Луиза Батыр-Болгари: «Татар эстрадасы 50 ел артка тәгәрәде»

Луиза Батыр-Болгари: «Татар эстрадасы 50 ел артка тәгәрәде»

Күренекле композитор Луиза Батыр-Болгари белән татар эстрадасының бүгенге хәле, татар җырының үзенчәлеге, мәшһүр композиторлар турында сөйләштек.

– Сез халык яраткан күп кенә җырларга көй язган композитор буларак, бүгенге татар эстрадасын ничек бәялисез?

– Татар эстрадасы хәзер һичшиксез 50 елга кирегә тәгәрәде. Мин, күп еллар музыканың бу юнәлешендә эшләгән композитор һәм үз республикамны яраткан ватандаш буларак, бу күңелсез чынбарлык турында дөресен әйтергә тиешмен дип саныйм. Күпләр бу проблеманы күтәрергә курка. Күпчелек журналистлар концертлар, яңа башкаручылар турында яза, халык җиңел укый торган интервьюлар эшли, аларның гаилә тормышын яктырта. Ә иң мөһимен беркем дә әйтми. Безнең эстрадада инде күптән үзешчәнлек алгы планга чыкты. Иң билгеле беренче карлыгач Салават Фәтхетдинов булды. Башкортстандагы бер авыл егетенең килеп чыгуы башта татар эстрадасына яңа рух бирде. Ул бик үзенчәлекле җырчы булып килеп керде һәм бу үзгәртеп кору чорына туры килде. Магнитофоннарның киң таралган чагы. Аудиокассеталар, ә соңрак дисклар иркен һәм күпләп сатыла башлагач кешеләр төрле дәрәҗәдәге теләсә кайсы башкаручыны тыңлау мөмкинлегенә ия булды. Акча түләп үз тавышын яздыра алучы кешеләр шулай ук акча түләп үзләрен киң танытучы хосусый ширкәтләр белән килешүләр төзи башлады. «Барс медиа», «Оскар-рекордс», «Аксу» һәм башка шундый ширкәтләр үз чиратларында радио һәм телевидениедә эфир вакытларын сатып ала башладылар. Шул ук вакытта үзләрен таныту өчен финанс мөмкинлекләре булмаган күп кенә профессиональ җырчылар эстрададан китәргә, башка һөнәрләр үзләштерергә мәҗбүр булды. Ун еллап элек ике җырчы минем фатирымда диварларны җимереп үзгәртеп кору эшләре башкарды. Икесе дә консерватория дипломнарына ия.

Шулай итеп түләүле эфир һәм мин атаган музыка ширкәтләренең продюсерлыгы аша үзешчән музыкаль шоу-бизнесны ныклап рекламалау чәчәк атты. Музыкаль тапшыруларның дәрәҗәсен акча һәм музыка сәнгатенә бернинди катнашы булмаган музыкаль продюсерларның шәхси зәвыгы билгели башлады. Хәзер җырчыларның һәм музыкантларның күпчелеге – үзешчәннәр, җырларның сыйфаты да шуңа бәйле.

Әмма сезнең җырларыгыз да әле яңгырый бит.

– Минем барлык диярлек җырларым катлаулы һәм бай мелодикага ия. Гади җырларым да бар, шуларның берсе халыкта әле дә популяр булган «Мин сине шундый сагындым» җыры. Аны профессионаллар да, үзешчәннәр дә, табын янында гади кешеләр дә җырлый. Әмма бу гади җыр һич тә примитив түгел. Ул әле дә үзенчәлекле булып кала. Ә хәзер күбрәк үзенчәлеге булмаган, примитив, бер-берен кабатлый торган җырлар яңгырый. Күпчелек тыңлаучыларда, бигрәк тә яшьләрдә бу җырлар аптырау уята, оялырга һәм үз тамырларыннан читләшергә мәҗбүр итә.

Кыскасы, бөтен татар эстрадасын үзешчәнлек дип атар идем. Кызганыч, без шундый түбән дәрәҗәгә төштек. Бездә инде 1950нче елларда ук симфоник джаз башланган була. Композитор һәм дирижер Олег Лундстрем Казанда яшәгән чорда була ул. Мин хәзерге музыканы милли эстрада дип тә атамас идем. Болгариядә «чалга» дигән музыка стиле бар. Ул стильдә гадәттә рестораннарда чегәннәр җырлый.

Сез татар эстрадасын чалгага охшатасызмы?

– Хәзерге татарныкын мин ресторанда уйный торган музыка дип тә әйтмәс идем. Урыс эстрадасы ишегалды-криминал-төрмә стилендәрәк, хәзер бит Русия эстрадасында күбрәк шундый дәрәҗәдәге шансон стилендәрәк җырлар уйнатыла. Бездә ул аннан да примитиврак дәрәҗәдә. Профессионаллар хәзер кирәкми. Без узган буын әлегә энтузиазм белән эшләп киләбез. Ә бит яшьләр дә кирәк һәм аларга яшәргә дә кирәк. Казанда әллә ничә музыка уку йорты бар. Алар бер дә эстрада белгечләре әзерләми. Бу турыда инде күптәннән әйтеп киләм. Чөнки ул бөтенләй башка музыкаль стиль. Ә бездә бер төрле генә, классик-традицион юнәлештәге белгечләр генә әзерләнә. Укып бетергәннән соң уку йортыннан алар беркемгә дә кирәксез белгечләр булып чыга. Үз белгечләребез әзерләнми, шуңа күрә «Үзгәреш җиле» кебек проектларга белгечләрне Мәскәүдән чакыралар. Мин «Су буеннан әнкәй кайтып килә» җырының «Үзгәреш җиле»ндә ничек башкарылганын интернеттан гына караган идем. Алар бу җырны бетереп ташлаганнар, әллә нәрсә уйлап чыгарганнар, бернинди милли рух калмаган. Ә безнең музыканы бозган өчен аларга Татарстан бюджетыннан шул кадәр зур акчалар бүленә бит. Мин моны бары корткычлык дип кенә атый алам. Бу турыда республика президентына да язарга телим. «Үзгәреш җиле» проектын опера театры җитәкчесе Рәүфәл Мөхәммәтҗанов җитәкли. Күрәсең, ул татар җырларының милли рухын, милли аудиторияне һич тә тоя алмый. Ул халык арасында популяр булган җырларның шундый «заманча», янәсе аранжироваларын хәтта тере авторлар белән дә килештерергә теләми.

Шулай итеп, бер яктан бик түбән дәрәҗәдәге үзешчәнлек, алар арасында хәтта мин үземне композитор дип атарга да оялам, икенче яктан ниндидер заманча нәрсә уйлап чыгарырга маташалар, әмма анда инде бернинди миллилек юк. Ә бит иң көчле музыкаль генофонд безнең халыкта. Җир шарының теләсә кайсы урынында яшәүче теләсә кайсы татар, үз телен белмәсә дә, барыбер үз музыкасын, безнең моңны сизә, ул аны үзенеке итеп кабул итә. Татарны хәтта дин дә түгел, ә милли музыка саклый.

Татар композиторларына гаделсез мөнәсәбәт элек тә булган түгелме?

– Беренче татар балеты «Шүрәле»нең көен иҗат иткән Фәрит Яруллинны Икенче дөнья сугышына җибәрәләр. Гәрчә бер генә Мәскәү композиторы да фронтка җибәрелми, киресенчә сугыштан читкәрәк эвакуациягә озатыла. Татар профессионал музыкасына нигез салучыларның берсе булган Солтан Габәшине алыйк. 1990нчы еллар башында нәшриятта музыкаль мөхәррир булып эшләгәндә мин ИЯЛИ архивларында актарынып Габәши әсәрләренең кулдан язылган тулы тупланмасын таптым. Аның тууына инде 130 ел булачак. Аның шундый даталары якынлашканда түрәләр җыелып трибуналарга утырып матур сүзләр сөйлиләр дә таралышалар. Әмма аның әсәрләрен бастырып чыгару берсенең дә уена килми. Мин заманында аны бастырып чыгарырга теләгән идем, 1992нче елда аны эш планына да керттем. Әмма 1993нче елда нәшриятта хезмәткәрләр санын киметү нәтиҗәсендә мине эштән чыгарганнан соң, ул эш тукталды. Анда аның 35 табак битлек (А4 форматындагы 560лап бит – ред.) барлык әсәрләре ята. Ничек шулай була инде? Нигез салучыларның берсе, ә бер җыры да бастырып чыгарылмаган. Алар бит каядыр китеп бөтенләй югалырга мөмкин. Мин бу турыда мәдәният министрлыгына да, Татарстан композиторлар берлегенә дә мөрәҗәгать итеп карадым, берсенә дә кирәкми. Ул ноталар бит бастырып чыгарылырга, яңгырарга тиеш.

Бөек Салих Сәйдәшевкә нинди мөнәсәбәт булганын искә төшерегез. Театрдан аны көндәшләре куып чыгара. Театр фатирында яшәгән Сәйдәш, эшсез калгач, торыр урыны булмаган сукбай хәленә төшә. Аны беркем якламый. Әле әтием дә искә алып сөйли иде, аны кешеләр ашатты, ул йорт базларында, кемнеңдер абзарында, кемнеңдер чоланында йоклап йөрде, дип. Йортсыз калгач ул ноталарын Татарстан композиторлар берлегенә тапшырган була. 1954нче елның декабрендә 54 яшендә, иҗаты чәчәк аткан чакта, Сәйдәш ачлыктан һәм суыктан үлеп китә. Аны бит беркем якламый, гади кешеләр генә ашарга биргәләп тора. Үлеменнән соң композиторлар берлегендәге Сәйдәшнең иҗади архивы югала. Аны кемнәрдер Казансу елгасы буенда яндырган дип әйтәләр. Сез шуңа ышанасызмы? Мин Сәйдәшнең архивы яндырылган дигәнгә ышанмыйм. Аның булган бөтен нәрсәләрен башкалар кулланган дип уйлым. Әмма аның музыкасының башка кеше исемнәре белән булса да яшәве үзе дә яхшы нәрсә инде.

«Тайлар асрап, пенсиядән өлеш чыгарып хаҗга юллама алдым»

Быел Татарстаннан барлыгы 36 төркемнән торган 1800 кеше хаҗ гыйбадәтен үтәр өчен Согуд Гарәбстанына барачак. Аларның иң яшенә 13, иң өлкәненә 86 яшь. 25нче июль кичендә Казаннан кузгалган беренче төркемне озаттык һәм икътисади кризис чорында бу сәфәргә ничек әзерләнгәннәрен сораштык. Булачак хаҗи-хаҗияләр «ДУМ РТ Хаҗ» операторы аша 159 мең сумлык «Эконом» төркеменнән юллама сатып алган. Бу программага корбан чалу бәясе кертелмәгән. Сарык чалу теләге булса, юлламаның бәясе арта. Иң кыйммәтле юллама «Стандарт» программасы, аның бәясе 260 мең сум тәшкил итә. «Эконом» белән баручылар иң элек Казаннан Мәскәүгә, Мәскәүдән Дубайга оча. Ә Дубайдан автобуслар белән Мәккәгә бару каралган.

Буадан изге сәфәргә кузгалган Әлфия Әбделмәновага – 74 яшь. Хаҗга беренче тапкыр бара. Анда бару – күптәнге хыялым дип сөйләде. «Хаҗга бару өчен акчаны ун еллап җыйдым. Ашау-эчүне киметмәдем. Пенсиямнең бер өлешен җыеп бардым. Ирем ике ел элек вафат булды. Балалар узган елны ук бар, дигәннәр иде, яхшысынмадым, иремнең елын үткәрәсем килде. Хаҗда 74 ел эчендә җыелган гөнаһларымның кичерелүен сораячакмын», – дип белдерде ул.

70 яшьлек Ибраһим Сабитов та хаҗга беренче тапкыр бара. Күптәннән барырга теләсә дә, финанс мәсьәләләре бу сәфәргә чыгуны тоткарлаган. «Тайлар үстереп саттым. Шуннан тапкан мал хисабына барам. Өч тай сатудан һәм пенсиядән җыйган акча «Эконом» юлламасын сатып алырга җитте. Хатын белән ай саен ун мең сумны хаҗга дип аерып бардык. Балалар да ярдәм итте. Юлламаны яңа елга кадәр 159 мең сумга алып калдым, хәзер кыйбатланган, диделәр. Ашау-эчүне бер дә кысмадык. Хаҗга ничек баруыбыз мөһим түгел, аның кабул булуы әһәмиятле», – дип әйтте Сабитов.

Фәридә Галиуллинага – 70 яшь. Ул – тәҗрибәле хаҗия, бу инде өченче сәфәре. Башта үзем өчен, аннан ирем өчен бардым дип аңлатты.

«Ирем мин беренче тапкыр хаҗдан кайткач дөнья куйды. Хәзер ун елдан бирле үзем генә яшим. Шөкер, быел да сәфәргә чыгып китәрлек форсат туды. Соңгы баруымда Кәгъбәтуллада елый-елый өченче тапкыр монда килергә насыйп булсын иде, дип сорадым. Берүзем торсам да, пенсиямнән акча җыя алуыма бик шатланам. Каядыр 3 мең сум, каядыр 4 мең сумны алып куеп, тулы сумманы туплый алдым. Бары тик үземнең хәләл акчама гына барам. Беләсезме, гел шунда барасым килеп тора, хәтта шунда калырга да ризамын. Анда башка дөнья, күңелем гел шунда тартылып тора. Изге урыннарда нәфес тә, гайбәт тә, йорт та юк. Гел гамәл-гыйбадәт кенә бар. Барлык мөселман кешесенә дә бишенче фарызны үтәргә насыйп булсын иде дип телим», – дип теләкләре белән уртаклашты Фәридә Галиуллина.

Арчадан Хәлимә Гайфуллина Хаҗга икенче тапкыр бара. Беренчесен үзем өчен кылган булсам, монысын инде әнием өчен кылам дип аңлатты. Хаҗ юлламасын пенсиядән җыелган һәм җыештыручы булып эшләп алган хезмәт хакына алдым, – диде ул. «2014нче елда хаҗга барганда улым алып барды. Фарыз гамәлен үтәргә кирәк диде. Аннан кайткач еладым, тагын барасым килде. Үзем пенсиядә, җыештыручы булып эшлим, хезмәт хакын юлламага тупладым. Биш ел эчендә туплый алдым. Хаҗым кабул булса гына ярар иде, дип телим. Анда вафат булудан курыкмыйм. Хаҗда оҗмахка керүчеләр, бәхетле кешеләр генә вафат була. Үлсәм, кайда да җир бер, әмма анда үлсәң хәерлерәк», – дип фикерләрен җиткерде ул.

Башка елларда булачак хаҗиларның беренче төркемен озатырга Татарстан мөфтие үзе килә торган булса, быел ул эш сәфәрендә булу сәбәпле, һава аланына аның беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллин килде.

Оештыручылар сүзләренә караганда, быел Татарстанга 1800 кешелек хаҗ квотасы бирелгән. Рамазан аенда барлык юлламалар да сатылып беткән. Тагын барырга теләп юллама сораучылар булган. «Хаҗ бары тик җитәрлек акчасы булган кешегә генә фарыз. Шуңа күрә ул арзан булмый. Хаҗ кылырга уйлаган кеше моннан хәтта җәяү китсә дә аңа юл бәясе барыбер шушы сумма яисә тагын да кыйммәтрәккә төшәчәк», – диде Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары.

Без ничек татарча битле паспорт алдык һәм исемне дөрес итеп яздырдык

Кызга 14 тула. Паспорт алырга җыенабыз. Таныш-белешләр, дуслары, классташларыннан сорашабыз, өстәмә Татарстан бите булган паспорт алып буламы икән? «Юуук, – дип суза берсенең әнисе, – андыйны алу мөмкин идемени?»

«Неее, ­– дип җавап бирә берсе, – мне никто не предлагал». Өченчесе андый паспорт бланкы беткән, бүтән ясатмыйлар икән дип кәефне төшерде.

Шулай да, тырышып карарга булдык.

Иң беренче эш итеп, МФЦга (многофункционнальный центр) шалтыраттым. Анда татарча соравыма бик матур гына итеп җавап биреп, аның татарча кушымта турында булуын белгәч, баш тарттылар. «Без андыйны ясамыйбыз, сезгә яшәү урыныгыздагы паспорт өстәленә барырга кирәк», диделәр.

Киттек. Үз районыбызның паспорт өстәленә барып кереп, өстәмә битле паспорт сорагач, паспорт өстәле башлыгы безгә бик гаҗәпсенеп карады. «Кайсыгызга кирәк, кызгамы, әллә әнисенәме?» – ди. Әйтерсең, кызны паспорт алырга мин мәҗбүр итәм. «Юк, минем үземә шундый паспорт кирәк», – ди кызый.

Нигә кирәк ул сезгә, аның бернинди өстенлеге дә юк бит дип бераз сөйләнгәннән соң, ул андый битле паспортларның беткәнен, бары тик күрше районның паспорт өстәлендә ике данә генә калганын әйтте. Ихтыярыгыз, дигән кебек, күрше районга шалтыратып, өстәмә битле паспорт сораучы «экземплярларның» әле калганын хәбәр итте дә, ясап бирегез инде дип үтенде. Рәхмәт анысына.

Ике данә калган паспортны башкалар алып китеп өлгермәсен дип чаптык! Документларны тапшырганда, туу турында таныклыкны алыштырырга кирәклеге билгеле булды. Үзебез дә инде, бөгәрләнеп бетмәсен дип, бала туу белән таныклыкны пластик япма белән ябыштырып куйган идек.

Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына кереп, таныклыкны алыштыруны сорадык. Пошлинасын түләп, таныклыкны алырга киттек. ЗАГС бинасына барып керүгә мин 14 ел элек булган вакыйгаларны янәдән кичердем. Баланың исемен таныклыкта Әлия дип язганнар иде ул вакытта. ЗАГС хезмәткәре миңа шул ук таныклыкны, исемнәрдә өч хата булган таныклыкны суза. «Туктагыз әле, мин сезгә баланың исеме дөрес итеп язылган таныклык бирдем, сез нишлисез?», – дип тузынам. «Безнең система исемнәрне үзе татарчага тәрҗемә итә, – ди күзләрен зур итеп ачып хезмәткәр кыз, – бәлки, сез ничек дөрес язылганын белмисездер»

«Үз баламның исемен дә белмәскә, сез мине кемгә саныйсыз? Гарәп теленнән мәгънәсен дә әйтеп бирә алам, ә сез язган исем татар халкында бөтенләй юк»

Бердәнбер юл: тагын дәүләт пошлинасы түләп, дубликат ясату. Татарча белгән хезмәткәр табып, эшләделәр тагын берне. Анысында исемне генә түгел, фамилияне дә дөрес итеп яздырдык. Таныклыкны алып, паспорт өстәленә барганда, документлар тутырганда да өстәмә битле паспорт алачакка ышанмый идек әле. Гариза язганда бары тик карандаш белән генә «тат вкл» дип язып куйдылар.

Бер айдан барып алдык паспортны. Теләгәнчә. Өстәмә татарча битләр белән. Кыз горур: «Минем паспортка исем-фамилиям хатасыз язылган», – ди. Безгә – әти-әнисенә төрттерүе. Чөнки безнең паспортларның татарча битләрендә дә фамилияләр урыс телендә язылган.

Айсылу ГАЛИЕВА
Татар ата-аналары берләшмәсе вәкиле

Комментарии