Казан – цинк «табут» эчендә

Казан – цинк «табут» эчендә

Яңгырдан соң үскән гөмбәләр кебек, Казанда көн саен диярлек… коймалар «үсеп чыгып» тора. Бөтен шәһәрне цинк коймалар белән әйләндереп алдылар, дисәң дә ялган булмас, билләһи. Кичә генә син юл аша чыккан «зебра»ны (!) бүгенгә койма белән томалап куйган булулары да ихтимал. Арттырмыйбыз – шулай койма белән капланган һәм «ятим» калган җәяүле кичүләрен шактый күрергә була Казанда. Җитәкчелек бу коймаларны «куркынычсызлык өчен кирәк» дип аңлата. Ләкин кемнең куркынычсызлыгы өчен? Җәй башында Сул як Болак урамында машина килеп кергәч, цинк койма кисәкләргә аерылган иде. Әле ярый якында кеше булмады – бәхеткә, коймадан очкан іалдыклар берәүгә дә зыян китермәде. Машина йөри торган юл кырыйларын гына түгел, тротуар янындагы яшел үлән үсеп утырган уч төбе хәтле генә җирне дә коймалап алу очраклары бар. Бу очракта кемне саклыйлар, чирәмнеме? Җитәкчелек үзе белә торгандыр, әлбәттә, ләкин цинк коймалар безгә куркынычсызлык символын түгел, башка нәрсәне хәтерләтә…

«Акылсыз» коймаларның фотолары социаль челтәрләрдән алынды.

Изображение удалено.Изображение удалено.

Комментарии