Әфганстан – чишелмәс төен

Совет гаскәрләренең Әфганстанга керүенә 30 ел тулды. 1979 елның 27 декабрендә совет көчләре Кабулда Президент сараен яулап алды. Тик 10 ел дәвам иткән сугышта Мәскәү җиңә алмады, киресенчә, совет империясе җимерелде. Шулай да советлар Әфганстанда уңышка ирешә язды дип исәпләүче белгечләр дә бар.

Гомерендә бер сугышны күрмәгән 27 яшьлек лейтенант Валерий Востротинга 1979 елның 27 декабрендә КГБ генералы яңа йөкләмә бирә. Востротин җитәкләгән десантчылар төркеме ул чакта Кабулда коммунист Президент Хафизулла Амин резиденциясен саклый. Әфган җитәкчесе баш күтәрүчеләрдән үзенең рәхимсез, әмма шул ук вакытта көчсез хөкүмәтен саклар өчен советлардан ярдәм сораган була. 27 декабрь кичендә исә КГБ генералы Востротинга Президент сараен яулап алып, Президентны үтерү чарасында катнашырга куша. Кремль Әфганстандагы коммунистлар хакимиятенең җимерелә баруын күреп, Аминне үтерергә һәм аның урынына курчак җитәкче куярга дигән карарга килә. Шуннан соң һәммә нәрсә үзеннән-үзе җайланыр дип өметләнә. Әмма, нәтиҗәдә, совет дәүләтенең черегән хәлгә килүен күрсәтүче озак сугыш башланып китә.

Аминне үтерү омтылышы беренче юлы уңышсыз тәмамлана. Аңа аш әзерләүче КГБ кешесе кока-колага агу салып бирсә дә, эчемлектәге күбекләр агуның көчен бетерә.

Бу юлы, 27 декабрьдә исә, советлар хөкүмәтне алмаштыруга яхшырак әзерләнә – Әфганстанга өстәмә көчләр кертә.

Тик Аминне икенче мәртәбә агулау да уңышсыз тәмамлана. КГБ планын белмәгән совет илчелеге табиблары аның гомерен саклап кала.

Әмма инде чигенергә вакыт калмый – совет гаскәрләренә һөҗүм башлау турында ишарә буларак Кабул үзәгендә көчле шартлау тавышы яңгырый. Махсус көчләр Аминне дә, аның гаиләсен дә үтерә. Советлар куйган яңа җитәкче Бабрак Кармал икенче көнне иртән Кабул радиосы аша илдә хөкүмәт алмашынганлыгын игълан итә. Аминне ул империалист американ шпионы дип атый.

Совет гаскәрләре һәм Мәскәү яклы әфган көчләре мөһим хөкүмәт биналарын кулга төшереп, тиз арада башка зур шәһәрләрне дә контрольгә алу өчен ил буйлап тарала. Ай ахырына Әфганстанда инде барлыгы 80 меңләп совет хәрбие була.

Гыйнвар башында АКШ Президенты Дҗимми Картер ил халкына мөрәҗәгатендә: «Бу – халыкара канунны һәм БМО хартиясен тупас рәвештә бозу, куәтле атеистик хөкүмәтнең бер бәйсез мөселман халкын үзенә буйсындыру тырышлыгы”, – дип белдерә.

БМО совет гаскәрләрен Әфганстаннан кичекмәстән чыгарырга чакыра. Картер 1980 елгы Мәскәү Олимпия уеннарына барудан баш тарта. Әмма ул шуннан ары берни эшли алмый. Аның төп игътибары Тәһрандагы АКШ илчелегендә тотык итеп алынган американнарга юнәлгән була.

Берничә ел соңрак АКШ Согуд Гарәбстанына ияреп, Әфганстандагы баш күтәрүчеләргә йөзләрчә миллион доллар бирүгә керешә.

Совет пропагандасы Кремль гамәлләрен Әфганстанны капиталистик империализмнан яклау тырышлыгы дип сурәтли. Мәскәү, нигездә, феодал тәртип белән яшәүче бу мөселман илендә марксизм урнаштырып моның, чыннан да, шулай булуына ышандырып булачак дип исәпли. Бу гына ярдәм итми. Үзләрен мөҗәһетдиннәр, Алла сугышчылары дип атаучы гыйсъянчылар хәрәкәтенә кушылучылар артканнан-арта гына бара.

ӘФГАНСТАНДА БУ СУГЫШ КАЛДЫКЛАРЫ ӘЛЕ ДӘ ЕШ ОЧРЫЙ

Сугышның беренче көннәрендә катнашкан, ул чакта яшь лейтенант булган Дмитрий Поляков: “Кешенең бернинди кыйммәте юк иде. Ул туп утына ташлый торган ит кенә булды. Бөтенебезне беркемгә дә кирәк булмаган ниндидер амбициоз мәсьәләләрне чишү өчен шунда ташладылар”, – ди.

Совет гаскәрләре күп кенә иң мөһим нәрсәләр белән, шул исәптән ягулык һәм хәтта азык-төлек белән дә тәэмин ителми. Бүген күп кенә әфганнар, совет хәрбиләренең шактый вакыт кибетләрне һәм авыл халкын талау белән шөгыльләнүе сәбәпле, оккупациягә каршы чыкканлыкларын искә ала.

Совет гаскәрләре еш кына кемгә каршы сугышканлыгын да белми. Андый һөҗүмнәргә алар бомбага тоту, илнең күп өлешен миналау белән каршы торырга тырыша, миллионнан артык әфган үтерелә, миллионнарчасы качып китә.

Советлар Берлегендә 1985 елда хакимияткә килгән Михаил Горбачев Әфганстаннан гаскәрләрне чыгарырга карар итә. Рәсми саннарга караганда, гаскәрләр чыгарылганчыга кадәр Әфганстанда барлыгы 13 меңнән артык совет хәрбие һәлак була. Әмма күп кенә сугыш ветераны чын саннар күпкә зуррак булырга тиеш дип исәпли.

СОВЕТ КӨЧЛӘРЕ ӘФГАНСТАННАН ЧЫГА. МАЙ, 1988 ЕЛ

– Без анда азат итүче каһарманнар буларак кердек, оккупантлар буларак чыктык. Без беркемгә дә кирәк түгел идек, кем өчен сугышканлыгыбызны да аңламадык, – ди Поляков.

Шулай да, советларның җиңелү хисенә карамастан, АКШ армиясенең тышкы хәрби тикшеренүләр идарәсендә эшләүче хәрби тарихчы Лестер Грау Мәскәү максатына ирешә язган иде, ди. Ул советларның анда 2 ел чамасы аягында тора алырлык хөкүмәт калдырып китүен дә мактап искә ала.

Бүген инде Әфганстанда Американ гаскәрләре. Мәскәүдәге хәрби белгеч Александр Гольц американнар да анда җиңүгә ирешә алмаячак дип исәпли. Аның фикеренчә, якын арада Әфганстаннан АКШ гаскәрләрен чыгару сугышчыларга Кушма Штатларны җиңү хисе биреп, Үзәк Азияне һәм Якын Көнчыгышны тотрыксызландырачак. Ни генә булмасын, Әфганстан “чишелми торган мәсьәлә” булып кала, ди Гольц.

Наиф АКМАЛ

Солдатлар ник Грузиягә кача?

Грузиядән сәяси сыену сораган хәрби Виталий Хрипунга журналистларның бер үк сорауларына җавап бирергә туры килә: ни өчен ул үз вазифасын ташлаган һәм ни өчен сәяси сыену сораган?

25 яшьлек егет тумышы белән Баренцево диңгезе яныннан – Мурманскидан. Күп кенә якташлары кебек ул мәктәпне тәмамлагач, диңгез белеме алган, һөнәре – боцман. Узган елның язында ФСБысының Мурманскидагы чик хәрбие хезмәтенә керә. “Анда барысы да тәртиптә, коррупция дә, урлаулар да юк иде”, – ди ул.

Ә Көньяк Осетия чигендәге Переви авылында хезмәт итә башлагач, бөтенләй башка дөньяга килеп эләккән кебек. Анда ул бары ике атна ярым гына була. Һәм Русия хәрби җитәкчеләренең һәр адым саен алулары, хәрби уставны бозулары аны гаҗәпкә калдырган. Аның сүзләренчә, Мурманскидан аермалы буларак, Көньяк Осетиядә аларны хәрби прокуратура тикшерми һәм һәркем ни теләсә шуны эшли ала. Шулай ук җирле халыкны кимсетүгә корылган боерыклар да аптырашта калдырган. Әлеге боерыклар сәяси хәлгә карап үзгәреп тора икән.

Мисал өчен, Кутаисида икенче Бөтендөнья сугышы һәйкәле шартлагач, аның җитәкчеләренең шулкадәр ачуы чыккан ки, алар Көньяк Осетиядән он чыгаруны тыйган.

Виталий боларның барысына да каршылык белдерә башласа, аны бары тик үтерәчәкләр, ә гаепне грузин ягына аударачаклар дип курыккан. Ул килешү вакыты чыгуын көтмичә, 21 декабрьгә каршы төндә Перевины ташлап китеп, грузин полициясеннән сыену сорый.

Хрипун инде – Грузиядән сыену сораган өченче солдат. Әмма Виталий белән булган хәл үзгәрәк, чөнки ул контракт нигезендә хезмәт иткән. Әгәр элекке солдатлар начар шартлар, “бабайлык”тан зарланса, Виталий частьне ташлап китүен сәяси сәбәп белән аңлата.

– Миңа монда килгәндә халыкны, осетин туганнарыбызны грузин басып алучыларыннан саклаячаксың дигәннәр иде. Соңрак дөреслекне аңладым. Русия хәрбиләре анда законсыз тора, – ди ул.

Русиядә Виталийга инде җинаять эше ачканнар. Әмма ул үзе өчен түгел, ә Мурманскида калган әнисе һәм апасы өчен борчыла.

Ландыш ХАРРАСОВА

2009 елда фән һәм технология казанышлары

2009 елда фән һәм технология безгә дөньяны яңа яклардан аңларга ярдәм итте. Галимнәр җисемнең серенә төшенү өчен, протоннарны бәрештерде. Яңа дарулар, шул исәптән, СПИДка каршы тора алу өметен уяткан яңа вакцина ясалды. Технология һәм интернет тормышның төрле тармакларына тагын да ныграк үтеп керде.

КОЛЛАЙДЕР

Галәмнең 95% белмибез. Җисемнең серенә төшенү, галәмнең ничек яралганын аңлау өчен, атомның үзәгенә үтеп керү кирәк. Бу сүзләр могҗиза кебек яңгыраса да, галимнәр моңа ирешү юлында зур адым ясады. 2009 елның декабрендә Франция белән Швейцария чигендә урнашкан Зур адрон коллайдеры дип аталган махсус корылмада алар беренче сынау үткәрде.

Җир астында 27 чакрым озынлыктагы боҗра туннельдә протоннар коточкыч зур тизлеккә җиткерелә, аннары үзара бәрелештерелә. Бәрелеш нәтиҗәсендә Галәмнең яралу мизгеле белән чагыштырырлык күләмдә энергия чыга.

“Зур адрон коллайдеры безгә Галәмнең яралышын аңларга ярдәм итәчәк, – ди Европаның атом тикшеренүләр оешмасы мөдире Ральф Хоер. – Бу бик кызык. Без бит Галәмнең 95%ын белмибез, аңламыйбыз. Коллайдер шушы караңгы Галәмдә беренче якты нур булачак”.

ТВИТТЕР

Протоннар җир астында йөгерсә, интернеттагы Twitter исемле хәбәрләшү сәхифәсе 2009 елда гаять зур үсеш кичереп, җир өсте гамәлләрен оештыруда нәтиҗәле чарага әйләнде.

Дусларыңнан “Хәзер нишлисең?” дигән гади сорауга кыска җавап алу өчен көйләнгән бу хезмәтне өч американ егете нибары өч ел элек ясаган иде. Шушы кыска вакыт эчендә ул дөньякүләм аралашу чарасына әверелде. Хәзер анда аена 60 миллионлап кеше керә. “Twitter” кебек социаль челтәрләр инде сәяси тормышка да үтеп керә. Сүз иреклеге кысылган ябык җәмгыятьләрдә алар мәгълүмат агымын буган киртәләрне җимерергә ярдәм итә. Апрель аенда – Молдовада, июнь аенда Иранда урам җыеннарын оештыручылар бу хезмәтне шактый уңышлы кулланды.

– Халык журналистикасының сыйфаты артты. Моның сәяси ягы бигрәк тә әһәмиятле, чөнки бу изелгән халыкка сүз әйтү мөмкинлеге бирә. Дигитал демократиянең идеясе да шул – һәркем интернетка, “Твиттер”га кереп, үз мәгълүматы белән уртаклаша ала”, – ди Wired.com сәхифәсе белгече Браян Чен.

КИНДЛ

Интернет тормышыбызга торган саен ныграк үтеп керә. Күпләр өчен ул радио, телевизор, газета-журналны, хәтта китапны алыштырды. Китап эзләп хәзер кибет яки китапханәгә йөрисе юк, аны интернеттан алып була.

Интернетта китап сатучы мәшһүр Amazon.com ширкәте электрон китаплар уку өчен “Киндл” дип аталган җайланма тәкъдим итте. Җайланманың соңгы өлгесенә өч меңләп китап сыя. Ул китапларны интернетта берничә секунд эчендә алып була. Әлбәттә, аларны башта кемдер дөнья пәрәвезенә урнаштырырга тиеш. Шушы көннәрдә генә интернетта яңа татар китапханәсе эшли башлады. Ул Таткнигофонд.ру дип атала. Хәзерге вакытта анда меңнән артык китап урнаштырылган.

БИТЛЕК

Электрон китаплар юлда йөргәндә, җәмәгать транспортында бигрәк тә уңайлы. Дөрес, 2009 елда кешеләр җәмәгать транспортын сирәгрәк кулланырга тырышты. Сәбәбе – бар дөньяда таралган дуңгыз кизүе.

Кайбер илләрдә хәтта битлекләргә кытлык күзәтелде. Технология ширкәтләре бер-берсен уздыра-уздыра кәттә битлекләр ясарга тотынды. Шулар арасында “Биомаск” дигәне аеруча танылды. Махсус җепселләрдән ясалган бу битлек вирусларны бер минут эчендә тулысынча юк итә диелә. Әмма моны раслый да, кире кага да алмыйбыз.

ВАКЦИНА

Шулай да белгечләр сәламәтлек өлкәсендә елның иң зур казанышы дип кешенең иммунодефицит вирусына (ВИЧ) каршы ясалган яңа вакцинаны атый. Аны өч ел буе Таиландта сынаганнар. Яңа вакцина 31% очракта вируска каршы тора ала диелә. Кемдер моңа шикләнеп карый, кемдер СПИДка каршы көрәштә хәлиткеч адым дип саный.

– Бу вакцина әлегә гомумкулланышка кертелә алмый, чөнки аның каршы тору вакыты кыска һәм саклау дәрәҗәсе түбән, – ди “Global Vaccine” ширкәте мөдире Алан Бернштайн. – Ләкин аның әһәмияте гаять зур, чөнки ул СПИДны җиңеп булуны күрсәтте.

ТЕЛЕСКОП

2009 елның Халыкара астрономия елы булганын искәртеп китү дә урынлы булыр. Нәкъ 400 ел элек Галилео Галилей беренче тапкыр телескоп аша күкне күзәткән булган.

Хәзерге чор галимнәре күпкә заманчарак җиһазлар куллана. Май аенда Европаның Галәм идарәсе Планк обсерваториясе дип аталган телескопны галәмгә чыгарды. Технологиянең соңгы сүзе саналган бу телескоп, Җирдән 1,5 миллион чакрым ераклыкка китеп, Галәмне өйрәнә башлады. Галимнәр бу нәтиҗәләр Галәм яралу мизгелен күзалларга ярдәм итәчәк дип өметләнә.

Али ГЫЙЛЬМИ

мөфтие февральдә сайланачак

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең 4 корылтае 2010 елның 27 февралендә үтәчәк. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең пленумында килешенде.

Пленумда кандидат итеп бертавыштан хәзерге Госман хәзрәт Исхакый хупланды. Ул Диния нәзарәтен 12 ел җитәкли һәм киләсе елның февралендә аның вәкаләте чыга. Әмма устав нигезендә Диния нәзарәте рәисе вазифасын башкару вакыты чикләнмәгән.

Пленумда шулай ук баш казый кандидаты да билгеләнде. Хәзерге казый – Җәлил хәзрәт Фазлыев. Ул әлеге вазифаны 4 ел башкарып килә.

Февральдә мөфти һәм казыйны корылтай вәкилләре сайларга тиеш булачак.

“КП” хәбәренчә, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев карары белән корылтайга гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре кертелмәячәк. Моңа кадәрге 3 корылтай ачык рәвештә үткән иде.

Ландыш ХАРРАСОВА

Комментарии