Казан Метшин кулында кала

“Бердәм ” партиясенең бүлеге җыелышында октябрь аенда шәһәр думасына узачак сайлауга 50 кандидат күрсәтелде. Исемлектән шул күренә – Казанның хәзерге хуҗасы, “Бердәм ” әгъзасы киләсе биш елда да мэр булып калырга охшаган.

Илсур Метшин партия җыелышында эшенә хисап ясап, киләсе биш елга да планнар корды. Ул алдагы бишьеллыкны хәтта Сталин заманындагы кебек “Сәламәтлек бишьеллыгы” дип атады. Метшинның шундый яңа планнар коруы артында мөһим бер нәрсәне сизеп була: президенты аны урынында калдырасы иткән. Димәк, Универсиаданы алар икәү уздырачак. Миңнеханов өчен Метшинны калдыруның башка сәбәпләре дә бар. Метшин Миңнехановтан аермалы буларак җәмәгатьчелеккә ачык кеше. Ә мондый кешеләр үзенчәлекле юлдан баручы Татарстан өчен Универсиада вакытында бигрәк тә кирәк булачак. Гомумән, Метшин шау-шулы тамашалар үткәрү остасы да. Казанның шәһәр хуҗалыгында проблемалар җитәрлек булса да, мэр Казанны һичьюгы тыштан ялтырата белә.

Кайбер күзәтүчеләр Казанны җитәкләргә элекке мэр кайтыр дип фаразлаган иде. Әмма бу сүзләр буш калды. Чынлыкта яңа президентка Исхаков кебек зуррак фигураларны Казанга кайтарып, үзенең көндәшләрен арттыру отышлы түгел.

Дөрес, Казан башлыгын халык сайламый, думага үткән 50 депутат кына билгеләячәк.

Саша ДОЛГОВ

Абхазия белән Татарстан: кем иделәр, кем булдылар

Август аенда суверенлык декларациясенең 20 еллыгын Татарстан гына түгел, хәзер инде үзен бәйсез санаган Абхазия дә билгели. 1990 елның август аенда үзләрен “совет социалистик республика” дип игълан иткән шушы ике автоном республиканың узган юллары, язмышлары төрле булып чыкты. Абхазияне дөньяның дүрт иле, шул исәптән Татарстан суверенлыгын күпсенгән Русия дә таныды.

Грузиягә кергән Абхаз автономиясенең Югары Советы дәүләт бәйсезлеге декларациясен 1990 елның 25 августында кабул итте. РСФСР эчендәге Татарстан исә шундый ук декларациягә биш көнгә генә соңарып, 30 августта кул куйды. Декларацияләрендә ике республика да үзен “совет социалистик республикасы” дип атый, ягъни “автоном” сүзеннән котыла. Алар өчен яңа тарих башлана – һәм ул 20 ел эчендә Абхазия өчен дә, Татарстан өчен дә төрлечә языла. Абхазияне Русия һәрвакыт сыйпап, Грузиядән төрлечә яклап килсә, Татарстанга исә Мәскәүне үзенә җайларга, империячел адымнардан тыеп торырга, Русия өчен сәер, билгесез федерализмны төзергә өйрәтергә туры килә.

Татарстан белән Абхазиянең бүгенге дәрәҗәләре төрле: берсе янә Русиянең гадәти бер төбәгенә әйләнә бара, ә икенчесе инде үзен чын мәгънәдә бәйсез саный. Әмма Абхазиянең бәйсезлеге дә вакытлыча булыр кебек – хәзергә Русия аны үзенең бер төбәге итеп рәсмиләштерми генә. Ә болай алганда Абхазия гадәти Русия республикасы кебек. Акча берәмлекләре дә рубль, анда да абхаз телен ишетү бәхетенә ирешү бик авыр. Абхазия үзендә урыс гаскәрләрен тота.

Абхазиянең көрәше Грузиягә каршы барды, 90нчы еллар башында ул кораллы сугыш чоры да кичерде. Анда Русиягә дошманлык юк, киресенчә, ул Абхазиянең иң ышанычлы дусты, яклаучысы. Абхазларның күбесендә урыс паспорты да бар. Грузиннарга каршы дошманлыкны абхазлар үзләренчә болай аңлата: Абхазия Грузия эчендә булганда, анда иң яхшы җирләргә грузиннар күчереп китерелә, абхаз теле кысыла, мәктәпләрдә, югары уку йортларында абхазча сөйләшкән өчен генә дә куып чыгару очраклары була. Әмма бүген, Грузиядән 20 ел аерылып яшәгәннән соң абхазлар грузинча да, абхазча да түгел, ә урысча сөйләшә. 1945 елда башта Абхазия обкомы, ә аннан соң Грузия коммунистларының республика комитеты Абхазиядә укыту-тәрбия эшен яхшырту турында карар кабул итә. Бу гамәл милли абхаз мәктәбен юк итүгә, ана телен укытуны бетерү хәленә җиткерә, дип санала. Бер ел элек, 1944 елда якынча нәкъ шундый ук карарны Мәскәү Казан татарлары турында да кабул итә. Уртаклыкның тамырлары да бер булып чыга.

Мәскәү ике республиканы үзенчә “ярата”

Абхазия декларациясендә һәм Грузия республикасы арасында вәкаләтләрне ике арада төзелгән килешүләр нигезендә бүлешү карала. Әмма Абхазия Грузия белән шартнамәләр төзи алмады, аның көрәше корал куллануга, сугышка китерде. Аның каравы, Татарстан Мәскәү белән 1994 елда шартнамә төзүгә иреште. Әмма Русия аякка басуга ул шартнамә юкка чыгарылды, кәгазьдә генә калды. Ә 2007 елда яңартылган шартнамә инде, гомумән, беренчесе кебек әллә ни зур әһәмияткә ия түгел.

Абхазия республикасы декларация кабул иткәч, 26 августта Грузия Югары Советы бу карарның бернинди көчкә дә ия түгеллеге турында аерым карар кабул итә. Шундый ук чикләүләр РСФСРның Югары Советы, Конституция суды тарафыннан Татарстанга да эшләнә. Абхазларны Грузия, Татарстанны Русия кыса. Әмма шул кызык – Татарстанны һәрдаим көчле басым астында тоткан Мәскәү берүк вакытта Абхазияне яклап килде. Абхазия 1992-1993 елда барган сугышта Русия ярдәмендә үзендәге Грузия гаскәрләрен куып чыгара алды. Ә шул ук вакытта Мәскәү 1992 елда, Татарстан суверенлыгын яклап үткәрелгән референдум вакытында, Казанга гаскәрләр кертергә тели. Әмма ахыргы чиктә бу адымга бармый кала. Шулай да Ельцин чорын татарлар хакимияткә килгәч барыбер сагынып искә ала башлады. 2000 елдан башлап Татарстан конституциясенең статус билгеләгән һәр маддәсенә диярлек үзгәрешләр кертелде, республика гадәти субъект дәрәҗәсенә төшеп бара, хәзер төшенчәсеннән тәмам ваз кичтерү басымы ясала. Конституция суды карары белән республикалар сүзен дә куллана алмый. Әле боларга өстәп республикаларда президент сүзе дә бетерелергә мөмкин. “Бердәм Русия” партиясе инде шул тәкъдимен Думага әзерләвен хәбәр итте.

Ә Абхазия белән бөтенләй башкача – Мәскәү 2008 елда Грузия җире саналган Көньяк Осетиягә бәреп керде, аннан грузин гаскәрләрен куып чыгарды, хәтта Тифлискә якынлашты. Шуннан соң 2008 елның 26 августында Русия Абхазия белән Көньяк Осетияне бәйсез дәүләт итеп тә таныды.

Менә шулай суверенлык декларациясен кабул итеп 18 ел үткәч, Абхазия бәйсезлеге танылды. Татарстан бәйсезлеге исә китапларда, интернет сәхифәләрендә, хатирә булып калды.

Үчкә-үч сәясәте

Русия хакимиятенең аз санлы халыклар мөстәкыйльлегенә икейөзле карашы Татарстан белән Абхазия гына түгел, Косово мисалында да яхшы күренә. Сербиядән бәйсезлеген игълан иткән Косовоны дөньяда инде 70ләп ил таныса да, Русия моңа һаман да кискен каршы чыга. Күзәтүчеләр фикеренчә, Русия бу адымга үзендәге төбәкләр дә суверенитетның артыгын сорамасын дигән куркулары сәбәпле бармый. Мәскәү өчен бу хәзер бик куркыныч тема, ул аны хәленнән килсә инде бүгеннән үк төбе-тамыры белән йолкып атар иде. Хокук белгече, профессор Борис Железнов, хәзерге шартларда Русиядә суверенитет идеяләренә кайту мөмкин түгел дип саный. Аның фикеренчә, Косово бәйсезлеген танып, дөнья илләре, Берләшкән милләтләр оешмасы үз кагыйдәләрен бозды. Дөнья илләре, БМО һәрвакыт халыкларның үзбилгеләнүе хәзер яшәп килгән дәүләтләрнең бөтенлеген җимереп эшләнергә тиеш түгел дип сөйләде. Бу тезисны көнбатыш үзе бозды, алар Сербиянең бөтенлеген җимереп, Косовоны аерып чыгардылар, ди ул. Профессор Русиянең Абхазия белән Көньяк Осетияны тануын да шуннан күрә. Ягъни монда үчкә-үч сәясәте килеп чыга.

Абхазия белән Татарстанда юбилей?

Абхазиядә дә суверенлык декларациясен кабул итү көне бик бәйрәм ителми, анда 1993 елның 30 сентябрендә Грузияне җиңү көне иң зур бәйрәмнәрнең берсе санала. Татарстанда да бүген декларация кабул итүнең 20 еллыгын бәйрәм итү турында шау-шу юк. Төрле фестивальләрне, спорт ярышларын шаулатып үткәргән, аларга акча жәлләмәгән, бу чараларның ничек узачагын күпкә алдан сөйли башлаган Татарстан өчен бу, әлбәттә, сәер хәл. Гомумән, сиксәненче еллар ахырында суверенитет өчен көрәшне бергә, бер үк дәрәҗәдә башлаган ике республика 20 еллык юбилейны төрлечә каршы ала. Абхазия – Русия тарафыннан танылган, Мәскәү сыйпап торган бәйсез бер дәүләт. Татарстан исә бәйрәмне суверенитет сүзен әйтергә курыккан, өстәвенә, президентсыз да калырга да дучар ителгән төбәк булып каршылый.

Саша ДОЛГОВ

Казанда юллар дөрес салынмый

Казан урамнарында бүген юллар, чатлар салына, бөке өстендә бөке. Түрәләр Казанда юллар 30 августка төзеләчәк дип вәгъдә иткән булса да, төзелешләр тәмамланырга уйламый да.

Казанда хәзер “Химиклар” сарае янында һәм Ямашев белән Әмирхан урамы кисешкән чатта ике зур юл чишелеше төзелә. Моңа кадәр шәһәрнең иң зур бөкеләре җыелган бу урыннарда, төзелештән соң, бөкеләр булмаячак дип ышандыралар. Бүгенгә Яңа Савин һәм Мәскәү районы халкы үзәккә бер сәгатькә якын бөкедә утырып кына барып җитә ала. Ямашев һәм Әмирхан урамнары кисешкән урында юл ике югарылыкта булачак, ди төзүчеләр. Бу төзелешне берничә тапкыр кичектерделәр, ниһаять эшләр кузгалып китте дигәндә генә, республика төзелеш күзәтү инспекциясе юл салуда хаталар тапкан. “Җитешсезлекләр вакытында төзәтелмәсә, бу юллар, алар белән файдалана башлаганчы ук, җимерелеп төшәргә мөмкин. Юл өстен саклаучы асфальт катлам проектка туры килми, ул киметелгән, озакка чыдамаячак, бозылачак”, ди республика юл төзү эшләрен күзәтү бүлеге рәисе Шамил Рәҗәпов. Ул юл салучыларны җавапсызлыкта гаепли. “Декабристлар һәм Ямашев урамнары чатындагы юл төзелеше вакытында, эшчеләр хатасы аркасында, берничә йорт кыш көне җылысыз калды. Җир астындагы торбаларның төгәл урнашуын белүче җиһазлар булуга карамастан, эшчеләр җылылык торбасына зарар китергән иде”, ди ул.

Рәҗәпов сүзләренә караганда, Татарстандагы юлларның тиз эштән чыгуының сәбәпләре – беренчедән, эшчеләрнең вазыйфаларына җавапсыз карап, эшне тизрәк тәмамларга ашыгуында; икенчедән, яхшы белгечләр әзерләүче уку йортлары җитмәү; өченчедән – Татарстанда юл төзелешендә куллана торган материаллар үзебездә табылмый, аны чит төбәкләрдән кайтарталар.

Шәһәр халкы бөкеләрдән тиз генә арына алмаячак әле. Шушы ике зур юл чишелешеннән кала, шушы арада тагын ун чишелеш төзелергә тиеш. Шуларның алтысының төзелеше сентябрь-октябрь айларында башланыр дип көтелә.

Казандагы әлеге ике зур чишелешне ел ахырына кадәр салып бетерергә каралган булган. Әмма, белгечләр сүзләренә караганда, кышның бик салкын, ә җәйнең чамадан тыш эссе булуы сәбәпле, Казандагы юл чишелешләрен төзү тагы да озаккарак сузылырга мөмкин. Җитмәсә әле хата белән эшләнгән эшне яңадан төзәтү дә вакыт сорый. Шунлыктан, Казан халкы бөкеләрдән әле тиз генә арына алмаячак. Әлегә җәяүлеләр Ямашев белән Әмирхан урамы кисешкән чатта җир асты юлы ачылуга гына шатлана ала. Анысы 30 августта ачылырга тиеш.

Ландыш ГОБАЙДУЛЛИНА

Комментарии