- 29.08.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №33 (25 август)
- Рубрика: Архив
Ике елга бер тапкыр узучы Бөтендөнья татар яшьләре форумы быел 27-31 август көннәрендә үтәсе. Казанга Татарстан районнарыннан, Русия төбәкләреннән, БДБ илләреннән, Германия, Кытай, АКШ, Австралия, Канада һәм башка илләрдән 600гә якын татар яшьләре җыелачак. Татарстан хөкүмәте форумны уздыру өчен 4,5 млн сум бирә.
Ике ел элек форум рәисе итеп сайланган Руслан АЙСИН форум эшчәнлеге үзен-үзе аклады, ди. Шулай да тормышка ашмый калган эшләр дә булуын әйтә.
– Күп кенә планлаштырылган проектлар тормышка ашты, Русия төбәкләрендә филиаллар ачу, оешмалар булдыру, аларның эшчәнлегендә катнашу, бюроның күчмә утырышларын уздыру, “Чәк-чәк пати”, “Мин татарча сөйләшәм” кебек проектларны оештыру – шул эшләребез хакында сөйли. Шул ук вакытта финанс, оештыру мәсьәләсе сәбәпле күп ниятләр сүздә генә калды. Форумга татар конгрессы башкарма комитеты булыша, конгресс бай оешма түгел, шуңа да финанс яктан ярдәм чикләнгән. Без, рәсми теркәлгән оешма булмагач, грантлар ота алмыйбыз. Иганәчеләрнең ярдәме сирәк күренеш. Бәлки, мөмкинлек булса оешманы теркәргә алынырбыз. Форумда бары милли җанлы кешеләр генә калды, ә ниндидер шәхси мәнфәгатьләрне кайгыртучылар вакыты белән төшеп калалар.
– Тормышка ашмаган проектлар, планнар хакында сөйләгәндә субъектив сәбәпләр генә әйтелде. Эш пешмәүдә объектив сәбәпләр, махсус органнардан басымнар, гомумән, Русиядә хасил булган антидемократик шаукым комачауламадымы?
– Әлбәттә, объектив сәбәпләр дә булды. Милли оешма булгач, безгә махсус органнар тарафыннан игътибар бермә-бер күбрәк. Мәсәлән, без милли мәгарифне саклап калу акциясен уздырдык, татар телен Русиядә икенче дәүләт теле итү акциясе дә аерым даирәләрдә зур шау-шу тудырды. Моның хакында Русия Дәүләт Думасы җитәкчеләре, вәкилләре үзләренең фикерләрен белдерделәр. Бу акцияләргә кайберәүләр пиар буларак карады, чынлыкта, бу безнең милли сәясәттә хөкем сөргән проблемаларга игътибарны юнәлтү иде. Әгәр бу мәсьәлә безне борчый икән, башкаларны да борчырга тиеш. Чөнки милли мәгариф системабызны бетерделәр, ул булмаса милләтнең теле дә үсмәячәк, мәдәниятен дә саклап калу кыенлашачак. Бу мәсьәләләрдә без алдынгы рәттә булуыбызны күрсәттек.
– Форумга чит төбәкләрдән, төрле илләрдән татар яшьләре дә килә. Шушы ике ел эчендә алар белән эшчәнлек, элемтә нинди юнәлештә барды.
– Чит төбәкләр белән күбесендә мәдәни чараларга өстенлек бирелде. Online конференция рәвешендә татар телен өйрәнү проектын эшләп җибәрдек. Форум тарафыннан былтыр Финляндиягә сәяхәт кылынды. Анда без җанлы татар музыка фестивале уздырдык. Быел Латвиягә бардык. Әмма чит илдәге яшьләр белән күбрәк интернетта эш алып барыла. Без бер үзәк буларак төрле мәгълүматларны, узган чаралар турындагы хәбәрләрне оешмаларга җибәреп торабыз. Һәрдаим җанисәпне искә төшереп, халкыбызның бүленмәс бердәм татар милләте икәнен белдереп, аңлату эшләрен алып барабыз. Бүген төп масса бик пассив. Берәүләр җанисәп хакында аз белсә, икенчеләр битарафлык күрсәтә. Без татарлар яшәгән төбәкләргә Казаннан махсус бригадалар чыгарырга ниятлибез. Анда милли җәмәгатьчелек вәкилләре, артистлар, яшь лидерлар татар яшьләрен мәйданга җыеп, җанисәпкә аңлату эшләрен алып барыр дип көтелә. Бәлки, киләсе ике еллыкны форум кысаларында татар теле еллыгы дип игълан итәрбез. Шуңа бәйле рәвештә, без татар теленә игътибарны күбрәк юнәлтергә ниятлибез. Аннары башка елларда да, мәсәлән, милли мәгариф елы дип игълан итәргә була.
Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ
Рәхимсез авыру
Г.Зәйнәшеваның “Гайфи бабай, өйлән давай!”да – Маһинур, Н.Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин”да – Сәлви, Т.Миңнуллинның “Ай булмаса – йолдыз бар!”да – Хәмидә кебек геройлары белән К.Тинчурин театры тамашачыларын кинәндергән яшь артистка Айгөл Әхмәтова арабыздан китте. 28 яше дә тулмаган Айгөлне каты авыру сүндерде. Яшел Үзән шәһәрендә туган кыз, 8 ел артистка булып эшләү дәверендә театрда, кинода 30 дан артык роль башкарып, театр тарихында якты эз калдырырга өлгерә.
Кайгы уртаклашу
Узган җомга көнне Питрәч районының Шәле авылында Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдиннең әнисе Әнисә ханымны җирләделәр. Равил хәзрәтнең олы кайгысын уртаклашып, күпсанлы мөселман оешмалары һәм сәясәтчеләр телеграммалар юллаган. Алар арасында Чечня хакиме Рамзан Кадыйров та бар.
Бәйрәм килә
Мәскәү мэры Юрий Лужков быелгы Мәскәү көнен тыйнаграк үткәрелер дип белдерде. Кризис, корылык, янгыннардан интеккән елда, акча туздыру килешмәс, диде ул. Мәскәү көне – 4 сентябрьгә билгеләнгән. Ә менә “Сотворение мира”лар һәм башка шоулар оештырып илһамланган Казан мэры Илсур Метшин исә, быел Казанның 1005 еллыгы югары дәрәҗәдә үтәргә тиеш, дип ышандыра. Бу көнне халыкны күп төрле тамашалар көтә.
Хәер, 30 август Татарстанда әле кайчан гына Татарстанның суверенлыгы көне итеп билгеләп үтелә иде. Акрынлап “мөстәкыйльлек” термины онытыла. Ә менә татар милләтчеләре аның Казан шәһәре көне генә булып калуы белән килешми. “Азатлык” татар яшьләре берлеге 30 августта иртәнге сәгать 10да Ирек мәйданында Татарстан Республикасының Суверенитет Декларациясен кабул итүнең 20 еллыгына багышлап, “УЯН ТАТАР!” исемле акция уздыра! Шул рәвешле татар мәктәпләрендә татарча белем бирү, татарча югары белем алу мөмкинлеге һәм башка милли проблемаларга игътибар юнәтмәкчеләр.
Кем күпме ала?
Русия статистика комитеты дәүләт хезмәтендә эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы турында мәгълүмат таратты. Аннан күренгәнчә, Путин кул астында булсаң, акчаны күбрәк аласың. Хөкүмәт аппаратында аена уртача 88,5 мең сум акча түләп торалар. Бу кадәрлесе хәтта Президент хакимиятендә дә юк. Төбәкләр арасында исә нефть якларында хезмәт итү файдалырак икән. Анда түрәләргә аена 110 мең сум акча чыга. Русия буенча федераль чиновникларның уртача хезмәт хакын исәпләсәң, ул 50 мең сумга тиң, ягъни, илдәге бөтен тармаклардагы уртача хезмәт хакыннан 2,5 тапкырга күбрәк.
Ярдәм килә
Озакламый Татарстанның корылыктан зыян күргән хуҗалыкларына республика бюджетыннан акчалата ярдәмнең икенче өлеше – барлыгы 800 миллион сум күчереләчәк. Ләкин дәүләт акчасына бары тик терлек башын саклап калучылар гына өмет итә ала. Әгәр терлекләр бер процентка киметелсә, сумма 20 процентка азая. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдергәнчә, инде республикада малларны пычак астына җибәрү башланган. Министр моңа юл куймаска чакырды.
Балык ник үлгән?
Казандагы Җиңү паркындагы күлдә күпләп балык үлүе мәгълүм булды. Алар меңәрләгән, су һәм яр буе тулы. Башлыча вак балыклар һәлак булган. Бер өлешен “Горводзеленхоз” хезмәткәрләре җыеп алып киткән. Inkazan сайты хәбәр иткәнчә, күргән-белгән кешеләр күлгә коллектордан шакшы су агызылуын әйтә. Балык шуңа үлгән, имеш. Шулай ук һава җитмәгән дигән фикер дә бар. Эссе җәйдә вак күлләрдә генә түгел, зур сулыкларда да балыклар күпләп һәлак була.
Фатирны – суд аша
Башкалада яшәүче ветеран Борис Романов Казанның хокук яклау үзәге ярдәме белән торакка суд аша чиратка куелды. Моңарчы Вахитов районы хакимияте каршы булган. Түрәләр белдергәнчә, ветеранда мәкерле ният: яңа торак алу өчен фатирга пропискага кызын керткән. Нәтиҗәдә, кеше башына 12 квадрат метр гына туры килә. Район хакимияте шул җитеп торыр дигән нәтиҗә ясаган.
Кирәкмәс кебек
Русиядә яшәүче күпчелек халык милицияне полициягә алмаштыру кирәкмәс дип саный. 63 процент сораштырылучы исем үзгәртүдән файда булмас дигән фикердә. 15 проценты исә полиция дип аталу кире нәтиҗәгә китерер дип саный. Бары тик 11 процент респондент кына Дмитрий Медведевның тәкъдимен хуплаган. Сораштыруны Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән.
Ни җитмәгән?
Чаллыда 16 яшьлек үсмер егет 9 каттан сикереп төшеп дөнья белән хушлашкан. Ул үзенә-үзе кул салган диләр. Тикшерү күрсәткәнчә, яшүсмер психоневрологик диспансерда хисапта торган, эчкечелек белән мавыгуы да билгеле икән.
Җимерек юл бәясе
Читада яшәүче гаилә ватык трассада машина белән һәлакәткә очраган өчен юл төзүчеләрне судка биреп отты. Автомобиль базга килеп төшеп әйләнеп каплана. Гаилә әгъзалары тән җәрәхәтләре ала. Инспекторлар һәлакәтнең җимерек асфальт аркасында килеп чыгуын ачыклый. Зыян күрүчеләр судка мөрәҗәгать итеп, юл төзүчеләрдән 250 мең сум акча отты.
Туктый белми туктасаң
Казанның Париж коммунасы урамында педуниверситет янында юлга туктаган 5 машинага төзелеш коймасы ауды. Зыян күрүчеләр юк.
КАЗАН-МӘСКӘY СӘФӘРЕ
Кабатланмас программада трэвэл һәм PR тренинг, эконом шопинг. Экскурсия: борынгы һәм яңа мәчетләр, мәдрәсә, Мөфтиләр шурасы, музейлар, сувенирлар, хәләл маркетлар, базарлар, Кремль, Кызыл мәйдан, Арбат, МДУ, Татар бистәсе һәм урамнары, тыкрыклары, Казан вокзалы һ.б. 25-26 сентябрь. Урыннар чикләнгән. 89872966029, 89274303338.
Комментарии