Алию Хәлид: «Русча белсәң, ник татарча сөйләшәсең, дигән караш киң таралган»

Алию Хәлид: «Русча белсәң, ник татарча сөйләшәсең, дигән караш киң таралган»

Нигериядән Казанга укырга килгән Алию Хәлид: «Татарстанга килгәнмен икән, татарча өйрәнергә кирәк», – дип саный. Ул Казан университеты курсларына йөреп, татар телен үзләштерә башлаган. «Азатлык» сорауларына да Алию татарча җавап бирергә тырышты.

Ул хәзерге вакытта Казан авиация университетының (КАИ) өченче курсында укый.

– Алию, син Казанга укырга килдеңме?

– Әйе, Русия белән Нигерия арасында студентлар алмашу программасы эшли. Шул килешү нигезендә авиатөзелеш белгечлегенә укырга Казанга килдем, монда инде өч ел яшим.

– Татар телен кайчан һәм ни өчен өйрәнә башладың?

– Минем өчен татар телен өйрәнү мәҗбүри түгел иде. Ләкин үзем телләрне бик яратам. Өстәвенә, Татарстанга килгәнмен икән, татарча өйрәним әле, дип уйлап куйдым да, телне өйрәнергә булдым.

Башта татарча сүзләрне курсташларымнан өйрәнә идем. Алар татар булсалар да, татарча бик үк яхшы сөйләшми. Күпмедер вакыт татарча өйрәнүдә алар ярдәм итте. Шуннан соң Казан федераль университетында бушлай татар телен өйрәнү мөмкинлеге барлыкка килде, ул курсларга язылдым, йөрдем. Хәзер телне артык өйрәнмим, ләкин кайвакыт интернетта татар төркемнәрендә кызык мәгълүматларны карап алам.

– Татар телен өйрәнгәндә, сиңа нәрсә иң авыры булды?

– Татар телендә мин белгән хауса, гарәп, инглиз, рус телләрендә булмаган авазлар бар, алар аркасында сөйләшүдә бераз кыенлыклар туа. Грамматика исә уртача бирелә, артык авыр түгел.

– Казан шәһәрендә сиңа ниләр ошый?

– Казанны мин бик нык яратам. Монда мәчетләр һәм хәләл ризык тәкъдим иткән кафелар күп, әмма алар шәһәр буйлап җайлы урнашмаган, аерым урыннарда күп булса, кайбер урыннарда табып та булмый. Казан бик уңайлы шәһәр. Шулай ук монда кеше саны яхшы, күп кеше яшәми, халык саны оптималь.

– Татар теленең бүгенге хәлен ничек бәялисең?

– Үзем татар теле тарихын өйрәнмәдем, ләкин рус теленең тәэсире һәм басымы көчле, дип уйлыйм. Тел югала бара, дип әйтмәс идем, шулай да рус теле тәэсирендә татар теле үзгәрә барадыр. Татар телендә сөйләшергә тырышкан кешеләрнең туганнары да «сиңа татар теле нигә кирәк», дип сорап куялар. Татарча сөйләшүчеләргә көлеп карауны да сиздем. Шәһәрләрдә, аеруча Казанда, татарча сөйләшү бераз сәер күренә. «Русча белсәң, ник татарча сөйләшәсең», дигән караш киң таралган, шул сәбәпле күп кеше татарча белми һәм белергә дә теләми. Тагын бер мәсьәләне ассызыкларга теләр идем: кайберәүләр, тел югала, дип, киресенчә, бөтен нәрсәнең татарча булуын тели. Бу да бик дөрес түгел. Мисал өчен, мәчетләрдә җомга вәгазьләренең татарча гына булуы белән мин ризалашмыйм. Казанда чит илләрдән килүчеләр күп, мәчетләрдә татарча белмәүчеләр дә җитәрлек. Аларга мәҗбүри татарча сөйләү – иң яхшы вариант түгел дип уйлыйм.

– Ә син үзең киләчәктә татар телен үстерүгә өлеш кертергә теләр идеңме?

– Әйе, дип уйлыйм. Киләчәктә андый мөмкинлегем һәм җитәрлек белемнәрем булса, бик теләп берәр татар проектында катнашыр идем.

– Нигериядә дә мөселманнар күп яши. Татарстан белән чагыштырганда, мөселманга кайда яшәү җиңелрәк, ничек уйлыйсың?

– Нигерия мөселман дәүләте түгел, дөньяви ил санала. Шулай да, Аллага шөкер, халыкның күпчелеге – мөселман. Миңа тормыш анда да, монда да яхшы, дип әйтер идем, ләкин Нигериядә бераз җиңелрәк, чөнки дин иреге бар. Әйтик, Татарстанда бер мәзһәбне генә алга сөрәләр, мәчетләрдә бер төрле генә намаз укырга кушыла, Нигериядә андый бердәм таләпләр, бердәм җитәкчелек юк. Туклану белән дә Татарстанда бераз авырлык бар. Үзләрен мөселман дип атаган кайбер татарлар да «хәләл» төшенчәсен аңлап бетерми. Шулай ук хиҗап бәйләмәгән мөселман кызларын мөселман булмаганнардан да аеру авыррак, алар бертөрле киенә, ашый, сөйләшә.

Закир ӘМИРХАН

«Дәүләтебез, җиребез бар, ә телебез – юк»

29нчы май көнне Казанда татар телен яклап пикет үтте. ТИҮ оештырган чарада «Татарстан-24» телеканалының үз тапшыруларын бары тик урыс телендә генә алып барып, республика конституциясенең ике дәүләт теле турындагы 8нче маддәсен тупас бозуы белдерелде.

Петров паркында оештырылган пикетта ТИҮ (Татар иҗтимагый үзәге) вәкилләре «Президент Миңнеханов! Таләп итәбез: «Татарстан-24» каналында 70% хәбәр татарча булырга тиеш», «Татарлар әле исән! «Татарстан 24» татарча сөйләргә тиеш», «Яңа Гасыр» каналы җитәкчесе Илшат Әминов! «Яңа Гасыр» тулысынча татар каналы булырга тиеш», дигән һәм башка шигарьләр күтәреп торды.

Пикетка чыккан Рәүф Ибраһимов «Азатлык» хәбәрчесенә бу таләпләрнең яңа булмавын, барысының да иске таләпләр икәнен әйтте:

– Татарларның 70 проценты Татарстанда яшәми, алар өчен татар телендә бер генә телеканал да юк. «Татарстан-24» телеканалы корылса да, ул бары тик урыс телендә генә тапшырулар алып бара. Бездә икетеллелек турындагы канун беркем тарафыннан да инкарь ителмәде, бүгенге көндә ул яши. Шуңа күрә «Татарстан 24» телеканалы үз тапшыруларының ким дигәндә 50 процентын татар телендә алып барырга тиеш, – диде ул.

«Әле күптән түгел генә Татарстан Мәдәният министрлыгына барып кайткан идем. Сөйләшүдән аңлавымча, алар үз министрлык эчендәге эшләрен дә татар телендә алып бармыйлар икән. Мәдәният министры үзенең эш кәгазьләрен татар телендә алып барып, үрнәк күрсәтер, дип уйлаган идем. Мин бүгенге көндә татар теленең шул дәрәҗә түбән төшүенә риза түгел. Гадәт авыруга караганда да авыррак, диләр. Канга сеңгән коллыкны тамчылап чыгару да бик авыр. Менә шул канга сеңгән гадәтне тамчылап булса да чыгару хәзерге вакытта бик аз дәрәҗәдә дип уйлыйм мин. Татарстан түрәләренең татарча сөйләшмәве аларның гадәтләренә кергән. Алар татар теленә ничектер игътибар итмичә, урыс телендә эш алып баралар икән, шул җиткән дип уйлыйлар. Әмма без бит халык. Безнең дәүләтебез, илебез, җиребез бар. Ә телебез – юк. Бу бернинди кысага да сыймый», – диде ул.

Пикет ахырында «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалы җитәкчесе Илшат Әминовка телеканалда татарча тапшыруларның санын арттыруны һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка «Тәртип» радиосына кичекмәстән яңа ешлык алуда ярдәм итүне һәм Татарстан Конституциясен тупас рәвештә бозган өчен «Татмедиа» җәмгыяте җитәкчесе Андрей Кузьмин һәм «Татарстан-24» телеканалы җитәкчесе Сергей Лобовны эшләреннән азат итүне сорап, ачык хат җибәрү карары кабул ителде.

Райнур ШАКИР

Хөкүмәт машиналары узганда «ТФБ Финанс» мөштәриен полиция каплап торган

25нче майда Казанга ике көнлек эш сәфәре белән Русия премьер-министры Дмитрий Медведев килде. Шул ук көнне Казан Кремле янында плакат тотып торучы «ТФБ Финанс» инвестиция ширкәте мөштәриен полиция хезмәткәрләре хөкүмәт машиналары узганда каплап торган. Фаразларга караганда, машиналарның берсендә Русия премьер-министры утырган булырга мөмкин.

«Мин Кремль янында ялгыз пикетка бастым, ләкин минем янга шунда ук ЮХИДИ хезмәткәре килеп, документларны тикшерде. Аннан соң гади киемнән биш кеше килеп, озак кына басып торды. Кортеж узганда алар мине каплады. Бераздан тагын бер полиция хезмәткәре килеп, мине тикшереп китте. Аннары миңа китәргә туры килде, миннән соң беркем дә басмады, курыктылар», – дип сөйләгән ширкәт мөштәрие Анастасия Кузнецова Idel.Реалиига.

Пикетка чыгучы сүзләренчә, кортеж берничә кара машинадан торган, аны полиция машиналары озата барган. Кузнецова «Өч тапкыр алданганнар – Татфондбанктан, хөкүмәттән һәм мәхкәмәдән» дигән плакат тоткан булган. Май башыннан бирле «ТФБ Финанс» ширкәте мөштәриләре, үзләрен Хисаплардагы акчаларны иминиятләштерү реестрына кертмәүләренә ризасызлык белдереп, пикетларга чыга.

Bonjour, Paris. Европа татарны ничек истә калдырыр?

Казан Парижда зурлап Сабантуй бәйрәме уздырды. Төгәл ничә сумга төшүе – «дәүләт сере». Журналистлар чама белән аның 23 млн сумнан артып китүен санап чыгарды. Без, татарларга, Сабантуй Европа уртасында, мәшһүр шәһәрләрнең берсендә узганга куаныргамы, әллә акчаны исраф итү дип санарга тиешме?

Сабантуйның Парижда узуы, Эйфель манарасы төбендә татар җырлары яңгыравы, биюләр, уеннар булуы бер яктан, әлбәттә, татарларны таныту. Бу – республика, шәһәрнең дипломатиясе. Cабантуй аша үзебезне күрсәтү, берникадәр сәясәтне уздыру, киләчәккә дуслык җепләрен ныгыту, кармак салу. Моны soft power дип бәяләп була. Бәйрәм, туризм үсеп китмәсме, инвесторлар Казан, Татарстан белән кызыксынмасмы, биредә эшчәнлек җәелдермәсме, дигән өмет белән оештырылды. Акчаның күпләп тотылганы, мулдан кулланылганы ярылып ята. Бик хуш, әмма милләтне үстерүдә, республиканың мәдәниятен танытуда Сабантуй төп приоритет була алмый. Бу – зур хата.

Милләтне, аның телен саклыйм дигәндә, эшчәнлекнең төп юнәлешләре – милли балалар бакчалары, мәктәп, югары уку йорты, заманча телевидение, кино, мультфильмнар. Сабантуйны Парижда уздырып, без татар телле, милли үзаңы булган, республика, Казан өчен җанын фида кылучыларны тәрбияли алабызмы? Милли бәйрәм Сабантуйны матур итеп оештыра беләбез, әмма хәл итмәгән милли проблемаларыбыз өелеп ята. КФУда татар телле белгечләр әзерләүгә берничә миллион табылмаган вакытта (яки табылырга теләмәгәндә) Парижда Сабантуй уздыру татарларны үчекләү кебек кабул ителә. Проблема, гомумән, мәдәнияткә, миллилеккә аз акча бүлеп бирүдә дә. Акча күбрәк һәм тиешле урында, файдалы максатта тотылса, дөнья буйлап Сабантуй уздыру сәясәте артык тәнкыйтьләнмәс иде, Бусы – бер.

Икенчесе. Бүген Европаның иң кыйммәтле шәһәрләренең берсендә җырлап-биеп йөрү кешеләрдә күп сораулар тудырды. Татарстан да икътисади кризис кичерә, кешеләрнең керемнәре кими, республикада банклар җимерелде, кешеләр акчаларын югалтты, күбесе бизнесларыннан колак какты. Казан түрәләренең Парижга төялешеп баруы кешеләрдә тискәре фикерләр тудырды. Киресенчә, Татарстандагы башка милләт кешеләренең татарларга карата мөнәсәбәте начарайды түгелме икән?

Өченчедән, Париж үзәгендә татарларның фольклор бәйрәме узуы сәер тоелды. Сабантуй югары мәдәният үрнәге түгел. Европалылар татарларны бөек империя тоткан халык дип белә, куркусыз Чыңгызхан нәселе кешеләре, дип искә ала һаман да. Парижда бәби итәкләрдән сикереп, түбәтәй-камзулдан гармун тартып йөргән кызлар-егетләрне күреп, европалылар безне, татарларны, уен, кәеф-сафа гына кора торган милләт дип истә калдырырлармы? Һәрхәлдә, миндә андый шик бар. Гомумән, Сабантуй бәйрәмнәре дә арыттыра башлады. Бу – республиканың төп милли сәясәте, дигән хис кала. Игътибарны Сабантуйдан башкага юнәлтәсе иде. Инде күптән вакыттыр.

Айрат ФӘЙЗРАХМАНОВ,

тарихчы

Фестивальдә катнашкан җырчыларның Ваһапов турында белеме сай булып чыкты

15нче май көнне Казанның Салих Сәйдәшев залында 2017нче елның Ваһапов фестивален йомгаклау чарасында сәхнәгә чыккан җырчылар арасында Рәшит Ваһаповның кайсы авылда тууын, әлеге чараның беренчесе кайчан узуын белмәүчеләр дә бар. Унлап яшь җырчы арасында Рәшит Ваһаповның җыр сәхнәсенә күтәрелгәнче кемнәр булып эшләвен икәү генә әйтә алды. «Азатлык» Сәйдәш залында үткән концерт вакытында сораштыру үткәрде.

Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин Ваһапов фонды оештырган концертлар аша танылды. Ләкин фонд белән җырчыларның арасы бозылды һәм матур башланган эш ике очракта да күңелсез тәмамланды. Ришат Төхвәтуллинга хәтта судлашырга, «Тыңлачы, сандугач» җырын башкарган өчен штраф түләргә дә туры килде.

Бу гала-концерттa әлеге җырны консерватория студенты Илгиз Мөхетдинов хорга кушылып башкарды. Академик башкаруда җыр башка яңгыраш алды. Элегрәк белгечләр, Ришат Төхвәтуллин дөрес башкармый, мәгънәви басым дөрес куелмый, дип бәяләгән иде.

Фестивальдә татар җырының «әнисен» дә билгеләделәр. Татарстанның халык артисты Флера Сөләйманованы әнә шулай зурладылар һәм Ваһапов бүләген аңа да тапшырдылар. Ул үз чоры җырчылары арасыннан ялгызы гына калып баруы турында әйтте.

Комментарии