- 29.01.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №04 (30 гыйнвар)
- Рубрика: Архив
Әлеге фотога карагач, Русиянең ни өчен иң эчкече илләр арасында булуын аңлый башлыйсың кебек. Казандагы «Магнит» кибетендә бу. Өстәге киштәдә – томат согы. Ул 179 сум 90 тиен тора. Астагы киштәдә – шампан шәрабе. Анысы 139 сум. Гади генә математик исәпләү ярдәмендә кайсы эчемлекне алу отышлырак икәнен санап чыгарып була. Шулай булгач, эчмәс җиреңнән эчәрсең билләһи!

Комментарии