- 30.01.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №3 (26 гыйнвар)
- Рубрика: Архив
18 ноябрьдә телевизордан Соловьевның “Поединок” дигән тапшыруын карагач, кулга каләм алдым. Анда Жириновский белән адвокат Генри Резник арасында ничек итеп Русиядә коррупциягә, бандитларга, урлашуга, кеше үтерүгә, көчләүгә, наркоманнарга карата каты чара күрү турында сүз барды.
Жириновский: “Коррупционерларга, кеше үтерүче бандитларга, наркотик сатучыларга, сабыйларны үтерүчеләргә үлем җәзасы кертелсә яхшы”, – дип әйтте. Залда утырган халык ул тәкъдимне алкышларга күмде. Телевизор караучылар да бу сүзләрне хуплагандыр, дип уйлыйм. Г.Резник исә, адвокат буларактыр инде, “Бөтен начар гамәл кылган кеше дә төрмәгә утыртылырга тиеш”, – ди. Ул Русия төрмәләренең шыплап тулуы, аларның чир таратучы урын икәнен белми микән?! Нигә ул бандитларны ашатып, бюджет акчасын әрәм итәргә?! Жириновский күп мисаллар китерде. Нигәдер, Кытайны онытты. Әллә социалистик ил булганга, телгә алмады. Кытайда бит 1 млрд 250 млнга якын халык яшәсә дә, тәртип бар, коррупция дә юк хәлендә. Чөнки анда коррупционерга кем булуына карамастан, үлем җәзасы каралган.
Русиядә дә шуның кебек бандитларга үлем җәзасы бирми торып, тәртип урнаштырып булмаячак. Чөнки төрмәдә утырып чыккан кешеләрнең күбесенә эш урыннары табу мөмкин түгел, икенчедән, аларның 30-40%ы чирле.
Минемчә, илдә үлем җәзасы кертү турында хөкүмәт тарафыннан референдум үткәрергә кирәк. Аның өчен акча жәлләмәскә, чөнки соңыннан ул үзен аклаячак. Гади халыкның илдәге төрле гаделсезлекләрне күреп, йөрәге яна. Радиодан барын да сөйләп, телевизордан күрсәтеп торалар бит. Югары урыннарда эшләгән түрәләрне эшеннән алганда, “Фәлән миллион акча үзләштергән, шул санда машинасы, коттеджы бар”, – диләр. Эштән алынганнарның барысы да “Бердәм Русия” фиркасе әгъзасы. Партия җыелышларында алардан бернинди сорау да юктыр инде. Кайберләрен аркаларыннан сөеп, бүләкләп озаталар. Күбесенең булган хилафлыкларын тикшерәчәкбез, дип халыкка ышандыралар да аннан оныталар. Я булмаса бөтенләй башка җылы урынга күчереп кенә утырталар. Чит илгә чыгып качучылар да юк түгел. Район хакимияте җитәкчеләренә кадәр миллионнар үзләштерә бит. Ә үзләре иректә кала. Гади кеше 3-4 мең сумлык әйбер урласа, аны утыртып куярга күп сорап тормыйлар. Бу – илдә демократия булмауның сәбәбе. Закон барыбыз өчен дә бер югыйсә. Юньсезлекне булдырмас өчен, аның кайдан килеп чыкканын алдан белү шарт. “Эшне эшли башлаганчы, аның нинди нәтиҗә бирәчәген белергә кирәк”, – дип Екатерина II дә әйткән бит.
С.ХАҖИЕВ.
Башкортстан Республикасы, Бакалы районы.
Комментарии