаннан көнләшүен яшерми. РИА “Новости” агентлыгына биргән интервьюсында ул Татарстанга федераль үзәк тарафыннан салым ташламалары бирелүен, ә Чечняга мондый ярдәм күрсәтелмәвен әйтеп, үзенчә үпкә белдергән.
Изместьевны гомерлеккә утырттылар
Мәскәү шәһәр суды сишәмбедә Игорь Изместьевка гомерлек төрмә срогы билгеләде. Ул заманында Федерация Советында Башкортстан вәкиле булып эшләгән кеше. Аны берничә үтерешне оештыруда гаеплиләр. Шулай ук Урал Рәхимов сакчыларының “джип”ын шартлатуда да Изместьев катнашы бар дип карар чыгарды суд. Әлеге шартлау нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган иде.
Хайваннар санын алу?!
1 гыйнвардан 15 февральгә кадәр Башкортстанда кыргый җанварларны исәпкә алу узачак. Урманчылар кардагы эзләр буенча республикада күпме һәм нинди җәнлек, кош-корт яшәгәнен ачыкларга тиеш була. Әлеге эш табигый байлыкларны саклау өчен кирәк, диләр.
Һәйкәл кирәкмиме?
Универсиадага кадәр Казанда 67 тарихи һәм мәдәни һәйкәл төзекләндереләчәк. Башлыча аларны эшмәкәрләргә тапшырып, тарихи йөзен кайтаруны контрольдә тотарга ниятлиләр. Әйтик, шушы көннәрдә башкала үзәгендәге Фукс йортын 1 миллион сумга саттылар. Яңа хуҗа бинаны төзекләндерергә һәм анда танылган табипның кечкенә генә музеен оештырырга тиеш.
Комментарии