- 29.01.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №04 (30 гыйнвар)
- Рубрика: Архив
Былтыр Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел тулды. Әмма татар тормышында ул олы вакыйгага әверелә алмады. Гомерен татар дәүләтчелеге өчен көрәшкә сарыф иткән бөек язучыны рәсми рәвештә зурларга безнең татар түрәләре шүрли.
Илһам Шакиров җеназасында Минтимер Шәймиев бакыйлыкка күчкән әдәбият-сәнгать эшлеклеләренең исемнәрен мәңгеләштерергә, иҗади мирасларын кадерләп сакларга чакырды. Аның сүзләренчә, андый шәхесләрнең юбилей кичәләрен дә зур сәхнәләрдә үткәрергә кирәк. Соңгы елларда андый искә алуларны язучыларның Тукай клубында гына үткәреп җибәрү гадәткә кергән иде. Шәймиев тиздән Әмирхан Еникинең тууына 110 ел тулу тантанасын Камал сәхнәсендә уздырылачагын да хәбәр итте. Олуг әдипнең 100 еллык юбилее киң җәмәгатьчелек тарафыннан бәйрәм ителмәгән иде.
Исегездә булса, бөек язучы Гаяз Исхакыйның тууына былтыр 140 ел тулды. Әмма татар тормышында ул олы вакыйгага әверелә алмады. Элекке еллардагы кебек зур залларда тантаналы кичәләр үтмәде; форсаттан файдаланып урамнарны, мәйданнарны аның исеме белән атау турында, Казанда яисә Чистайда һәйкәл кую хакында да сүз кузгатучы булмады. Матбугатта аптыраулы язмалар чыкканнан соң, җәмәгатьчелектә тыенкы ризасызлык уянганын сизеп, февраль аенда ук дөньяга килгән Исхакыйның юбилеен артык тавышланмый гына көз көне Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында «халыкара конференция» кысаларында үткәреп җибәрделәр. Анысына да рәхмәт.
Гомерен татар дәүләтчелеге өчен көрәшкә сарыф иткән Исхакыйны рәсми рәвештә зурларга бүген шүрлиләр, әлбәттә. Патша вакытында ук төрмәләрдә утырган, сөргендә яшәргә мәҗбүр ителгән мәшһүр әдип, бөтен төрки дөньяга танылган җәмәгать эшлеклесе, «советлар иле» дип аталган Русиядә татарлар өчен иң куркыныч дошман, дип игълан ителгән иде. Үзгәртеп кору чоры башлангач та өстән кушу буенча аны хурлаган мәкаләләр матбугатта чыгып, җәмәгатьчелектә кызу бәхәсләр кузгалды. Әмма мондый бөек исемне, затлы иҗатны андый көчәнүләр белән генә инкарь итеп булмый иде инде. Акрынлап аның төп әсәрләре кабат халкыбызга кайтарылды. Ләкин алар, кызганычка, татар күңелендә инкыйлаб куптара алмады. Аны җентекләп укырлык, аңларлык, җанына сеңдерерлек укучылар бик аз калган иде инде. Һәрнәрсәнең үз вакыты. Иң беренче булып нәшер ителгән «Зиндан» җыентыгының озак еллар кибеттә тузан җыеп ятуын тагын ничек аңлатасың?
Әлбәттә, бүген, патшаларны, императорларны һәр төрле попларны пьедесталларга күтәргәндә, православие яңадан дәүләт диненә әверелә барганда, шул ук вакытта Сталинга әледән-әле мәдхияләр явып торганда – империализм шулай шаккатарлык кыяфәтләргә керә! – милли азатлык өчен көрәшкән Исхакый, хәзергечә әйтсәк, бу форматка һич тә туры килми. Безнең халыкта бер гыйбрәтле мәкаль бар бит: «Иртә уңмаган кич уңмый, кич уңмаган һич уңмый».
Бераздан «Исхакый укулары» өзелде, Яуширмәдәге музейның да аяныч хәле беркемгә дә сер түгел иде инде. Бер тапкыр да төзәтү-сипләү эшләре башкарылмавы, экспозициясенең яңартылмавы, яңа әсбаплар өстәлмәве җәмәгатьчелеккә билгеле иде. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, җәй көне көпә-көндез музей-йортның янәшәдәге корылмалары да янып киткән. Шунысын да әйтергә кирәк, Татарстан Милли музееның филиалы булганда азмы-күпме игътибар күрсәтелсә дә, 2014нче елда Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музееның бүлегенә әверелгәч, һәр татар өчен газиз булырга тиешле әлеге урын бөтенләй ташландык хәлдә калды дисәк тә, хакыйкатькә артык хилафлык китермәбез. Нәтиҗәдә музейны зиярәт итүчеләр дә бик аз. Авыл читеннән музейга кадәр салынган юл авыр техника йөрүе сәбәпле бөтенләй ватылып беткән, монда зур автобуслар керә алмый. Исхакый туган авыл туристик маршрутлардан читтә кала.
Бер карасаң, моңа гаҗәпләнәсе дә түгел, республиканың ике дистәләп авыл-районында татар халкының күренекле шәхесләренә багышланган музейларның барысы да диярлек мескен хәлдә. Аларның берсе дә бүгенге заман таләпләренә җавап бирми. Күрәсең, өстәге түрәләр татарның музейлары да милләтнең үзе кебек үк үткән заманда калырга тиеш дип уйлыйдыр.
Исхакый музее тирәсендә күпмедер шау-шу купкач, төрле даирәләр аның киләчәктәге торышы турында уй-фикерләрен белдерә башлады. Мәдәният министрлыгы да кымшанды, Дәүләт шурасы да әлеге мәсьәләгә битараф калмады: мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетында төрле белгечләр катнашында җыелыш узды. Чистай хакимияте музейга карата мөнәсәбәтен алдан ук белдергән иде инде: алар, музейга килүчеләрнең аз булуын сәбәп итеп, аны Чистайның үзенә күчерергә кирәк, диләр. Шәһәр үзәгендә аңа яраклы бина да бар икән. Беренче карашка Чистай түрәләренең нияте изге – алар Исхакыйның иҗаты, тормыш юлы белән күбрәк халыкны таныштырырга тели кебек. Ләкин ниятнең артында һәрвакыттагыча акча галиҗәнапләренең шәйләнүен дә күрми мөмкин түгел.
Президент карары белән әлеге музей 2019нчы елга капиталь ремонт үткәреләсе биналар исемлегенә кертелгән.
Әлбәттә, Исхакыйның туган авылындагы музеен саклап калу зарур. Ләкин ул хәзерге Чистай җитәкчелегенә кирәкми.
Ркаил ЗӘЙДУЛЛА, язучы
Русиядә аз санлы халыклар телләрен саклау фонды төзелгән
Русия Президенты Владимир Путин 2018нче елның 26нчы октябрендә Русия халыкларының туган телләрен саклау һәм өйрәнү фонды төзү турында фәрман имзалаган иде.
Инде бу фонд төзелде дә. Бу хакта Милләтләр эшләре федераль агентлыгы башлыгы Игорь Баринов хәбәр итте, дип яза ТАСС.
Баринов бу өлкәдә Русиядә ниләр эшләнәчәге турында да белдергән. Аның сүзләренчә, халыкара телләр елына багышланган сайт ясалган. Моннан тыш, ЮНЕСКОның телләрне саклау һәм интернет киңлегендә телләр төрлелеген үстерү өлкәсендәге эшчәнлеге кысаларында халыкара конференция уздыру каралган. Русиянең аз санлы халыклары телләре елының рәсми ачылышы 2019нчы елның мартында Ханты-Манси автоном бүлгесендә оештырылачак.
Фондта кем җитәкчелек итәчәге һәм багучылар шурасында кемнәр булуы хакында Баринов әйтмәде.
Тел галиме, Төньяк Осетия башлыгының милли-мәдәни үсеш мәсьәләләре киңәшчесе Тамерлан Камболов үзенең Facebook сәхифәсендә багучылар шурасы әгъзаларын атап чыкты. Алар арасында Татарстаннан Русия думасы депутаты, думаның Милләтләр эшләре комитеты рәисе Илдар Гыйлметдинов, аның әлеге комитеттагы урынбасары Григорий Ледков, мәгариф министры Ольга Васильева, Герцен исемендәге Русия дәүләт педагогия университеты ректоры Сергей Богданов, Этнология һәм антропология институты фәнни җитәкчесе Валерий Тишков һәм башкалар бар. Фондны Федерация шурасы рәисенең беренче урынбасары, Чуашстанның элекке президенты, Русиянең элекке юстиция министры һәм элекке авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров җитәкли.
Камболов әлеге кешеләрнең, бер-икесеннән кала, телләрне саклауга нинди катнашы бар дигән сорау куя. «Никонов (Вячеслав Никонов, Русия думасында Мәгариф һәм фән комитеты рәисе – ред), Гыйлметдинов туган телләрне ихтыяри өйрәнү канунын алга сөрүчеләр булды. Шулай булгач, Русия халыклары телләрен яклауда алар нинди карарлар кабул итә алачак?» – дип сорый галим.
Гүзәл Уразова: «Җыр мәктәбе ачарга телим»
Зур сәхнәдә 15 ел иҗат итүче җырчы Гүзәл Уразова алдагы планнары белән уртаклашты. Ул үз исемендәге музыка мәктәбен ачарга тели. Моңыбызны, татар җырыбызны чит илләргә чыгару максаты да бар, ди ул.
– Гүзәл, 15 ел зур сәхнәдә иҗат итәсез, үзегезнең исемдә фестиваль яки татарлар өчен мөһим башка әйбер булдыру теләге тумадымы әле?
– Фестивальләр күп, Аллага шөкер. Бүгенге теләк-хыялым – үземнең исемдәге шәхси татар музыка мәктәбе ачу. Моны сораучылар, тәкъдим итүчеләр бик күп, әмма минем моңа вакытым җитми. Чөнки анда үзем булырга, үзем тәрбия бирергә, үзем тавыш куярга тиеш. Бу татар балаларына җыр, музыка, гомумән, җырчы булырга өйрәтү мәктәбе, продюсерлык үзәге булыр дип планлаштырабыз. Үзебезнең исемдә, бүгенге көн сүзе белән әйткәндә, лейбл астында яңа тавышлар ачарга, киләчәк буыннарга тәҗрибәбезне биреп калдырырга телибез.
– 2019нчы елда төп игътибарыгызны нәрсәгә юнәлтәчәксез?
– Төп игътибарны балаларыма юнәлтәчәкмен. Чөнки безнең балалар үсеп килә. Эллари югарырак классларга бара. Без инде имтиханнар турында һәм нинди юнәлеш сайлаячагы турында уйлыйбыз. Икенчедән, үземнең образга килгәндә, үзгәрешләр булачак. Бу үзгәрешләргә бүген мин әзер. 15 ел дәвамында без югары дәрәҗәдә эшләп киләбез һәм безнең моны дәвам итәсебез килә. Иҗат төркемем белән үзебезнең татар җырыбызны, татар моңыбызны чит илләргә чыгару максаты белән йөрибез.
– Туган телне, татар телен саклау мәсьәләсе яңа елда да актуаль булып кала бирә. Сездән, җырчы буларак, әни буларак ана телен саклау, үстерү юнәлешендә нәрсә дә булса көтеләме?
– Балаларымны сәхнәгә алып чыксам, татарча җырлатырга тырышам һәм өйдә дә татарча сөйләшәбез. Безнең бу юнәлештә һәрвакыт эш бара һәм туктамаячак та. Ничек кенә телне чикләргә тырышсалар да, өебездә татарча сөйләшеп, телне өйрәтү – безнең төп мәсьәлә булырга тиеш. Чөнки бөтен тәрбия өйдән килә. Ана сөте белән кергән балада саклана һәм бала үзенең туган телен белергә тиеш.
Туган телем белән горурланып яшим. Ничә тел белсәм дә, миңа аның файдасы гына тия, шуңа күрә балаларыма да шушы тәрбияне бирергә тырышам. Безнең әби-бабайлар да барысы да татарча гына сөйләшәләр. Мәктәпкә, балалар бакчасына барып, русча өйрәнеп кайту, шулай ук бик яхшы. Әмма туган телне дә безнең балаларыбыз белергә тиеш. Нинди дә булса интервьюлар, тапшырулар төшерсәк, без балаларыбызны татарча сөйләттереп, шушы юнәлешне алга таба этәрергә тырышабыз. Үзебезнең яктан нинди көчебезне җиткезә алабыз, барысын да эшләячәкбез һәм мин аны һәрбер чыгышым саен әйтәм. Телне бүгенге көндә без сакламасак, җырчылар да сакламаса, кем генә саклар? Без төрле төбәкләргә барып җитәбез. Урыслашкан үзебезнең милләттәшләребезне дә күрергә мәҗбүр булабыз, ләкин аларның күңелләрендә барыбер безнең җырга, моңга, телгә карата сусау бар, шуңа күрә җепне өзмичә, без шушы элемтәне дәвам итеп, тагы да көчәйтергә тырышабыз.
– Сез кая барсагыз да татарча сөйлисез кебек, аңламасалар гына русчага күчәсез. Яңа буын да оялмыйча татарча сөйләшсен өчен нишләргә кирәк?
– Һәрбер милләт үзенең теленнән оялмаска тиеш. Без балаларга шушы әйберне сеңдерергә, өйрәтергә тиеш. Аларның тәрбиясендә, эчке тоемында мин үз милләтем кешесе һәм мин әби-бабамның телен яхшы беләм, дип әйтерлек горурлык хисе булсын.
Хохорин өйдә укуга күчкән гаиләләрне тикшерергә кушты
Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин өйдә укуга күчкән гаиләләрне контрольгә алу кирәклеген әйтте. Бу хакта ул министрлыкның узган елны йомгаклау утырышында белдерде.
«Сәләфиләрнең икенче буыны формалашуына бәйле тискәре тенденция күзәтелә. Бу радикаль ислам идеологиясенә авышкан гаилә балалары», – диде министр.
Хохорин әйтүенчә, гаиләдә уку формасына, хосусый мәктәпләргә күчүчеләр бар. Еш кына андый очракта мөгаллимнәр дә радикал ислам идеологиясе вәкилләре була ди ул. Министр аерымланган ябык мохиттә булу куркыныч тудыра дигән фикердә.
«Эчке эшләр органнарына мәгариф органнары белән хезмәттәшлектә булып, киләчәктә профилактика алып бару өчен, мондый уку формасына күчкән балалар һәм ата-аналарның исемлеген төзергә кирәк», – дип белдерде Хохорин. Ул прокуратура һәм Роспотребнадзорның да тикшерүләр уздырып, аның нәтиҗәләрен муниципаль комиссияләргә чыгарырга кирәклеген әйтте.

Комментарии