Урланган кырымтатар егетләре авылына Аксенов килергә җыена

Урланган кырымтатар егетләре авылына Аксенов килергә җыена

Кырымдагы Сары-су бистәсеннән билгесез кешеләр Ислам Җаппаров һәм туганнан туганы Җәүдәт Исламовны алып киткән иде, аларның язмышлары һаман да билгесез. 27нче сентябрьнең кичендә булган хәлдән соң, Җаппаров яшәгән йорт янына кешеләр җыела башлады.

«Акмәчеттә Аксенов белән очраштым. Ул: «Улыгызны эзлиләр, кулыбыздан килгәннең һәм мөмкин булганның барысын да эшлибез», – диде. Очрашуда шулай ук Белавенцев (Русия Президентының Кырымдагы вәкиле) бар иде», – диде югалган егетнең әтисе.

Җаппаров Кырым «башлыгы»на бүген үз кайгысын гына түгел, аларның өенә җыелган, үз өйләрендә һәм мәчетләрдә тентүләргә ачу белдергән халыкның теләген дә җиткерде. Соңгы бер айда кырымтатарларга булган басым, куркыту һәм эзәрлекләүләргә протест белдерүчеләр Аксенов белән очрашырга тели. Ул очрашудан баш тартса, кырымтатарлар Акмәчеткә протест йөреше оештырырга килешкән. Җаппаров сүзләренә караганда, Аксенов Сары-су бистәсенә 1нче октябрьдә киләчәген әйткән.

Карасубазар районы халкы биредә март аенда булган зур кайгыны да әле бик яхшы хәтерли. 3нче мартта Акмәчетнең Ленин мәйданында «Оккупациягә юк» дигән шигарь тотып торганда алып кителгән Решат Аметовның мәете 15нче мартта Карасубазар (Белогорск) районында табыла.

Яңа заман – яңа сүзләр

Украинада узган кышта булган хәлләр һәм язын башланган кораллы каршылык Мәскәү тарафдарлары белән Европага йөз тотучылар арасында сүзләр сугышына да китерде. Тарафлар, берсен-берсе уздырып, яңа сүзләр уйлап чыгара. Күп кенә сүзләрнең мәгънәсе беренче мәртәбә ишеткәндә аңлашылмый да. «Азатлык» шундый яңа сүзләрне биредә аңлатмалар белән туплап барырга булды.

БАНДЕРОВЕЦ, БАНДЕРЛОГА

Русиядә Икенче дөнья сугышы чорындагы украин милләтчесе Степан Бандера исемен хәзер «нео-наци» синонимы буларак кулланалар. Украинаның Русия җитәкчелегендәге Таможня берлегенә кушылуына каршы чыгып, Европага йөз тотуын яклаган Мәйдан активистларына Русия хакимиятләре шундый кушамат такты. Хәзер инде Украинаның Мәскәүгә бәйлелегеннән котылуын яклаучыларны «бандеровец» дип атау гадәткә керде.

Степан Бандера, Сталин хакимияте вәхшилекләрен күргәннән соң, бәйсез Украина дәүләте төзү максатында, наци Германиясе белән хезмәттәшлеккә барырга мәҗбүр була. Әмма ахыр чиктә нацилар аның үзен дә, аның беректәшләрен дә кулга ала. 1959нчы елда Бандераның үтерелүе КГБның Европадагы яшерен хезмәтләре белән бәйләп карала.

ВАТНИК

Татарстан, Башкортстан якларында телогрейка яки фуфайка дип тә йөртелгән, эченә калын мамык тутырып сырылган арзанлы бу җылы киемне совет чорында ГУЛАГ тоткыннары да, гади авыл һәм шәһәр кешеләре дә киде. Хәзер «ватник» дип тупас Русия патриотизмын атыйлар. «Ватник» сүзе үз хөкүмәтләренә тулысынча тугрылыклы, һәрьяклап Америкага нәфрәт итүче, аракыны күп эчүче һәм урыслар дөньядагы иң бөек халык дип исәпләүчеләрне атау өчен кулланыла.

«Ватник – ярлы, фәкыйрь һәм башка бернәрсәсе дә булмаган, гомеренең ахырына кадәр шул киемдә йөрергә әзер кешеләр киеме, – ди лингвист Гасан Гусейнов. – Бу сүз көч кулланучыларга берничек тә каршы тора алмаучы примитив кешеләргә карата кулланыла. Әлбәттә, бик нык мыскыллый торган сүз».

УКР, УКРОП

«Укр» дигән сүз башта Украинада килеп чыга һәм ул украиннар ниндидер мифик укр халкыннан килеп чыккан дигән теориягә нигезләнә. Этимологлар инде күптәннән бу теорияне кире кагып килә, Украина «окраина», ягъни «чик буенда» сүзеннән килеп чыккан дип аңлата.

Русиядә хәзер «укроп» дип үз илләренең Русиягә бәйлелектән котылып, Европага якынаюын теләүчеләрне атыйлар.

ВАЛЕНКИ

Итек кышкы салкында аякны җылыда тота торган аяк киеме буларак билгеле. Хәзер инде бу сүз белән ахмак яки беркатлы кешеләрне дә атыйлар. Украинадагы низаг контекстында «валенки» сүзе «белемсез урыс ахмаклары» дигән мәгънәдә кулланыла.

МАЙДАНУТЫЙ

-утый кушымчасы урысчадагы «чокнутый» кебек сүзләрдән алынган һәм акылдан язган дигән мәгънә бирә. «Майданутый ул – Украинада яшәүче һәм үз илләренең бәйсезлеген яклаучы, әмма акылдан язган кеше була. Аның белән сөйләшеп тә торасы юк, дигән мәгънәдә», – ди Гусейнов.

ПУТИНОИД

Бу сүзнең Русия Президенты Владимир Путин җанатарларына карата кулланылуы үзеннән-үзе аңлашыла.

ПРАВОСЕК

Мәйдан протестларында актив катнашкан украин милләтчеләренең «Правый сектор» төркеме әгъзасы. -сек кушымчасы Русиядә гомосексуалларны мыскыллап кулланыла торган башка бер сүздән алынган.

КОЛОРАДОx

Украинаның көнчыгышындагы сепаратист сугышчылар үз тамгасы итеп алган Георгий тасмасын тагып йөрүчеләрне украиннар колорадо коңгызы исеме белән атый.

ХУНТА

Русиядә күпләр, шул исәптән журналистлар да, Украинада Мәйданнан соңгы хакимиятне хунта дип атый. Дөньяда исә хунта сүзе хакимият түнтәрелеше оештырып, җитәкчелекне үз кулларына алган һәм террор, репрессия ысуллары ярдәмендә идарә итүче хәрбиләр төркеменә карата кулланыла.

Бу сүзләрнең кайберләре шактый кызык яңгыраса һәм лингвистлар өчен мавыктыргыч эш булса да, Гусейнов чынлыкта бернинди көлке нәрсә күрмәвен әйтә. «Бу сүзләр кырмыскалар кебек безнең телебезгә керә һәм кешеләрнең аңын формалаштыра. Алардан котылу бик авыр. Русиядәге бер генә мәктәптә дә мондый телдә сөйләшергә ярамавын аңлатмыйлар. Моны өлкәннәр үзләре дә аңламый. Җәмгыятьнең рухи хәле кризиста булуы бик ачык күренә», – ди ул.

Казанда кырымтатарларны яклау пикеты үтте

26нчы сентябрь кичендә Казанда кырымтатарларны яклау пикеты узды. БТИҮ оештырган пикетта катнашучыларга ризасызлык күрсәтеп, татарларны Монголиягә җибәрергә теләүче узып баручылар да табылды.

Пикетта кырымтатарларны яклап, «Кырымтатарлар, сезгә теләктәшлек белдерәбез», «Кырым 1944 = 2014. Геноцид кабатланмаска тиеш!», «Кырымдагы туганнар! Татарлар сезнең белән!», «БМО, Европа Берлеге! Кырымтатарларны яклавыгызны таләп итәбез!» дигән һәм башка шигарьләр күтәрелде.

«Без Кырымны Русиягә кушкан вакытта ук кырымтатарларга сезне дә безнең хәлләр көтә дип әйткән идек. Русия, Кырымны басып алгач, үз сәясәтенә буйсындыра башлады», – дип белдерде БТИҮ рәисе Галишан Нуриәхмәт, «Азатлык» сорауларын җаваплап.

Тыныч кына барган пикетта катнашучылар янына килеп, бәхәс куертучылар да табылды. Урыс телле бер хатын-кыз пикетчыларга тарихи ватаннары булган Монголиягә китеп яшәргә киңәш итте. Аңа исә пикетчылар: «Сез монда басып алучылар. Чемодан, вокзал, Русия», – дип җавап кайтарып, пикет уздыруга комачау итмәүне таләп итте. Бераздан полиция хезмәткәре дә әлеге хатын-кызны куып җибәрде.

Шуны да әйтергә кирәк, Киевта Русия илчелеге янында да кырымтатарларны яклап пикет оештырылды. Анда хокук яклаучылар, Кырымнан китәргә мәҗбүр булганнар һәм аларга теләктәшлек белдерүчеләр катнашты.

Райнур ШАКИР.

Татарны күтәргән галим Чаллыда гына искә алынды

Казан ханлыгының бөеклеген һәм фаҗигасен яктырткан, 42 яшендә атып үтерелгән галим, тарихчы Михаил Худяковның тууына сентябрь аенда 120 ел булды. Аны искә алу бик тар даирәләрдә генә оештырылды. Шуларның берсе Чаллының 12нче китапханәсендә узды.

Әлеге чара укытучылар, милли хәрәкәт вәкилләре һәм Михаил Худяков иҗатына битараф булмаган кешеләр катнашында барды.

– Михаил Георгиевич бай гаиләдән була, аны университет каршындагы ирләр гимназиясенә укырга бирәләр. Биредә ул татар тарихы белән кызыксына башлый, Болгарда, Биләрдә барган казу эшләрендә катнаша. 1914-1918нче елларда Казан университетында чакта «Очерки по истории Казанского ханства» дигән китабын башлый. Аның бу хезмәте – татарның, Казан ханлыгының бөеклеген, шул ук вакытта фаҗигасен күрсәткән бердәнбер китап. Худяков татар мәдәниятенә, цивилизациясенә зур бәя бирә, татарның дәүләтсез калу аянычын да ача. Шушы гүзәл дәүләтне җимергән өчен, урысны гаепли. Шул ук вакытта татар мәдәниятенең дәвам итүен дә исбатлый.

Михаил Худяковны 1936нчы елның 19нчы декабрендә атып үтерәләр. Атылуын Киров үлеме белән бәйләргә омтылсалар да, мин үзем аны татарны яклавы, шуңа бәйле язмалары өчен дип уйлыйм. Худяковның өстә әйтелгән китабын укып, милли хәрәкәткә килдем, татар дәүләтенең ничек юкка чыгуын аңладым. Университетта укыганда да диплом эшемне Михаил Худяков эшчәнлегенә багышладым. Беренче эш итеп, Худяковның туган ягы Малмыжга чыгып киттем. Анда Худяковка кагылышлы нәрсә бар – барысын да алырга тырыштым. 2005нче елларда, Зилә Вәлиева министр булган чорда, Казан урамнарына Худяков һәм Батырша исемнәрен бирү турында сөйләдем. Батыршаны бирмәделәр, Худяков исемен үзәктәге 3-4 кенә өйле бер тыкрыкка бирделәр. Аннан соң Казанда Худяковның 100 еллыгына багышланган бер конференция узды. Шуннан башка кыл да кыймылдатмадылар дияр идем, 2011нче елда Худяковка багышланган китап чыгардылар.

Худяковның 120 еллыгын Казан искә алмады, Малмыжда чыга торган «Дуслык» газетасында да белмиләр булып чыкты, – дип сөйләде чара барышында Фәүзия Бәйрәмова

Гафиулла ГАЗИЗ.

Арчада Русия асаба халыклары берләшмәсе Корылтае узды

20нче сентябрьдә Арчада Русиянең асаба халыклары берләшмәсен төзү Корылтае узды. Җыелучыларны чара ахырына кадәр полиция күзәткән.

«Русиядә яшәүче җирле (асаба) халыклар белән хакимият арасында аңлашу бөтенләй юк. Сабантуйлар уздыралар да шуны «милли сәясәт» дип атыйлар. Без асаба халыкларны Конституциядә язылган хокукларын яклау эшендә берләштерергә телибез», – диде берләшмә рәистәшләренең берсе, «Алтын Урда» татар патриотик фронт җитәкчесе Данис Сәфәргали.

Беренче корылтайга Себер татарлары исеменнән активист Данияр Әхмәтов чакырылган булган, әмма ул Төмәндә башка чара үтүе сәбәпле килә алмаган. Удмурт халкы вәкилләре, Арчага килергә акча юк, дип, бу юлы чарада катнашудан баш тарткан.

Берләшмә вәкилләре имзалаган резолюциядә өч таләп бар:

  1. Русиянең асаба халыкларына милли республика җитәкчесенең атамасын хәл итү хокукын кайтару;
  2. Чувашиягә Русия Федерациясендәге дәүләт статусын кире кайтару;
  3. Милли республикалар һәм асаба халыклар тупланып яшәгән башка төбәкләрдә башлангыч, урта һәм югары мәктәптә ана телендә белем алу вә БДИны үз телендә бирү шартларын тәэмин итү, «Русия халыклары телләре турында»гы канунга милли республикаларда милли телләрне өйрәнү «мәҗбүри түгел» дигән дигән төзәтмәне Дәүләт Думасының көн тәртибеннән алынуына ирешү.

Алсу КОРМАШ.

Екатеринбургта мөселманнарны мәчеттән кумакчылар

Екатеринбургның «Рәхмәт» мәчете белән аларны бинадан чыгарырга теләүче Милек идарәсе департаменты катнашында мәхкәмә утырышлары башланды. Июнь аенда мәчетне тикшерү барышында мэрия хезмәткәрләре кайбер канун бозулар тапкан. Мисал өчен, әлеге бинада мөселманнарның өстәп бер бүлмә булдырганлыгы әйтелә, әмма имам моның сәбәп булуын кире кага.

«Беренчедән, без бинаны бозмадык, ә киресенчә, матурайттык. Икенчедән, ихтыяҗыбыз зур. Һәр атна җомга намазына меңнән артык мөселман килә. Шуңа күрә ул бинада җылы подъезд булырга тиеш, чөнки арада өлкәннәр, балалар да бар. Әгәр алар аны рәсми сәбәп буларак әйтсә, без аны да шикаять итә идек», – ди мәчет имамы Әмир хәзрәт Мозаффаров.

Әлеге мәчет тирәсендә шау-шу инде узган елны ук чыккан иде. Имеш, анда көч структуралары тыелган ислам әдәбияты тапкан. «Сады Праведных», «История Пророка», «Крепость мусульманина» кебек китаплар ул. Мәхкәмә карарына күз салсагыз, анда ул китаплар турында ярты сүз дә юк. Бары тик экстремистик, ваһһаби дип бәя бирәләр», – ди имам.

Екатеринбургта шактый мәхәллә булуы билгеле, мисал өчен, «Рәхмәт» мәчетенә җомгага бер меңнән артык мөселман җыелса, башкаларга да шулкадәр килә икән. «Рәхмәт» мәчетенең исеме татар булса да, вәгазьләр урыс телендә бара.

Ландыш ХАРРАСОВА.

Комментарии