Удмурт теленең ялкынлы һәйкәле

Удмурт теленең ялкынлы һәйкәле

«Безнең гәҗитнең» 11нче сентябрь санындагы (№ 36, 2019 ел) «Альберт Разин тораташ кебек басып янды, бер сүз дәшмәде», – дигән язма мине тетрәндерде. Мине генә түгел, намуслы, үзенең халкы, иле өчен җан атып йөрүчеләрне дә тынычлыкта калдырмагандыр.

Удмурт телендә – үз Ана телендә сөйләшү, балаларын үз телендә укыту өчен теше-тырнагы белән тырышып йөргән кешенең, көрәшеп-көрәшеп тә башка чара калмагач, үзен-үзе яндыруы күп кенә түрәләрнең башларына, бәлки, барып җитәр. Азчылык милләтнең мәгърифәтен, гореф-гадәтен, милли телләрен кысмыйча, тыныч кына яшәргә ирек бирерләр. Яңа сайланган депутатлар да татар телебезне яклап үз сүзләрен әйтерләр.

Удмурт милли хәрәкәте кешеләре, Альберт Разин бу гамәлен телне яклап башкарган, дип фаразлый. Милли азчылык үз телләрендә сөйләшсен, балаларын ана телендә укытсын өчен тагын күпме кеше янарга, эзәрлекләнергә тиеш икән? Әйе, бу дөнья фани. Без җирдә вакытлы кунаклар гына. Бернинди байлык та кешене җир йөзендә тотып кала алмый. Ул череп баеган иде, дип, аны искә алучылар булмас. Ләкин кеше бакыйлыкка күчкәч тә, башкарган хезмәте, кылган гамәле белән халык күңелендә мәңге яшәр.

Менә удмурт халкының үз Альберт Разины буыннан-буынга удмурт телен, гореф-гадәтен саклаучы, аның өчен гомерен дә кызганмаучы ялкынлы һәйкәл булып калыр.

Вакыйф КЫЯМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии