- 30.05.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №21 (30 май)
- Рубрика: Архив
Илфат Фәйзрахмановның Ельцинны оныталармы?(25 апрель, 2012 ел) дигән язмасын укыдым. Бик дөрес язган. Ельцин бөтен Русиянең астын өскә китерде. Алар Горбачев белән сөйләшеп эшләнгән эш ул. Агрофирма ясап куйдылар да, хәзер 20 авылга бер хуҗа. Рәхәтләнеп сүтеп бетерделәр. Без бит аларны атлар белән ташып төзегән идек. Инде карарга йөрәк әрни. Сугыш узган шикелле.
Хәзер халыкка эш юк. Яшьләр китеп бетә. Авылда картлар да, эчкечеләр генә калды. Брежневны искә алучы да юк. Яшьләр калмады безнең Иске Кәкерледә. Кирпеч заводы эшләп тора иде. 50-60 кеше эшли иде. Күмәк хуҗалыкта һәр кешегә эш бар иде. Чын хуҗа бар иде. Күмәк хуҗалык рәисе, агроном һәр елны нәрсә булса да төзиләр иде. Хәзер 1-2 сыер фермасы бар, 10-15 кеше эшли.
Урамнарга танк белән керсәң генә. Ут-күз була күрмәсен, Алла сакласын. Изеп бетерделәр. Беркемгә дә кирәкми. Юлларны тигезләргә техника юк. Хәзер бөтен нәрсәбайлар кулында. Башлыклар, депутатлар ничәшәр миллион алалар. Ә эшче 5-6 мең ала. 9 айлык балага халыктан акча сорап яталар. Минем малайга Казан хастаханәсенә юллама бирделәр. Шул бер кешене кечкенә самолет килеп алып китте. Менә нинди заманада яшәп алдык. Хәзер хастаханәгә барсаң, бер айлык пенсияң дә җитми. Даруларның бәяләре кыйммәт. Безгә, картларга, пенсиясен биреп торалар. Анысы өчен рәхмәт. Болай барса, тагын 10-15 елдан авылларда кеше калмас.
Фатыйх ФАТКУЛЛИН.
Чүпрәле районы, Иске Кәкерле авылы.
Ельцин таркатты! ,

Комментарии