- 30.07.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №30 (31 июль)
- Рубрика: Архив
Үз кесәңдә булмаган акчаны санау кирәкле гамәл саналмаса да, булырга тиешлесен белү кирәктер.
Үткән 2018нче ел республикабыздан 1200 млрд. сум акчабызны Федераль үзәк үзләштергән икән («ЗП» 18нче апрель, 2019 ел). Димәк, республикабызда 3,8-4 млн. тирәсе кеше хисабына санаганда да, һәрберебезне ел саен диярлек уртача 82 % тәшкил итүче 300 000 сумга «баеталар». Таланабыз, менә шушы ул «иго», дисәк, дөресрәктер дә әле.
Шул сумманың микроскоптан гына күренерлеген булса да безгә – сугыш чоры балаларына калдырмассызмы, Җиңүнең дә 75 еллыгы, иң яшебез дә 80 ягында, «Сугыш чоры балалары» икәнлегебезне таныгыз инде, рәвешендә Дәүсоветыбызга кабат-кабат мөрәҗәгать итә торгач, аңлаттылар. Хикмәт Мәскәүдә икән. Дәүләт Думасы карар кабул итмичә, Татарстан Республикасы кыл да кыймылдата алмый икән.
Шулаен шулайдыр да, күршеләргә дә күз салыйк. Донор Татарстаннан аермалы буларак, дотациягә мохтаҗ күрше Ульян өлкәсе «Сугыш чоры балалары»н рәсмиләштергән, ай саен 450 сум акча түләргә карар да кабул иткән. Шул рәвешле карар кабул итеп, Самара өлкәсе – 1000 сум, Удмуртия – 550сум, Мордовия – 380 сум, Адыйгея – 600 сум, Алтай крае – 450 сум, Амур өлкәсе – 720 сум, Белгород өлкәсе – 702 сум, Бурятия – 315 сум, Новосибирск өлкәсе – 500 сум, Вологод өлкәсе – 750 сум, Алтай республикасы – 630 сум, Иркутск өлкәсе – 383 сум, Красноярск крае – 400 сум, Ленинград өлкәсе – 530 сум, Оренбург өлкәсе – 300 сум, Омск өлкәсе – 450 сум, Псков өлкәсе – 340 сум, Ямал-Ненец автономияле округ – 1000 сум, Ненец автономияле округ – 7000 сум түли.
Ә «безнеке»ләр 82 процентка талануыбызга карамастан, үзебезгә үк «самообложение» дигән налог салу белән мәшгульләр. Сүз уңаеннан әйтим, сугыш һәм сугыштан соңгы елларда болай дип җырлыйлар иде: «Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Әкрәм, мин югалсам, эзләмәгез, мунчада бет үтерәм». «Обложение» шаукымы дәвам итсә, бетләмәбез дип кем гарантия бирә ала?
Соңгысы. «Присоединение» атамалы галәмәтнең кушылганнарның ихтыяҗын үтәр өчен кылынмаганлыгын аңларга була. Әмма кирәкме икән безнекеләргә дә шушы сукмакны сайларга.
Татарстан Республикасы Аксакаллар Шурасы рәисе
Рәүф ИБРАҺИМОВ

Комментарии