- 29.08.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №33 (25 август)
- Рубрика: Архив
Казан гарнизоны хәрби суды Александр Бербин үлеме эшен карый башлады. Инде газетабызда хәбәр ителгәнчә: егетне узган елның июнь аенда кулына автомат тоткан хәлдә, башына атылган килеш завод территориясендә таптылар. Сашаның туганнары, хокук яклаучылар, аны үтергәннәр, дип саный, җәсәден кабат казып алып өстәмә экспертиза үткәрүне таләп итә. Ә тикшерүчеләр мыскыллаулардан һәм кыйналулардан соң солдат үз-үзенә кул салган, дип ышандырмакчы.
Судта зыян күрүчеләр ягыннан мәрхүмнең әнисе һәм апасы, Казан хокук яклау үзәге юристы Андрей Сучков катнаша. Гаепләнүче эскәмиясендә 31 яшьлек ир – 3730 хәрби часте прапорщигы, 2 ул атасы Анатолий Федотов. Хәрби прокуратура аны вазыфаи вәкаләтләрен узуда гаепли.
Исегезгә төшерәбез: 2009 ел. Русия көне алдыннан – 11 июньдә каравыл начальнигы Анатолий Федотов кизү торучы Александр Бербин һәм тагын 3 солдат белән Казан дары заводын саклау эшенә керешә. Төнлә 12 июньдә, Федотов каравыл бинасын үз белдеге белән рөхсәтсез калдырып киткән һәм спиртлы эчемлекләр эчкән, аннан соң иртәнге сәгать 6да әйләнеп кайтып, хәрби бурычын исерек килеш үтәвен дәвам иткән. Тикшерү барышында теркәлгән шаһитлар күрсәтмәсенә караганда, прапорщик, солдат Бербин һәм өлкән сержант Кәримовны мыскыллап, аларга противогазлар кидертеп, каравыл бинасыннан мебель чыгарырга мәҗбүр иткән. Янәсе янгын сүндерү күнекмәләренә өйрәтә. Дөрес, тикшерү моны Федотовны гаепләү актына кертмәгән, имеш, ул канунлы мәнфәгатьләрне һәм хокукларны җитди бозуга китермәгән. Җинаять эшендә егетләрнең күпме җиһаз ташыганлыклары да күрсәтелмәгән. Ләкин факт билгеләнгән: күпмедер вакыттан соң, Саша противогазын рөхсәтсез салып ташлаган һәм бу гамәлдән чыгырыннан чыккан исерек прапорщикның яңа приказын: “Йөзтүбән капланып ятарга” күрсәтмәсен үтәүдән баш тарткан. Моннан соң Федотов солдатны почмакка алып китеп, ким дигәндә йөзенә йодрыгы белән 3 тапкыр суккан, ботинкасы белән 2 тапкыр аягына типкән… Нәтиҗәдә 23 яшьлек Бербинның маңгаенда уңнан да, сулдан да, борынында, яңагында, сул култык астында, уң аягында сыдырылган җөйләр, ике күз өстендә дә, башка урыннарында да күгәргән урыннар барлыкка килә, – дип теркәгән Казан гарнизонының өлкән хәрби тикшерүчесе, юстициянең өлкән лейтенанты Денис Кацуба.
Судмедэкспертиза, монда да егетнең сәламәтлегенә авыр зыян китерелмәгән, дип тапкан. Ә мәрхүмнең туганнары моңа ышанмый, Сашаны кыйнауда бер генә кеше катнашмаган, әгәр мәетне казып алып кабат тикшерсәң, аның җәрәхәтләре генә түгел, сынган, күгәргән урыннары да күренер иде, диләр. Ә прокуратура инде, физик һәм әхлакый газапларның вакытлы психик тайпылышка китергәне исбатланган, дип ышандыра.
Гаепләнүче дә, аның адвокаты да ике як белән дә килешми. Анатолий Федотов, хәрби каравыл хезмәте тыныч үтте, Бербинны мин кыйнамадым, һәм, билгеле инде, үз-үзенә кул салуга җиткермәдем, дип бара.
Мәрхүмнең туганнары хәрбиләргә ышанмый:
– Мин улымны гомерен исерек вәхшиләр алсын өчен үстермәдем. Ул артиллериядә 2 ел хезмәт итте, өйләнмәкче иде. Шикләнәм: каравылчылар, мөгаен, ниндидер караклык кылмакчы булганнар, ә минем улым анда катнашудан баш тарткан. Менә шуның үчен алганнар. 100 процентка инанам: журналда улымның корал алуы турындагы имзасы ялган. Ә коралсыз килеш ул ничек атыла ала? – ди мәрхүмнең әнисе Светлана Бербина “ВК” газетасына.
Солдатның туганнары, тикшерү барышында ук ризасызлык белдереп, Казан хокук яклау үзәгенә мөрәҗәгать иткән иде. Җинаять эшен кузгату өчен генә дә бергәләп 6 айга якын тырышырга туры килде. Җинаять эше ачуны таләп итү таләбе 3 тапкыр кире кагылды. Хокук яклаучылар басымы астында гына эш алга китте.
Казан хокук яклау үзәгенең иҗтимагый тикшерүләр бүлеге башлыгы Андрей Сучков, корал алу теркәлә торган журналдагы почеркның язу рәвешен чагыштырып карауны, Саша өстендәге курткадагы тапны биологик экспертизага бирүне сорап тикшерүчегә кабат-кабат мөрәҗәгать итте.
Курткадагы сары тап кипкән ми матдәсе дип фаразлана. Әгәр экспертиза моны расласа, Бербинның гәүдәсен үлгәннән соң күчергәннәр дияргә була. Аны авыш урында башы белән аска карап яткан килеш тапканнар, курткага ми аксын өчен, ул утырган булырга тиеш. Хокук яклау үзәгендә, шул рәвешле, җинаятьнең башка урында кылыну ихтималына ишарәлиләр. Әйтик, каравыл бинасында.
– Оператив группа килеп җиткәнче аны яхшылап юып чыгарырга була бит. Аннан соң мәрхүмнең киемнәрендәге кан таплары аның үзенекеме? Тикшерүче бу сорауларны игътибарсыз калдырды. Ул зыян күрүчеләрнең үтенечен генә түгел, үз эшен алып бармавын законсыз дип тапкан суд карарын да санга сукмады. Нәтиҗәдә, эш судка җиңелчә матдә белән генә китте: прапорщик вәкаләтләрен узып китүдә генә гаепләнә, – диләр зыян күрүчеләр ягыннан суд эшендә катнашучылар.
Иң сәере шунда: мәрхүм ягыннан судка шул ук гозерләр тапшырылгач, суд та аларны кире какты. Суд фикеренчә, эшне шулай җентекләп тикшерү билгеләнгән гаепләү кысаларына керми…
– Мондый караш хөкем сөргәндә, чын дөреслекне табу мөмкин булмас, дип аңлатма бирде Андрей Сучков. – Әмма фаҗига булган урында төшерелгән фотоларны һәм видеоязманы җинаять эшенә теркәтә алдык. Анда автоматның саклагычта (предохранитель) торуы (димәк ул чит кулларда булырга өлгергән), тагын чәнечкеле койманың бер өлеше юклыгы күренә. Ягъни территориягә теләсә кем кереп Бербинга һөҗүм итә ала. Моңа ышандырырлык эз салынган сукмак та күренә. Һәм соңгысы: фотоларны зурайтканда урында табылган 2 гильза күренә кебек. Чынлыкта ул бер гильзаны төшергән фотолар, бары тик төрле ракурслардан алынганнар. Кайда соң икенчесе, югыйсә солдат башындагы пуля эзе икәү бит, – дип аптырый ул.
Тагын бер сәер хәл: берничә мөһим шаһитны суд һәм прокуратура, хәтта процесс башлануы турында кисәтмәгән дә. Алар инде хәрби хезмәттән җибәрелгән.
Суд эшне бирелгән гаепләү буенча гына карап, аның белән килешсә, гаепләнүчегә 3–10 ел ирегеннән мәхрүм ителү җәзасы яный. Хәзерге вакытта Федотов сак астында түгел. Аннан читкә чыкмаска дигән имза гына алынган.
Илдар ХӘКИМОВ
Комментарии