Мәгариф өлкәсендәге вәкаләтне – Казанга!

Мәгариф өлкәсендәге вәкаләтне – Казанга!

Мәгариф өчен федераль үзәк түгел, ә республика үзе җаваплы булырга тиеш. Шул вакытта гына уку-укытуда да Мәскәүдән күрсәтмә булмас һәм, бүгенге кебек, яулыклар проблемасы да калкып чыкмас иде.

Мәскәү белән яңа шартнамә төзегәндә Татарстанга мәгариф системасын республикага тапшыруны сорарга кирәк. Беренче килешүне төзегәндә ни өчен моны федераль хакимият кулында калдырулары миңа бөтенләй аңлашылмый. Нәкъ шуның аркасында Милли университет булдыру мәсьәләсе онытылды, республикада эшләп килүче югары уку йортлары Казанга буйсынмый башлады, мәктәп программаларын Мәскәүдә язалар, укыту системасыннан милли компонентны бетерәләр. Ана телебез булган татар телен өйрәнү проблемасы кискенләште. Мәктәпләрдә аны укыту тирәсендә бәхәсләр туып кына тора.

Мәгариф – милләтне саклап калуда иң мөһим рольне уйный, ансыз деградация барлыкка килә. Милләт үсешенең төп компоненты – мәгариф. Ни өчен Казандагы югары җитәкчеләр әлеге сорауны читкә этәрә? Ни өчен әлеге проблеманы үз кулларыбызга алырга теләк юк? Мәскәүнең табышка салымның бер процентын алуга карата тавыш күтәрәбез, ләкин республикада милли мәгариф системасында ниләр булып ятканына битараф калабыз. Эшләр болай барса, без ничәмә-ничә буынны югалтабыз, алар үз республикаларының ватанпәрвәре булудан туктый, туган телләреннән ваз кичә. Яшьләрнең туган телләрен кирәксенмәвенә, инглиз, йә булмаса алман, хәтта гарәп телләрен тирәнрәк өйрәнүләренә исебез дә китми башлады.

Ватанпәрвәрлек, үз милләтеңә мәхәббәт мәктәптә дә тәрбияләнә. Ә Мәскәүдән төшерелгән укыту программасыннан мәктәп баласы ни ала соң? Үз халыкларының тарихын, аларның дәүләт үсешенә керткән ролен өйрәтәсе урынга, укучыларның халык һәм ил тарихына карашын Русия башкаласында формалаштыралар.

Иң гаҗәбе: Русия дәүләте федератив дип саналса да, идарә итү алымнары, нигездә, унитар системага карый. Штатлардан торган АКШ, яки федератив җирләрдән торган Германияне генә алыйк. Әлеге федератив җирләрнең үз мәгариф системасы, үз укыту программалары бар, хәтта укучыларның яллары да төрле вакытта була, мәгариф оешмалары үз казналарыннан финанслана. Анда бик күп төрле мәктәпләр эшли. Федератив җирләргә караучы дәүләтнекеләр дә, хосусыйлар да, шәһәр яки берәр авылга караучы муниципаль уку йортлары да, диниләре дә бар. Соңгыларында яхшы гына дөньяви белем дә бирелә, ләкин мәктәпнең үз кагыйдәләре, дресс-коды бар. Шулай итеп анда хиҗап мәсьәләсен дә чишәләр. Бездә дә шулай булса, татар авылларындагы мәктәпләр үз дресс-коды, үз укыту системасы белән чиста милли уку йортлары була алыр иде. Финанс ярдәмне дә республика бирер иде.

Әлеге алымга каршы булучылар мәктәпне тәмамлагач, укучыларның югары уку йортларына керер өчен бар ил буйлап бертигез белем нигезе булырга тиеш, дигән дәлил китерә. Шуңа күрә илдә Бердәм дәүләт имтиханы бар. Әгәр һәр төбәкнең үз мәгариф системасы була икән, берни дә барып чыкмаячак, диләр. Ләкин һәр төбәккә дә андый сайлау мөмкинлеге булырга тиеш тә түгел. Бу – беренчедән. Кемнәрдер, бигрәк тә дотациягә яшәүчеләр, мондый алымнан баш тартырга мөмкин. Ләкин сайлау мөмкинлеге булырга тиеш, бу милли республикалар өчен мөһим.

Моннан тыш, мәгарифне унификацияләү – белемсез һәм тәртипсез яшьләр барлыкка килсен өчен менә дигән җирлек. Үсеп килүче буынга тәрбия бирү эшендә мәгарифкә шәхси иҗади процесс итеп караганда гына яхшы нәтиҗәләргә ирешергә була. Ә югары уку йортына керерлек белем укучыда нинди алым белән укытсаң да булырга мөмкин. Шулай ук, булмаска да мөмкин.

Белгечләр әзерләүдә нинди алымның яхшырак булуы әле билгеле түгел. Әйтик, бөтен кеше дә математикага һәвәс түгел, белем бирүдә нинди генә алымнар куллансаң да, андый кешеләр санын арттырып булмаячак. Системаны бары тик инженерлар әзерләүгә генә көйләргә һәм укучыларга бары тик математика, физика һәм башка төгәл фәннәрне генә укытырга мөмкин. Ләкин бу уңышлы булырмы? Шуңа күрә әлеге белем бирү эшенә унификация күзлегеннән карарга түгел, ә укыту процессын төрләндерү, шул ук төбәкләр арасында көндәшлек тудыру турында уйларга кирәк. Алар үз халкын белемле итүдә ярышсыннар.

Тагын бер аргумент – төбәкләрнең икътисади тигезсезлеге. Мәскәү биредә дә белем бирү процессын тигезләүче рольне уйный. Имеш, ул барысына да бертигез белем алу мөмкинлеге бирә. Ләкин бу хәйлә генә. Мәскәү белән Пенза, Вологда яки Магадандагы белем бирү дәрәҗәләрен чагыштырып буламы соң? Юк, әлбәттә. Ләкин нишләп, әйтик, Татарстан әлеге эшне үз кулына алып, акчаларны Мәскәүгә җибәрми генә, үз казнасыннан аны финанслый алмый? Әлеге акчаларга өстәмә финанслар да кушылырга мөмкин. Бу бит аның киләчәккә нигезе.

Әгәр дә төбәк үз-үзен финанслый алмый һәм Мәскәү дотациясендә утыра икән, үзаллылыкны да тулысынча югалта булып чыга. Ул вакытта инде Мәскәү күпме бирә, шуңа яши. Монда да сайлау мөмкинлеге булырга тиеш. Бу федераль үзәк кочагыннан чыгуның стимулы да булып тора ала.

Республика үзендә киләчәк мәктәбе төзергә тиеш. Безгә нефть эшкәртүче яңа заводлар төзүдә генә түгел, ә, беренче чиратта, яңа буын тәрбияләүдә амбицияле максатлар кую зарур. Киләчәк буынга авыр вакытларда яшәргә туры киләчәк. Көндәшлек артачак кына. Безгә каршы торучылар да күп. Моңа әзер булырга кирәк. Безнең түрәләр еш кына Сингапурга баргалап йөрергә ярата. Әлеге киләчәк мәктәбе белән танышлармы икән алар анда? Анда бик кызыклы концепцияләр, проектлар бар. Алар менә киләчәккә карый. Мин дә Татарстан хакимиятенә шулай эшләргә тәкъдим итәм.

Ильяс ИЛАЛЕТДИНОВ,
галим, Казан

Freedom House: «Соңгы елда Русиядә ирекне кысулар арткан»

Freedom House халыкара хокук яклау оешмасы сишәмбе көнне басылган еллык хисабында Русияне сәяси һәм сивиль ирекләргә дөньяда иң еш кул салучы ил дип атый.

«Русия шаккатарлык тәкәбберлек һәм дошманлык белән Кушма Штатларда һәм башка демократик дәүләтләрдә барган сәяси процессларга тыкшына, Сүриядә Бәшәр Асадның диктаторлык режимына хәрби ярдәм күрсәтүне арттырды, Украина җирлеген канунсыз басып алуны ныгытты» диелә Freedom House оешмасының «2017нче елда дөньяда ирек» дип аталган еллык хисабында.

Хисапта шулай ук, Русинең үзендә дә сәяси оппозиция эшчәнлеге һәм җәмәгатьчелек тарафыннан ризасызлык күрсәтү кысыла, диелә.

«Русиядә репрессияләр мохите элек тә бар иде, әмма елдан-ел хәл начарлана бара дигән хис туа», ди Freedom House вәкиле Сара Репуччи. «Быел без барысыннан да ныграк парламент һәм төбәк сайлауларының контрольдә тотылуына һәм үзәк канун чыгару хакимиятендә либераль оппозициянең тулысынча юкка чыгуына борчылдык. Безне шулай ук мөстәкыйль фикерле кайбер оешмаларның чит ил агентлары яки «кирәкмәгән» оешмалар дип танылуы да борчый», ди Репуччи.

Freedom Houseның башка хисапларындагы кебек монысында да Русия ирексез ил дип танылган. Бу күрсәткеч белән ул Әфганстан, Азәрбайҗан, Беларус, Иран, Казахстан, Таҗикстан, Төрекмәнстан һәм Үзбәкстан белән бер рәттә тора.

Ирексез дип планетаның 39 процент халкы яшәгән тагын 49 дәүләт танылган. Исемлектәге 67 ил сәяси һәм сивиль ирекләрне чикләгән. Хәлләр яхшырган дип саналган илләр исемлеге ике тапкырга диярлек кимрәк. Хисапта барлыгы 195 ил өйрәнелгән.

Евразия төбәге, гомумән, «демократиягә юнәлтелгән һәм автократик илләргә бүленгән» диелә хисапта.

Украина, Грузия һәм Молдавия «соңгы елларда ирешелгән демократик уңышларын бөтен көченә саклап калырга тырыша», әмма әгәр Көнбатыш әлеге илләргә ярдәм итүен киметсә, бу прогресс юкка чыгачак, дип кисәтә Freedom House.

«Европа берлеген һәм Кушма Штатларны күбрәк эчке проблемалары борчый, күрәсең, аларның башкаларга үрнәк булырга һәм демократияне саклауда ярдәм күрсәтергә омтылмавы быел аеруча борчылу уята», – ди Репуччи.

Автократик дип санаган илләр төркеменә килгәндә, Азәрбайҗанда, Кыргызстанда һәм Таҗикстанда узган елда «икътисади һәм сәяси тотрыксызлык шартларында хакимиятне ныгытуга юнәлтелгән адымнар ясалган» диелә Freedom House хисабында. Үзбәкстан һәм Төрекмәнстан Төньяк Корея, Сүрия һәм Эритрея белән беррәттән 11 иң ирексез ил исемлегендә тора.

Дөньяда ирекнең кимүенә демократик илләр дә йогынты ясаган. Зур демократик дәүләтләрне «Британиянең Европа берлеге әгъзалыгыннан баш тартуы, Европада ксенофобик уң фиркаләрнең популярлашуы, АКШта президент сайлауда Дональд Трампның җиңеп чыгуы кебек вакыйгалардан соң борчылу һәм кыюсызлык биләп алды» диелә хисапта. Репуччи сүзләренә караганда, бу вакыйгалар мөһаҗирләргә һәм азчылыкларга мөнәсәбәт үзгәрүгә бәйле.

Халык яңадан митингка чыгарга җыена

Гражданнарның социаль-икътисади хокукларын яклауга багышланган митинг Казанда якшәмбе, 5нче февральдә узачак. Чараны КПРФның Татарстан бүлекчәсе һәм СОЦПРОФ ирекле һөнәр берлекләре берләшмәсе оештыра.

Каршылык чарасы Мулланур Вахитов һәйкәле янында узачак һәм анда берничә мәсьәлә күтәреләчәк, диелә һөнәр берлекләре берләшмәсе сайтында. Усаклык бистәсендәге Имәнлек урамында яшәүчеләр газүткәргеч янында урнашкан йортларын һәм гаражларын сүтү турындагы карар белән килешми. «Татарстан Премьер-министры бу нисбәттән суд карарын тагын бер тапкыр карарга кирәк, диде, ләкин проблема хәл ителмәде, бу халыкны бик борчый», – диелә сайтта.

Моның тыш, митингка алданган фатир алучылар проблемалары, коммуналь хезмәтләргә бәяләрнең артуы һәм Татарстан банклары тирәсендәге мәсьәләләр дә чыгарылачак. Каршылык чарасына «Татфондбанк» һәм «Интехбанк»тан акчаларын ала алмаучылар да кушылыр, дип көтелә.

Рафис Кашапов сепаратизмга чакыру турындагы маддәнеКонституция судына шикаять итте

Чаллы Татар иҗтимагый үзәге рәисе Рафис Кашапов Конституция мәхкәмәсенә Русия Җинаять кодексының 280.1 маддәсенә каршы (Русиянең территориаль бөтенлеген бозуга юнәлтелгән гамәлләргә чакыру) шикаять язган, дип хәбәр итә «Ведомости», Кашаповның адвокаты Рамил Әхмәтгалиев сүзләренә таянып.

Чынлыкта, бу маддә илнең территориаль бөтенлеге темасын тикшерүне тулысынча тыю дигәнне аңлата һәм тәнкыйтьләү, уңайсыз сораулар бирү мөмкинлегеннән мәхрүм итә, ди Әхмәтгалиев. Кашапов үз шикаятендә әлеге маддә нигезендә хөкем чыгарылган алты очракны мисалга китерә.

Конституция суды әлегә шикаятьне теркәмәгән.

Кашапов сепаратизмга чакыру маддәсе нигезендә гаепләнеп, 2015нче елның сентябрендә өч елга иректән мәхрүм итү җәзасы алды. Ул Интернетка чыгарган мәкаләләрендә кырымтатарларның хокуклары бозылуны, Кырымны аннексияләүне хөкем итте, Русия Президенты Владимир Путинның тышкы сәясәтен гаепләп, илнең Донбасстагы гамәлләренә каршы чыкты.

Коми республикасының Микунь колониясендә утыручы Рафис Кашапов күптән түгел Русия төрмәләрендә тоткыннарны җәзалаулар турында да белдерде.

Чишмәдән тәрене алган өчен чиркәүгә җир бирелгән

Чаллының православ руханилары Урманчы чишмәсе янында торган тәрене кисеп, шәһәрнең яңа урынына китереп бастырганнар һәм шунда җирне чиркәүгә багышлау тантанасын уздырганнар.

20нче гыйнварда үткән әлеге тантанада Андрей атакай чыгыш ясап: «Урманчы чишмәсенә куелган тәре тирәсендә бәхәсләр куерды. Шунлыктан шәһәр хакимияте безгә шул чишмә янындагы часовня истәлегенә чиркәү төзү өчен шәһәрдә җир бирү тәкъдиме белән чыкты. Яңа чиркәүнең исеме «Крестовоздвиженская» булачак. Чишмәдәге тәре бирегә – Җиңүнең 40 еллыгы урамына, чиркәү буласы урынга куелды. Кайвакыт ике адым алга бару өчен бер адым артка чигенү дә зарур», – дип белдерде. Ул бу сүзләрне чишмәгә куелган тәрене кисү вазгыятен күз алдында тотып әйткән булса кирәк.

Әлеге җирләрнең яңа чиркәү төзү өчен бирелүе, халык ишетә күрмәсен дигәндәй, матбугатта кыскача гына итеп белдерелде. Чаллы бит күп милләтле, күп динле шәһәр.

Яңа чиркәүгә җир бирү 2016нчы ел азагында Урманчы чишмәсенә тәре кую белән бәйле булуы күренә. Чаллы халкы моңа ризасызлык белдерә башлагач, шәһәр хакимияте әлеге гамәлне башкаручы чиркәү әһелләре белән сөйләшүләр башлаган. Әңгәмә кемнәр белән, ни хакында алып барыла, ул хакта аңлатма бирүче күренми. Фаразларга караганда, православ руханилары чишмәгә тәре куеп бәхәс тудыруларын үзләре дә таный. Хакимият белән сөйләшүләр барышында чишмәдәге тәрене яңа чиркәү өчен җир бирелгән очракта алачакларын белдерүләре ихтимал. Яңа чиркәү Урманчы чишмәсенә 180 ел чамасы элек куелган часовня истәлегенә төзеләчәк, диелә. Чишмә белән булачак чиркәү арасы якынча 6-7 чакрым.

«Азатлык» хәбәрчесе 25нче гыйнварда чиркәү буласы урында булды. Чишмәдән кисеп алынган тәре Җиңүнең 40 еллыгы урамыннан 15 метрлап эчтәрәк тимерләр белән ныгытып җиргә урнаштырылган. Чиркәү өчен бирелгән җиргә аяк басуга, эттерелгән кар өеме артында торган джиптан беренче карашка аерып бетерә алмаслык киемдәге кеше чыгып, кем булуыбыз, нигә монда керүебез белән кызыксынды. Өстендә ниндидер ярым тун. Җилкәләренә погоннар тагылган, тик алар җыйнаксыз гына эләктерелгән, җепләре дә чыгып, асылынып тора. Башында – түбәсе аркылы-торкылы кызыл сызыклы казак баш киеменә охшаган бүрек. Без башта аның үзенең кем булуы белән кызыксындык.

«Мин Чаллыдагы казак гаскәреннән. Шушы төзелешне саклыйм», – диде бу. Башта исемен әйтергә теләмәде. Без исемне, кайда эшләгәнне әйтеп:

– Шушы тәрене саклыйсызмы һәм кемнәрдән, тәүлек буе сакта торасызмы? – дигән сорау юлладык.

– Әйе, тәүлек буе сакта торабыз. Монда төзелеш башланырга тора бит, материалларны урламагайлары, – ди казак бүрекле әңгәмәдәш.

– Көпә-көндез урлашып йөрмәсләр инде, монда бер-ике торба кисәгеннән һәм аны кисү җайланмасыннан башка урларлык нәрсә юк бит. Җитмәсә, 4-5 эшче дә шушында, – дип әңгәмә кормакчы булдык.

Әмма казакларның нәрсә саклаулары, исемнәре, фотога төшерү турындагы сорауларыбыз җавапсыз калды. Шулай да сөйләшү барышында казак әфәндебез шушы чиркәү төзелешенең заказчысы булуын, чишмәгә тәре куйдырган Андрей атакайның ярдәмчесе булуын да искәртеп алды. «Храмнар өчен җирләр алына да, ул җирләрне түләүле машина кую урыннары итәләр, төзү эшләре онытыла, сезнеке дә шулай булмасмы?» – дигәнгә: «Юк, алай булмас, машина кую урыны булмаячак», – диде ул.

Бу көнне тулы мәгълүмат алып булмады. Икенче көнне тагын эшне шул җирдән башладык. Тагын теге казак безне каршы алды. Бу юлы аннан атаман телефоны номерын алуга ирештек. Бернинди сорауларга җавап юк. Шулай да исемен Александр дип әйтергә җөрьәт итте. Сораулар туа тора. Бу җир рәсми бирелгәнме? Бирелсә, ни өчен казаклар каравылы астында эшлиләр? Җир бирелмәгән булса, нигә бик ашыгыч рәвештә койма корыла? Әйе, әлеге гектар ярым җиргә тимер коймалар, капкалар эшләнә башлаган.

Хакимият бинасына барып, сорауларны андагы җаваплы хезмәткәрләргә юлладык. Түрәләр берсеннән икенчесенә җибәрде. Ахырда шәһәр матбугат үзәгенең бүлек башлыгы Татьяна Колесниковадан яңа чиркәү өчен бүленгән җирнең ни дәрәҗәдә рәсмиләштерелгән, рөхсәт ителгән булуы белән кызыксындык. Татьяна ханым җирнең бирелүен, аны рәсмиләштерү эшләре барганын гына җиткерде. Ул да, башка хакимият вәкилләре дә поп Андрей Дубровин аша белешергә киңәш итте. Ләкин поп Андрей, башка көннәрдәге кебек үк, шәһәрдә түгел, телефонын бирә алмыйбыз, диделәр.

Аның ярдәмчесе Антон Тринихин телефон аша яңа чиркәү өчен гектар ярым җир бирелүен раслады. «Ни өчен әлеге җирләрне казаклар саклый?» – дигән сорауга, «Бушка саклаучыларны таба алмадык. Шуңа да бу җирләрне казаклар сакларга булды. Алар бушка эшли», – диде ул. Ул шулай ук әлеге җирләрне рәсмиләштерү эшләренең инде башлануын әйтте һәм башка сорауларны көтмичә телефонын сүндерде.

Чаллыдагы казаклар атаманы Георгий Ключин белән дә телефоннан сөйләшеп алдык. Ул вакыты тыгыз, эше күп булуын, очрашырга вакыты юклыгын әйтте. «Нигә без бу җирләрне саклыйбыз, дисезме? Без территорияне түгел, төзелеш материалларын саклыйбыз. Анда бит торбалар, двигатель дә бар. Менә шуларны. Аларны урларга да мөмкиннәр. Бирелгән җирне озакка сузмыйча гына рәсмиләштерерләр, дип уйлыйм. Бу эшләрне Татарстан Президенты да күз уңында тота», – дип өстәде атаман Георгий Ключин.

Гафиулла ГАЗИЗ

Ульян өлкәсе мәктәпләрендә дә яулыкларны салырга кушалар

Мәктәптә яулыклар белән көрәшү шаукымы Мордовиядән Ульян өлкәсенә күчте. Өлкә мәктәпләрендә тикшерүләр узганы һәм берничә авылда яулык ябып йөрүче укытучылар барлыгы ачыкланган. Мәктәпләргә «дин билгеләрен» кертмәскә кушылган.

«Азатлык» кулына өлкәнең мәгариф министрлыгы чыгарган, гомум белем бирү департаменты мөдире Ольга Касыймова имзалаган эчке документ килеп эләкте. Анда өлкә мәктәпләрендә узган тикшерү турында язылган. Тикшерү вакытында өлкәнең 4 авылында дүрт укытучының дәресләргә яулык бәйләп йөрүе ачыкланган. Бу хәл Нугай иле, Татарские Горенки, Радищев урта мәктәпләрендә һәм Карасун авылы балалар бакчасында күзәтелгән.

Ульян өлкәсендә дини киемнәр һәм дин билгеләрен мәктәпкә кертмәскә дигән карар 2014нче елда ук кабул ителгән булган. Яулык та, «дини баш киеме» буларак, укучы кызларга тыелган. Әмма бу карар укучыларга гына кагыла, ә укытучыларга хиҗаптан йөрүне тыймый.

«Яулык, хиҗап кебек үк, – кыз бала өчен аның нинди дингә каравын күрсәтергә теләве, һәм ул дини мәгънәгә ия. Шунлыктан, өлкә хакимияте карарына күрә, мәктәп мөдире укучы кызга дәресләргә яулык ябып килүне рөхсәт итә алмый. Мәктәп мөдирләренә канун бозуны булдырмас өчен күрелүче чаралар турында өлкә мәгариф министрлыгына мәгълүмат җибәрергә киңәш ителә», диелгән хатта. Яулык белән көрәш нәтиҗәләре турында хисап җибәрү өчен электрон адрес та күрсәтелгән.

Белешмә өчен: Нугай иле авылы Ульян өлкәсендә иң борынгылардан санала. Тарихи чыганакларда бу авыл беренче тапкыр 1614нче елда искә алына. Ягъни ул өлкә башкаласы Сембердән дә өлкәнрәк булып чыга. Авылда мәктәп 1839нчы елдан бирле эшли. Аңа кадәр авылның өч мәчете каршында өч мәдрәсә эшләгән.

Узган елның җәендә Ульян өлкәсе Бөтенрусия авыл Сабантуен кабул итте. Бәйрәмгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде. Чарада өлкә губернаторы Сергей Морозов, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин да катнашты. Ә Ульян өлкәсеннән Русия Думасында депутат булып утырган танылган хоккейчы Владислав Третьяк, башына татар түбәтәе киеп, бәйрәм кунакларын татарча: «Бәйрәм белән!» – дип тә сәламләгән иде.

Комментарии