Бәйрәмне һава торышы ямьсезли

Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрен һава торышы күңелсезләргә мөмкин. Синоптиклар Татарстанда көннәрнең суытуын фаразлый. Көчле кар, буран, юлларда бозлавык көтелә.

Каникул озак буласы

– Яңа ел каникулы киләсе елларда да булачак: 2011, 2012дә быелгыдай ун көн буе ял итәчәкбез, – дип белдерде “Интерфакс” агентлыгына Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Иван Шкловец. Моны ул бәйрәм көннәренең ялларга туры килүе, аларның күчерелүе белән аңлата. 1-5 гыйнвар календарь буенча бәйрәм көннәре санала, 2-3 гыйнварга туры килгән ял якындагы эш көннәренә күчерелә. 7 гыйнвар – Раштуа бәйрәме. 9 һәм 10сы – тагын ял. Дөрес, каникул бераз авышачак, әйтик, киләсе елда ул 31 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр булачак, 2012 елда 30 декабрьдә башланып 8 гыйнварда төгәлләнәчәк. Шкловец сүзләренә караганда, 2012 елдан гына Яңа ел ялларын май бәйрәмнәренә күчерү турында сүз кузгатылырга мөмкин.

Мондый озын каникул үзен аклыймы, дигән сорауга Шкловец җавап бирергә кыенсынган. “Озын каникул миңа ошый. Гаиләм белән бергә булырга мөмкинлек туа”, – дип кенә җавап биргән.

Бәйрәмованы Мәскәүдә яклыйлар

Мәскәү үзәгендә язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованы яклап пикет үткәрелде. Чараны оештыручы “Ватан” фиркасе җитәкчесе Мөхәммәт Миначев әйтүенчә, “Фәүзия Бәйрәмовадан кулларыгызны алыгыз” шигаре белән үткән пикетта унлап кеше катнашкан.

Татар халкының Милли Мәҗлесе оешмасын җитәкләүче Бәйрәмова милләтара низаг чыгарырга маташуда гаепләнеп хөкем ителә.

Акча кайтарыла

Совет банкларында янган акча өчен 2010 елда өчләтә компенсация түләнәчәк. финанс министры Алексей Кудрин премьер-министр Владимир белән очрашуда 64 яшьтә һәм аннан өлкәнрәк булганнарга ул чактагы 1 сум урынына хәзер 3 сум биреләчәк, дип белдерде.

Элекке елларда компенсация бергә-бер һәм бергә-ике исәбе белән түләнгән иде.

Эшсезлек арта

Русиянең дәүләт статистика комитеты ноябрь ахырына илдә 6,1 миллион кешенең рәсми рәвештә эшсез буларак теркәлгәнлеген белдерде. Димәк, бүген Русиядә эшләрлек хәлдәге халыкның 8,1% кул кушырып утыра. Бу сан киләсе елда тагын да артачак.

Премьер-министр урынбасары Александр Жуков Федерация Шурасында чыгыш ясап, киләсе елда эшсезлек 8,6%ка җитәргә мөмкин диде.

Русиядә киләсе илкүләм җанисәп 2010 елның 14-25 октябрендә үтәчәк. Бу хактагы карарны хөкүмәт башлыгы Владимир Путин имзалады.

Төнге клублар ябыла

Пермьдәге “Хромая лошадь” төнге клубындагы фаҗигадән соң мондый оешмаларны Татарстанда да җентекләп тикшерделәр. Нәтиҗәдә, суд карарлары белән 21 күңел ачу урыны ябылды. Хәзер Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яңа ел бәйрәмнәре узачак урыннарны, шулай ук пиротехниканы сату һәм саклау урыннарын тикшерә. 251 урынны тикшерү нәтиҗәсендә 38 оешма һәм 145 җитәкче административ җаваплылыкка тартылган.

Президент кем булыр?

“Бердәм Русия” партиясе җитәкчелеге Русия Президенты Дмитрий Медведевка башлыгы урынына кандидатлар исемлеген тәкъдим итте. Партиянең югары советы рәисе Борис Грызлов аларның барысының да “Бердәм Русия” әгъзалары булуын билгеләп үтте.

Татарстан Президенты постына республиканың премьер-министры , Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм хәзерге Президент тәкъдим ителгән.

Комментарии