- 29.05.2012
- Автор: Искәндәр СИРАҖИ
- Выпуск: 2012, №21 (30 май)
- Рубрика: Архив
25 май көнне, җомга намазыннан соң, Казанның Ирек мәйданында «Азатлык» татар яшьләре берлеге «Мөселман зираты»н ябылудан саклап митинг игълан иткән иде. Газетабызның узган санында «Җәһәннәм биюе» туктармы?(16 май, 2012 ел) дигән мәкаләмдә мин барча имамнарны мәйданга дәштем, бәлеш мәҗлесләрен кичектереп торуларын үтендем. Чөнки сүз динебез өчен үтә мөһим мәсьәлә – бакыйлыкка күчү урыны хакында бара. «Безнең гәҗит»нең ул санын өстәмә ике мең тираж белән мәчетләргә дә тараттык, «Азатлык» егетләре һәр мәчеткә барып игъланнар ябыштырып, чакырулар өләшеп йөрделәр. Тик ул игъланнарны тиз арада куптарып атканнар, ә күп имамнар җомга вәгазендә игълан да ясамаган. Нәтиҗәдә, мәйданга нибары 50ләп кеше килде. Аларның да алтысы гына мулла иде. Әле ул муллаларның да икесе мөфтияттән сөрелгәннәр, шулай да, килделәр. Димәк, мәйданга чыгып динебезне яклап үз сүзен дә әйтә алмый торган муллардан ныграк иманлылар.
Казанда бүген 57 мәчет эшләп тора, тагын унга якын мәчет төзелеш дәрәҗәсендә. Һәркайсында, ким дигәндә, ике мулла, өч мәэзин, дистәләп мөтәвәллият әгъзасы бар. Әгәр муллаларның яртысы гына килсә дә, халык 500гә җыела һәм безне хакимият күрми, ишетми кала алмый иде. Тик нишлисең, килмәделәр. Мөгаен, мулла-мунтагый өчен, «Мөселман зираты»на караганда, бәлешле мәҗлес кадерлерәктер…. «Азатлык» егетләре, әби-бабайлар митингка йөргәндә, мөселман зиратына каршы көрәшүче Альберт Салиховның эш урынына барып тәрәзәсе төбендә басып торганда, ничек ул бәлеш тамагыгызга тыгылмады икән? Ярар, кыйнасыннар, таласыннар Ислам динен, мөселманча мәет җирләрдәй бердәнбер зиратыбызга бәйләнсеннәр, япсыннар; мәдрәсәләребезне тыйсыннар… Ә сез шулай дәшмәвегезне дәвам итегез, хәзрәтләр!
Бәлешләрегезнең тәмле булуын теләп,Искәндәр СИРАҖИ.
Илфат Фәйзрахманов фотолары.
Бәлеш тәмле булдымы? ,

Комментарии