Күлмәгеңне күрмәсәң

Яз көне күршем марҗа утыртырга орлык суганы сата, мин алырга кердем. «Миңа на зелень только, голова лук у меня не растет», – дим. Дөрестән дә, бездә башлы суган үсми, нишләптер. Аның 6 яшьлек оныгы сөйләшкәнне тыңлап торган. Мин чыгып киткәч, «Бабуля, у нее на голове лук растет чтоли?» – дип дәү әнисеннән сорый икән. Урыс теле белмәвем белән менә шулай көлкегә калган идем.

***

Күршем 50 яшьлек туган көненә барып чәч ясаткан, буяткан, матур булдың, дигәннәр. Бу бәдрәфтән чыкканда, күлмәген арттан төшереп бетермәгән, ашыккан. «Шулай урамда барам, бөтен кеше миңа карый. Хәтта борылып-борылып карыйлар, – ди. – Кара, дөрестән дә мине шулкадәр матурлаганнар икән дип уйлап, өйгә кайттым», – ди. Иптәше каршы алган да: «Нишләп күлмәгеңне төшереп бетермәдең?» – ди икән. «Әйтәм аны бөтен кеше миңа карап китте», – дигән күршем. Менә шундый кызыклар бик күп.

Фәүзия апагыз ЗАРИПОВА.

Казан шәһәре.

Комментарии