Балтачта җитәкче балигъ булмаган баланы бәрдергән

Балтачта җитәкче балигъ булмаган баланы бәрдергән

Элек балаларны «Үскәч, кем буласың?» дигән сорауга космонавт булам, пешекче булам дип әйтергә өйрәтәләр иде. Миннән киңәш: балагызны «Үскәч, җитәкче булам» дип әйтергә өйрәтегез. Бәлки, Аллаһы Тәгаләнең «Амин» дигән чагына туры килеп, тормышка ашып куяр. Рәхәт бит безнең илдә җитәкчеләргә. Халык гаебеңне төртеп күрсәткәндә дә күрмиләр, нәрсә эшләсәң дә – хөррият һәм ирек. Бөтен җиргә сүзең үтә, һәм иң мөһиме – судан коры чыга алу сәләте бирелгән була. Менә Балтач районын гына алыйк. «Белсәгез иде халык ничек туйды мондагы гаделсезлекләрдән», – дип шалтыратты бер укучыбыз һәм өр-яңа хәбәр җиткерде – Балтач мәгариф бүлеге җитәкчесе Алия Зәкиева үзенең машинасы белән балигъ булмаган баланы бәрдергән. Җитәкче шулай ук кеше, юл һәлакәте теләсә кем белән дә булырга мөмкин, шуңа күрә Алия Юнысовнаның кемнедер машина белән бәрдерүе турында язмаган да булыр идек, бәлки. Ләкин Балтачныкы Балтачча: әлеге уңайдан Алия Зәкиева үзен гаепсез дип саный һәм алай гына да түгел, бәрдергән кызның әнисен мәхкәмәгә үк биргән диләр… Кем гаепле? Кызның ата-анасы нәрсәдән курка? Бу сорауларга җавапны язманы укыгач, һәркем үзе табар.

«БАШ МИЕ СЕЛКЕНДЕ»

9нчы гыйнвар көнне булган әлеге вакыйга турында тулырак белү өчен, зыян күрүче турында мәгълүмат тупладык. 17 яшьлек И.Зарипова Балтач районының К. авылында яшәгән, хәзер исә Арча районындагы уку йортларының берсендә белем ала. Әтисе белән әнисе 15 ел элек аерылышкан булу сәбәпле, әтисе белән күбрәк телефоннан аралашып тора, диделәр. Балтачка кайткач та, беренче чиратта кызның әтисен – Ринат Зариповны эзләп таптык. Ул булган вакыйгалар турында менә нәрсәләр сөйли:

– 9нчы гыйнвар көнне балыктан кайттым да, чишенеп, ял итеп алырга уйлап йөри идем, кызның әнисе, ягъни минем элеккеге хатыным Римма шалтырата. Бүген Балтачка килгән идек, зебрадан чыгып барганда, И.ны «заврано» Алия бәрдерде, ди. Әле шунысы кызык, Римманың аягы авырта, шуңа күрә ул И.га әйткән булган – «Кызым, әйдә юлны кистереп кенә чыгыйк, аяк авырта бит», – дигән. «Юк, әни, монда якында гына җәяүлеләр юлы бар, шуннан барыйк», – дип алып киткән булган кыз. «Шуннан соң бер-ике адым гына атлаган идем, машина бәрде, күземнән утлар күренде», – дип сөйли И. «Барып төштем», – ди. Бәргәч, бер-ике метр читкә алып аткан аны машина. Егылганда, башы белән җиргә төшкән, ярый баш сөяге чатнамаган – беләге баш астына кереп калып, бераз травмасын киметкән инде. Асфальтка башы белән төшкән бит ул! Шуннан соң Алия Зәкиева, машинадан төшеп, гафу үтенгән, «Машинада балам утырып бара иде, игътибарымны җәлеп итте, шуңа сезне күрми калдым», – дигән. «Нишлисең, күзең чыктымы әллә, баланы бәрдең бит!» – дип, Римма Алиягә кычкыра башлаган. Аннары әз генә суккан да бугай инде – стресс халәтендә булганлыктан, куркудан…

Ринат әфәнде әйтүенчә, Римма ханым җитәкчегә «Ашыгыч ярдәм» чакырырга кушкан. «Нигә «Ашыгыч ярдәм» чакырып торырга, минем кул астында машина бар бит», – дип, җитәкче һәлакәт булган урыннан кызны машинасына утыртып алып киткән.

Җәяүлене бәрдерү юл-транспорт һәлакәте санала, шуңа күрә юл йөрү кагыйдәләренең 2.5, 2.6нчы пунктлары нигезендә машина йөртүче, һәлакәттән соң, автомобилен туктатырга һәм транспорт чарасы белән беркая да кузгалмаска тиеш. Икенчедән, һәлакәт булган урынга «Ашыгыч ярдәм» һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре чакырыла. Зыян күрүчене, үз белдеклеләнеп, тегендә-монда йөртергә ярамый, чөнки алган травмалары сәламәтлегенә зур зыян салырга мөмкин. Күрәсең, җитәкче бу кагыйдәләрне дә, ДТП булганда, ЮХИДИ хезмәткәрләрен чакыртырга һәм вакыйга булган урыннан китәргә ярамаганлыгы турында да белмәгәндер. Әллә эшне зурга җибәрмәскә теләдеме икән? И.ның әтисе Ринат Зариповның күңелендә әнә шундый сораулар да туган.

– Больницага Балтач районы суд приставлары бүлеге җитәкчесе Наил Гайнанов атылып килгән иде. Ул – Алия Зәкиеваның туганнан туган абыйсы, – дип аңлата әңгәмәдәшем.

Әллә соң Яңа ел каникуллары вакытында гади халыкка белдерми генә берәр закон чыгардылармы икән? Бәлки, хәзер юл-транспорт һәлакәте булган урынга «Ашыгыч ярдәм» машинасына утырып, суд приставлары җитәкчеләре дә килергә тиештер? Әллә Балтач табиблары, юл һәлакәтендә зыян күрүчеләргә диагноз куйганда, Наил Гайнановтан да киңәшләр сорыйлармы икән? Алия Зәкиева абыйсын үзе чакыртып китермәгәндер бит инде!

Әңгәмәдәшем әйтүенчә, 13нче яки 14нче гыйнвар көнне Римма Алия Юнысовна белән сөйләшергә очрашкан. Тик бу сөйләшүгә ни сәбәпледер Наил Гайнанов та катнашкан, диләр.

– Алия аның белән урамда сөйләшмәгән, «опять» абыйсы янына алып менгән. Нәрсәгә алып менгән ул аны анда? Абыйсы эш бүлмәсендә утыра икән. «Барысын да урында гына да сөйләшергә килешергә була иде», – дип әйткән. Больницага да бармыйча, «Ашыгыч ярдәм» дә чакыртмыйча, 5-10 мең бирә дә, әйтик, Риммага – шуның белән шул. «Әле монда кемнең гаепле булуы билгесез», – дип әйтә ди Гайнанов.

Балтач больницасында караганнан соң, кызны Арчага җибәргәннәр. Сынган урыннары булмаса да, терсәк өлешләре бәрелүе, баш мие селкенүе турында диагноз куйганнар балага.

– Әнисе шушы әйберләр турында шалтыратып сөйләгәч, мин тиз генә җыендым да Арчага киттем. Мин килеп кергәндә, кыз кушеткада ята иде. Битләреннән сөеп, ачуландым бераз үзен. «Кызым, минәйтәм, нишләп син зебрага гына ышанып чыгасың, дөньясы акайган – бөтенесе ашыга, ник машиналарга карамыйсың, дип әйттем инде, – ди Ринат Зарипов.

Әти кеше әйтүенчә, һәлакәт булганнан соң, икенче көнне мәгариф идарәсе җитәкчесе кызның әнисе һәм үги әтисе белән очрашкан, «Бөтен чекларыгызны җыеп барыгыз, ярдәм итәрмен, дәвалану чыгымнарын да каплармын», – дигән.

– Алия Зәкиева минем элеккеге хатынга әйткән, имеш, безнең кызыбыз җәяүлеләр юлыннан түгел, зебрадан ике метр читтә чыккан! «Әгәр зебрада бәрдергән булсам, мин гаепле булыр идем, зебрадан читтә бәрдерелгәч, монда И. үзе гаепле!» – дип әйтә ди. Шушы сүзләрен ишетеп җенләндем дә, «Син нәрсә, булган хәлләрне үзгәртеп утырасың, хәзер министрлыгыңа шалтыратам да журналистлар чакыртам! Дәвалану чыгымнарын гына каплыйсызмыни, ә әхлакый зыян өчен кем түли?» – дидем. Ә күпме сорыйсыз соң анысы өчен, диде. Илле мең дип җавап бирдем. Шуннан соң ул, «акча таләп итте», дип, минем өстән гариза кертеп бирмәкче булган хокук сакчыларына.

Әти кеше хәзер кызының киләчәге өчен борчыла. Баш мие селкенү уен эш түгел, алган травмасы аркасында киләчәктә яман шеш барлыкка килмәсме, дип тә шикләнә ул. Ринат әфәнденең күңелендә әнә шундый шик-шөбһә булса, Римма ханымның үз борчуы борчудыр. Чөнки, «ул мине кыйнады», дип, мәгариф идарәсе җитәкчесе ана кешене … судка биргән, дип сөйлиләр!

КЕМНӘН КУРКАЛАР?

…Ишек төбеннән урта яшьләрдәге мөлаем генә ханым каршы алды мине. «Римма мин булам, әйдәгез, өйгә керегез», – дип дәште. Ә аннан соң нинди мәшәкатьләр белән йөргәнемне ишетеп, кул гына селтәде. «И-и… Кирәк микән? Алар белән көрәшеп булмый бит инде. Алар мине изделәр – «морально» изделәр инде. «Мировой» килешүгә килдек инде ахыр чиктә», – диде ул, арыган кыяфәт белән. Бу вакытта һәлакәттә зыян күрүче И. ятып тора иде, әңгәмә вакытында аны да урыныннан торгыздык. 9нчы гыйнварда булган хәлләрне әле хәзер дә яхшы хәтерли кыз. Шуңа да, әнисе сөйләгәндә, ул да кушылып утырды.

– Минем әнидә ЗОБ авыруы, бу чир миндә дә юкмы икән дип белү өчен, Балтачтагы «Гиппократ» медицина үзәгенә тикшеренергә килдек. Юл уңаеннан кибеткә кереп чыктык. Шуннан соң әнине җәяүлеләр кичүенә алып киттем. Юл аша чыгу өчен ике генә адым атладым да, нәрсә булганын белмим, вакытлыча аңымны югалттым, – ди кыз. – Бераздан аңыма килеп, күзләремне ачтым. Башлыгым бер якта ята, бәрелгәндә, ул «чыгып очкан» булгандыр инде. Кулдагы пакетлар як-якка чәчелгән. Үтереп башым һәм ике терсәгем авырта башлады. Яныбызга кешеләр җыелды, алар барысын да күреп тордылар. Алия Юнысовна: «Больницага алып барам, әйдә машинага утырыгыз», – диде.

– Аягым авырта минем, шуңа кызымнан арттарак калып бара идем, – дип сүзгә кушылды Римма ханым, – килеп төшкәнен күрдем, ә менә машина ничек бәрдергәнен сизми дә калдым. Бәрде дә, бераз алгарак барып туктады инде ул… аксак аягымны өстерәп, мин дә чабып килдем. Машинадан Алия чыкты. «Нишләттең баланы, ник карап бармыйсың, күзең юкмыни соң синең?» – дидем. Шок хәлендә идем, үзем дә сизмәстән, бармак очы белән, маңгаена суккан кебек кагылып алдым. Каты итеп тә түгел инде… «Ашыгыч ярдәм» чакыртыгыз, дип кычкырдым. «Ашыгыч ярдәм»не чакыртмыйбыз, үзем алып барам», – диде.

И.ны больницага алып барганда, җитәкче игътибарын читкә, төгәлрәк әйтсәк, машинада утырып барган баласына юнәлтүен таныган һәм гафу үтенгән. Римма ханым әйтүенчә, больницага югарыда телгә алынган Наил Гайнанов һәм Сафиуллин фамилияле участок полициясе килгән. Зыян күрүчедән аңлатма алганнар.

– Нәрсә язганнардыр ул аңлатмаларда, белмибез. Копиясен дә бирмәделәр, укып та чыгып булмады, аңлаешсыз язулар белән язылган иде. Безне «баш травмасы бит бу, тизрәк булыгыз», дип ашыктырып алып чыгып та киттеләр. Участковый, монда кул куй, тегендә кул куй, дип ашыктырып кул куйдырды да шуның белән бетте. Ул «участковый» үзләренең кешеләре булгандыр инде, – дип сөйли И.

Римма ханым әйтүенчә, мәгариф идарәсе җитәкчесе кызга киләчәктә ярдәм итәргә, дәвалану өчен чыгымнарын капларга вәгъдә биргән. «Ләкин соңрак «син миннән акча сорадың, акча таләп иттең», дип әйтә башлады инде ул», – диде ана.

Шулчак сүзгә И.ның үги атасы Рәшит әфәнде килеп кушылды. «Безнең гәҗит»тән килүебезне белгәч, «Әңгәмә тәмам!» – дип, югары ноталарда сөйләшүгә күчте.

– Нәрсәгә кирәк моны бөтен илгә чыгару! – дип кычкырды үги ата.

Бу вакытта Римма ханым әкрен генә өстәп куйды: «Алар белән каберең якын булмасын».

– Алай дип тә әйтмә! Язып чыгалар бит хәзер! Нәрсә әйтеп утырасың! Балаң исән булсын, җиткән!

– Мин баланың үз әтисе белән сөйләштем, ә хәзер әнисе белән сөйләшергә килдем. Сездән нәрсә дә булса сораучы кеше юк. Сүз бөтенләй сезнең бала турында бармый, һәм шуңа күрә бу проблемага бармак аша каравыгыз да аңлашыла, – дигән сүзләрем Рәшит әфәндене бик кыздырды, күрәсең. Кыскасы, «Бу йортта мин хуҗа» – дигән сүзләр белән, ул мине куып чыгарды. Римма ханымның әйтелмәгән сүзләре бик күп иде әле, шулай булса да иренә каршы бармады. «Акча бирде бит инде Алия, димәк, бар да яхшы!» – дип сөйләнгән Рәшит абыйның сүзеннән чыга алмады.

Римма ханым: «Алар мине морально изде инде, алар белән каберең якын булмасын», – дип каршы алган иде бит. Ниндидер басым булган микән әллә? Нигә ана кеше газиз баласы турында сөйләргә курка? Кемнән курка?

Инде шунысын да әйтим, балтачлылар ярдәме белән, бик кызыклы мәгълүмат белеп алдык – мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева кызның анасын, ягъни Римма ханымны судка биргән икән. «Мин көмәнле хатын, ә ул миңа кул күтәрде», – дип нигезләгән, имеш, җитәкче әлеге адымын. «Әле бу хәлдә кемнең гаепле булып чыгасы билгесез. Юлны дөрес чыкмаган дип – баланы, мәгариф идарәсе җитәкчесен кыйнаган дип, ананы гаепләп калдырачаклар», – дип шәрехләмә бирде Балтачтагы бер чыганак.

Бер якның фикерләрен ишеткәч, булган хәлләргә тагын да ныграк ачыклык кертү өчен, Балтач районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Юныс кызы Зәкиева янына бардым. Минем белән сөйләшергә теләге юк идеме, әллә инде күзгә-күз карашып әңгәмә корасы килмәдеме, сорауларыма җавапны җитәкче документлар имзалый-имзалый бирде.

– Мин аны бәрдердем дип әйтә алмыйм. Юл-транспорт һәлакәте схемасыннан күренгәнчә, бу хәл зебрада түгел, зебрадан читтә булды. Ул кыз машинага үзе бәрелеп китте. Нәрсә булды икән дип машинадан төшеп карадым, аннары аны больницага алып киттем, – диде ул.

Әгәр дә һәлакәт булган урынга ЮХИДИ хезмәткәрләре килмәгән икән, бу схеманы ничек төзегәннәр соң, шунысы кызык… Аннары И.ны машина белән бәрдергәннәр дигән сүз дә ялган булып чыга бит әле. Балигъ булмаган кыз үзе бәрелгән икән машинага.

Җитәкче әйтүенчә, кызга «Ашыгыч ярдәм»не чакырмауларының да үз сәбәбе бар – Римма ханым «тизрәк больницага алып барыйк» дип ашыктырган бит Алия Юнысовнаны!

– Кызның әнисе сезгә суктымы?

– Мин бу сорауга җавап бирмим. Без уртак фикергә килдек, килештек. Үзем дә әни кеше булгач, мин аны аңладым инде.

– Димәк, гафу иттегез һәм сукканы өчен судка бирмәдегез?

– Мин бу сорауларга җавап бирмим. Юл һәлакәте көн саен булмый бит инде, бу минем үз гомеремдә беренчесе. Җәяүлеләр кичүенә җиткәндә әкрен тизлек белән барасың ич инде. Минем тизлегем 20 км тирәсе генә иде. Зебрада кеше булмагач, алга таба киттем дә, И. машинага килеп төртелгәч кенә күрдем инде. Ул үзе йөгереп чыкты. Миңа карата административ эш тә кузгаттылар, әлегә нәтиҗәсен көтәм. Бер ай эчендә нәтиҗәсе билгеле булыр, диделәр.

– Сез больницага бардык, дидегез. Районыгызның суд приставлары бүлеге җитәкчесе Наил Гайнанов анда нәрсә эшләп йөрде?

– Үзеннән сорагыз.

– Ул сезнең туганыгыз да диләр бит, шул сүз дөресме?

– Дөрес

– Ә ул нәрсәгә килгән иде соң, сезне «поддержать» итәргәме?

– Үзеннән сорагыз нәрсәгә килгәнен. Мин ни дип тә әйтә алмыйм. Абый бит инде…

– Сез аңа кил дип шалтыраткан идегезме?

– Мин шалтыратмадым, мин өлгерә алмадым… «Скорый»га шалтырату өчен телефоннан номер җыйганда, әнисе: «Илтеп куегыз больницага», – диде дә, мин аларны илтеп куйдым, өлгерә алмадым беркая да шалтыратырга.

– Ә алай булгач, абыегыз кайдан белеп килгән соң больницага?

– Анысын әйтә алмыйм. Анысын сорамаган идем үзеннән дә. Кара, сорарга кирәк икән әле!

(Бигрәк рәхәт инде Балтачта җитәкчеләр белән сөйләшүе. Күңелле! Авт.иск.)

– Сез бәрдергән кызның әнисе белән Гайнанов янына барган булгансыз икән. Шунда абыегыз: «Безгә монда больницага барасы түгел иде, үзара хәл итәсе иде, билгесез әле монда кемнең гаепле булуы», – дигән. Бу нәрсә дигәнне аңлата?

– Андый сүз әйтмәде ул! Әйе, Наил Гайнанов белән бергә сөйләшү булган иде безнең.

– Нинди темага сөйләшү иде соң ул?

Алия Юнысовна озак кына тын торды.

– Тәәәк… нинди темага сөйләштек әле без? Без үзебезнең темага сөйләштек. Без бит алар белән берничә тапкыр сөйләштек, бер генә түгел.

Җитәкче әйтүенчә, ул әлеге гаиләгә ярдәм күрсәткән һәм киләчәктә дә кызга булышырга әзер. «Үзләренең нинди мөрәҗәгатьләре булды, мин булыштым», – дип аңлата Алия Юнысовна.

– Үзегезне гаепле дип саныйсызмы һәм нинди җәза бирүләрен теләр идегез? – дигән сорауга да:

– Гаепле булсам, мин һәрвакыт җавап тотарга әзер, – диде.

– Алия Юнысовна, – дим, җитәкченең бертуктаусыз документ имзалавына эчем пошып, – үзегез беләсез бит, без бер генә кеше белән сөйләшеп яза торган журналистлар түгел, һәм әлбәттә, берничә кеше белән сөйләшү булды. Бу хәл турында хәбәр итүчеләр, әйтик, ничек инде мәгариф идарәсе җитәкчесе балигъ булмаган баланы бәрдерә, һәм ата-ананы куркытып, моны үзара гына хәл итәргә өнди, җитмәсә әле кызның анасын судка да биргән, дип аптырыйлар.

– Беренчедән, мин аларны куркытмадым. Икенчедән, нинди генә ситуация булса да, кешегә физик көч кулланырга ярамый, дип саныйм мин. Нинди генә авыр ситуация булса да, кеше кешегә авырлык китерергә тиеш түгел. Үзеңне үзең кулда тотарга кирәк, дип уйлыйм. Мин алардан гафу үтендем. Ул балага әллә нинди зур җәрәхәтләр дә ясамадым…

– Ә сез баш мие селкенүне зур җәрәхәт дип санамыйсызмы?

– Зур җәрәхәт инде анысы. Ләкин ничек итеп аңлатсам да, сез минем сүзләргә үзегезчә бәя бирәчәксез…

Менә шундый сөйләшү булды җитәкче белән ике арада.

Булган хәлләргә Алия Зәкиеваның үз аңлатмасы бар. Бу хәлләргә тагын да ачыклык кертү өчен, Балтач районының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе белән дә элемтәгә чыккан идем, тик ул: «Әлегә тикшерү эшләре бара, бу хакта нинди дә булса мәгълүматны бер айдан соң гына бирә алабыз», – диде. Шунысы кызганыч, Балтачка кайткач, ике сорауга төгәл җавап таба алмадым. Беренчесе: суд приставлары идарәсе җитәкчесенең бу вакыйгага нинди катнашы бар һәм ул анда нинди рольдә уйный? Икенчесе – әгәр дә һәлакәттә җитәкче хаклы булган икән, ни өчен шунда ук вакыйга булган урынга «Ашыгыч ярдәм» хезмәткәрләрен һәм ЮХИДИны чакырмаган? Әлеге вакыйгада миңа күбесенчә Римма ханым кызганыч. Һәрберегез кебек үк, булган хәлләргә минем дә үз фаразларым бар. Ышандырып әйтмим, фаразлыйм гына; Алия Юнысовна гаепсез, дип табылыр кебек тоела, ә менә Римма ханымга карата эш ачылуы да ихтимал. Кем белә, бәлки, киләчәктә мине өйләреннән куып чыгарган Рәшит әфәнде яклау өмет итеп үзе үк элемтәгә чыгар әле…

Айгөл ЗАКИРОВА.

Казан – Балтач – Казан.

Комментарии