Татар теленә басым китап нәшриятына да сукты

Татар теленә басым китап нәшриятына да сукты

Татарстан китап нәшрияты җитәкчелеге иң яхшы белгечләрен эштән җибәрә. Бүген 20 кеше кыскартылуга дучар. Алда тагын кыскартулар көтелүен әйтәләр. Бауман урамындагы «Нур-маркет»та урнашкан китап кибете дә ябыла.

Кыскартуга дучар булганнар: «Зинһар исемебезне күрсәтмәгез, безнең әле 10нчы июльгә кадәр эшлисебез бар, түрәләрнең кырын каравын теләмибез», – ди. «Азатлык» эштән җибәрелүчеләр белән сөйләште. Алар барысы да, кыскартулар 20 кеше белән генә тукталып калмаячак, алга таба тагын булачак, ди.

Нәшриятта эшләүчеләр сүзләренчә, әлеге кыскартуга ике сәбәп китергән. Беренчесе – ана телен мәктәпләрдә укытуны ихтыярига калдыру, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы быел дәреслекләр, кулланма әсбаплар басарга заказ бирмәгән. «Ә бу министрлыктан нәшриятка килә торган зур акчалар иде», – диде исемен әйтмәүне үтенгән бер хезмәткәр.

Икенче сәбәп – нәшрият җитәкчесенә озак еллар эшләп тәҗрибә туплаган, үз өлкәсен бик яхшы белгән кешеләр кирәкми булып чыкты, үзләренә якын пенсионерларга тимиләр, ди эшләүчеләр.

«Безнең нәшрият җитәкчелеге татар теле хәл ителде инде, мәктәпләрдә ихтыяри укытуга калгач, аның бүтән кирәге булмаячак» дип уйлый. Дәреслекләр чыгару нәшриятта иң катлаулы эш булып тора. Анда таләпләр, нормалар, дәүләт стандартлары шул кадәр күп. Совет чорында дәреслек басучыларның хезмәт хаклары да югарырак булган», – дип әйтте кыскартылучыларның берсе.

Аның сүзләренчә, эштән җибәрелә торган егерме кешенең күпчелеге – нәкъ дәреслек чыгаручы белгечләр. «Кыскартылучылар арасында дәреслекләр бизәүче рәссам Миләүшә дә бар. Ул нәшриятта ун еллап эшли. Үз эшен бик яхшы белә. Андый белгечләр сирәк. Аннан кала фәнни-популяр басмалар редакторы Илнурны да кыскарталар. Ул бик катлаулы эш башкара. Фәнни-популяр язмаларны эшкәртүне теләсә кайсы редактор үти алмый», – диде белгеч.

Нәшриятның һөнәр берлеге хезмәткәрләр ягына басмаган. «Бездә һөнәр берлеге җитәкче биргән кәгазьгә кул куеп утыручы гына бит, гаделлек юк», – диде бер хезмәткәр.

Нәшриятта эшләгән икенче бер белгеч: «Китап басуда озак еллар тәҗрибә туплаган, үз өлкәсен яхшы белгән кешеләрдән торган механизмны юкка чыгаралар. Бер елдан, ике елдан соң министрлыктан тагын дәреслекләр, кулланмалар басу ихтыяҗы туса, ул вакытта нишләрләр соң?», – ди.

Нәшрият пенсия яше ерак булганнарны кыскарта һәм шул ук вакытта, эшләүчеләр сүзләренчә, инде пенсия яшендә булган, әмма җитәкчелекнең күңеленә хуш килгәннәргә тими.

«Өч ел элек безнең нәшриятка яңа җитәкче килде. Ул үз сәясәтен үткәрә. Элек булмаган иде, хәзер административ эш башкаручы түрә-кара, мөдирнең әллә ничә урынбасарлары барлыкка килде. Элек аның кирәге дә юк иде. Алар арасында министрлар кабинетыннан килүчеләр дә бар. Китап басу эшендә мин аларның ни дә булса аңлауларына шикләнәм. Бездә техник редакторларны да кыскарталар. Алар арасында нәшриятта иң көчле белгеч Люда Матвеева да бар. Аңа 45 яшь һәм эштән китәргә мәҗбүр итәләр», – дип сөйләде бер хезмәткәр.

«Азатлык» моннан алты ай элек кыскартылган Зөлфия Төхвәтуллина белән элемтәгә керде. Ул 1991нче елда «Мәгариф» нәшрияты оешканнан бирле китап басу эшендә булган.

«Мине эштән җибәргәндә безгә җитештерү бүлеге бүтән кирәкми дип әйттеләр. Мин аның җитәкчесе идем. Бу бүлек эре нәшриятларның барысында да бар, ул типографияләр белән бәйләнештә тора. Миңа хезмәт хакы ике тапкыр ким булган эш һәм кибеттә сатучы булырга тәкъдим иткән иделәр. Беләсезме, хәзер кыскартыла торган 20 кешенең бишесе сатучы бит. Китап сатылмый, дип әйтәләр. Хәзер кыскартыла торганнарның күпчелеге яшьләр, балалары мәктәпләрдә укый. Ә пенсионерлар безнең үз урыннарында утырып кала әле дә. Мисал өчен, кадрлар бүлегендә элек хөкүмәттә утырган пенсионерлар да бар. Өчесен мин беләм, берсе кадрлар бүлеге башлыгы. Минемчә, нәкъ аның кубызына биемәгәннәрне кыскарталар. Хәзер кыскартыла торган 20 кешенең күбесе – бик яхшы белгечләр», – диде Төхвәтуллина.

Бүген кыскартылуга дучар тагын бер хезмәткәр нәшрияттагы хәзерге хәлләргә нык аптырый. «Дамир Шакиров (нәшриятның элекке директоры) чорында, «Мәгариф» белән Татарстан китап нәшриятын кушкан вакытта бер генә белгеч тә кыскартылмады. Махсус янкорма да салдылар. Мөмкинлек табылды бит. Мин нечкәлекләрен белмим, әмма проблема тумады, беркем дә эшсез калмады», – дип сөйләде ул «Азатлык»ка.

Нәшриятта эшләүчеләр сүзләренчә, нәшриятның өч кибетенең берсе – «Нур-маркет» сәүдә үзәгендәгесе ябыла. «Күрәсең финанс кыенлыклары сәбәпле, тартып бара алмыйлар», – диде берәү.

Китап сатучылар әйтүенчә, әлеге кибет 18нче июньгә кадәр генә эшләячәк. Киләчәктә кая барасыларын, нәрсә буласын белмиләр.

Моннан өч ай элек нәшрият Камал театрындагы китап сату ноктасын да япкан. «Камал театры – татар көн дә җыела торган милләт йорты. Анда да татар китаплары сату урынын юкка чыгаргач, нәшрият җитәкчесенең гамәлләрен аңламыйм мин», – диде матур әдәбият бүлегендә эшли торган бер хезмәткәр.

Нәшрият «Нур-маркет» үзәгендәге ябылачак кибет урынына Шәриф Камал музеенда кибет ачачак икән дигән имеш-мимешләр дә бар. Шәриф Камал музее Милли музейның бер филиалы булып тора.

Милли музей мөдире Гөлчәчәк Нәҗипова «Азатлык»ка: «Бүген музейда төзекләндерү эшләре бара, анда кибет тә булачак, әмма нәшриятныкы түгел, ә үзебезнеке. Без алардан килешү нигезендә сатарга китаплар гына алачакбыз. Бу бина киләчәктә музее да, кафесы да, китапханәсе дә булган «Татар китабы йорты» булачак», – диде.

«Азатлык» Татарстан китап нәшриятында ни сәбәпле кыскартулар бара, нигә белгечләрне җибәрәләр икәнен һәм «Нур-маркет»тагы китап кибетенең ябылу сәбәпләрен белү өчен, нәшрият җитәкчесе Илдар Сәгъдәтшинга шалтыратты. Берничә тапкыр шалтыратуга карамастан, ул телефонын алмады. Нәшрияттагы бер хезмәткәр: «Ул ике атнага ялга киткән булырга тиеш», – диде.

«Азатлык» әлеге сораулар белән Сәгъдәтшинның урынбасары Айдар Гыймадиевка мөрәҗәгать итте. «Мин белгәне – хезмәт инспекциясенә өч кешенең кыскартылуы турында гына хәбәр ителгән. Бездә 100дән артык кеше эшли, кемдер китә, кемдер килә. Гел үзгәрешләр булып тора», диде Айдар әфәнде. Кибет мәсьәләсендә ул «яңа урын эзлибез» дип әйтте.

Мәскәү басымы белән мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укытуны ихтыяри итүдән укытучылар, тәрбиячеләр, мәктәпләр, балалар бакчалары гына түгел, ә дәреслекләр бастыру, газета-журналлар чыгару, китапханәләр, радио-телевидение тапшырулары да зыян күрә, гомумән алганда, Татарстанның бөтен милли индустриясе җимерелә бара.

Татарстан телләрне ихтыярига калдыруга каршы чыкты

Татарстан Дәүләт шурасы Русиянең Мәгариф канунына милли телләрне укытуны ихтыярига калдыруны күздә тоткан үзгәрешләр кертүгә каршы чыкты. Депутатлар бу мәсьәләдә Русия Думасы һәм төбәкләр белән сөйләшүләр алып барырга чакырды.

24нче майда үткән утырышта Татарстан Дәүләт Шурасы депутатлары урта мәктәпләрдә милли телләрне укытуны ихтыярига калдыру турында канун өлгесен хөкем итеп, әлеге документ кире кагылырга тиеш, дип тавыш бирде.

Утырышта канун өлгесе турында чыгыш ясаган депутатлар аңа каршы булуларын белдерде. Депутат Ксения Владимирова әлеге канун өлгесен хупламаска чакырып, аны Думада төбәкләрнең үзенчәлекләрен белмәгән депутатлар әзерләгән дип белдерде.

«Бу канун беренче сыйныфта республиканың дәүләт телен бөтенләй укымауны, ноль сәгать укуны күздә тота. Икенче сыйныфта атнасына бары бер сәгать кенә каралган. Өченче сыйныфта да бер генә сәгать, дүртенче сыйныфта ярты сәгать укытылачак. Ә федераль уку стандартының дүртенче вариант нигезендә, гомуми белем бирү мәктәбендә бишенче сыйныфта – ике сәгать, алтынчы сыйныфта – бер сәгать. Җиденче, сигезенче, тугызынчы сыйныфларда атнасына икешәр сәгать уку каралган. Бу әгәр дә бала һәм аның әти-әнисе икенче тел буларак үзләренең туган телен укуны сайлаган очракта. Әгәр сайламаса, ул аны бөтенләй өйрәнмәячәк. Хөрмәтле коллегалар, мин бу канун өлгесен хупламаска чакырам», – диде Владимирова.

Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышка кадәр канун өлгесен кире кагу тәкъдиме белән чыккан иде. Комитет рәисе Разил Вәлиев депутатлар алдында чыгыш ясап: «Бу канун өлгесе кабул ителергә тиеш түгел. Башка республикалар да безгә кушылыр, Русия Думасындагы Татарстаннан сайланган депутатларга да өметебез зур. Һәр тавыш мөһим. Безне ишетерләр дип ышанам. Русия Конституциясендә дә «хакимият күп милләтле халык кулында» дип язылган. Бу канун өлгесе кабул ителсә, Русиядә горурланган күп теллелек, дустанә мөнәсәбәт юкка чыгачак. Безнең комитет бу канун проектын хупламаска өнди», – диде.

Вәлиев фикеренчә, мәктәптә телне өйрәнмәү ата-аналар арасында, ата-ана һәм мәктәпләр арасында низаг тудырырга мөмкин. «Бер елда «өйрәнәм» дияр, икенче елда баш тартыр, ягъни бернинди дә системалы эш булмаячак. Туган телләрне мәҗбүри өлештән төшереп калдыру педагогларны да югалтуга китерәчәк. Татарстан дәүләт теленең кулланылуы, аның яшәп калуы да мәктәпләрдә өйрәнелүгә бәйле», – диде Разил әфәнде.

Татарстан Фәннәр академиясе президенты, депутат Мәгъзүм Сәлахов Русиядәге халыклар телләрен яклау хәрәкәтен булдыру ихтыяҗы туды дип белдерде.

«Бу канун өлгеләре безнең Ватанның бердәмлегенә һәм татулыкны, толерантлыкны саклап калуга куркыныч тудыра. Республика фәнни җәмәгатьчелеге, Фәннәр академиясе бу өлкәдәге белгечләрне туплау өчен платформа булырга әзер. Анда төрле милли республикадан галимнәр катнашып бу мәсьәләне хәл итә алыр иде», – диде Сәлахов.

Галим Мәскәүнең бу канун өлгесен кабул итү өчен әзерлеккә 10-15 ел элек үк тотынуын әйтә.

«10-15 ел элек булган хәлләрне анализласак, кайдадыр юл картасы эшләнгән. Аның максатын аңлау авыр, бәлки монодәүләт булдыру, бәлки башка нәрсәдер. Әмма професионаллар системалы рәвештә шул юл картасы белән эшләгән. Без башта провокацион мәкаләләр күрдек. Аннары барыбызга да билгеле Ольга Артеменко Дәүләт Шурасына килде. Аның белән яхшымы, яманмы фикер алышу булды. Шуннан соң алар БДИ кертте. БДИны татарча бирүне тыю милли телләрдәге югары белем бирү системасын җимерде. Фән өлкәсендә шулай ук хәйләкәр юл кулландылар. 2013нче елдан диссертацияләрне яклауга үзгәрешләр кертү нәтиҗәсендә, милли телләрдә фәнни эшне яклау тыелды. Мисал өчен, татар филологиясен алсак, ничек инде татар теле нечкәлекләрен урысча аңлатасың. Бу шулай ук милли югары мәгарифне җимерү булып тора. Без тикшергән канун өлгесе – әлеге юл картасының чираттагы этабы», – диде Сәлахов.

Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев үз чыгышында, бу эшләр Дәүләт Шурасының һәм Татарстанның күп милләтле халкының, башка республикаларның фикерен исәпкә алмыйча башкарыла, дип тәнкыйтьләде.

«Болай ашыгу гаҗәпләндерә һәм аңлашылмый. Һәм иң төп мәсьәлә – Русиянең хәзер эшләп килгән Конституциясен бозып башкарыла, безнең республиканың Конституциясе бозылу турында әйтеп тә торасы юк. Татарстан парламенты бу өлгегә карата уңай карар кабул итә алмый», – диде Шәймиев.

Депутатлар күпчелек тавыш белән Русия Мәгариф канунына үзгәрешләр кертүгә каршы чыкты, ана телләрен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсендә сөйләшүләрне дәвам итәргә дигән карар кабул итте.

10нчы апрельдә Русия Думасының алты депутаты парламентка республикаларның дәүләт телләрен ихтыяри укыту турында канун өлгесе керткән иде. Анда республикаларның дәүләт телләрен бары тик укучылар һәм аларның ата-аналары теләге белән генә укыту тәкъдим ителә, милли телләрне укытуны факультатив итү карала.

Комментарии