- 30.11.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №47 (1 декабрь)
- Рубрика: Архив
Русия Президенты Дмитрий Медведев еллык юлламасы белән мөрәҗәгать итте. Әлеге документ тирәсендә имеш-мимешләр йөрде, игълан итү вакыты кичектерелә килде. Экспертлар “Медведев революцион тәкъдимнәр әзерли, шуңа юллама өстендә ныклы эш бара” – дигән фаразлар да әйттеләр. Аннан соң, бу документ Путин белән Медведевның аралары суыну, Президентның үз видеоблогында “Бердәм Русия”гә тәнкыйть белән ябырылуы фонында язылды. Шуның өстенә, Русиядә милли республикаларны бетереп агломерацияләргә бүлгәләү фикере дә калкып чыкты.
…Ләкин Медведев игълан иткән әсәр бер дә сәяси булып чыкмады. Киресенчә, ул тормышка бик якын, киләчәкне күзаллауга корылган. Балаларны яклауга күп урын бирелгән. Әйтик, Медведев өч балалы гаиләләргә бушлай бакча җире бирергә кирәк, диде. Мәктәпне заманча итү турында да кабатланып алды. Аннан кала, гадәттәгечә, пенсионерларны яклау, армияне ныгыту, һәм, әлбәттә, модернизация турында сөйләде. Русия булгач, коррупция белән көрәшне дә читләтеп китә алмыйсың… Кыскасы, күп балалы аналар белән пенсионерларның, ил патриотларының күңел күзеннән яшь сыгарлык юллама килеп чыккан.
Сәяси аспектларыннан бер генә нәрсә колакка чалынды – Президент җирле хакимиятләрне, аның сүзе белән әйтсәк, “завод, газета, пароходлардан” арынырга чакыра. Озакламый җирле хакимнәр карамагында булган милек күләме чикләнәчәк. Ягъни Медведев төбәк башлыкларын финанс мөмкинлекләреннән һәм массакүләм мәгълүмат чараларыннан мәхрүм итеп, Кремль кушканны гына эшләп утыручы идарәче берәмлек хәлендә калдырмакчы. Хәер, тормыш үзе үк шуңа бара бит.
Чираттагы срокта да Президентлыкка омтылган, Путинга каршы төшеп хөкүмәтне тәнкыйтьләргә әзер торган Медведев чыгышы түгел иде бу. Бәлки, безнең ил өчен бу кулайрактыр да. Сәясәт кемгә кирәк соң? Әнә, үзенең еллык юлламасында Медведев демократия үтеп кермәгән урынны күрсәтте. Ул да булса муниципалитетлар икән. Анда да күппартиялелек таләп итә Илбашы. Булыр, булыр. Кешеләр шул ук калыр үзе, ләкин “разнорядка” буенча кешеләрне теге яки бу партиягә керергә “үтенерләр”. Президентның күңеле булсын өчен…
Ф.САЛИХОВ
Комментарии