- 29.08.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №33 (25 август)
- Рубрика: Архив
“Рубин” футбол командасы эзләнүдә. Узган ел командадан Домингес китсә, быел Бохаров белән Семакны җибәрдек. Ягъни команда үзенең умыртка сөяген тәшкил итүче футболчылардан мәхрүм калды. Иң гаҗәбе шул: бу уенчыларга алмаш һаман табылмады.
Дөрес, баш тренер Корбан Бәрдыев Мартинс, Медведев, Арлаускис кебек футболчылар белән килешү төзеде. Сүз уңаеннан, Медведевны Бохаровтан ким күренми диючеләр бар, һәрхәлдә Бәрдыев шундый фикердә. Әмма теге буш калган урыннарга төпле, өметле уенчылар юк. Югыйсә, Чемпионнар Лигасында чыгыш ясарга да күп калмый. “Рубин”ның бу состав белән ерак китә алмавы анык, ул Русия чемпионатында уйнар өчен генә яраклы. Русиядә дә хәзер “Зенит”, ЦСКА командалары бездән күпкә яхшы күренә. Без хәзер 2нче урында дип күпме генә мактансак та, Европа лигаларында уйнау сәбәпле, “Зенит” белән ЦСКАның запаста ике уены бар икәнен онытмыйк. 3нче урында калуыбыз бар, әле аның өчен дә көрәш кызганнан-кыза. Мөгаен, “Рубин” Чемпионнар Лигасында чыгыш ясар алдыннан гына футболчылар алып куяр. Ә аларның командага кереп китә алу ихтималы борчылдыра.
Соңгы вакытта “Рубин” капкачысы Рыжиков тирәсендә дә төрле сүзләр йөрде. Казанның быел төп җиңүе – кабатланмас капкачысын Мәскәүнең “Спартак” командасына җибәрмәвендә иде.
Команда туплау акчага бәйле. Дөрес, ул да һәрчак төп сәбәп түгел. Әлегә Казанның дөнья футбол кырында исеме юк, ә рәтле футболчыларның “рәтле” командада уйныйсы килә.
Агымдагы сезонда Рыжиковны Казаннан җибәрмәскә булсалар да, узган җомгада “Рубин” тагын яңа капкачы белән килешү төзегәнен игълан итте. Ул – “Унири” румын командасы капкачысы Арлаускис. Килешү өч елга, трансфер 2 млн еврога төшкән. Яңа уенчы шушы бер атна эчендә Казанга килер дип көтелә. Рыжиков китми, Арлаускис килә, димәк, чираттан уйнаячаклар. Яңа капкачыны да, искесен дә икенче капкачы дәрәҗәсенә төшереп булмый. Бәрдыев уенны сакчылык юнәлеше белән алып бара, шуңа да ике капкачы алу табигый күренеш.
Ләкин ярымсакчы, һөҗүмче футболчыларны, лидер уенчыны команда әле таба алмады. Кайда ул “Рубин” өчен икенче Домингеслар? Якшәмбе көнне Казанда “Рубин” Раменскиның “Сатурн” командасын кабул итте. Исәп безнең файдага, 2:0. Корбан Бәрдыев та командада хасил булган вәзгыятьне яшерми: сакчылар белән ул канәгать булса да, һөҗүм без теләгәнчә барып чыкмый, гәрчә “Рубин” бу уенны отса да (“Сатурн” – 11 урында. – А.Ш.). Баш тренер моны вакыт эше дип белдерә.
Бер яңалык. “Рубин” шушы көннәрдә “Хоффенхайм” ярымсакчысы Карлос Эдуардо белән килешү төземәкче. Ләкин бу да без көткән Домингес булмаска мөмкин, уенчы урта куллылар рәтендә генә. Шулай да Казан бразилия уенчысына 30 млн евро акча түләмәкче. Алман мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, бу сумма 30 түгел, ә 20 млн евро булырга мөмкин. Газета типографиягә тапшырылган вакытта контракт инде килешенгән булуы да бар. Чөнки футболчының агенты инде “Рубин” белән контракт шартлары буенча фикер алышырга Германиягә килде. Билгеле булганча, “Хоффенхайм” командасы Эдуардоны трансферга кую фикеренә килгән, ләкин төгәл кайсы команданы сайлавы әлегә билгеле түгел. Шулай да Корбан Бәрдыев инде Европага очуын белдертеп, бразилия уенчысы белән килешү төзеп кайтырга өметләнүен яшермәде.
Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ
Комментарии