Ә Сабыйга без үрнәк

Нәниләр белән эш итү җиңел түгел, монда түземлек, сабырлык һәм хәйләкәрлек тә сорала. Ә безнең киңәшләр балагызны тормышка әзерләргә ярдәм итәр.

Бала 2-3 яшьтә сөйләм телен үзләштерә, дөньяны танып белергә өйрәнә. Бик актив аралаша. Шунысы мөһим: галимнәр баланың акыл үсеше аның нәкъ менә социаль активлыгына бәйле, ди. Сабый үз гамәлләрендә үзе яшәгән дөньяда күргәннәрен кабатлый. Димәк, без үзебез дә аңламастан, үзебезгә охшаган затларны ясыйбыз. Аңлашыладыр, шәхси үрнәк, баланың киләчәктә дөрес юл сайлавына этәргеч булачак.

Тагын шунысы: баланы артык яклап, саклап, барын да аның өчен эшләп, рухи яктан да, физик яктан да зәгыйфьлек тәрбияләнә. Мондый балага тормышта үз юлын табу бик авыр булачак. Баланы мөмкин кадәр мөстәкыйльлеккә өйрәтергә, аны һәр эшне үзе башкарырга үсендереп торырга кирәк. Шул ук вакытта, булдыра алмаслык эшләр йөкләмәскә, кирәксә, кирәкмәсә, юк кына шаянлык өчен битәрләмәскә. Иң мөһиме, ата-ана, әби-бабайлар баланың якын туганы түгел, дусты да була алганда гына олыгайган көннәрендә игелекле балалары янында үткәрә алачак.

Фәндәлия ХУҖИНА,

Яр шәһәренең 86нчы балалар бакчасы тәрбиячесе.

Шешәле язмыш

Яшьләрнең спиртлы эчемлекләр куллануы хәзер, кызганыч, гадәти күренешкә әйләнде. Аларны бу гамәлләре өчен әрләү дә, төрле тәрбияви эшләр дә әлегә уңай нәтиҗә бирде дип әйтеп булмый. Эчкечелеккә күпләрнең исе китмәсә дә, кайчак хәмер колларын күреп йөрәк сыкрый.

Күптән түгел, авылга кайткач, “яшел елан” тозагына эләккән 19-20 яшьлек егетне күреп, сүзсез калдым. Дус кызым янына барырга чыккач, урам уртасында сузылып яткан берәүне күреп алдым. Бер-бер хәл булмаган микән дип, тизрәк аның янына атладым. Озак та үтмәде, теге кеше дүрт аякланган хәлдә җырлый-җырлый алга китте. Туктап калдым. Хәле бетеп егылган кеше исерек бит! Яхшылап карасам, бу исерек – бер мәктәптә укыган Саша икән. Аның шундый хәлгә төшкәненә гаҗәпләндем дип әйтә алмыйм. Болай буласы күптән ачык иде. Чөнки Саша кечкенәдән спиртлы эчемлек кулланды. Мәктәптә парта артында дәрес тыңлап утыруны ул хәмергә алыштырды… Әти-әнисенең дә моңа бер дә исе китмәде – үзләре дә “ яшел елан” белән якын дуслар.

Кызганыч, Сашаныкы кебек шешәле язмышлар бик күп. Аракы “коллары” көннән-көн арта. Эчкечелек белән көрәшү буенча бернинди чаралар да үткәрелми дип әйтү дә, барысы да кешенең үзеннән тора дип сөйләү дә, кызганыч, әлегә нәтиҗә бирми. Хәмер көн саен дистәләгән, йөзләгән, меңләгән кешене үз тозагына төшерә…

Раилә ФӘЙЗУЛЛИНА

Канатлар пар булганда

һәм укытучы. Болар җир йөзендәге иң кирәкле, иң игелекле һөнәрләрдер, мөгаен. Бу язмам менә шушы игелекле һөнәрләргә бөтен гомере буе тугрылык саклаган Кәүсәрия һәм Мәгъсум Мостафиннар гаиләсе турында.

Бүгенгедәй хәтеремдә, ниндидер йомыш белән Түбән Тегермәнлеккә төшеп барышлый ике авыл арасындагы Ялмыш елгасын күтәрелүгә уйланып кына юлдан килүче Кәүсәрия апаны очраттым. Бактың исә, яңа гына медицина институтын тәмамлаган кызны Югары Тегермәнлек участок больницасына баш табиб итеп билгеләгәннәр икән. Бу аның тәүге мәртәбә эшкә менеп барышы. Аңа эшеңдә зур уңышлар, Гиппократ антына гомер буе тугрылыклы булып калуын теләдем. Шуннан соң күпме еллар узды, сулар акты.

…Кәүсәрия апа Түбән Тегермәнлек авылында Йосыф абый белән Файзә апа гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Әтисе район үзәгендә төрле җитәкче урыннарда эшли. Ә әнисе колхоз эшләрендә катнаша, балаларын тәрбияли. Тормышлары көйләнеп барганда гына Бөек Ватан сугышы башлана. Йосыф абыйны да сугышка алалар. 1943 елда каты бәрелешләрнең берсендә батырларча һәлак булуы турында кара кәгазь килә. Шулай итеп, биш бала ятим кала. Файзә апа бик тырыш, ихтыяр көче нык хатын була. Авырлыклардан сынмый, сыгылмый. Өлкән балалары да тормышны алып барырга ярдәм итә.

Кәүсәрия апа бала чактан ук әтисенең энесе Ибраһим абыйсы кебек табиб булырга хыяллана. Ләкин тормыш авырлыклары аркасында баштарак бу теләге тормышка ашмый кала. 1956 елда Югары Тегермәнлек җидееллык мәктәбен яхшы билгеләргә генә тәмамлаган Кәүсәрия Казандагы тегүчеләр әзерләүче һөнәри училищега укырга керә. Анда ул үзен бары тик уңай яктан күрсәтә. Яхшы укый, җәмәгать эшләрендә актив катнаша, комсомол секретаре була. Укуын тәмамлагач, Бауман урамындагы «Мода» ательесында 5 ел эшли. Кичке мәктәптә урта белем ала. Ателье җитәкчеләре аның уңганлыгын, булганлыгын күреп, Куйбышев шәһәрендәге институтка үз һөнәре буенча укуын дәвам итәргә өндиләр. Ләкин Кәүсәриянең балачактагы табиб булу хыялы күңеленнән китми. Шулай итеп, ул медицина институтына балалар табибы әзерли торган бүлегенә укырга керә. Аны да уңышлы тәмамлый. Ул җитәкли торган участок шифаханәсе күрше-тирәдәге җиде авылга хезмәт күрсәтә. 25 урынга (5се тудыру бүлеге) исәпләнгән больница бервакытта да буш тормый. “Авырулар аеруча күп килгәндә караватларны коридорга да урнаштыра идек, 40ар авыру дәваланган чаклар да күп булды”, – дип искә ала Кәүсәрия апа.

Ул вакытларда колхоз-совхозларның гөрләп эшләгән чагы. Авыл хуҗалыгында хезмәт итүчеләр күп. Ә аларга даими медицина каравы үткәрергә, профилактик чаралар күрергә кирәк. Һәр гаиләдә 5-6 бала. Алар да игътибар үзәгендә булырга тиеш. Бала табучылар да күп. Йөкле хатыннарны да, яңа туган балаларны да даими күзәтү астында тотарга. Болар артында күпме йокысыз төннәр ята. Шифаханә хезмәткәрләре буран дими, көзге-язгы пычрак дими, авыллардан чакыру килүгә, ярдәмгә ашыгалар.

Ул вакытта коллективта 40ка якын кеше эшли. Ватан сугышында башыннан ахырына кадәр яралылар дәвалаган, участок шифаханәсен Пан авылыннан күчереп салуга җитәкчелек иткән Харис абый Мөбарәкшин белән дә озак эшләргә туры килә аңа. “Шәфкать туташлары Р.Гуслина, Ф.Галимова, Р.Кәбирова, акушерка С.Хәмитова, Балтач авылы медицина пункты мөдире Р.Шәрифуллина, Ямаштан Н.Рәкыйпова, шәфкать туташлары Г.Ханова, Х.Низамова, Г.Мөбарәкшина һәм башка бик күпләр үз эшләренең чын осталары иде. Алар авыруларны тәмле телләре, ягымлы йөзләре белән тынычландыра белделәр. Пешекчеләр Г.Кәримова, Р.Хуҗина, хуҗалык мөдире Г.Шәрәфиев тә үз эшләрен һәрвакыт җиренә җиткереп башкарды”, – ди Кәүсәрия апа. Шифаханәдә эшләү чорында җитди авыруларны да сәламәтләндерергә, катлаулы бәби табу очракларын да күрергә туры килде аңа. Болар барысы да күңелендә тирән эз калдыра, сәламәтлеген дә какшаталар.

Кәүсәрия апа турында күп язып булыр иде. Югары категорияле табиб, хезмәт ветераны, Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Ул 30 елга якын район һәм авыл Советы депутаты булып сайлана. Авылда хатын-кызлар Советын җитәкли. Ире Мәгъсүм белән 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Алары да үзләре кебек үк игелекле. Инде менә 5 оныклары үсеп килә.

Кәүсәрия апа белән Мәгъсүм Мостафин 1972 елда тормыш корып җибәрә. Мәгъсүмнең әтисе Мортаза абый, әнисе Фатыйма апа гаиләсе репрессия корбаннары булган. Аларның йорт-җирләрен, мал-туарларын тартып алалар. Яшьли хезмәт армиясендә иза чиккән Мортаза абый сәламәтлеген югалта һәм бакый дөньяга күчә.

“Иң авыры әнкәй белән олы абыебыз Нәҗип җилкәсенә төште. Бары тик алар тырышлыгы белән генә без дүрт ятим исән-сау үстек”, – ди Мәгъсүм.

Ул Югары Тегермәнлек мәктәбен тәмамлагач, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумының агрономнар әзерләү бүлегенә укырга керә. Аны тәмамларга бер ел калгач, Мәгъсүмне армия сафына алалар. Белоруссиядә хезмәт итә ул. Күп кенә Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. Армиядән соң техникумны тәмамлап, Буа районындагы республикада данлыклы «Кыят» совхозында агроном булып эшли. Бер үк вакытта читтән торып авыл хуҗалыгы институтын һәм педагогика институтын тәмамлый. 1972 елда Югары Тегермәнлек урта мәктәбенә укытучы булып эшкә килә. Химия, биология, тарих, җәмгыять белеме фәннәреннән белем бирә. З8 еллык хезмәт стажы бар аның. Шуның 23 елын ул укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, 12 елын мәктәп директоры була. Бу мәктәптә озак еллар директор булган В.Абдуллин, А.Алексеев, Г.Шәйхелисламов, Ә.Гатупов кебек шәхесләрдән соң директор вазифаларын башкару бер дә җиңел булмагандыр, әлбәттә. 1996 елда мәктәпкә республиканың ул вакытындагы мәгариф министры В.Гайфуллин килеп, авылда заманча мәктәп төзү өчен фатыйхасын бирә. 1996-2000 елларда яңа мәктәп файдалануга тапшырыла. Бу мәктәпне тәмамлаучылар арасында шагыйрьләр, журналистлар, күренекле укытучылар, табиблар, юристлар, укытучылар, йөзләгән авыл хуҗалыгы белгечләре бар. Алар хакында язсаң, газета битләре генә дә җитмәс иде.

Бу матур традиция хәзер да дәвам итә. Яхшы укытучылар коллективы туплана. 2003 елда мәктәп «Ел мәктәбе» исеменә лаек була. Югары Тегермәнлек укучылары район һәм республика күләмендәге конкурсларда да алдынгы урыннар алалар. Тарих укытучысы Илфар Габдрахманов (Мәгъсүмнең укучысы) Президенты грантына лаек булды. Районның «Ел укытучысы» конкурсында җиңеп, республика күләмендә дә уңышлы чыгыш ясады. Мәктәптә профориентация эше яхшы алып барыла. Г.Мортазина, Р.Кәбирова, Ф.Каримуллина, Р.Галиева, Р.Минһаҗев, М.Шәфигуллина, Р.Диярова, Д.Мөбарәкшина, Н.Мәннанова кебек үз эшләренә чын күңелдән бирелгән укытучылар эшли бу мәктәптә. 30 еллап хуҗалык эшләре мөдире булган мәрхүм Фәнис Мөхәммәтшинның да хезмәт өлеше бик зур булды мәктәптә.

А.Матросов батырлыгын кабатлаган Барый Шәвәлиев исемендәге “Сугышчан һәм хезмәт даны” музее эшләп килүе дә куанычлы күренеш. Бу 1975 елда районда беренчеләрдән булып төзелә. Ул 2008-2009 уку елында республиканың мәктәп музейлары арасында конкурста өченче урын ала. Бүген мәктәп музее Яңа Чишмә районының Зирекле авылындагы халык иҗаты һәм көнкүреш музее белән тыгыз элемтәдә тора. Монда да Мәгъсүм Мостафинның тырышлыгы зур. Ул беренче категорияле укытучы, “Русиянең мәгариф отличнигы”, укытучыларының 5нче съездында делегат булып катнаша. Күп кенә Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Олы хезмәт юлы үткән бу гаиләгә киләчәктә дә тигез озын гомер, сәламәтлек, иминлек телисе килә. Ходай балаларының һәм оныкларының игелеген тоеп яшәргә насыйп итсен.

Гамир ШӘФИГУЛЛИН.

Балык Бистәсе районы, Югары Тегермәнлек авылы.

Комментарии