- 29.05.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №21 (30 май)
- Рубрика: Архив
Татарстанның Минзәлә районында Югары Тәкермән авылында ташчы, сөяктән, агачтан бизәкләр, сувенирлар, көнкүреш җиһазлары эшләүче Альбина Әхмәтшина яши. Өстәвенә, ул бура бурау, мотоцикл сүтеп җыю, мич чыгару кебек ирләргә хас һөнәрләрне дә үзләштергән.
Яшүсмер вакытта ук кыз әнисе белән бергә тегә, чигә, бәйли. Кәрзиннәр дә үрә. Соңгы ике елда сөяк, пыяла белән эш итә башлый.
– Мөгезле эре терлексөягеннән ваза, төрле муенса, йолдызнамә билгеләре эшлим. Әле яңа гына берничә кеше сорап алып китте.
Бокалларга, көзгеләргә бизәк төшерә башладым. Пластик торбаларны эретеп ябыштырам. Йомшак уенчыклар тегәм, агач кашыклар ясыйм һәм аларны бизим. Алга таба эретеп ябыштырырга өйрәнеп, металлдан гөл савытлары эшләргә телим, – ди Альбина.
Күптән түгел ул Минзәлә көллиятенә укырга кергән, чөнки балалар бакчасында тәрбияче булу өчен диплом кирәк.Сөяк һәм агач эшләнмәләр Укып кайткач та ул эшкә тотына.
– Кешеләр сораган эшләр дә күп әле, күрше авыллардан киләләр. Гадәттә, алмаз белән кисеп тәрәзә утыртырга, агачтан рамнар, ишек, тәрәзә яннары эшләүне сорыйлар. Артсыз урындыклар эшләтәләр, – ди кул эшләре остасы.
Без аның остаханәсендәге эш коралларының күптөрле һәм заманча булуына игътибар иттек. Анда тишү, кисү, шомарту, тигезләү кебек эшләргә кирәкле җайланмалар бар иде. Тик ул барыбер төп хәрәкәтләрне кул белән башкара икән.
– Башта кул белән эшлим, аннан корал алам. Агачны әйләндереп шомарту җайланмам да бар.
– Бу эшләрне бүлеп эшлисезме, әллә барысы бергә барамы?
–Миндә бүленеш юк. Сөяк эшкәртәм, рам ясыйм. Мисал өчен, китап укыйсым килсә, барып аны укыйм.
– Нинди китаплар укыйсыз?
–Белгородтан кул эшләренә өйрәткән китаплар кайтартам.
– Агач эшен бетермичә, сөяккә күчәсезме?
–Юк, башлаганмын икән, бетерәм. Иртәгә калдырмыйм.
– Сезнең ике балагыз үсеп килә, аларга хезмәт тәрбиясе бирәсезме?x
Альбина Әхмәтшинаның (Антипова) әти-әнисе һәм балалары
–Кызым чигә, үрә башлады. Ә малай агачны яндырып бизәк төшерә, лобзик белән кисә. «Үскәч, мин дә синең кебек эшлим, әни», – ди. Ул да агач эшкәртергә ярата.
Төп таянычлары – әти-әнисе һәм балалары. Ул алар өчен дип тырыша, аның эшләренә халыкның да игътибары арткан, хезмәте акча да китерә башлаган. Альбина бу һөнәрләр белән генә тукталырга җыенмый, саулык, теләк булганда бар кул эшләрен өйрәнмәкче.
Рөстәм ИСХАКЫЙ.
Татар белгечләрен киметмәсләрме?
Русиянең яңа мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов киләчәктә югары уку йортларында дәүләт хисабына укучыларның ике тапкыр кимиячәген әйтте. Аның фикеренчә, бүген бер студентны укыту 60 мең сум тирәсе торса, шул кыскартудан янга калдырылган акчаларга бер белгеч әзерләүне финанслауны 200-250 мең сумга җиткерергә кирәк.
– Әгәр яхшы белем бирү кыйбат булса, кеше аның өчен түләргә мәҗбүр һәм ул кредит алачак, ә киләчәктә аңа эш бирүче, үзара булган йөкләмә нигезендә бу кредитны каплаячак, – диде Ливанов «Вести ФМ» радиосына.
Министр әлеге уйларын тормышка ашыра башласа, бу хәл милли белгечләр әзерләүче югары уку йортларын да читләтеп үтмәскә мөмкин. Казан (Идел буе) федераль университетының журналистика һәм социология факультеты деканы Васил Гарифуллин фикеренчә, мәгарифтә нинди генә үзгәрешләр көтелмәсен, Русия җитәкчелеге зирәк балаларның түләүсез укуга хокукы булуын онытмаска тиеш.x
Васил Гарифуллин
Факультетның татар журналистикасы бүлегенә мәктәпне тәмамлаучылар бик күп булып килгән елларны сагынып искә ала декан. Бер урынга сигез, ун кеше «көрәшкән» чаклар да булган. Узган ел исә түләүсез 10 урынга 50ләп гариза бирелгән. Гарифуллин, БДИ кертелү милли белгечлекләрне сайлаучыларның кимүенә китерде, ди.
Сигез ел буе Русия мәгариф һәм фән министры булган Андрей Фурсенконың исеме БДИ һәм мәгарифтә дәүләт стандартлары кертелү белән халык күңелендә калыр, мөгаен. Җитәкчелек ул вакытта бу үзгәрешләр белән урта һәм югары белем алуның сыйфатын яхшыртуны күзаллаган иде. Инде яңа килгән министр бюджет урыннарын киметеп, хәлләрне яхшыртырга җыена.
Узган ел КФУның татар журналистикасына түләп укырга өч кеше генә керде. Факультет быел да җитәкчелеккә түләүсез 10 урын сорап мөрәҗәгать җибәргән. Гарифуллин анысын да кисмәсләр дип өметләнә.
– Мондый кыскартулар булса, ул милли бүлекләргә, төбәкнең ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән белгечлекләргә кагылырга тиеш түгел дип саныйм. Ике тапкыр кыскарту – ул һәр белгечлекне дә ике тапкыр киметү дигән сүз түгел әле. Русиядә кирәгеннән артык күп әзерләнә торган юрист, икътисадчы, менеджерлар һәм шуның ише башка белгечлекләргә кагылырга тиеш ул, – ди Гарифуллин.
ТАТАР ФИЛОЛОГИЯСЕ КҮБРӘК УРЫН СОРАГАН
КФУдагы Филология һәм сәнгать институтының татар бүлеге җитәкчесе Флера Сәйфуллина да быел кабул ителәчәк студентларга түләүсез укыту өчен сораган урыннар бирелер дип өметләнә. Ул май ахырында билгеле булачак.
Университетның элекке традицияләрен дәвам иткән классик татар теле һәм әдәбияты белгечлегенә 20 урын сораганнар. Татар теле, әдәбияты, гарәп теле һәм Ислам тарихын, мәдәниятен тирәннән өйрәнү бүлегенә 10 студент кабул итәргә җыенуларын белдергәннәр.xФлера Сәйфуллина
Быел татар теле, әдәбияты һәм инглиз теле төркеменә 25 укучыга урын сораганнар. Татар теле, әдәбияты һәм мәктәпкәчә белем бирү төркеменә дә 25 студент кабул итәргә телиләр. Гомумән, үтенечләре канәгатьләндерелсә, быел татар телен өйрәнүне күздә тоткан 80 студент кабул итәргә исәплиләр.
КФУның татар филологиясе бүлегенә узган ел барлыгы 76 укучы кабул ителгән. Бу урыннар барысы да түләүсез булган. Акча түләп берәү дә татар теле һәм әдәбияты белгечлеген үзләштерергә теләмәгән.
ТАТАР БҮЛЕГЕНДӘ ЯҢА БЕЛГЕЧЛЕК – МАТЕМАТИК ЛИНГВИСТИКА
Сәйфуллина әйтүенчә, быел татар бүлегендә тагын бер белгечлек булдырыла. Әмма ул әлегә татар телен өйрәнүне күз алдында тотмый.
– Татар филологиясе бүлегендә бу уку елында ук инде яңа кафедра ачылды. Ул математик лингвистика һәм филологиядә информацион системалар кафедрасы дип атала. Бу юнәлешкә түләүсез укуга 25 бала кабул итү күз алдында тотыла. Әлеге белгечлек филологиядә мәгълүмати системалар дип атала. Аңа керү өчен математика, инглиз теленнән имтихан тапшырырга кирәк булачак. Филология белән математика фәнен берләштерү хакында сүз бара. Бу – өр-яңа юнәлеш. Ул компьютер технологияләре белән телләр өйрәнү, сүзлекләр төзү һәм башка юнәлешләрне дә күз алдында тота, – ди Сәйфуллина.
Ул Русиянең яңа мәгариф министрының бюджет урыннарын кыскарту теләге тормышка ашса да, милли бүлекләргә кагылмас дип өметләнә.
– Татар теле һәм әдәбияты милләтебез, дәүләтебез өчен кирәк, моңа кадәр дә бу исәпкә алынды, – ди Сәйфуллина.
Яңа министрның белдерүе югары уку йортларында белем бирүчеләрне аптырашта калдырды. Элек татар-американ институты ректоры булган, хәзер Казанның «Ай-Тек» бизнес мәктәбе җитәкчесе Диләрә Шакирова зирәк балаларның күп булуын әйтә. «Әмма аларның ата-аналары уку өчен түли алмый», – ди ул. Аның фикеренчә, Русия социаль һәм икътисади яктан да укуны түләүле итәргә әзер түгел.
Наил АЛАН.
Татарстан Президентын сайлаячакбыз
2004 елга кадәр Татарстанда Президент халык тарафыннан сайлана иде. Беслан фаҗигасеннән соң, Русия Президенты Владимир Путин фәрманы белән төбәк җитәкчеләрен сайлау гамәлдән чыгарылып, аны югарыдан билгеләү тәртибе кертелде.
– Татарстан дәүләт шурасы депутатлары 28 май көнне республикада Президент сайлауны кире кайтарачак канун өлгесен беренче укылышта бертавыштан кабул итте. 8 июньгә кадәр әлеге канун өлгесенә ниндидер үзгәрешләр кертергә мөмкин булачак. «Канун 21 июньдә кабул ителергә тиеш. Беренче укылышта хуплангач, әллә ни зур үзгәрешләр булмаска мөмкин, шулай да, аңлашылып бетмәгән яклары да бар», – ди Татарстан дәүләт шурасы депутаты, Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов. Бу канун өлгесе нигезендә сәяси фиркаләр генә 30 яшен тутырганнарны Татарстанда Президентлыкка кандидат итеп күрсәтә ала. Кандидат булырга теләгән кешене республикадагы районнар һәм шәһәрләрдәге муниципаль берәмлекләрнең дүрттән өчендә кимендә 5 процент депутатлар хупларга тиеш. Депутатлар исә, үз чиратында, бары тик бер кандидатка генә теләктәшлек күрсәтә ала, диелә.
«Канун өлгесенең нәкъ менә шушы өлешендә аңлашылып бетмәгән урын бар», – ди Хәкимов. Сәяси фирка дигәннән, «Бердәм Русия»не генә алганда да, аның Татарстан бүлеге бар. Бүген Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин – аның җитәкчесе. Фиркаләр Президентлыкка кандидатны тәкъдим иткәндә, аны кем күрсәтә, Мәскәүме, әллә Казанмы – менә шул ягы аңлашылып бетми.
– Мәскәү бит ул: «Менә безнеңчә эшлә һәм шуның белән бетте-китте», – дип әйтә. Безнең өчен монда үзара килешеп эшләвебез һәм сүзебезнең үтүе, Мәскәүгә артык йөрмәү хәерле. Һәрбер имза өчен Мәскәүгә йөреп булмый бит, – ди Хәкимов.
Булачак яңа канун бер фирка әгъзасы да булмыйча үз теләге белән Президентлыкка чыгарга омтылучыларга киртә сала. Башта бу документ өлгесе әзерләнгән вакытта үз-үзен тәкъдим итүчеләрне дә канунга кертү каралган булган. Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да: «Коммерсант»ка «үз-үзләрен тәкъдим итүчеләрне калдыру кирәк, бу демократиягә якынрак булачак», – дип әйткән иде.x
Хафиз Миргалимов
Татарстан коммунистлары башлыгы Хафиз Миргалимов – әлеге канун өлгесен әзерләүдә катнашучыларның берсе. Башта ул «Коммерсант»ка: «Бар кеше дә фиркаләрдә әгъза булып тормаска мөмкин», – дип белдереп, үз-үзен тәкъдим итүчеләрне кертү ягында булган. Әмма бу канун өлгесе каралган комитет утырышында соңгы вариантны яклаган.
Сәясәт белгече Сергей Сергеев фикеренчә, үз-үзләрен тәкъдим итү мөмкинлеге булдырылса, контрольсез кандидат барлыкка килергә мөмкин. «Аларга контроль астындагы фиркаләрдән контроль астындагы кандидатлар гына кирәк», – ди Сергеев.x
Сергей Сергеев
Рафаил Хәкимов, канунда үз-үзләрен күрсәтүчеләрнең булмавы демократиягә бик үк туры килеп бетми, ди. Канун өлгесе әзерләнгәндә, Русиянекеннән әллә ни аерылып тормасын дип тырышканнар. Анда үз-үзләрен күрсәтүчеләр турында сүз юк.
– Без үзебезнекечә эшләсәк, прокурор шунда ук атылып чыгар иде. Безнең прокурор шундыйрак бит. Мөмкинлек туган саен республика белән судлаша башлый.
Бу канун өлгесенә тыныч карыйбыз, чөнки без алдан ук Русиянең моңа кире кайтачагын белдек. Икенчедән, Президент сайлау без, республика теләгәнчә узачак. Республика фикерен белешмичә, Русия үз кешесен куя алмый. Безнең халыкның җитәкчеләргә ышанычы бар. Җитәкчеләр ничек республикага файдалы, ничек әйтә, халык шуны эшли.
Демократия дигәндә, безнекен Европа белән чагыштырып булмый. Безнең үзебезнең демократия, Татарстан яшәсә – бу безнең өчен демократия инде. Хәзер күп кеше, Президент сайлауны кайтаруга безнең сабырлык җитте, бу мизгелне көттек, дип әйтә. Бәлки, федерализм да шулай әкрен-әкрен кире кайтыр дип, шул өмет белән әлеге канун өлгесен кабул иттек, – ди Хәкимов.
Наил АЛАН.

Комментарии