ИЛГИЗӘР ХӘЙРУЛЛИН: ЯШӘ, БУЛДЫРА АЛСАҢ!..

ИЛГИЗӘР ХӘЙРУЛЛИН: ЯШӘ, БУЛДЫРА АЛСАҢ!..

(Хәйруллин Илгизәр Хөснулла улы Апас районы Борнаш авылында туа. Армиядән кайткач Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Газеталарда хәбәрче булып эшли. 20 елдан артык Татарстан телевидениесенең «Яңалыклар» бүлегендә хәбәрче, директор урынбасары, соңыннан, «Хәерле иртә» редакциясенең баш мөхәррире булып эшли. «Шәһри Казан» редакциясендә эшли башлагач, үзенең афоризмнары белән таныла. Аның «Яшә, булдыра алсаң!..» китабына сүз башын эзтабар– язучы Шаһинур Мостафин язган).

Узган ел гаиләбез белән Мисырга җыенгач, Илгизәргә шалтыратып, (алар безнең гаилә дусларыбыз) «Яшә, булдыра алсаң!..» дигән китабын үзе белән алырга куштым. Дөресрәге, безгә дип калдырган, ләкин тапшырылырга гына өлгермәгән китап иде ул.

10 көн ял вакытында мин ул китаптан аерылмадым. Кызыл диңгез ярында афоризмнар укып ятучы кеше, бәлки, сәеррәк тоелыр, ләкин аны бер кулга алгач, куеп та, укып та бетереп булмый икән. Нинди калын китапларны төн эчендә укып чыккан вакытлар бар иде, ә бу әллә ни зур күләмле булмаган китапны 10 көн буе укыдым, дөресрәге кат-кат укыдым. Менә шул китап, тормыш турында гәпләшергә ниһаять вакыт таптык.

Илгизәр, китабыңа тупланган афоризмнарны кайчан яза башлаган идең?

2002нче елда баш миенә ясалган катлаулы операциядән соң берничә ай хастәханәдә ятарга туры килде. Шунда радионы да тыңлаштырам. Тапшыру алып баручылар афоризмнар да кыстырып җибәрәләр. Арада хәйран тозсызлары да очрый. Мин аларны үземчә үзгәртәм… Менә шулай эч пошканнан башланган әйбер кебек кенә иде.

– Афоризмга үзеңчә аңлатма биреп кит әле.

Минем аңлавымча, ул бөтен кеше дә белгән фикерне үзеңчә әйтү һәм бөтен кеше белгәнне беренче әйтү. Мин газеталарда да афоризмнар күргәлим. Ләкин афоризм (пародокслы) булырга, уйландырырга тиеш. Кайберләрен бер генә тапкыр укып чыгып аңлавы кыен. Мин аны җитди анекдот дияр идем. Анекдот та бит ахыры көтелмәгәнчә булганга кызыклы.

Син 1978нче елдан журналистикада. Китабыңның үзегезгә багышланган битен ачыйк әле. «Журналист – читлектә үзе теләгәнчә сайраучы кош» дигәнсең. Сүз иреге хакында берничә сүз…

Бер генә журналист та үзен тулысынча ирекле дип әйтә алмый. Ул үзе яшәгән җәмгыять законнарына буйсына, тик кайберәүләр кыюрак кына яза. Ләкин журналист үзен бер рамкада тотарга бурычлы. Цензура аның үз башында булырга тиеш. Бер үк вакыйганы берничә төрле итеп сурәтләргә мөмкин. Журналистның һәр адымы үлчәнгән булырга тиеш һәм аның язганы халыкка зыян китерергә тиеш түгел.

– Китапта сәясәткә багышланган саллы гына фикерләр бар. Тик монда сәясәт белән кызыксынмаучыларның «кабыргасына төртмәгәнсең».

– Кешене сәясәт белән кызыксынырга сәясәт үзе мәҗбүр итә. Син вакыйгаларга анализ ясарга тиешсең. Ачлык киләсен алдан белмәсәң, ач каласың…

– Китапның исеме «Яшә, булдыра алсаң…» дип атала бит. Каты авыру аркасында дөнья белән хушлаша язган Илгизәргә уены– чыны белән әйткән сүзләреңме бу?

– Теге дөньядан кайткач аңа башкача карый башлыйсың икән. Миндә элекке омтылыш кимеде, тормыш ритмына яраклашу авырлашты. Төшенкелеккә бирелгән чаклар да бар…

(Аның белән килешеп бетмәсәм дә, дәшмәдем. Илгизәр белән сөйләшкәннән соң үзеңдә уңай энергетика артканын тоясың. Мин үземнең соравыма аның афоризмы белән «Җиңә белү – бу әле осталык түгел, җиңелә белмәү – менә кайда ул чын батырлык!.. дип җавап бирәм. З.Ф.)

– Җыры булса, җырлаучысы табыла, дигәнсең дә бит. Илһам абыйдан хәзерге кайбер чиле– пешле җырларны башкаруын сорасаң, ничек яңгырар иде икән?

– Беренчедән, һәр чорның үз җыры, үз җырчысы була, Илһам абый моңлы җырчы. Андый җырларны ул үзе үк җырламас иде.

Артистлар хакында матбугатта ни генә язмыйлар. Гайбәт – иң көчле реклама, дигән юлларыңа тукталыйк…

Бу һәр кешегә кагыла. Әгәр кеше хакында беркем бернәрсә сөйләми башласа, ул «арбадан төшеп калган» дигән сүз. Андый кешене күпмедер дәрәҗәдә бәхетсез дияргә була. Гадәттә, реклама начар товарны сатар өчен кирәк. Яхшы җырчы рекламага мохтаҗ түгел. Шулай да, әгәр кайсыдыр артист хакында һаман да сөйлиләр икән, димәк ул игътибар үзәгендә. Заманында Салаватның шундыйрак фикерен ишетергә туры килде: «Синең турында сөйләми башласалар, димәк, кирәгең юк».

Тәрбиягә багышланган хикмәтле юлларың уйландыра. Өч бала үстергән әти буларак яшьләргә киңәшләрең…

Афоризм белән әйткәндә «Дөрес тәрбия – балачагыңда үзең теләгәннәрне балаңа бирү». Балачакта тормышка ашмаган хыяллар күп булды. Балаңның хыялларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирергә кирәк. Кечкенә вакытымда яңгыр суына ятып ауныйсым килә иде, ләкин әни ачуланудан куркып, моны эшләмәдем. Ә бүген мине ачуланыр кеше юк, ә менә хәзер ауныйсы килми инде.

Әти– әниеңнән алган иң үтемле тормыш дәресе.

Мин әтидән 5 яшемнән калганлыктан, аны хәтерләмим дә дияргә була. Әни, без алты баланы ялгызы тәрбияләде. Аңа рәхмәттән башка сүзем юк, урыны оҗмахта булсын!

Мине күбрәк китап тәрбияләде. Укырга ярата идем. Урыс теленнән тәрҗемә ителгән «Плутон иле» дигән китап кайтканын белеп, 30 градуслы салкында 2 сәгать клуб баскычында басып тордым. Катып– өшеп кайтсам да, бу фантастик китапны мин беренче булып укып чыктым. Китапханәче Сәүдә апа китап киштәләрендә казынырга миңа гына рөхсәт итә иде. Кулга да бер генә китап бирелә. Ә мин берсен яшереп алып чыгам. Сизгәндер инде аны Сәүдә апа. Төн эчендә укып чыгып икенче көнне китереп бирә идем бит. Кызганыч, балалар хәзер китап укымыйлар…

Инде китапка кермәгән афоризмнарың да шактый. Алга таба икенче китабыңны чыгарырга ниятләмисеңме?

Ният өчен акча кирәк. Китап чыгару җиңел эш түгел. Рәхмәт, бу китабымны Татарстан китап нәшрияты бастырды. Үземә 8 китап кына бирделәр. Сатып алырга дип шалтыратканда, аның инде сатылып бетүен әйттеләр. Язучы булып киткән дусларымның «өстәл китабына әйләнде» диюләре күңелгә рәхәт. Афоризм язучылар да күренгәли башлады.

Мәхәббәткә багышланган бүлектә «Хатын – Ходай бүләге» дип безне күккә күтәргән юллар да, шактый гына «чеметкәләгән» урыннары да бар. Ә менә 36 ел бергә гомер иткән Гөлсинәңнең кызларыңа үрнәк булырдай сыйфатлары…

Гөлсинә балалар өчен йөрәген ярып бирергә риза. Хәзер оныгыбыз өчен нишләргә белми. Бу – үрнәк сыйфат. Ул үз– үзен аямыйча эшли, хәтта артыгы белән тырышлык күрсәтә дияр идем. Ул бик тәмле пешерә, киемнәрен дә үзе тегеп кия. Кызларым чыгарылыш кичәсенә әниләре теккән күлмәктән бардылар. Ә алар минем бик зәвыклы киенә белә. Чын мәхәббәт нәрсә дип сораганда, минем күз алдыма паркта эскәмиядә күзгә– күз карап утыручы ап-ак чәчле әби белән бабай килә. Бу минутларда алар өчен тирә– якта беркем дә юк…

Рәхмәт, Илгизәр! Гөлсинәң белән, балаларың, оныкларың хөрмәтендә ап-ак чәчле әби– бабай булып хәерле гомер кичерергә язсын!

Зөлфия ФӘЙЗРАХМАНОВА.

Укучыларыбыз игътибарына Илгизәр Хәйруллинның «Яшә, булдыра алсаң!..» китабына кергән кайбер афоризмнарны тәкъдим итәбез. Укыгыз, уйланыгыз.

ҺӘР ПЫЧРАК ЭШ СӘЯСӘТ ТҮГЕЛ

Ирек – күпләр өчен күтәрә алмаслык йөк.

***

Иң җиңел тормыш бездә, ышанмасагыз, куллану кәрҗинен үлчәп карагыз.

***

Сәясәте балта белән ясалган илнең акчасы да агач.

***

Безнең илдә бәяләр күтәрелү өчен сәбәп юк, алар үзләре күтәрелә.

***

Русия – алга таба чигенүче дәүләт.

***

Безнең ил һәрчак дөрес юнәлештә басып тора.

ЯШӘ, БУЛДЫРА АЛСАҢ!..

Тормыш упкынына берәүләр сикерә, берәүләр егылып төшә.

***

Яшьлектәге хыяллар, картайгач, төшкә әйләнә.

***

Безнең тормыш туктаусыз яхшыра, тик без аларны тоймыйбыз гына.

***

Тормыш ул тиз үтә, бары тик бераз түзәргә генә кирәк.

ӘЙБӘТ КИТАПНЫ УКЫМЫЙЧА ДА МАКТЫЙЛАР

Кайбер китапның тәэсирен кеше бары тик аның белән башына суккач кына тоя.

***

Кайбер китап кешегә укымыйча да тәэсир итә, мәсәлән, Коръән.

***

Әгәр сине укымыйча да мактыйлар икән, димәк син – классик.

***

Язган китабы китапханәдән урланган язучыдан да бәхетле кеше юк.

***

– Сәләтең бар бит ник язмыйсың?

– Ник язасың? – дип соравыгыздан куркам.

***

Кем өчендер китап йокы даруы.

***

Китап язды. Хәзер инде шуны бастырып чыгарам дип куркыта.

ЖУРНАЛИСТ – ЧИТЛЕКТӘ ҮЗЕ ТЕЛӘГӘНЧӘ САЙРАУЧЫ КОШ

Журналист өчен вакыйганың булуы мөһим түгел, ул аны үзе дә уйлап чыгараала.

***

Газета пәйда булганчы, халык гайбәтне телдән генә сөйләгән.

***

Газеталар гел дөресен язса, аны укуы кызык булмас иде.

***

Сәләтле журналистка, хәтта журфакта укып чыгу да комачау итә алмый.

***

Әгәр кеше газета тотып бәдрәфкә ник кергәнен онытса, димәк, андагы мәкаләне талантлы журналист язган.

***

Газетада автор фикере редакциянеке белән туры килми икән, бу – сүз иреге.

***

Бу дөньяда берәүләр һөнәргә өйрәнә, ә мин журналистлыкка.

ТЕЛЕВИЗОР– КҮЗЛӘР ӨЧЕН НАРКОТИК

Иң зур тәрбия осталыгы – баланы телевизор караудан биздерү.

***

Алыгыз, зинһар, минем алдан телевизорны, минем дөньяны күрәсем килә.

***

Кешегә ун ел буе мәктәптә бирелгән тәрбияне ярты сәгатьлек бер телевизион ток– шоу юкка чыгара ала.

***

Тормыш – телесериаллар арасында узган гомер.

***

Тату гаилә өчен, мәхәббәттән бигрәк, йортта ким дигәндә ике телевизор булу кирәк.

ҺӘРКЕМ ШӘХЕС, ЛӘКИН КАЙБЕРӘҮЛӘР ШӘХЕСРӘК

Тукай татар милләтен шундый биеклеккә күтәрде, ул инде хәзер аннан теләсә дә төшә алмый.

***

Ленин нәкъ бишмәт кебек, элек ул кемнәрне җылытса, бүген шулар аны карачкыга әйләндерде.

***

Равил Шәрәфи Әҗәлне шул дәрәҗәдә фаш итте, инде хәзер халык үлемнән курыкмый башлады.

***

Салаватны ничек кенә мактамасыннар, ул барыбер шәп җырлый.

***

Илһам Шакиров тәки ике кулына бер эш таба алмый картайды бит, ә!

***

Шунысы кызык: Салаватка пародия ясаучылар ярышында Салават үзе өченче урынны алган ди.

МӘХӘББӘТНЕ ЯЗУЧЫЛАР УЙЛАП ТАПКАН

Хатын– кыз, үз иреннән кала, теләсә кемне гашыйк иттерә ала.

***

Кайвакыт улың туганны хатының белсә дә кыен.

***

Ир кешенең яшен төгәл итеп хатын– кыз гына билгели ала.

***

Мәхәббәткә ике кеше җитә, хыянәткә өчәү кирәк.

***

Кияүгә чыгудан баш тартып күпме ирләрне бәхетле итте бит, рәхмәт яугыры.

***

Өйләнгәннәрнең байтагы ялгызлыктан интегә.

***

Хатын– кыз мич кебек, начар җылыта икән, аны инде күпме акшарласаң да файдасы юк.

***

Ир кеше гадәттә икенче хатынга өйләнгәч кенә беренчесен хөрмәт итә башлый.

***

Хатын– кыз – көчле затлар җиңә алмый торган көчсез зат.

Комментарии