Әйткән сүз − аткан ук

Әйткән сүз − аткан ук

Фәрит МӨХӘММӘТШИН, Татарстан Дәүләт Советы рәисе:

Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу. Эш дәверендә үзеңне шулай куярга кирәк: еллар узу белән, үз исемеңә авыр сүзләр, гаепләүләр ишетерлек булмасын.

«Шәһри Казан»

Изображение удалено.Талия МИҢНУЛЛИНА, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе:

Кеше теләсә нинди авырлыкта һәм киемдә дә уңышка ирешкән була ала. Ни өчендер акыллы кешеләр матур кешеләргә караганда азрак. Иң мөһиме күңел матур булсын һәм изге эшләр күбрәк башкарылсын.

«Бизнес Онлайн»

Изображение удалено.Тәбрис ЯРУЛЛИН, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе:

Сабан туе төбәкләрдә Татарстан сәясәтен үткәрә. Аны оештырып, акчаны суга салалар дию, белән килешмим. Беренче чиратта, бу төбәкләрнең үзләренә кирәк. Сабантуй – татарлыкны саклап калу алымы.

«Интертат

Комментарии