Зарланудан файда юк…

Бәяләр көн дә күтәрелә. Аны сатучы арттыра микән? Җитәкчеләрнең аны карап торырга вакыты юктыр шул. Депутатлар акчаны көрәп алгач, гади кеше хәлен күрмиләрдер дә. 5-6 мең сум акчага эшләүчеләр дә күп бит. Уртача 13-15 мең дип язалар үзе… Дөреслек безнең илдә кайчан да булса булыр микән? Зарланып та файдасы юк инде. Илфат энем, бәлки син Илбашлыклары белән аңлашасыңдыр? Халыкның моң-зарын сөйлә инде, булдыра алсаң…

Шулай да язмамны болай дип тәмамлыйм әле:

Булганына шөкер итеп,

Шатланыр вакыт табыйк.

Кабатланмаслык көннәрнең

Кадерен белеп калыйк.

Галия ГӘРӘЙШИНА.

Азнакай районы, Югары Стәрле авылы.

Томаланган аңыбыз

Әллә нинди шыксыз көннәр,

Айлы, ләкин нурсыз төннәр.

Үзгәреп барамы әллә заман

Аңлый алмыйм шуны һаман?

Ата улны, ана кызны,

Никтер, белми кебек тоела,

Дуслар булып табын түренә

Кан дошманнар җыела…

Азык итеп гайбәт җыябыз

Иртәдән кичкә кадәр.

Сөйли бирәбез, белмәсәк тә

Чын ул, әллә ялган хәбәр.

“Абый” диеп башын ия

Абзый кеше яшь егеткә,

Яшь аермасы югала шул

Акча барысын да хәл итә.

Рухи яктан күптән инде

Гарипләнде җаныбыз,

Бары акча, акча диеп

Томаланган аңыбыз.

Мөнир ШАКИРОВ.

Әтнә районы, Күшәр авылы.

Кайтаваз

Мәчеткә тап төшмәсме?

Кулга каләм алуымның сәбәбе шул: “БГ”да “Имамнар иманлы булсын иде” (1 сентябрь, 2010) дигән язма басылды. Җавап хатымны Ләйсәрәнең үзенә генә язарга теләгән идем, әмма ул адресын куймаган. Имеш, судтан курыккан. Хаклы булгач, нигә куркырга?! Ләйсәрә Дания ханымны (“Мәчет изге урын?”. 3 ноябрь 2009) батырга саный. Нигә соң Дания ханым бу имамга карата чарасын шунда ук күрмәгән?! Нигә мәчетнең беренче имамына бу хәл турында аңлатмаган? Һәрхәлдә, яңагына берне чапылдата ала иде бит. Юк, ул тизрәк чыгып чапкан һәм кулына каләм алып, газетага язып салган. Аның болай язуы динебезгә аяк атларга теләгән хатын-кызларга киртә булырга мөмкин бит. Мәчеттәге хәзрәтләр шундый дип уйларлар. Бер азгын аркасында мәчетләргә тап төшерү түгелме соң бу? Бу хакта язып, адресыңны куймау – караңгы почмактан килеп чыгып, динебезгә күсәк белән сугу дип саныйм.

Ләйсәрә язганча, мин “урыныгыз җәһәннәмдә булыр” дип язарга Аллаһы түгел. Дания ханым бу язмасы белән фетнә чыгарган өчен, “җәннәтле буласың” дип әйтергә тиеш идем микән?!

Шулай да Мөхтәрәм Дания ханым, Ләйсәрәгә мөрәҗәгать итәсем килә. Әгәр дә авырткан сөялегезгә баскан булсам, гафу итегез.

Галимҗан хәзрәт ЗАКИРОВ.

районы, Ленино-Кокушкино авылы.

Җан

Аллаһы Тәгалә үзенең барлыгын, үлемнең юклыгын, бары җанның мәңгелек ахирәт тормышына күчүен нинди генә могҗизалар белән белгертми.

Назыйм егете Уйдат белән күптәннән аралаша. Беркөнне Уйдатның энесенең хатыны вафат була. Җеназасына кил дип, Назыймны да чакыра. Кайтасы кешеләр буламы, белмим, ул көнне мәетне күммәскә, бер генә көн булса да өйдә төн кундырырга булалар. Назыйм өйгә кайтып китәргә җыенганда, кызның әнисе: “Безнең үзебезнең дә аралашып йөри торган хәзрәтебез бар инде”, – дип куя. “Ярый, үз хәзрәтләре булгач, миңа кабат мәетне озатырга килеп йөрмәсәм дә була”, – дип уйлап куя Назыйм. Кабат бармаска ниятләп кайтып китә.

Иртә белән тышка чыкса, баскыч төбендә бер сандугач утыра. Назыймны күргәч курыкмый, урыныннан да кымшанмый, аңа карап тора. Назыйм сандугачны кулына ала:

– И кошкаем, берәрсе куркыттымы әллә, нишләп монда утырасың дип сөйләнә-сөйләнә өйгә керә.

Шунда миңа:

– Нәгыймә, сандугач күргәнең бармы, менә кара, – ди.

Мин кулыма алдым. Юк, курыкмаган, үзе бик матур. Мин тәрәзәдән очырып җибәрдем. Назыймның күңеленә уй килде:

– Бу Зәлифәнең җаны. Бармаска уйлагач, хәбәр бирергә кайткан. Җеназасына катышырга кирәк, рухы шат булсын, – дип, фикерен үзгәртте…

…Кыш уртасы. Күршебездә Рәхимә апа белән Габбас абыйның вафатын искә алып, аш уздыралар. Балалар барысы да кайткан. Тәрәзәнең ике яңагына да күбәләк килеп куна. Кешеләр таралышканчы алар урыннарында утыра. Ә барлык эшләр тәмам булгач, ниндидер могҗиза белән юкка чыгалар.

“Әти белән әнинең җаны сөенеп кайтты”, – дип уйлый балалар.

– Әни булса, күпме утын ягарга, күпме тотарга кирәклеген әйтеп, киңәшен бирер иде, – дип сөйләнә үзләре.

Морҗага бер күбәләк китеп куна. Балалар бәлешне тыкканчы кузгалмый. Бәлешне мичтән алгач кына, ниндидер могҗиза белән юкка чыга. “Әниебезнең җаны күбәләк булып кайтты, безнең эшләгәнне карап торды”, – дип сөенә алар да.

Кеше вафат булгач, җанны кошка, күбәләккә, ниндидер хайванга кертә алуы Аллаһы Тәгаләнең кодрәт иясе икәнлегенә дәлилдер. Безгә карап торган кошларның, күбәләкләрнең, хайваннарның вакыт узу белән тиз арада юкка чыгуы Раббыбызның хикмәте, середер.

Нәгыймә САДЫЙКОВА.

Тукай районы, Иске Теләнче авылы.

Күңелем сыкраганда

Аллаһ онытмый!

Онытканбыз сафлык турында:

Ак төсләрне читтә калдырып.

Татарлыктан хурлык табып, качып,

Руслаштык телне онытып.

Онытканбыз хаклык турында:

Ялган белән яшәү кулай шул!

Бурыч итеп тагабыз дуслыкны

Шарт куеп: кулны юа бары кул.

диеп атап диннәрен

Кәферлеккә таба юл ала.

Шайтан коткысына эләккәнен

Сизә алмый ана, белми бала.

Гөнаһ кылыр өчен, ахры, яши

Көчсезләрдән көлә шаркылдап.

Кеше дигән исем йөртә алар,

Тик язганнар күптән акылдан.

Ә бит Ходай берни онытмаган:

Күзәтә ул тереклек иясен.

Тәүфыйк белән үтик юлыбызны

Юкса утлы күлмәк киясе!

Миләүшә НАСРЕТДИНОВА.

Буа районы, Яңа Тинчәле авылы.

Комментарии