- 30.06.2019
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2019, №25 (26 июнь)
- Рубрика: Архив
23нче июнь көнне Татарстандагы Сабантуйларның иң олысы – Казандагысы узды. Башка еллардагы кебек, халыкны Тынычлык бистәсендәге бердәнбер мәйданга чакырмадылар. Быел Сабантуйны, ниһаять, дүрткә бүлделәр. Тынычлык (Мирный), Дәрвишләр бистәсендә, Аккош күле янында үткәрделәр һәм Казан ипподромында ат чабышлары уздырдылар. Бәйрәмдә 196 мең кеше күңел ачкан, дип хәбәр иттеләр. Тынычлык бистәсендәге Сабантуйга без дә бардык.
МОНДА ПРЕЗИДЕНТ, МОНДА КЕРМӘ!
Әле ярый иртәрәк килгәнмен. Сәгать 12ләр тирәсендә, йокысын туйдырып кына килүчеләрнең кәефен мәйданчыкка кергәндә үк бозарга җитешкәннәр. Монда ике йөзләп кеше тупланган, аларны полиция мәйданга кертмәгән, шуның аркасында этеш-төртеш барлыкка килгән. Ни өчен кертмәүләрен исә, халыкка «Анда Рөстәм Миңнеханов бар!» – дип аңлатканнар. Әйтерсең, түрә йөргән җирдә гади халык йөри алмый… Рөстәм Миңнеханов ялгыз түгел иде. Ул бәйрәмгә Казанга килгән Төрекмәнстан Президенты Корбангали Бирдемөхәммәдов белән бергә килде. Килгән кунакка хөрмәт күрсәтәм дип, җирле халыкны капка янында кертмичә торулары бик аңлашылмый. Җыелган халык, үзләрен бәйрәмгә кертүне сорап та, файда булмагач, «Хурлык, оят!» – дип кычкырган. Кешеләрдән торган «бөке» барлыкка килү аркасында, тукталыштан автобуслар да чыга алмаган, дип хәбәр иттеләр соңыннан. Иң ошамаган әйбер шушы булды да – гади кешенең ихтыяҗларын канәгатьләндерү беренче урында түгел. Беренче урында – вип-кешеләрнең, кунакларның мәнфәгате. Кунаклар килә дә китә, аларга да бәйрәм күрсәтергә кирәк, әмма җирле халыкны кимсетеп, читкә тибәреп түгелдер.
Дөрес, шәһәр хакимияте ахырда бу хәл өчен халыктан гафу үтенергә мәҗбүр булды. Казан башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин икенче көнне үк җыелыш вакытында моңа карата үз аңлатмасын бирде. «Бу ел Сабантуй бәйрәм итү өчен елдагыларга караганда шактый күбрәк – барлыгы 4 мәйданчык оештырылуга да карамастан, алар барысы да тамашачылар белән шыплап тулган иде. Тынычлык Бистәсенә килүчеләр агымы шул дәрәҗәгә җитте ки – билгеле бер мизгелдә, куркынычсызлык максатында, мәйданга кертүне туктатып торырга туры килде. Мин берникадәр көтеп торырга мәҗбүр булганнардан гафу үтенәм. Амфитеатр тулы иде, тамашачылар керү юлларында тордылар хәтта. Тапташ, этеш-төртеш башлану куркынычы югары иде, чөнки бәйрәмгә кешеләр гаиләләре, балалары белән дә килә. Бу вакыйга әлеге хәлне анализлау һәм киләчәктә ул кабатланмасын өчен чыгу юлы эзләү өчен форсат булды», – диде ул.
МИЛЛИЛЕК БАР, ӘММА…
Сабантуй мәйданчыгына кергәч тә, игътибарны милли утар җәлеп итә. Монда һәр район үзен тәкъдим итеп, кечкенәрәк кенә өйләрдә халыкка, ә бәлки беренче чиратта Президент Рөстәм Миңнехановка булдыклылыгын күрсәтте. Моның өчен нинди генә адымнарга бармады. Әйтик Норлат районыннан килгәннәр әллә ни мактанырлык әйберләре булмау сәбәплеме, җырчы Фирдүс Тямаевны чакырганнар. Фирдүс Тямаевка, билгеле, күпмедер күләмдә акча да түләгәннәрдер. Аның ярдәмендә үз утарларына күп халык җәлеп иттеләр.
Кукмара, билгеле, үзенең итекләрен, савыт-сабасын күрсәтте. Лаеш районы утарына зур гына бассейн кебек әйбер куелган иде. Су, фонтаннар бар иде. Алексеевск районы утары даңгыр – доңгыр килеп, үзенең кыңгырау тавышлары белән каршы алды. Күрәсең, «Без – урыс районы», – дип игълан итмәкче булганнардыр инде.
Төрекмәнстан Президенты килгәнгә күрәдер, бер читтә зур гына Төрекмәнстан юртасы куйганнар иде. Төрекмәнстан авылы кебек бер нәрсә ясаганнар. Анда аларның милли җырлары яңгырады, шуның каршысында пылау пешерделәр, халыкны бушлай сыйладылар. Эссегә карамастан, халык бер чакрым тирәсе озынлыктагы чират торып, озак кына, шул пылауны алып ашарга тырышты. Һәрхәлдә, мин барында сугышмадылар – монысы да әйбәт булды. Бу утарларның бөтенесендә дә нигездә җырладылар, биеделәр, кемнең нәрсәсе бар, шуны күрсәттеләр. Һәм нигездә нәрсә дә булса саттылар. Мәсәлән, Лаеш утарында җиләк, кыяр саттылар.
Бу утарларда миллилек ярылып ята иде: татар йортларын, татар көнкүрешен күрергә мөмкин булды. Миллилик хәттин ашкан Сабантуенда. Тик миллилек, милли аң, милләт дип, милләт берләшми, аның күңеле күтәрелми. Беренче чиратта халыкчан булырга тиеш ул Сабантуе. Миллилек ул – халыкчанлык дигән сүз, беркатлы гади халыкка да, баена да, ярлысына да, түрәсенә дә берүк төрле мөмкинлек бирә торган аралашу, ял итү ысулын тапкан Сабантуе була алдымы соң?
Советлар заманыннан ук безнең Сабантуйлар һәм теләсә кайсы зур чаралар барыбер түрәләргә барып терәлә һәм бу бәйрәмнәр алар өчен эшләнә кебек. Бу мин югарыда язган милли утарларга да халыкны Президент килгәч кенә кертә башладылар. Гаделме бу сезнеңчә?
Сатучылар бәяләрне шактый күтәреп куйганнар иде. Кибеттә 30 сум торган бер туңдырманың 100 сум булуы, бик үк дөрес әйбер түгелдер. Безнең татар эшмәкәрләре төрле ысуллар белән үзләренең товарларын сату юлларын карый. Бу уңайдан республикабызда танылган кешеләрнең йөзләрен кулланалар. Мәсәлән, Казан Сабантуенда сатуга кызыклы чәйләр куелган иде. Минтимер Шәймиев рәсеме төшерелгән, «Бабай чәе» дип аталган чәй саттылар. Әле астында Минтимер Шәрип улының «коронный» сүзе дә бар: «Без булдырабыз!». Бу чәйнең составында әллә ни юк: кара чәй, лемонграсс, мелисса. Тик «бабай» рәсеме төшерелгәч, игътибарны җәлеп итә! Әле тагын «Абзый чәе» дә бар иде. Монысы – Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов портреты белән чыгарылган. Астына «Тяпляп тугель» дип тә язганнар. Монысы чәй турында булдымы, Миңнеханов цитатасын куллануларымы – аңлашылып бетмәде. Абзый чәе бабай чәеннән составы буенча байрак икән: кара цейлон чәе, нарат җиләге яфраклары, ромашка, карлыган яфраклары, күкчәчәк (василёк), күгәрчен күзе чәчәге (незабудка). Эшмәкәрләрнең оригинальлегенә – афәрин диясе генә кала! Мондый чәйне чит илгә барганда күчтәнәч итеп алу да оят түгел.
Сәхнәгә килгәндә, төп сәхнә еракта урнашкан иде һәм кешеләрне анда таба бик җибәрмәделәр. Концерт программасына бәйләнеп була – урысча, «не в тему» җырлар күп яңгырады. Утыра торган урын әз иде. Бөтен кеше кереп утырып карый алмады.
АВЫЛ КӨНЕ – САБАНТУЕМЫ?
Быелга Сабантуй темасын төгәлләп торырбыз, мөгаен. Тик шулай да, шоумен һәм тамада Гамил Нур белән Сабан туе бәйрәме турында сөйләшми булдыра алмадык.
– Гамил абый, Сабантуйларына ни җитми? Аны оештыруда нинди проблемалар бар?
– Оештыручыларның кимчелеген күрмим. Тырышалар, рәхмәт аларга! Мине күп авылларның бөтенләй Сабантуйсыз калуы гына борчый. Русиядәге илле татар яки башкорт авылының берсендә генә милли бәйрәм ясала кебек.
– Ничек итеп бу проблеманы чишеп була?
– Сайлау оештыргандагы кебек итеп, административ ысул белән хәл итеп була. Мәҗбүри итеп куелса, бар авыллар да халык өчен бәйрәм ясар иде.
– Казан Сабантуенда быел бик тыгын булды, халык ташкыны керә алмады…
– Меңләгән кеше бер капкага сыймый инде. Казанда бер түгел, мең Сабантуй оештырсаң да таманга килә. Ярлы сәвит чорында да алар еш ясала иде. Һәр бистә, район, квартал, ишек алды, эш урыны, мәктәп, уку йорты, балалар бакчасы да үз Сабантуен ясый ала. Икенчедән сәүдә һәм ял үзәкләре туристлар, кунаклар, клиентлары өчен җәй буе Сабантуйларын кабатлап һәр көнне ясап торса да ярый.
– Көн дә бәйрәм, көн дә туй булмый бит инде?
– Күпсенмә! Миллион ярым җирле халыкка һәм килеп-китеп йөргән өч миллион кунакка, туристка аз ул. Иң тынгысыз кеше дә сайлап бер-ике Сабантуена гына чыга. Аннан гына эш дәрте кимеми. Икенчедән: Сабантуйлары беренче чиратта кунаклар, туристлар, балалар, ял вакыты, отпускылары булган кешеләр өчен кирәк. Ә алар Казанга күпләп килеп акча калдыра, Татарстан бюджетын баета. Сабантуйларның тыйнак, халыкчан, үзкеремле вариантлары өчен парклар да бар.
– Татарстан чит илләрдә Сабантуйлар оештырып бирә, миллионнар түгә…
– Әйе. Тик Башкортстан, Урал, Себер якларында мыжлап торган авылларда бәйрәм оештыручы юк. Татарстан авыллары үз артистларын көтә: хөкүмәт сәнгатькәрләрен, машинага бензин салып, чыгыш ясарга чыгарып җибәрергә була. Бай илдә кинәнеп яшәүче өч бөртек ярым-йорты татарга мондагы ярлы колхозчы яки эшче хисабына бәйрәм оештыру сәер. Бәйрәмнәрен җирле халык үз хөкүмәте, үз байлары белән оештырсын иде. Барлык татар яки башкорт бер Татарстан халкына гына салынмасын. Алар салымны Казанга түләми, түләгән җирләреннән бәйрәм сорасыннар. Икенчедән, әйтик Мәскәүдә яки Салехардта, йөз мең хезмәт хакы алып эшләүче халык үзе дә фәкыйрь түгел. Монда җан асраучы халык хисабына бай чит илдә Сабантуйлар оештыру да буржуазияне бизәми. Читтәге байга бәйрәм ясап монда инвестиция килми, алар уйнаганнан мондагы халыкның тамагы туймый. Бизнес яки туризм, акча агымы Казанга килсен өчен бәйрәмнәр Казанның үзендә еш ясалырга тиеш.
– Соңгы вакытта күп җирлекләрдә Сабантуй урынына Авыл көннәрен оештыра башладылар…
– Авыл көннәренең Сабантуеннан бик зур өстенлеге бар. Авыл көннәре ни өчен ясала, чөнки ул арзангарак чыга. Анда, әйтик мәшәкатьләнеп, умырткасында бүсерләрен чыгарттырып, ирләрне газаплап көрәшләр ясарга кирәкми, ат чабышы оештырырга кирәкми. Чөнки Сабантуй бәйрәмендә мәҗбүри кагыйдәләр бар иде – җәмгыять, дәүләт һәм хакимият органнары авыллардан Сабантуйның калыпларын үтәргә мәҗбүр итә иде. Хәер, хакимият кенә түгел, галим-голама да халыкның башын катыра – Сабантуй шулай булырга тиеш, болай булырга тиеш, дип… Шуңа күрә халыкта, аеруча җитәкчеләрдә Сабантуй бәйрәмнәрен оештырырга курку бар. Ә Авыл көне исә, Сабантуйның мәҗбүриятеннән котылдыра. Икенчедән, Сабантуйларны билгеле бер көндә бөтен җирлекләр дә уздырырга тиеш дигән мәҗбүрият бар. Сигезенче июнь көнне мең бәйрәм башланса, артистларның бәясе биш мәртәбә арта, аппаратураның бәясе 3 мәртәбә арта. Әйтик Түбән Новгород өлкәсендәге кебек, Сабантуйлар яки авыл көннәре июньнән алып август аена кадәр уздырылса, бу очракта чыгымнар кими, чөнки конкуренция юкка чыга. Балалар өчен таганнар, батутлар китерү яки мамык шикәр саттырту, пылау пешерү, артистлар чакыру чыгымнары кими. Чөнки алар барысы да бер көнне таләп ителсә, аларның бәяләре кинәт кенә артып китә. Ә менә җәй буе, төрле көннәрдә, үзе өчен җайлы вакытта оештырганда чыгымнар кими. Авыл көннәре совет чоры Сабантуйларының эволюцион, ирекле үсеше ул. Бу – Сабантуен саклау форматы. Кайбер кеше борчыла: авыл көннәрендә концерт кына була, дип. Монысы өчен дә сөенергә кирәк, чөнки күп кенә авылларда бишәр, унар ел бер генә концертның да булганы юк. Ә монда авыл көненә сылтап, авыл халкына аз булса да мәдәни хезмәт күрсәтелә.
Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии