- 29.11.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №47 (27 ноябрь)
- Рубрика: Архив
Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында, Ркаил Зәйдулланың «Казан ятиме» пьесасын сәхнәгә кую буенча әзерлек эшләре дәвам итә. Артистлар инде биюләр өйрәнә башлады. Кариевлыларга биюләрне, Алтай өлкәсеннән үк махсус килгән хореограф Флюра Янышева өйрәтәчәк. Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры белән Флюра Янышева арасында моңа кадәр дә иҗади дуслык бар иде. «Сержант» (И. Сираҗи), «Алхимик» (П. Коэльо), «Сак-Сок» (Рабит Батулла), «Йосыф-Зөләйха» (Кол Гали), «Зәйтүнәкәй» (Рабит Батулла), «Галиябану» (Мирхәйдәр Фәйзи), «Печән базары» (Ренат Әюпов, Г. Тукай әсәрләре буенча) спектакльләрдә биюләрне дә Флюра Янышева куйган иде.
«Казан ятиме» премьерасында, балалар арасында кансызлык нинди була һәм ул каян, нинди сәбәпләр аркасында барлыкка килә, дигән сорауларга җавап эзләнә. Илебездәге балалар йортлары, ул балалар йортларында гомер итүче ятимнәрнең тормышы, аларның киләчәге турында уйланулар һәм бу проблеманы чишү юллары кебек социаль мәсьәләләр күтәрелә. Тамаша фантасмагория жанрында куелачак. Спектакльнең режиссеры — Ренат Әюпов. Баш рольләрдә, Эльдар Гатауллин, Илфат Гыйбадуллин.
Бу спектакль, Театр әһелләре берлеге тарафыннан бирелгән грант ярдәмендә сәхнәләштерелә. Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге Грантына республикабызның 11 театры дәгъва кылган иде. Шуларның бары 6сы гына җиңүгә иреште.
Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры.
Комментарии