- 29.08.2014
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2014, №34 (27 август)
- Рубрика: Архив
Оныгым туды. Соңгы вакыттагы иң беренче һәм иң зур шатлыгыбыз – көтеп алган беренче оныгыбыз тууы. Февральдә үк туса да, куанычы хәзергә кадәр дәвам итә әле. Олы улым гаиләсе белән Алабугада яши, шуңа күрә оныгым бик тансык. Бәби белән безгә кунакка килеп киттеләр инде. Бала баласы балдан татлы, диюләре бик дөрес икән. Хәзер иң яраттыра торган вакыты инде аның. Мин баланы 1 яше тулганчы бигрәк тә яратам.
Оныгыма Риана дип исем куштык. Мөселман исеме ул. Гарәпчәдән «Ходай бүләге» дигәнне аңлата. Нәни кызчыгыбызны бик яратабыз, бик көтеп алдык үзен. Хатын-кызның иң зур бәхете шулдыр инде: балалар үстереп, аларның балаларын күрү. Шөкер, Хак Тәгалә шушы бәхетне күрергә насыйп итте.
Кытай. Быел Сабан туйларында бик күп йөрдек. Кытайга кадәр барып, Өремчи һәм Чувачак шәһәрләрендә милли бәйрәмебездә катнашып кайттык. Өремчидә Ришат һәм Малик әфәнделәр каршы алды. Татар җәмгыяте рәисе, профессор Абдулла әфәнде белән дә очрашу насыйп булды. Чувачакта Зәйтүнә ханым белән Рәфәт әфәнде каршылады. Безне татар традицияләренә хас булганча матур итеп кунак иткәннәре өчен аларның һәммәсенә дә рәхмәтебез чиксез.
Кытайда беренче тапкыр булдык. Бик ошады. Ике Сабан туе арасында бер атна буш вакыт булгач, шәһәрләрне карарга мөмкинлек калды. Анда Сабантуйны бик күңелле итеп уздыралар, бәйрәм икешәр көнгә сузыла. Мәсәлән, Чувачакта без башта музейга җыелдык. Барыбыз да милли киемнәр кигән идек. Гармуннарда уйнап, урам буйлап паркка юл тоттык. Машиналар туктап-туктап юл бирде, болар кемнәр икән, дип, кызыксынып карап калдылар. Беренче көнне паркта бик зур концерт бирдек. Анда 3 меңнән артык халык җыелды, татарлар гына түгел, кытайлар, уйгурлар, казахлар, урыслар һәм башка милләтләр дә бар иде. Азат абыегыз Хәлимов вак гармуннарда уйнады, халыкка бигрәк тә менә шунысы ошады. Пекин телевидениесе ике көн дәвамында Чувачактагы Сабантуйны төшереп китте.
Кытайда яшәүче милләттәшләребез телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне саклаганнар. Чит-ят җирдә телне, динне саклап калу – бик зур нәрсә. Аларга чын күңелдән сокланып, милләтебезнең бөеклеге, көче белән горурланып кайттым. Кытайда без гел татарча сөйләшеп йөрдек. Бер кибеттә яныбызга бер хатын килеп: «Сез татарлармы?» – дип сорады. Татарлар, мин әйтәм. «Мин дә татар бит, Ульяннан», – ди. Чит җирдә милләттәшеңне очрату икеләтә күңелле икән ул!
Ике шәһәрдә дә Сабан туен ТР Президентының Котлау хатын укудан башлап җибәрдек. Җыелган халык бик җылы кабул итте, басып алкышладылар. Татар артистларының килүе дә алар өчен зур бәйрәм инде.
Караганда. Минем өчен тагын бер зур вакыйга – Казахстанның Караганда шәһәренә Сабантуйга бардык. Анда безне Әнвәр әфәнде каршы алды. Зур чәчәк бәйләмнәре белән килделәр аэропортка, бик күңелебез булды. Бик яхшы кунакханәгә урнаштырдылар. Тарихи урыннарга сәяхәт итү мөмкинлеге дә булды. Соңыннан бөтен татарлар белән җыелып, сөйләшеп утырдык, бик матур итеп аерылыштык.
Без килгәндә, Карагандада 41 градус җылы иде. Сабан туе көнне матур гына яңгыр явып үтте. Алар икеләтә бәйрәм итеп кабул итте инде моны, аларда әле быел яңгыр яуганы булмаган. Аннан соң көн дә бераз сүрелеп китте.
Милли бәйрәмебездә чыгыш ясарга бик күп төбәкләрдән сәнгать эшлеклеләре килгән иде. Караганда халкы да, кунаклар да бик канәгать калды, зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Аннан да милләтебез өчен горурланып, күңелем үсеп кайтты. Шушындый зур эшләр эшләгән өчен алдыгызда баш иябез, дидем.
Улым диплом яклый. Кечкенә улым Булат, Казан университетының икътисад факультетын тәмамлап, Англиянең Бермингем шәһәрендәге Уэльс университетының халыкара бизнес факультетына укырга кергән иде. Менә шул улыбыз шалтыратып сөендерде: имтиханнарын яхшы тапшырган, хәзер диплом яза. Ана өчен моннан да шатлыклы хәбәр бармы?! Булат җәен каникулга кайтып, 12 көн торып китте. Хәзер декабрьгә хәтле күрешмибез инде. Сагынабыз. Шулай да хәзер көн саен диярлек сөйләшеп тору мөмкинлеге бар, теләгән кешегә кайтып килү дә проблема түгел.
Укып бетергәч, Булат үзебезгә кайтачак. Татарстанны, Казанны бик ярата. Матур булса да торган җир, сагындыра туган җир, дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Каникулы беткәндә: «И-и, тагын китәсе инде», – дип китә.
Кырым үзебезнеке. Кырымга кагылышлы яңалыкларны зур кызыксыну белән күзәтеп бардым. Битараф кала алмыйм, чөнки минем Симферопольдә туганнан туган энем яши. Элек аның янына бер-ике тапкыр барганыбыз бар иде. Хәзер инде юллар ачылды, бер ил булып кушылдык. Исән-сау булсак, киләсе елга ял итәргә Кырымга барырга ниятләп торабыз.
Фәнзилә МОСТАФИНА.

Комментарии