- 30.07.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №30 (31 июль)
- Рубрика: Архив
Русия эчке эшләр министрлыгының Татарстан бүлеге башлыгы Артем Хохорин Кама Тамагы районында табигый тыюлыкларны үзләштерүгә каршы көрәшүче Игорь Сапатовның атып үтерелүен тикшерүне «аерым контрольгә алуын» белдерде. Аның әйтүенчә, Сапатовның шикаятьләре яңадан күтәрелеп тикшереләчәк, әмма хокук саклаучыларның гамәлләренә бәя бирергә әле иртә. Хохорин җинаятьчеләрне тотуга өмет булуын, дүрт мөмкинлекнең тикшерелүен әйтсә дә, тәфсиллерәк мәгълүмат бирүдән тыелып калды. Татарстанда Сапатов кебек коррупциягә каршы көрәшүче башка кешеләрнең язмышы белән таныш булган журналист Рәмис Латыйпов мондый очракларда «тикшерүне аерым контрольгә алу» гадәти хәл, нәтиҗәсе генә күренми, ди.
ХАКЛЫК ӨЧЕН ҮЛЕМ
Яшел «хаки» бишмәт кигән, зур гәүдәле, бик шат күңелле Игорь белән танышуым әле дә күз алдында. Аюныкы кебек олы кулларына минем кул кереп югалгач, кояш кебек балкып: «Шрек», диде. Һәлак булган кешене кушаматы белән искә алганга рухы рәнҗемәс дип уйлыйм, чөнки бу кушаматны ошата иде ул. КАМА ТАМАГЫ РАЙОНЫ ТӘМТЕ АВЫЛЫ халкы таккан кушамат бик туры килеп тора иде аңа.
Сазлыкта яшәгән мультфильм каһарманының да тынычлыгын читтән килгән чакырылмаган кунаклар боза һәм ул туган җирен яклап көрәшә башлый. Авыл читендә, сазлыклы урында «аерым хуҗалык» булып яшәгән Сапатовлар гаиләсенең тынычлыгын Идел буендагы бу матур урыннарга коттедж салырга килгән түрәләр һәм бандитлар бозган иде.
Бернинди кануннарны санламыйча, авыл халкыныкы, мәктәпнеке булган җирләрне, аларны гына түгел хәтта Идел ярын да үзләренеке дип игълан иткән, авыл урамнарына шлагбаумнар куеп чыккан чакырылмаган кунакларга каршы халыкны беренче булып Игорь Сапатов күтәреп чыккан иде. Президентка, эчке эшләр оешмаларына хатларда беренче булып аның имзасы тора иде. Барыннан да бигрәк «Сувар» ширкәте хуҗалары каты кылана дип зарланган иде ул. Тиешле даирәләргә хатлар юллагач, шул хакта мәгълүмат чараларында бәян ителгәч («Безнең гәҗит» «СОҢГЫ МОГИКАН», №16, 28 апрель, 2010), тикшерү башланыр дип ышанган иде Игорь. Кызганыч, алай түгел шул. Бездә кабул ителгән ямьсез гадәт буенча, аның үзенә каршы һөҗүм башланды. Шунысы куркыныч, бандитлар белән түрәләр берләшеп гаделлек өчен көрәшкән кешегә каршы ябыштылар.
Бандитлар төнлә өенә ут төртергә маташалар, корал ыргытып китәләр, пычак белән һөҗүм итәләр. Түрәләр исә аның инде әллә кайчан төзелгән йорты астындагы җир урыны канунсыз алынган, ул аны кире хөкүмәткә кайтарырга тиеш дип, үзен тинтерәтә башладылар. Сапатовның йортына керә торган машина юлын бүтән кешегә биреп, керү юлын яптылар. Ничә еллар маллар асраган абзары астындагы җиренә икенче кадастр номеры биреп, башка кешегә сатканнар иде хәтта.
Игорьның хатларына аңлатма сорагач, район түрәләре дә, шул исәптән, авыл җирлеге башлыгы Андрей Степанов та Сапатовны ниндидер тилемсә, юк сүз сөйләп йөри торган кеше итеп сурәтләделәр. Игорьга булган һөҗүмне дә, аның йортын яндырырга омтылышны да популярлык китерү өчен үзе оештырган нәрсәләр дип күрсәтергә тырыштылар хәтта. Гаеплеләрне, билгеле, беркем тапмады. Эзләделәр микән?
Юк дәгъвалар белән, тиле сүз сөйләп йөргән кешене берәү дә үтерми. Билгеле, хәзер түрәләрнең «ҮЗЕН ҮТЕРҮНЕ ҮЗЕ ОЕШТЫРГАН» дияргә телләре әйләнми, «тикшерү күрсәтер», «тикшерү аерым контрольгә алынды», диләр. Хәер, теге вакытта да түрәләр чынлыкта Сапатовның хаклы булуын белгән, бары тик авылдагы җирләрне читләргә озату аларга табышлы булган, тикшерү дә чын яллаучыны тапмаячак, дигән фикердә мин үзем.
Кызганыч, бик кызганыч. Ришвәтчелеккә каршы көрәш – һәр ватандашның бурычы, дип әйтә хакимият. Андый көрәшкә күтәрелгән кешене чәк-чәк тоткан волонтерлар озатып бармаячагы билгеле, әмма иң югарыдагы түрәләр тарафыннан берәр яклау бармы соң андыйларга?
Менә соңгы еллардагы берничә генә мисал. ЯШЕЛ ҮЗӘНДӘГЕ РИШВӘТЧЕЛЕК ТУРЫНДА – аерым алганда район башлыгы Сергей Батинның тыюлыктагы урманны кисеп йорт салуы хакында язып чыккач, район хакимияте шикаятьче Алексей Соловьевның ничә еллар буе торган йортын сүтәргә дигән карар чыгарды. Мәхкәмәдә район хакимиятен җиңеп чыккач, аны кыйнап ташладылар. Район башлыгы Сергей Батин бу хакта «Соловьев ҮЗЕН КЫЙНАУНЫ ҮЗЕ ОЕШТЫРГАН», дип белдерде. Район башлыгының керсез йөзенә тап төшерер өчен үзен-үзе кыйнаган яки дусларына әйтеп, үзен кыйнаткан, имеш.
Николай Туганов Яшел Үзән-Казан маршрутындагы автобусларны Сергей Батинның үз якыннарына биреп, башка эшмәкәрләрне читләштерүе хакында миңа интервью биргән иде. Ике көннән соң маска кигән өч бандит Тугановка һөҗүм оештырды. Әмма Николайның үзен эләктерә алмыйлар, аңа бик охшаган бертуганын имгәтеп ташлыйлар.
Николайның туганы Тикшерү комитетында техник хезмәткәр булып эшли иде, шуңа күрә эшне йомып кала алмадылар, ул Мәскәүгә кадәр барып җитте. Әмма әлегә кадәр гаеплеләр иректә. Шушы вакыйгалардан соң, Сергей Батинны «үз теләге белән» эшеннән алдылар, хәзер ул Мәскәүдә, Федерация шурасында Татарстан вәкиле булып утыра.
СПАС РАЙОНЫННАН эшмәкәр Анатолий Подгорнов, конкурста катнашып, балык тоту өчен Иделдә кишәрлек отып, балык цехы ачып җибәргән иде. Кыйбатлы машиналарда килгән бандитлар башта аннан үз теләге белән балык тотудан баш тартырга кушалар: тендерда отуыңда эшебез юк, бу кишәрлек безнеке! Эшмәкәр, билгеле инде, каршы чыга. Аннары аңа браконьерларга каршы көрәшергә тиешле балык инспекциясе бәйләнә башлый. Имеш, ул ришвәтче, тендерны законлы отмаган.
Подгорновка гына түгел, башка коллегаларына да шундый «кунаклар» килгәне билгеле була. Анатолий үзен һәм коллегаларын яклап көрәшә башлый, бу хакта бәйнә-бәйнә язып, Татарстан Президентына хат илтә. Шул көнне кич белән машинасын яндыралар. «Мин курыкмыйм, мин ахырга кадәр көрәшергә әзер», дип сөйләде миңа Анатолий. Әмма бандитлар да, түрәләр дә, кешенең кайсы урыны нечкә икәнен белеп тибәләр шул. Эфирга материал чыккан төнне аның абыйсын кыйнап ташлыйлар, кыйнаганда: «Туганың туктамаса, КЫЗЫҢНЫ КӨЧЛИБЕЗ», диләр.
Туганнарын куркыныч астына куярга теләмәгән һәм көрәшнең нәтиҗәсен күрмәгән Анатолий туктап калды. Нәтиҗәсе – гаеплеләр табылмаган, бандитлар утырып килгән автомобильләр бернинди видеокамерага эләкмәгән, аларның кем икәне билгесез.
БАЛТАЧ РАЙОНЫ ЛЫЗИ АВЫЛЫ халкының пай җирләрен Балтачка кушарга теләгәч, Шушма елгасы буендагы авыл халкы җирләрендә байларның коттеджлары пәйда була башлагач, пенсионер Николай Плотников халыкны күтәреп чыккан иде. Кызганыч, шушы вакыйгалардан соң бик СӘЕР ГЕНӘ ҺӘЛАК БУЛДЫ ул. Аракы эчмәгән, тәмәке тартмаган, спорт белән дус, гомере буе велосипедта йөргән Николай Плотников биеклеге бер метрдан артмаган дамбадан велосипеды белән егылып төшеп үлгән.
Аның вафатын вакытында ишетмәү сәбәпле, җирләгән чагында кайтып өлгерә алмадым. Әмма җирләгән кешеләр аның башында тирән ике яра эзе бар иде дип сөйләделәр. Ул егылган юл читендә бернинди таш та, тимер дә юк, чирәм генә. Балалары булмаган Николай Плотниковның туганнары читтә яши, ерак кардәшләре аның үлеме сәбәпләрен җентекләп тикшертүне кирәк санамады.
Билгеле, кулда фактлар ныклы булмагач, «яллап үтертү» дип әйтеп булмый, тик авыл халкының Николай Плотниковның вафаты хакында үз фикере бар.
ТҮБӘН КАМА РАЙОНЫ ШИРӘМӘТ АВЫЛЫНДА яшәүче фермер Константин Чупаев та – ТҮРӘЛӘР ӨЧЕН ЗЫЯНЛЫ АДӘМ. Ул үз хокукларын даулый, авылдагы канализация челтәрен төзү, чүплекне сафка бастыру өчен бирелгән акчаларның кая киткәнен саный.
Ул вакыттагы авыл җирлеге башлыгы Александр Павлов Чупаевны ялгыш-йолгыш сүзләр сөйләп йөри торган ниндидер бер тилемсә итеп сурәтләде. Район түрәләре дә авыл җирлеге башлыгының бу билгеләмәсе белән теләктәш иделәр – Чупаевны психик авырулар хастахәнәсенә мәҗбүри ябып дәвалау турындагы мәхкәмә карары чыгарганнар иде Түбән Камада. Тәртип сакчылары аны, көтү көтеп йөргән җиреннән кулга алып, психик авырулар сырхауханәсенә ябып куймакчы да булганнар. Югары мәхкәмәләрдә генә бу карарны кире кага алды ул. Әмма, хокук саклаучыларга каршылык күрсәтүдә гаепләнеп, берничә тәүлеккә чын каталажкага ябып куелудан котыла алмады.
Кайтышыма әллә никадәр малым үлеп беткән иде дип сөйләгән иде Чупаев. Константин җирле түрәләр өчен генә түгел, район түрәләре өчен дә «зыянлы» кеше. Ул мал асрый, ә аның күршесенә килеп урнашып өч катлы коттедж салып куйган түрәләрнең бер дә сыер тавышын ишетәселәре килми. Ниләр генә эшләтеп бетермәделәр Константинны!
Монда да шулай ук – никтер бандитлар да, түрәләр дә аңарга каршы берләшеп көрәшәләр. Бандитлар кыйнарга киләләр, машина белән бәрдерергә омтылыш та була. Былтыр гына әле районның баш санитар табибы Рөстәм Изиятуллин Чупаевның фермалары торак йортларга, коттеджларга якын урнашкан, шул сәбәпле, ябылырга тиеш дип, карар чыгарды. Коттеджларның фермадан соңрак төзелгәне хакында сүз юк.
ЧИРМЕШӘН РАЙОНЫННАН эшмәкәр Таһир Дәүләтшин районның ул чагындагы башлыгы Минсәгыйть Шакировны күрсәткечләрне арттырып язуда гаепләп язды. «Язма чыккач, мин тикшерерләр дип өметләнгән идем», дигән иде Дәүләтшин да. Тикшерделәр, Дәүләтшинның үзен. Яла ягуда гаепләп, шартлы рәвештә срок бирделәр. Быелның апрелендә районда булган тикшерүләр Дәүләтшин 2008 елда язган күп кенә фактларның дөрес булуын раслады. Тик мәхкәмә карарын чыгаручылар бер дә элекке җинаять эшен күтәреп, кабат карыйбыз, дип тормыйлар.
ЧИСТАЙДАГЫ МӘКТӘП МӨДИРЕ ВЕРА КНЯЗЕВА мәктәп бинасын төзекләндерү өчен акчаны арттырып язудан баш тарта. Аны эшеннән куып чыгардылар, ул өч ел эшсез йөрде, үз көче белән район шурасы депутаты була алды, ул ярдәм иткән кешеләр шәһәрдә бихисап күп. Аны Чистайда белмәгән кеше юк.
Интернет форумда фикер алышу вакытында Вера Князева райондагы төзекләндерү эшләре вакытында аерым түрәләр тарафыннан яртышар миллион сум акча алу хакында шәһәр халкы сөйли дип язган иде. Берәүнең дә исемен күрсәтеп язмаса да, район башлыгы, яла якты дип, аны мәхкәмәгә бирде, мәхкәмә исә Князеваны гаепле дип тапты. Шушы вакыйгадан соң озак та үтмәде, район башлыгының кодасы сырхауханәгә ремонт ясаган ширкәт вәкиленнән 600 мең сум ришвәт алганда эләкте.
АПАС РАЙОНЫ газетасы «Йолдыз»ның элекке баш мөхәррире Әсгать Җәләлиев район кулланучылар җәмгыятен арзан хакка сату һәм башка ришвәтчелек күренешләре хакында ачыктан-ачык сөйләп биргәч, аны җирле түрәләр генә гаепләп калмады. Район башлыгы: «Син акыллы гына кеше кебек инде, Әсгатьнең җүләр сүзенә ышанып йөрисеңме?» дисә, кайбер коллегаларым мине дә гаепләп чыктылар. Имеш, Җәләлиев дөрес сүзләр сөйләми, аның сүзләрен халыкка җиткергән мин дә юк сүз сөйләүче. «Район түрәләре гаепле дигән мәхкәмә карары юк бит синең кулыңда», – диде бер журналист. Журналистлар да тикшермәсен, халык та дәшмәсен, каян килеп чыгарга тиештер ул хөкем карары?
Инде менә Җәләлиевнең йортын да яндырырга омтылыш булды. Җүләр сүз сөйләп йөргән кешенең йортын яндырмыйлар, андый кешедән зыян юк ул, әфәнделәр!
Райондагы коррупциягә каршы көрәш юлына басып, ҖИҢҮГӘ ИРЕШКӘН бер генә иҗтимагый активист – ӘГЕРҖЕДӘГЕ ЭРНСТ НИЯЗОВ кына бар, ахыры. Озак еллар нервларын кызганмый, күп казалар күрә-күрә, хокук бозулар хакында сөйли-яза торгач, районда тикшерүләр узды. Ниязов озак еллар җыйган материалларны, матбугат чараларына биргән интервьюларын да эшкә җиктеләр. Әгерҗе башлыгы Фәрит Габбасовны эшеннән алдылар. Әллә никадәр тәртип сакчылары командасы башкара торган эшне берүзе ерып чыккан Эрнст Ниязовка мондый хезмәте өчен премия белән орден-медальләр тиеш иде, кая ул, нәтиҗәсе булганга рәхмәт диясе генә кала.
Ил, республика җитәкчеләре бик дөрес сүзләр сөйлиләр. Ришвәтчелеккә каршы көрәштә иң нәтиҗәле чара – гражданлык җәмгыяте булу. РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ – ҺӘР ГРАЖДАННЫҢ БУРЫЧЫ. Бу көрәштә киңкүләм мәгълүмат чараларының әһәмияте искиткеч зур. Менә шундый дөрес сүзләр сөйли Конституциянең гаранты. Кем каршы килә? Билгеле шулай. Республика Президенты күптән түгел генә «безгә торак-коммуналь хуҗалыкны ныклы контрольдә тоткан оппозиция кирәк» диде. Шушындый көрәшнең алгы сафында барган кешеләргә карата теләктәшлек бармы соң? Юк. Аларга каршы җирле хакимият армый-талмый көрәшә, ә югарыдагылар аларны күрмәмешкә салыша. Нәтиҗәләре хакында югарыда китерелгән фактлар сөйли.
Бу очракта бер Сапатовны гына үтермәделәр. КИЛЛЕР бер Игорьга гына түгел, хокукый дәүләт төзү өчен көрәшергә әзер йөзләгән, МЕҢЛӘГӘН ВАТАНДАШКА АТТЫ. Гаеплеләр табылмаса, алар да вафат булачак – кемнәрдер чит илгә китәр, кемнәредер куркып калыр, кемнәредер «барыбер нәтиҗәсе юк» дип, кул селтәр… Шуңа да ришвәтчелеккә каршы көрәш дип күпме генә сөйләмәсеннәр, халык контроленнән аерылган мондый «көрәш» нәтиҗәсез булачак. Табыгыз үтерүчене, табыгыз яллаучыларны, бастырыгыз барысын да мәхкәмә каршына! Аннары әйтә алырсыз «ришвәтчелеккә каршы көрәш һәр ватандашның бурычы» дип.
azatliq.org

Комментарии