- 29.03.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №12 (26 март)
- Рубрика: Архив
Газетабыз яңа сәхифә башлый, дөресрәге, кайчандыр ачылып, тукталып калган сәхифәне яңарта. Безнең һәркайсыбызның беренче хезмәт хакы бар. Аны кайчан алганыбыз, нигә сарыф ителгәне һәркайсыбызның исендәдер. Әйдәгез, шушы хатирәләребез белән бүлешик. Укучыларыбызга үзең эшләп тапканның кадерле булганын аңлатыйк.
Гөлнара Зиннәтуллина, журналист, телевидениедә алып баручы:
Авылдан килгән бар баланың да язмышы бер төследер инде ул. Мин Казанда интернатта торып белем алдым. Анда бөтен нәрсә дә әзергә-бәзер генә иде. Ә дөньяга чыккач, тормышның җиңел генә булмавын аңладык. Мин телевидениегә режиссер ярдәмчесенә эшкә урнаштым. Шунда 60 сум хезмәт хакы ала идем. Аны кая куеп булсын ди инде? Әлбәттә, яшәү өчен тотылган! Әле шуннан әти-әниләргә йомшак батон, чәй кебек күчтәнәчләргә дә кала иде.

Комментарии