«МИНЕМ ЗАМАНАМ» ПЕШТЕ

Бүген яшьләре елый-елый “Минем заманам” фильмын карый. “Вконтакте” сайтында да бөтен язышканнары шуның сюжеты һәм геройлары турында. Кулыма дискы килеп эләккәч, мин дә ашыга-ашыга компьютер каршына утырдым…

Дөресен әйткәндә, баштан кайбер актерларның артык кылануына бераз эчем пошып утырды. Җырчылардан идеаль актер чыкмагач, кастинг үткәрәсе иде, дип төшерүчеләрне бераз сүгеп тә алдым. Шулай да, Алмаз Корбанов, Әбри Хәбриев, Айрат Ильясовның осталыгын аерым әйтеп китәргә мөмкин. Булдыралар.

Минем белән бергә караучы ике дустымның күңеленә фильмның сюжеты хуш килмәде. “Безнең татарлар берәр кайчан фильм төшерергә өйрәнәме, юкмы? Йөз тапкыр чәйнәлгән сюжет бу, мавыктырмый”, – дип, бүлмәдән чыгып ук киттеләр. Баштан үземә дә фильмның ахырын 100% беләм төсле тоелган иде. Наркотик сатып ятучыларны кулга алачаклар, ә Ильмир белән Ильмира бәхеттә-шатлыкта яшәп калачак, мин әйтәм. Шулай булды гына дигәндә… Бар нәрсәнең асты өскә килде! Калганын сөйләп тормыйм, алайса караганда кызыгы калмый. Кыскасы, “Минем заманам” – уйландыра торган, фәлсәфи фильм. Анда – замана афәте, бер мәхәббәт тарихы, кешенең җирдә калдырган эзе… Алдан ук әйтеп куям: интернет челтәрендә фильмны эзләп азапланмагыз, аны “Тамаша.ру” кибетеннән алырга мөмкин.

Соңыннан фильмны төшерүче Дамир Барышев белән дә тәэсирләремне уртаклаштым. Фильмның ничек төшерелүе турында сорагач, менә нәрсәләр сөйләде ул:

– Идеясе күптән туса да, фильмның төп өлеше бер ай эчендә төшерелде. Артистларны сайлап алу кастингы үткәрмәдек. Чөнки кемнәр катнашачагын алдан ук якынча белә идек. Шуны әйтә алам: репетицияләр күп булды. Эш барышында яңа диалоглар уйлап, яңа геройлар кертеп җибәрергә туры килде. Мәсәлән, Артур Хафизов очраклы рәвештә арабызга килеп керде, Әлфия Бәдретдинованың фотосын “Вконтакте” сайтында күреп алып, аны да шулай көтмәгәндә чакырдык.

– Эшегездән канәгать калдыгызмы?

– “Минем заманам” – аз бюджетлы кино. Шуңа күрә, барып чыгармы, юкмы дип икеләнгән чаклар да булды. Күп нәрсәне энтузиастлар бушлай башкарды. Безнең дәртләнеп эшләвебезне күргәч, ярдәм итәргә алындылар. Тулаем алганда, эшемнән 90%ка канәгать, теләгән нәтиҗәгә ирештем. Әлбәттә, камиллекнең чиге юк. Вакыт булса, тагын берәр ел кимчелекләрен төзәтү өстендә эшләгән булыр идем. Ләкин бу минем тырышлык, мин төшергән фильм дип әйтергә кыймыйм. Чөнки “Минем заманам” – коллективның зур көче, уртак хезмәтебез.

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА

“Минем заманам” һәркемгә кагылышлы!

Бөтентатар иҗтимагый үзәге бинасында “Минем заманам” фильмы актёрлары белән очрашу кичәсе булды. Оештыручы – “Атнакич” проекты. Бина гөж килеп торды. Кичәнең төп кунаклары – Илназ Сафиуллин, Әбри Хәбриев, Алмаз Гыйльметдинов, Ләйсән Нуруллина. Монда яшьләр генә түгел, олы яшьтәге апа-абыйлар да килгән иде. Димәк, тамашачы кызыксына! Фильмны карадым да шуның белән бетте түгел, иң мөһиме, нәтиҗәләр чыгару, фикер тудыру. Нәкъ шулай булды да – чәй табыны артында барган җанлы аралашу процессында һәммәсе үз фикерен белдерде, үзен кызыксындырган сорауларга җавап алды. Актёрлар исә бик теләп үзләренең иҗат җимешләре турында сөйләде.

Эмоцияләнеп сөйли торгач, фильмны төшерү барышында юлыккан кызыклы, көлкеле мизгелләрне дә искә алдылар. Геройларыбыз сүзләренчә, “Минем заманам” фильмы турында бер генә тискәре фикер дә юк икән. “Чыннан да, искиткеч фильм! Еламыйча карау мөмкин түгел”, – дип кушылды кайберәүләр.

Фильмның нигезе, башлангычы итеп, “Минем заманам” җырын әйтергә мөмкин. “Бергәлектә – көч” дигәндәй, коллективта фикер туа, идея барлыкка килә, аны тормышка ашыру өчен тырыша башлыйсың, шул сине яшәтә, эшләтә… Бүген бит теләдем дә эшләдем түгел, тырышырга, максатларыңны, планнарыңны тормышка ашыру өчен, бөтен көчеңне куярга кирәк!” – дип җиткерде яшьләр.

“Минем заманам” фильмында мәхәббәт, тормыш, бүгенге заман яшьләренең яшәеше темалары кузгатыла. Күпчелек татар тамашачысы бәлки кечкенә генә клиплардан төзелгән музыкаль фильмнарга күнеккәндер, ләкин монда – тулы бер сюжет һәм катнашкан җырчы-актёрларның музыкаль әсәрләре аерым төсмер өстәп, фильмны бизәп тора. Фильм драма жанрында. “Бездә – татарларда Галиябану һәм Хәлилләр җитәрлек инде, яңалык кирәк!” – дип өстәде төп геройларның берсе.

Фильмның икенче кисәген булдыру турында да планнар юк түгел икән. Димәк, киләчәккә өметләребез зурдан! Шундый тынгысыз яшьләребез булганда, яшибез, үсәбез әле! Иҗатларында зур уңышлар телик аларга!

Гөлия КОЛМӨХӘММӘТОВА

“МИНЕМ ЗАМАНАМ” ПЕШТЕ, 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии