ОЛИГАРХ ЙОРТЫНДА – БОМЖЛАР

ОЛИГАРХ ЙОРТЫНДА – БОМЖЛАР

Русия миллиардеры Андрей Гончаренконың Лондондагы бер йортын анархистлар басып алды. Биредә алар торыр урыны булмаган хәерчеләр өчен приют ачмакчы. Әлеге бинаны хуҗасы 15 млн фунт стерлингка (хәзерге курс буенча 1 млрд сум чамасы) сатып алган булган, ләкин анда яшәмәгән. Гончаренко элек «Газпром» ширкәтенә керүче бер компаниядә җитәкче урынбасары булып эшләгән.

«Вести.Ру»

АЕРЫЛЫП ЧЫКМАКЧЫЛАР

Калифорния халкы Америка Кушма Штатларыннан аерылу максатыннан имзалар җыя. Әлеге штатта гамәлдәге президент Дональд Трампны өнәп бетермиләр – узган сайлауларда аның өчен биредә 31,5 процент кына тавыш бирелгән. «Сепаратистлар»га 180 көн эчендә 600 мең имза җыярга кирәк. Моны булдырган очракта алар Калифорниянең аерылып чыгуы турында референдум уздыра алачак.

«Лайф»

КЫЙММӘТЛЕ ДЕПУТАТЛАР

Дәүләт Думасы эшчәнлеге быел ил бюджетына 10,1 млрд сумга төшәчәк. Шул сумманың яртысы диярлеге 450 депутат һәм аларның ярдәмчеләрен асрауга туры килә. Халыкара парламент оешмаларында әгъза булып торганы өчен Дума 80 млн сум түләргә тиеш. Калган 5,1 млрд аппарат эшчәнлеген тәэмин итүгә тотылачак. Сүз уңаеннан, хәзерге чакырылыш депутатларын сайлау да Русия бюджетын 10 млрд сумга саектырган.

«Интерфакс»

ШОЙГУ – ПУТИНның ЭНЕСЕ

Владимир өлкәсенең Александров шәһәрендә Шойгу исемле малай туды. Балага исемне бабасы Рахмон Джураев сайлаган. Күптән түгел генә ул үзенең тагын бер оныгы – 2 яшьлек Рәсүлнең исемен Путин дип алыштырткан. Шулай итеп, Шойгу Хөрмәд улы Джураев Путин Джахонгир улы Джураевның туганнан туган энесе булып тора.

РИА «Новости»

ТЕЛЕҢНЕ ТЫЙМАСАҢ

Русия Президенты аппаратының элекке хезмәткәре Виталий Гулий үзенең дәүләт хезмәтендәге мемуарлары өчен экстремизмда гаепләнә. Шимбә көнне аны «Домодедово» аэропортында тоткарлаганнар. 2015нче елда Гулийның «Подножие российского олимпа. Штрихи к портрету современного чиновника» дип исемләнгән китабы чыккан булган. Аның кайбер өзекләре өчен авторга карата Җинаять Кодексының 282нче маддәсе, 1нче бүлеге буенча җинаять эше кузгатылган.

«Ведомости»

Комментарии