- 30.04.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №17 (1 май)
- Рубрика: Архив
Кукмарадан килгән зарлы хатларга карасаң, Татарстанның бөтен проблемасы шул бер районда җыелып ята икән дип белерсең. Хәтта башка матбугат чараларында эшләүче хезмәттәшләрем дә миңа бармак төртеп күрсәтә башлады инде: әйтәм гел проблемалы материаллар язасың, сезнең районда проблемадан башка әйбер юк икән бит, диләр. Ул якларга бәйрәмгә генә кайтып килергә җыенсам да, узган атнада әллә ничә кеше шалтыратып, Кукмара районындагы «яңа мөгез» белән танышырга чакырды.
Бу «мөгез» нисбәтеннән беренче суд утырышы да булган икән инде. Судья зыян күрүчеләргә яклаучы табарга, судка яхшылап әзерләнергә кушып, утырышны 6 майда дәвам итәчәкләрен әйткән. Ә бу «разборка»ларның сәбәбе – әле күптән түгел генә, 9-10 ир-ат үзләренең наркологта учетта булуын белеп алган һәм хәзер аларны машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә җыеналар имеш. Ирләр барысы да, беравыздан, үзләренең законсыз рәвештә учетка алынуын, үзләре бу хакта хәтта белми калуын сөйли. Иң кызыгы, бу кешеләр әле быел гына учетка куелмаган – кемдер инде бу исемлектә 2003 елдан ук, кемнәрдер 2007дән…
ИСЕРЕКЛӘР ИСЕМЛЕГЕНӘ ЭЛӘГҮ ҖИҢЕЛ
Кукмара районы буйлап ике-өч көн йөри торгач, исемлектәге ирләрнең барысын да эзләп табып, аерым-аерым сөйләштем. Наркологта исәптә тору бик үк мактаулы эш булмаганга күрә, биредә исемнәрне генә күрсәтербез.
Беренчеләрдән булып, Дамир абый белән күрештек.
– 2003нче елда, үз теләгем белән, УЗИлар узып, ашказаны белән больницага дәваланырга кереп яттым. Шушы вакыйгадан соң 6 ел узгач, аягым авыртып, кабат больницага бардым. Шунда мине наркология бүлегендә эшләүче шәфкать туташы чакырып алып, үзләрендә учетта торуымны әйтте. Аптырадым инде. Әгәр учетта булсам, сез бит мине чакыртырга, нинди нигездә учетка алуыгызны аңлатырга тиеш идегез, дим. Нишләп аны 6 елдан соң гына хәбәр итәсез, дип сорадым. Иң кызыгы, 2006нчы елда, ягъни больницада беренче тапкыр ятып 3 ел узгач, мин әле медосмотр уздым. Эшем буенча миңа аны 3 ел саен узу мәҗбүри. Шул медосмотр вакытында нарколог белешмәгә «бездә исәптә тормый» дип имза куйган иде. Учетта булсам, нигә имза куйган? Больницада нарколог булып эшләүче Рөстәм Сабирҗанов белән сөйләшмәкче идем, ул пыр-пыр килде дә: «Тагын 3 елсыз учеттан төшермим әле мин сине», – дип китеп барды. Мин: «Ни өчен чыгармыйсың? Ни хакың бар?» – дип кычкырып басып калдым. Менә инде 35 ел балалар белән эшлим. Исерек кеше түгелмен. Шул килеш больницага бармадым да, йөрмәдем дә. Менә хәзер быел апрельдә судка чакырып, сезнең машина йөртү хокукын алабыз, чөнки наркологта учетта торасыз, дип әйттеләр. Ул учетка куюның үз таләпләре, билгеле бер документлары да бардыр бит. Анда мин дә имза куярга тиештер бит?! – дип сөйли Дамир абый.
Наркологның икенче корбаны – Николай абый да гомер буе – 38 ел дәвамында мәктәптә эшли. Хәзер ул интернат мәктәптә тәрбияче булып тора икән һәм иртә-кич балалар янәшәсендә. Аны кичке 7ләр тирәсендә балалар янында эзләп таптым.
– Мине 2007 елдан учетка куйганнар, – дип сөйли ул. – Ул елда больницада ятып чыккан идем, буыннарым авыртып терапия бүлегендә дәваландым. Кайсы датада ятуымны да белмим, чөнки бүген архивтан эзләтсәм дә, карточкамны таба алмадым. Июнь ае тирәсе булуын гына хәтерлим. Һәр елны медкомиссия узам, учетта тору турында беркем бер сүз әйтмәде. 2009нчы елны мин машина йөртү таныклыгын алыштыру өчен медкомиссия уздым. Бөтен кабинетларны уздым, ләкин нарколог үзе юк иде. Шәфкать туташы әйтә, син наркологта учетта торасың икән, ди. Мине дәвалаган табиб Екатерина Андреевага да бардым әле, мин бит сездә дәваландым, нишләп мине учетка куйганнар соң, дип. Шуннан соң миңа Андреева гына имза куеп җибәрде, аның өчен үзем җавап бирәм, диде. Менә шул чакта гына һәр ай саен килеп билгеләнергә кирәк икәнен белдем. Ышанасызмы, ике ел килеп йөрдем! Шуннан соң Рөстәм Сабирҗановка әйттем, нишләп мине учетка куйганнар соң һәм нигә мин һаман килеп йөрергә тиеш, дидем дә, бүтән килмәдем. Машина йөртү хокукын беркем алмады, йөрдем. Шушы еллар эчендә бернинди тәртип бозуым юк. Нибары бер тапкыр гына 100 сумлык штраф килде, башкача штраф та түләгәнем юк, исерек килеш правамны алганнары да юк. Менә инде апрель аенда миңа почта аша бер кәгазь кисәге килгән. Конвертта булса бер хәл! Шул кәгазь кисәгендә наркологта учетта торуым һәм машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә мөмкин булулары ачык текст белән язылган. Бу бит конфиденциаль мәгълүмат. Мин аларны үзем моның өчен судка бирә ала идем, – ди ул.
Николай абый кулындагы документларны карап утырам. Аның 2007 елдан бирле спиртлы эчемлек кулланмавы турында авыл фельдшеры да белешмә биргән, эш урыныннан бәяләмәсе бар. (Сүз уңаеннан, Николай абый инде 2007 елдан бирле, чыннан да, хәтта сыра да эчми икән.) Ә менә район больницасыннан биргән ике кәгазьнең һәркайсында аның наркологка учетка куелуы ике төрле дата белән күрсәтелгән. Кайдадыр ул 10нчы июль диелгән, кайдадыр бөтенләй башка көн… Кыскасы, буталчыклар күп.
Шундый ук аңлаешсыз урыннар Зиннур абый документларында да чагыла. Ул да үзенең учетта торуын медосмотр узганда гына белгән.
– Минем бөтен тормышым руль артында, ипием шул. Әгәр учетта торуымны белгән булсам, больницага билгеләнергә йөрмәс идеммени?! Нишләп соң аны хәзер генә хәбәр итәләр, – ди ул, үзенең 2004 елдан ук учетта куелганына ишарә итеп.
Илнар да үзенең 2008 елдан бирле наркологта учетта торуын быел гына белгән.
– Анда учетка алыну өчен мине комиссия карарга тиеш булган, беркем карамады. Бернинди протоколда, бернинди имзам тормый. 2011 елда гына медкомиссия узып йөрдем, анда бит нарколог миңа имза куйды, учетта тору-тормау турында бер сүз дә әйтмәде. Менә хәзер шундый хәл, – диде ул.
Тагын бер Николай исемле ирнең йортына кергәч, ах итәсең! Гафу итегез, ләкин наркологка учетка алынырлык кеше шундый йортлар сала алмый. Гомумән, хан сарае диярсең… Мин килгәндә әле үзе дә «шабаш»тан кайтып кереп кенә бара иде, шыр аек!
Дөресен әйтим, Кукмарага шалтыратып чакырсалар да, кайчан киләсемне беркемгә дә төгәл генә әйтмәгән идем һәм барысын да берәм-берәм кичке якта гына эзләп табарга туры килде. Исемлектәге өч кешене исерек килеш очратуымны яшереп тормыйм. (Хәер, аларның больницадагы амбулатор карточкаларында да учетка куярдай кешеләр булуы ярылып ята.) Алар хәтта ниндидер суд булачагын да белми, наркологта учетта торуын да беренче ишетә икән. Машиналары капка төбендә генә тора, димәк, машина йөртү хокукы да тик ятмый. Шул өч кешедән башкалар ап-аек һәм судка әзерләнә.
Газетада урын аз булганга гына башкаларга тукталып тормыйм, һәркемнең очрагы үзгә булса да, бергә туплап караганда алар охшаш.
«БЕЛМӘДЕК» ТҮГЕЛ, БЕЛДЕЛӘР
Нарколог Рөстәм Сабирҗанов белән больницада күрештек. Бер сәгатькә якын сөйләшү барышында, исемлеккә эләккән һәркемне күздән кичереп, амбулатор кенәгә аша аңлатма биреп барды ул.
– Рөстәм Миннәхмәтович, менә 9-10 кеше хәзер генә үзләренең сездә учетта торуын белеп алган. Нишләп соң моңарчы алар бу хакта хәбәрдар булмаган?
– Прокуратура бездә учетта торучы кешеләрнең исемлеген соратып алды һәм без шул исемлекне җибәргәч, аннан әлегә 10 кешене сайлап алып, аларны машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү эше белән шөгыльләнә. Алар барысы да үзләренең учетта торуы хакында белеп торды, хәзер генә белмәдек дисәләр дә, алар больницадан чыкканда амбулатор карточкаларына да, кулларына бирелә торган выпискада да «наркологта күзәтелергә» дип рекомендация язылган. Алар «белмәдек» дип, үз-үзләре өстеннән җаваплылык төшерергә тели. Хатабыз бары шунда гына: безнең аларны кисәтүебез хакында дәлилебез юк. Камера алып куеп, аңа камера каршында «син учетка куелдың» дип әйтергәме?! Мөмкинлек юк бит. Имза куясы документка, әлбәттә, имза куеп тормыйлар.
– Ә наркологта күпме билгеләнәсе?
– Бер ел дәвамында – ай саен, тагын бер ел – кварталга бер, өченче елны инде ярты елга бер тапкыр килеп күренәсе. Аннары без аны комиссия карары белән учеттан төшерәбез. Хәзер бит бөтен әйбер компьютерлашты. Әгәр кемдер килеп билгеләнә икән, ул компьютерга да кертелә, юк икән… Аны берничек тә вакытыннан алда учеттан төшерә алмыйбыз. Әгәр учеттан төшереп куйсак, ахыр чиктә ул кеше руль артына утырып берәрсен бәрдерсә, прокуратура тикшерә башлый һәм нәтиҗәдә, исерекне вакытыннан алда учеттан төшергән нарколог гаепле булып каламы?
– Нишләп соң, кемнәрдер медкомиссия узганда, сез аларның белешмәсенә учетта тормый дип имза куйгансыз? Гәрчә, ул вакытта алар инде учетта саналса да.
– Кайбер кешеләрнең хәленә кереп, аларга имза салган чаклар булды. Ләкин без ул кешеләргә ышанып, аны авыр хәлгә калдырмас өчен шулай эшләгәнбез икән, аның өчен үз өстебезгә бик зур җаваплылык алганбыз дигән сүз. Ләкин андый кешеләр барыбер медкомиссия узган чакта кисәтелми калмый. Шуңа күрә «белмәдек, кисәтмәделәр» дип әйтү дөрес түгел. Тагын бер момент: кайбер кешеләр хәтта нарколог имзасын үзләре ясаган. Хәзер аның буенча да тикшерү бара, – диде ул.
Николай абыйга юлланган коры кәгазь кисәген дә күрдем. Аны миңа нарколог янәшәсендә утыручы ханым чыгарып күрсәтте.
– Нишләп белмәсеннәр, без аларга учетта торганлыкларын язып менә шундый кәгазьләр дә җибәрдек әле, – диде ул. Ичмасам, законга сыешсыз шул кәгазегезне булса да күрсәтмәсәгез иде сез миңа!
Интернетта эзләнсәң, шушы ук темага бик күп мәгълүмат табарга була. Юл фаҗигаләре арткач, машина йөртүчеләргә карата таләпләр дә бик кырысланды. Әйтик, менә 2011 елның июлендә Кукмарада булган кебек үк вакыйга Свердлау өлкәсендә дә булган. Наркологка учетка бастырылганын белми калган ир, судны җиңеп чыгып, учеттан да төшкән, машина йөртү хокукыннан да мәхрүм ителмәгән. Кукмара законнары ниндидер, тиздән билгеле булыр…
Машина йөртү хокукының шундый артык бәлагә әйләнүенә Универсиада да тәэсир итми калмыйдыр билгеле. Кунаклар килешкә юлларны бушатасы, транспортны киметәсе бар бит. Әле күптән түгел генә газетабызда басылган «БАЛТАЧНЫҢ ҮЗ «КОНСТИТУЦИЯСЕ»(№13, 3 апрель, 2013 ел) дигән язмада, шул районның ЮХИДИ инспекторларының Яңа елдан соң ничек өч тапкыр тырышып эшләп ташлавын, моңарчы 3 айда гына 17 праваны алсалар, быел бер айда шуның кадәрне юнәтүләрен тәфсилләп яздым. Шулай, җәмәгать, правалар җыю юктан бар булган галәмәт түгел һәм монда таякның юан башы һәркемгә төшәчәк ахры.
Эльвира ФАТЫЙХОВА.
Казан-Кукмара-Казан.

Комментарии