- 31.05.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №21 (1 июнь)
- Рубрика: Архив
Башкортстанда бер төркем мөселман яшьләре Русиядә тыелган «Хизб ут-Таһрир» фиркасен рәсмиләштерү өчен көрәшә. Алар фиркане тыю турында 2003 елда чыгарылган Югары суд карарын көченнән чыгаруны таләп итә.
Фиркане рәсмиләштерү тарафдарлары басымнарга да дучар. Болар хакында активистларның берсе Линар Вахитов «Азатлык»ка сөйләде: «2011 елның 17 мартында кичен Уфадагы бер фатирда дини бәйрәм билгеләгәндә, 30дан артык мөселман егетләре кулга алынды. Аларны башкаланың Октябрьск районының эчке эшләр бүлегенә алып килделәр. Бер тәүлек буе ач тотып, сорау алып, кайбер егетләргә көч тә кулланганнан соң чыгардылар.
Без 25 мартта Салават Юлаев һәйкәле янында каршылык чарасы уздырдык. Анда 500гә якын кеше катнашты. Русиядә мөселманнарга каршы башланган масштаблы репрессияләрне, мөселманнарга экстремист ярлыгы тагуны туктатуны таләп иттек. Мөрәҗәгать Русия җитәкчелегенә, прокуратура, Эчке эшләр министрлыгы һәм иминлек хезмәтләренә җибәрелде. Ләкин басымнар туктамады.
6 апрельдә таң белән чираттагы кулга алулар, тентүләр узды. Анда сорау алуларда җәзалаулар да кулланылды. Сорау алучылар коточкыч оятсызлыкка да барып җитте. Алар бәдрәфкә барырга сораганнарга, бәдрәф кәгазе урынына, Коръән битләрен ертып алып баруны таләп итте. Соңгы кулга алулар 23нче майда узды.
Без экстремистлар түгел. Ислам кануннарын тирән аңлап, Мөхәммәт пәйгамбәр кушкан хак юлдан барырга телибез. Хакимиятләргә күндәм мөселманнар кирәк. Ә без үз фикерләребезне ачык әйтү, гадел һәм ирекле булуны яклыйбыз».
Мөнир ВАФИН.
Чаллыда миллионерлар саны арта
Салым инспекциясе мәгълүматларына караганда, шәһәрдә 1173 миллионер һәм бер миллиардер бар. 2009 елга караганда, миллионерлар 365 кешегә арткан.
Узган ел Чаллыда 1 миллионнан алып 10 миллион сумга кадәр акча эшләүчеләр саны 1067 кешегә җиткән. 2009 елда андыйлар 726 булган. 10 миллион сумнан 100 миллион сумга кадәр табыш алучылар 92 булса, 100 миллионнан 500 миллионга кадәр акча эшләүчеләр саны – 14. Хәзер Чаллыда 2010 елда 10 млрд. сумга кадәр акча эшләгән кеше булуы да мәгълүм. Шәһәрдә миллионерлар саны артуы, миллиардер барлыкка килүе куанычлы, мактанырлык күренешме?
«Азатлык» хәбәрчесе махсус сорашу уздырмаса да, берничә фикер белеште. Исемен әйтергә теләмәгән урта яшьләрдәге бер кеше: «Елга меңләгән еллар буена үз ярлары буенча гына, кирегә борылмыйча, уңга-сулга артык кермичә, ага да ага. Капитализм кануны да шундый. Бер байлыкны эләктереп алгач, туплана да туплана, ягъни, арта бара» дип, Чаллы миллионерлары артуына фәлсәфи мөнәсәбәтен белдерде.
Галимҗан Зарипов шәһәрдәге СПИД үзәген җитәкли. Озак еллар төрле дәрәҗәдәге депутат булып торды. Чаллыда миллионерлар саны арта бара, дигән хәбәрләргә аның үз карашы бар. «Кызганыч, Чаллы миллионерлары арту шәһәр халкы тормышы яхшыруын күрсәтми. Шушы 1 ел эчендә бюджетта эшләүчеләрнең хезмәт хакы 2 мең сумга артты дисәләр, күбрәк сөенер идем. Бүген шәфкать туташларының уртача эш хакы – 7 мең, табибларның – 10 мең сум. Кызганыч күренеш. Шуңа Чаллыда табиблар белән тәэмин ителеш хәзер 54% кына. Табиблар, шәфкать туташларыбыз китә.
Шундый ук хәл укытучылар, китапханәчеләр, тәрбиячеләр белән. Инфляцияне исәпкә алып, ел саен шушы халыкның хезмәт хакын 1 мең сумга арттырсак, мактаныр идем. Бу миллионерларның, миллиардерның, югарыдан караганда, мактанырлыгы бардыр. Халык белән чагыштырганда, мактанырлык берни юк.
Танышларым арасында елына түгел, аена 1 миллион эшләгәннәре бар. Моңа кайберәүләр үз тырышлыклары белән ирешә. Андыйлар булырга тиеш. Монысы мактанырлык. Ләкин Чаллы халкының 70%ы аена 10 мең сумнан ким хезмәт хакы алып эшли икән, мактанырлык урын юк», – дип, Галимҗан әфәнде Чаллы халкының хезмәт хакы артмавына борчылуын белдерде.
Хәбәрне әзерләү барышында миллионер дип фаразланган бер ширкәт җитәкчесенә мөрәҗәгать итсәк тә, ул бу хәлгә аңлатма бирүне кирәк тапмады.
Бүгенге вазгыять Русия эшмәкәрләре өчен кулай түгел, дигән фикерләр ишетелеп тора. Шуңа да карамастан, күрәбез: Чаллыда миллионерлар саны арту ягына бара. Икътисадый кризис дигән нәрсә дә комачау итмәгән. 2011 ел башыннан Чаллыда 1267 шәхси эшмәкәр теркәлү узган. Шәхси эшмәкәрлектән китүчеләр саны – 1557.
Гафиулла ГАЗИЗ.
Казан мэры вәгъдәсендә тормый
Башкалада инвалид арбаларында йөрү, күрмәүчеләргә хәрәкәт итү, бала арбасы белән кая да булса бару җитди проблема булып тора.
«Киртәләрсез шәһәр» дип аталган иҗтимагый төркем яңа гына Казан шәһәре башлыгы Илсур Метшинга чираттагы ачык хат юллады. Анда инвалид арбасында йөрүчеләргә, начар күрүчеләргә ниндидер биналарга керү генә түгел, ә гадәти җәяүле сукмакларының да бик җайсыз булуы турында әйтелә.
Әлеге проблеманың никадәр җитдилеген шәһәр җитәкчеләренә дәлилләп күрсәтү өчен «Киртәләрсез шәһәр» төркеме интернетта интерактив харитә булдырды. «Үтеп булмаслык Казан» дип аталган әлеге харитәгә мөмкинлекләре чикләнгәннәргә йөрү бик кыен булган урыннар күрсәтелгән. Юллар кисешкән төштә җәяүле сукмагы башланган җир (бордюр) биеклеге, гадәттә, дүрт сантиметрдан артык булмаска тиеш. Казанда исә бу таләп бер урында да сакланмый диярлек. Җәяүле сукмагы машиналар йөри торган юлдан 15 сантиметрга биегрәк итеп ясалган. Хәтта 30-40 сантиметрга күтәрелеп торган урыннар да бар.
«Үтеп булмаслык Казан» харитәсенә күз салсаң, Татарстан башкаласы үзәгендә йөзләрчә юллар кисешкән урынның бары тик алтысында гына инвалидлар арбада имин генә үтеп китә ала. Метшинга юлланган хатта физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә шәһәр транспортына утыру бик кыен булуы турында да әйтелә.
Казанга үрнәк булырдай урыннар җитәрлек
Европа илләрендә, мисал өчен, Чехия башкаласы Прагада, тукталышларда трамвай һәм автобусның кайчан килүен минуты белән күрсәткән язуга күз салсаң, арба рәсеме төшерелгән вакытны да күрергә мөмкин. Димәк, нәкъ шул минутка арба тәгәрәп керердәй бик тәбәнәк идәнле транспорт киләчәк, дигән сүз. Гадәттә, шул тирәдә яшәүче мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, вакытын алдан белгәнгә, әлеге транспортка чыга. Шулай ук, Прагада юл чатларындагы җәяүле сукмагы башланган урыннар бөтен җирдә дә арбалыларга җайлы булсын өчен авыштырып, тәгәрәп менәрдәй итеп ясалган. Тәгәрмәчле авыр чемодан тартып баручыларга да, бала арбасы белән чыкканнарга да һәм, шулай ук, инвалидларга да бернинди кыенлыклар тумый.
Казанда уңайлыклар, хәтта, тимер юл вокзалында да юк. Поездларга чыгу өчен, биек баскычка менү үзе бер гүр газабы булып тора. Моңа кадәр ясалганнары да күз буяр өчен генә эшләнгән. Мисал өчен, Казанның Камал театры янын соңгы вакытта халык үз итә. Мондагы «биюче» фонтаннар, чәчәкләр һәм талгын музыка үзенә тартып тора. Бу җиргә килү өчен, арбалы инвалидларга күтәрелү урыны, ягъни пандус ясалган. Әмма арбалылар аңа күтәрелә алмый, чөнки күтәрелгечкә килеп җиткәнче, арбалы инвалидларга юл читендәге бордюр киртә булып тора. Ул юлдан 20 сантиметр биегрәк итеп эшләнгән.
Наил АЛАН.
Русиядә эшмәкәрләр шаулый
Русия эшмәкәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен күңел төшенкелегендә каршы алды. Илдә салым сәясәте үзгәрмәгән очракта, иртәгә бизнесларының соңгы сәгате сугар, дип шөбһәләнә алар. Дөрес, күбесе иминиятләштерү җыемы салымын (страховой взнос) 34%ка күтәрүгә каршылык белдереп, әлегә урамнарга чыкмады. 23 май көнне «Опора» Русиядәге кече һәм урта эшмәкәрлек оешмасының Казан бүлеге Татарстан хөкүмәте бинасы каршында оештырган пикетка да әллә ни күп кеше җыелмады. Шулай да, 25 май көнне Мәскәүдә Русия хөкүмәте бинасы каршында үткән протест чарасында, 30 төбәктән килгән өч меңләп ризасызлар арасында татарстанлылар да бар иде.
Эшмәкәрләр Русия хөкүмәте салымны 14%ка кадәр төшермәсә, каршылык белдерүләр көчәеп, халык күтәрелешләренә дә әйләнергә мөмкин, дигән фикердә. Чөнки салымның күтәрә алмаслык югары булуы бизнеска гына түгел, ә эшсезлекнең дә кискен артуына китерәчәк. Бу процесс башланган инде. «Сагыну» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчесе Равилә Шәйдуллина хөкүмәтнең салымнарны күтәрүен эшмәкәрлекне бөтенләй юкка чыгару өчен махсус эшләнгән гамәл буларак бәяли.
«Кризистан көчкә-көчкә генә чыга алдык. Инде аякка басабыз дигәндә, корылык килде. Азык-төлеккә бәяләр артты. Инде менә салымнар күтәрелде. Тотрыклы вакытта бөтен кеше кредитлар алган иде. Уйлавымча, тиздән протест белдереп урамнарга чыгучылар артыр. Иң курыкканым шул – халык күтәрелешләренең башы була күрмәсен иде бу. Балаларын ашата алмаган, эшсез калган, кредитларын түли алмаган кеше нишләргә тиеш соң?» – ди P.Шәйдуллина.
«Сагыну» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең ресторан, кафелары бар. Равилә Шәйдуллина әйтүенчә, салымны 34%ка күтәргәч, ярты ел эчендә генә алар сигез урынны ябарга мәҗбүр булган. Чөнки, әлеге 34% иминиятләштерү җыемы нәтиҗәсендә, хезмәткәргә 10 мең сум хезмәт хакы түләгән өчен, шуның яртысын алар дәүләткә күчерергә тиеш. Мондый хәл гаиләсен туйдырып торган «Сагыну» кафеларында эшләгән 28 кешене эшсез иткән инде. Әгәр Русия хөкүмәтенең әлеге сәясәте дәвам итсә, кече һәм урта бизнестагылар бөтенләй ябылып бетәчәк, ди Р.Шәйдуллина.
Ул белгән эшмәкәрләрнең инде өчтән бере үз бизнесларын туктаткан. Кайсылары булган биналарын сата башлаган, кайсылары арендага биргән. Эшләрен туктатучылар арасында эре җитештерүчеләр дә бар. Аларның берсе – «Алина салоны» дип аталган ширкәт. Икмәк пешергән, тәм-томнар җитештергән әлеге ширкәт биналарын сатуга куйган инде. Шәйдуллина: «Алар миннән күпкә көчле иде», – дип белдерә. Хәтта җитештергән ризыкларын Мәскәүгә кадәр җибәргәннәр. Белгечләр әйтүенчә, әлеге 34% салым эшмәкәрләрнең керемнәрен яшерергә мәҗбүр иткән, хезмәткәрләргә акчаны конвертка салып бирүне ике тапкырга арттырган. Эшмәкәрләр исә, бу юл гына бөлүдән коткармаячак, ди. Аякка баскан эшне ябу, бер яктан, эшсезлеккә китерсә, икенче яктан тәҗрибә туплаган белгечләрне дә юк итә.
Русия җитәкчелеге кече һәм урта бизнеска ярдәм турында матур сүзләр сөйләргә ярата. Президент Дмитрий Медведев, 1 июньгә кадәр хөкүмәт әлеге салымны төшерү тәкъдимнәре әзерләргә тиеш, дигән иде. Төшерелә калган очракта да киләсе ел башыннан гына көченә керәчәк ул. Әлегә хөкүмәттән ниндидер тәкъдимнәр күренми дә. Русия финанс министры Алексей Кудрин салымны яңа елдан 2011 елга кадәр булганча – 26%ка калдырырга җыенуларын әйтте. Эшмәкәрләр исә, аны да бик күп, бизнесны талау, дип белдерә. Алар салымны 14%ка калдырган вакытта гына файдалы һәм үсештәге бизнес алып барырга мөмкин, ди. Яңача салым көченә керә калган очракта, аңа тагын ярты ел бар. Аңарчы бик күп ширкәт ябылачак һәм эшсезлек тә артачак.
Наил АЛАН.
«Русия саклану бюджетының 20 проценты урлана»
Русиянең баш хәрби прокуроры Сергей Фридинский әйтүенчә, саклануга бүленгән һәр бишенче сум урлана. Аныңча, төп коррупция схемалары да инде күптән билгеле. «Ел саен саклану максатларына акчалар арттырыла бара, әмма нәтиҗә яхшырмый. Аның каравы, аларны дәүләттән канунсыз рәвештә үзләштерү схемалары камилләшә бара», – ди Фридинский. Прокурор фикеренчә, бер әйбер урынына икенчене сату, эшләнгән эшләр турында ялган хисаплар, дәүләт килешүләре өчен түләнгән акчаларның бер өлешен түрәләргә кире түләү кебек күптөрле коррупция ысуллары еш кулланыла. «Нәтиҗәдә бик зур акчалар урлана, ә гаскәрләргә сыйфатсыз техника һәм кораллар килү дәвам итә», – ди ул.
Фридинский мондый хәлнең төп сәбәпләре дип кануннарның камил булмавын, контроль һәм финанслау системаларының тиешенчә эшләмәвен, саклану сәнәгате түрәләренең акрын кыймылдавын һәм үз эшләре белгече булмавын, эшмәкәрләрнең намуссызлыгын күрсәтә.
Соңгы елларда саклану чыгымнары артканнан-арта барганда, Русия финанс министры Алексей Кудрин, көтелмәгәндә, аларны киметү тәкъдиме белән чыкты.
Финанс министры әзерләгән хисапта Cаклану министрлыгы офицерларын һәм килешү нигезендә хезмәт итүчеләр санын киметү тәкъдим ителә. A.Кудрин исәпләвенчә, бу 2014 ел ахырына кадәр дәүләткә 159,8 миллиард сумны янга калдыру мөмкинлеге бирәчәк. Моннан тыш, Финанс министрлыгы өч ел эчендә армияне 15 процентка киметергә тәкъдим итә. Министрлык шулай ук саклану сәнәгатенә чыгымнарны да елына йөзәр миллиард сумга киметергә тели. Эчке эшләр министрлыгына да акчаларны елына йөз миллиард сум чамасы киметергә тәкъдим ителә.
Наиф АКМАЛ.

Комментарии