- 29.05.2012
- Автор: Искәндәр СИРАҖИ
- Выпуск: 2012, №21 (30 май)
- Рубрика: Архив
Буа районының Бәбки авылыннан әле узган көздә үк шалтыратканнар иде. 85 яшьлек Хәлимә әби Әхмәтҗанованың йорты янган һәм ул, барыр җире булмагач, кечкенә генә тавык кетәклегендә яшәп ята. Туган тумачасы да, балалары да юк икән.
Көннәр инде салкынаюга бара иде, мин Бәбкигә чыгып киттем. Әмма анда янган йорт калдыкларын, уттан сакланып калган буш каралты-курага гына юлыктым. Хәлимә әбине Апаста яшәүче туганнары үзләренә алып киткәннәр. Әбинең картаймыш көнендә бу рәхимсез дөньяда ялгыз калмавына сөенеп кайтып киттем.
Әмма быел язга чыккач, тагын шалтыраттылар: Бәбки авылында 86 яшьлек Хәлимә Әхмәтҗанова тавык кетәклегендә яшәп ята икән. Ни җирле үзидарә башлыгы Мансур Җәләлетдинов, ни «Коммуна» хуҗалыгы җитәкчесе Җәүдәт Хөсәенов килеп хәлен дә белмиләр. Гомере буе колхозда эшләгән карчык берәүгә дә кирәкми…
Тагын Буа районына чыгып киттем, туп-туры Килдуразга – «Коммуна» хуҗалыгы идарәсенә килеп төштем. Килеп керүгә Җәүдәт Хөсәеновны ачуланып та аттым. Нәрсә, гомере буе колхозда эшләгән, ярдәмчесез калган бер карчыкны да карый алмыйсызмы? Моңа Җәүдәт Салих улы бик аптырады.
– Кем әйтте аны карамыйлар дип? Апастан кайтуының икенче көнендә үк килдем, хәлен белдем, картлар йортына урнаштырырга тәкъдим иттем.
Авыл советы башлыгы Мансур инде былтыр ук урын табып куйган иде. Ләкин әби, бармыйм, үз өемдә үләсем килә, дип баш тартты. Алайса, тавык кетәклегендә ятма дип, күршедәге буш торган йортны ачтырдым, әгәр риза булсаң, сатып алып үзеңә бирәм, дидем. Анда да яшәмәде, үз нигеземдә үләм дип, тагын шул кетәклегенә кереп ятты. Инде аптырагач, Чуашстан ягына чыгып, бура белешеп кайттым, йорт салып бирергә булдым. Хәлимә апа гомере буе хуҗалыкта эшләде, сыерын да сауды, мал-туар да карады. Соңгы елларда, 76 яшькәчә пешекче булып торды, басудагы эшчеләрне ашатты. Хуҗалыкка кунак килеп төшсә дә, аңа әйтеп әзерләтә идек. Аш-суга оста, чисталыгы белән аерылып торды. Ничек инде мин аны ярдәмсез калдырыйм? Кем әйтә аны? Мин аның янган йортын сүттереп, нигез урынын чистарттырып куйдым, – дип, Җәүдәт әфәнде мине Бәбки авылына алып китте.
Чынлап та, җирне төзелеш башларга әзерләп куйганнар икән. Мин былтыр күргән янган йорт диварларын сүтеп алып киткәннәр. Хәлимә әби үзе күренми, әмма сарайдан «Коръән» укыганы ишетелеп тора – «Ясин» сүрәсе. Аның укып бетергәнен көттем дә, сәлам бирдем, әби укуыннан туктады.
– Нихәл, әби, ничек яшәп ятасың? – дим.
– Аллага шөкер, ашарыма бар, чәйне күршеләр термос белән ясап кертеп торалар. Үз нигезем булгач, барыбер әйбәт инде…
– Ник Апастан кайттың, җәйгә генәме? – дигән булам.
– Юк, бөтенләйгә. Күпме гомерем калгандыр, инде 86га җиттем, үз өемдә үләсем килә.
– Өең юк бит инде, бу тавык кетәклеге генә…
– Җәүдәт салып бирәм диде. Әнә, нигезне дә чистарттырды. Әйтсә, эшли ул, – ди әби.
– Хәлимә әби, син олы яшьтә бит инде, үзең генә яши алырсыңмы соң? – дим.
– Моңарчы яшәгәнмен бит әле! Әле дә үз көнемне үзем күрә алам. Аллага шөкер, йортым гына булсын.
– Буада туганнарың юкмыни? – дим.
– Бар, ерак туганнар инде. Фәһим малае Фатыйх бар. Былтыр өем янгач, килеп, кием-салымнар, сәдака биреп китте. Быел да килгән булган, никтер кермәде, өйдә икәнемне белмәгәндер инде, карап кына китте, диделәр. Югыйсә, өйдә идем, мин ишегалдыннан чыгып йөрмим. Әле беркөнне дә ниндидер бер ир-ат килеп китте, янында озатып йөрүчеләре дә бар иде. Никтер Җәүдәтне сүгеп киттеләр, мине ул карарга тиеш диләр. Ул инде янганнан бирле килеп йөри, авыл советы башлыгы да әллә ничә килде. Анысы картларйортына барырга димли. Бармыйм, кеше кулына карап торганчы, үз нигеземдә үләм!
Карале, сине Фатыйх җибәрдеме? Ул бит районда зур кеше, ярдәм итәргә куштымы? – дип, әби миңа өметле күзләрен текәде.
– Ул җибәрде, әби, ярдәм итәргә кушты, – диюдән башка чарам калмады.
Чынлап та, Фатыйх Гаязов районда соңгы кеше түгел – Теркәүләр палатасы җитәкчесе урынбасары. Тик ул әбигә ярдәм итәргә җибәрмәде шул! Әле үзе дә кереп хәл белми китеп барган, ә ике-өч көннән Бәбкигә дүрт Килдураз ир-аты белән бер сары газетаның журналисты килеп төшкән. Ир-атларның кайберләре бераз «кәгеп» алган булганнар. «Җәүдәт Хөсәеновны эшеннән куарбыз», – ишерәк сүзләр дә әйткәләгәннәр. Хәтта бер йорттан үзләрен куып та чыгарганнар. Күп тә үтмәс, теге журналистның картаймыш көнендә тавык кетәклегендә көн итүче аяныч язмышлы әби, кеше кайгысына керә белмәүче, үз-үзләрен генә кайгыртып яшәүче җирле җитәкчеләр хакындагы язмасы дөнья күрер. Беркем дә бу мәкаләнең шыр ялганга корылганын аңламас, әбине жәлләр, хакыйкать булырмы соң? Чынлыкта бит җирле җитәкчеләр әбине кайгырта гына түгел, әле артыгын да эшли – йорт салып бирә.
Мине иң чиркандырганы бу очракта ниндидер сатлык журналист та, туганының хәлен дә белми китеп барган түрә дә түгел, ә шушы мескен Хәлимә карчыкның кайгысыннан да файдаларын эзләп йөрүчеләр. Имеш, алар шушы әбине журналистларга күрсәтәләр дә, Җәүдәт Хөсәеновны тагын бер кат начар яктан сурәтләгән мәкалә чыгарталар. Ә ул чынбарлыкны тасвирлыймы соң? Юк!
Әби белән саубуллашкач, Бәбки буйлап йөреп кайттык. Авыл бик матур урында урнашкан, тик инде юкка чыгуга таба бара, яшьләр китеп беткән, пенсионер әби-бабайлар гына калган.
– Мин йорт салып бирәм, тик әби бит үзе генә яши алмаячак. Карардай кешене бу авылдан табып булмый. Тагын мин гаепле буламмы инде? – дип көрсенде Җәүдәт Хөсәенов, кайтып барышлый.
Миңа калса, ул ялгыз әбигә йорт салып биреп тә инде зур эш эшли.
Югыйсә, караучысыз калган кешеләрне тәрбия кылу өчен районда халыкны социаль яклау бүлеге бар, аны алар кайгыртырга тиеш. Караучы билгеләү дә шушы бүлек эше, тик нигәдер эшләгәне генә күренми… Әмма кемнәрдер барыбер вәзгыятьне үз файдаларына борып чыгарырга маташа. Югыйсә, бу очракта Җәүдәт Хөсәеновтан гаеп эзлисе түгел, бары мактыйсы гына бар.
P.S. Республиканың иң алдынгы хуҗалыгы җитәкчесенә бәйләнү, бары тик «Коммуна» хуҗалыгының 100 миллион сумнан артык торган милеген кулга төшерү өчен генә оештырыла. Гел аның тырнак астыннан кер эзлиләр, җинаять эшләре ачтырган булалар. Безгә бу эшнең башында торучы хокук саклау органнарында эшләүчеләрнең дә, хакимият вәкилләренең дә роле мәгълүм. Әгәр эшләп торган хуҗалыкны таркату, анда яшәгән мең кешене эшсез-ашсыз калдыру өчен тырышсалар, һәркайсын персональ җаваплылыкка тарттыру әмәленә керешәчәкмен. Барысының да хезмәт вазыйфаларыннан явызларча файдаланып табыш алырга омтылуы ярылып ята. Тик бу бәндәләр моны «җинаятьчелеккә каршы көрәш», «начар җитәкчене фаш итү» кебек матур шигарьләр артына яшереп калдырырга тырышалар.
Минем Җәүдәт Хөсәенов белән кода-кодагый буласым да, бала чукындырасым да юк, әмма «Коммуна»да татар кешеләре яши һәм гаиләләрен туендыра. Кемнәргәдер аны тарату, инвесторга бирү хисабына баерга юл куймам. Гаделлек барыбер җиңәчәк! Гәрчә, бүгенге көнгә кадәр җиңә килде, киләчәктә дә шулай булыр дип ышанам. Моның өчен көчемне кызганмаячакмын.
Аңлыйсы кеше аңлагандыр дип ышанып,
ихтирам белән, Искәндәр СИРАҖИ.
Нинди уен уйныйсыз? ,

Комментарии