- 31.08.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №34 (1 сентябрь)
- Рубрика: Архив
Андрей Поповка – 30 яшь, әмма туганы Светлана Попова сүзләренчә, ул 45-50 яшьлекләр кебек күренә. Шыр сөяккә калган, тешләре коелып беткән, күзләре эчкә баткан. Әнә шундый кыяфәттә ул 17 августта өенә кайтып керә. Шушы көнгә кадәр хәбәрсез югалган саналган.
2000 елда Попов Саратов өлкәсенең Татищев хәрби гарнизонында хезмәт иткәндә, аны һәм тагын берничә солдатны командирларының дачаларындагы алманы җыярга җибәрәләр. Аңа нәрсәдер эчерәләр һәм күзен ачканда инде ул Дагыстанда була.
Попов 11 елга якын коллыкта була, кирпеч заводында эшли. Ике мәртәбә качарга тырышып карый, әмма барып чыкмый. Сеңлесе әйтүенчә, әлеге коллыктан өенә кайткач, күргән михнәтләр турында рәтләп сөйләшергә вакытлары да булмаган. 18 август көнне хокук саклау оешмаларына үзенең кайтуы турында хәбәр итәргә баргач, аны тоткарлыйлар. Ни өчен икәнен дә әйтеп тормыйлар. Әгәр Саратов төбәгендәге «Солдат аналары берлеге» җитәкчесе Лидия Свиридова бу хәлгә чаң сукмаса, матбугатка чыгармаса, алга таба A.Попов язмышының нинди юнәлеш алуын әйтеп булмый иде.
Хокук яклаучы фикеренчә, хәрби прокуратура Попов югалгач та чаралар күрмәгән, солдатның хәрби бүлектән юкка чыгуын тикшермәгән. «Моның өчен прокуратура хезмәткәрләренә җинаять эше кузгатырга кирәк», – ди Л.Свиридова.
Мәскәүдәге Һельсинки төркеме рәисе Людмила Алексеева Саратов өлкәсе хокук саклау оешмалары гамәлләренә гаҗәпләнә. «Башта солдат дөресен сөйлиме, барысын да ачыкларга кирәк иде… Нигә аны шулай тиз кулга алырга?» – ди Алексеева.
Поповның туганы Виктор исә, ул эзләүдә булса да, аны беркемнең дә эзләмәвен әйтә. Милиция Андрей гел качып ята, дип уйлаган. Поповлар хәрбиләрдән әледән-әле «бүлектән үз теләге белән киткән улыгызның кайда икәнен хәбәр итүне үтенәбез», дигән язулар алып торган.
2008 елда милиция Поповларга улларының җәсаде Дагыстан якларында табылуы, медицина тикшерүе аның Андрей Поповныкы булуы турында хәбәр итә. Саратов милициясе Дагыстанга үтенеч җибәрсә дә, аннан җавап килми. Шуннан бирле аны үлгән, дип уйлыйлар.
Соңгы хәбәрләргә караганда, Дагыстан Эчке эшләр министрлыгы А.Попов Каспийск шәһәрендәге кайсы кирпеч заводында кол булып тотылуны ачыкларга керешкән.
25 августта Поповны сак астыннан азат итәләр, әмма өенә кайтармыйлар. Адвокаты сүзләренчә, ул тикшерү тәмамланганчы Саратовтагы бер бүлектә хәрби хезмәттә булырга тиеш. Поповка 10 ел элек дезертир, дип җинаять эше кузгатылган була.
Атом полигоны һаман агу чәчә
Казахстанның Семей (Семипалатинск) шәһәре янында урнашкан атом полигоны ябылуга 20 ел тулды. 40 ел буена бу урында атом сынаулары уздырыла. Атом полигоны Иртыш елгасы буенда Семей шәһәреннән 130 чакрым ераклыкта оештырыла. Шунда ук Курчатов исемле ябык шәһәр дә урнаша.
Беренче атом сынавы 1949 елның 29 августында үткәрелә. Бомбаның куәте 22 килотонна тәшкил итә. Совет хөкүмәте ул вакытта җир өсте һәм җир астында атом бомбасы сынаулары уздыра.
1953 елның 12 августында «РДС-6С» дип исемләнгән бомба шартлатыла, аның көче, беренче сынаудан 20 тапкыр күбрәк, 400 килотонна тәшкил итә. Шартлау җир өстендә30 метрбиеклектә була. Шул сәбәпле, атом калдыклары, тузан бер мизгелдә полигон мәйданын гына түгел, бөтен тирә-якны зарарлый.
1953 елның 22 ноябрендә янә бер сынау. Хәрбиләр тагын да зәһәрләнә, аларга бомбаны җир өстендә генә шартлату җитми, бу юлы «РДС-37» дип исемләнгән бомбаны очкычтан 2 чакрым биеклектән ыргыталар.
1963 елда Советлар Берлеге, АКШ, Британия арасында һава, галәм һәм су астында атом сынауларын уздырмаска, дигән килешүгә кул куела, шул сәбәпле, очкычтан бомбалар ыргыту тәмамлана. Ләкин Семей полигонында бомбалар шартлату җир астында дәвам итә.
1949-1989 еллар дәвамында 471 атом сынавы уздырыла, шуларның 128е – җир өстендә, 343е җир астында була. Бу әле халыкка мәгълүм булганнары гына, кешеләргә әйтелмәгән сынауларны бары тик совет империясенә хезмәт итүче галимнәр һәм шул даирәдәге кешеләр генә белә. Семей полигоны эшләгән дәверендә тупланган мәгълүматлар әле дә сер итеп саклана.
Белгечләр әйтүенчә, Семей полигонында 1949-1963 елларда уздырылган атом сынауларының гомум куәте Хиросимага ыргытылган бомбага караганда 2500 тапкыр артыграк.
Казахстанның Семей шәһәрендә татарлар күп – 11 мең 500 кеше. 80 яшен тутырган Рәшидә апа Хәсәнова шушы шәһәр мәктәбендә гомере буе математика фәнен укыткан. «Советлар Берлегенең атом бомбаларын шартлатулары аркасында барлык туганнарым да яман шештән яшьли үлде», – ди ул.
«Ни өчендер шартлаулар якшәмбе көннәрендә уздырыла иде, моның нәрсәгә бәйле булганын аңламыйм. Советлар Берлегенең идеологиясе шул булды. Семейда атом бомбасы сынаулары уздырылуга куана идек. Безнең хөкүмәт көчле, куәтле, безне яклаячак, янәсе. Һәм атом сынауларының никадәр зарарлы икәнен аңламаганбыз, безгә аны әйтүче дә, кисәтүче дә булмады. Хәзер күзләр ачылды, ләкин соң инде. Әнием дә яшьли үлде, әтием дә яман шештән гүр иясе булды. Туганнарым арасында яман шештән теге дөньяга күчүчеләрне санап бетергесез.
Нурсолтан Назарбаевка рәхмәт, ул булмаса, бу полигонны япмаслар иде. Кызганычка каршы, радиоактив калдыклар шушында ук саклана, плутоний беркая да китми, миллион еллар дәвамында калырга мөмкин икән, дип әйтәләр», – дип сөйләде Рәшидә апа.
Даладагы нурланыш эчендә калган казах авыллары арасындагы Башкүл авылында бүген дә якынча 200гә якын милләттәшебез гомер кичерә. Алар бүген дә нурланыш белән зарарланган суны эчә, агуланган җирне эшкәртә.
Гөлфия Баппанова – шушы авылда туып-үскән кеше. Ул: «Mинем бер генә сәламәт туганым да юк, үзем дә дарулар гына эчеп җан асрыйм», – ди. Аның сүзләренчә, 1990нчы елларда Семей атом сынаулары турында мәгълүматлар ачыклана башлагач, авыл әкренләп тарала башлый. «Авылда сәламәт кеше юк. Үземнең калкан бизен кистеләр, бар нәрсәгә дә аллергия, ашаган ризыгым – ботка, тамагымнан аш үтми. Моны яшәү дип атап булмый! Мин генә интекмим, һәр өйдә – чирлеләр. Безнең авыл Семей атом полигонына бик якын, тирә-якта казах авыллары, алар да бик нык интегә. Атом сынауларының зәһәре барысына да җитте. Авылда мутация белән туган ямьсез кешеләр дә булды. Моның афәте бездән соң килгән буыннарга да җитәчәк», – дип сөйләде Гөлфия ханым.
Семей полигонында уздырылган сынаулар аркасында, Казахстан гына түгел, Алтай, Новосибирск өлкәләре дә зыян күрә. Гомуми саннар шуны күрсәтә: Семейдагы атом сынаулары 304 мең квадрат метр мәйданны зарарлаган.
Семейда полигон 20 ел элек ябылган булса да, бу җирләрдә һаман да атом калдыклары базы урнашкан. Советлар Берлеге варисы булган Русия монда уздырылган атом сынаулары өчен халык алдында гафу үтенмәде, ул аны үз гаебе итеп танымый, тәүбә итми.
Семейдагы кебек атом сынаулары аркасында зыян күрүчеләр, шулай ук, Чиләбе өлкәсендәге «Маяк» корылмасы тирәсендәге Мөслим, Караболак авылларында яшәүче татарлар. Русия дәүләте алар алдында да гафу үтенмәде, Урал җирендә атом сынаулар аркасында, татар мөселманнар нәселе тамырдан корып бара.
ТИҮ татар мәктәбен саклауны таләп итә
Җомга көнне Татар Иҗтимагый Үзәге Казанда татар мәктәпләренең ябыла баруына ризасызлык белдереп, урам җыены уздырды. «Ак Барс» мәдәният үзәге алдындагы мәйданда оештырылган әлеге чара башкала укытучыларының август җыелышы барган вакытка туры китерелде.
Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре: «Президент Медведев, татар халкын министр Фурсенкодан сакла!», «Империя эшли! Быел Русиядә – 600 мәктәп, ә Татарстанда 188 татар мәктәбе ябыла, 262се кыскартыла», «Дәүләт телләрендә белем бирү – Татарстанның эчке мәсьәләсе», «Мәктәп бетсә, авыл бетә – авыл бетсә, милләт бетә», «Президент Миңнеханов! Нигә вазифагызны үтәмисез? Татар теле Татарстанда нигә дәүләт теле түгел?!» – дигән шигарьләр күтәреп, җыенга килгән иде.
Татар Иҗтимагый Үзәге җитәкчесе Галишан Нуриәхмәт сүзләренчә, татар мәктәпләрен бетерү «үзәге» нәкъ менә Татарстан башкаласында урнашкан. Миллионнан артык кеше яшәгән Казанда бармак белән генә санарлык татар мәктәбе бар. Ә инде татар балалар бакчалары тагын да аз.
«Русиядә ябылган 600 мәктәпнең күбесе – Оренбург, Башкортстан, Төмәндәге татар мәктәпләре. Ә Татарстанда гомер булмаган хәл: «Без булдырабыз», – дип, быел 188 мәктәп ябыла, тагын 262 мәктәп кыскартыла, ягъни башлангычка калдырыла. Киләсе елларда боларын да шушы 188 мәктәп язмышы көтәчәк», – ди Галишан Нуриәхмәт.
Аның сүзләренчә, ТИҮ бу мәсьәлә белән Татарстан мәгариф министрына да мөрәҗәгать итеп караган. «Ул инглизчә белә, дип сөйлиләр. Аның инглизчә белүе бик яхшы, ләкин татарча белмәгән, бер көн дә укытмаган мәгариф министрыннан бернәрсә дә көтеп булмаячагын без инде аңладык», – дип белдерә Татар Иҗтимагый Үзәге җитәкчесе.
20 елдан бирле шушындый каршылык чарасында катнашып килгән Римма Котлыбаева исә: «Мәктәпне бетерү милләтне бетерүгә китерәчәк», – ди. Аның сүзләренчә, татар яшьләре үзләре дә тел мәсьәләсенә битараф карый. Күбесе, минем гаиләм, эшем, балаларым, ирем-хатыным бар, мин каян вакыт табыйм, ди. Аннан соң хәзер яшьләрне мондый каршылык чараларына чыкмасын өчен, куркыталар да. Укыган урыннарыннан куалар. Безне дә заманында бу эшләрдә йөргәнебез өчен, эшебездән чыгарганнар иде.
Хәзерге вакытта милләтләрне бетерү эше бара. Әмма Аллаһы Тәгалә: «Мин кешеләрне, яшәве күңелле булсын өчен, кавем-кавем яраттым, дип әйткән бит. Түрәләребез динне дә, халыкны да бердәй яратсын иде», – ди Римма Котлыбаева.
Татар Иҗтимагый Үзәге вәкиле Энҗе Даутова: «Татар теленә дәүләт тарафыннан игътибар булмаган очракта, халык тарафыннан да игътибар аз булачак. Туган телне халык белән дәүләт бер булып сакларга тиеш», – ди.
Аның сүзләренчә, мәктәпләрдә, дәүләт оешмаларында сөйләшү рус телендә булгач, татарлар да рус телендә сөйләшергә мәҗбүр. «Дәүләтебез Мәскәүгә ярарга тырышып, мәктәпләребезне бетереп бара. Хәтта татар телендә тәрбия бирүче балалар бакчалары да бик аз, ягъни нигездән үк инде милләтне бетерү бара. Әгәр бала, балачагыннан ук үз туган телендә әйбәтләп сөйләшә белми икән, туган телнең хисләре йөрәгенә керми икән, татарлык бетә ул. Бәлкем, татар телен онытмас та ул, бәлки, сөйләшер дә, әмма аның йөрәге үз халкы өчен әрнеми торганга, ягъни андый бала маңкортка әйләнә», – дип белдерде Энҗе Даутова.
Шуны да әйтергә кирәк, Татар Иҗтимагый Үзәге күтәргән шигарьләргә «Ак Барс» мәдәният үзәгендә узган җыелыштан чыккан укытучылар аз игътибар итте. Аларның күбесе татар мәктәбенең, татар милләтенең киләчәген кайгыртып торган ТИҮ әгъзаларын читләтеп үтү ягын карады. Шул исәптән, мәгариф түрәләре дә.
Чаллыда Тукай һәйкәленә каршылар да бар
Чаллыда Габдулла Тукайга һәйкәл кую эшләре башланып китте. Кайберәүләргә бу гамәл ошамый кебек. Урыс матбугатында: «Тукай һәйкәленә акча бар, ташландык эт-мәчеләр торагы өчен юк», – дигән фикер дә күренде.
Әлеге фикер «Челны-ЛТД» дигән урыс газетасында әйтелде. Бу газета битләрендә Русия, Татарстан һәм Чаллы хакимиятләренең теге яки бу гамәлләренә, башкарасы яки башкарган эшләренә халык мөнәсәбәте дигән булып, төрле исемнәр астында фикерләр бастырыла.
Быелның 24нче август санында бу газетада Светлана дип аталган ханымның Тукай һәйкәленә карата мөнәсәбәте күрсәтелгән.
Мәчеләр приютына акча бирмәгәннәр
«Тукайга – 6 метрлы һәйкәл. Аның күпмегә төшәчәге хакында беркайда мәгълүмат күрмәдем. Арзан булмас, дип уйлыйм. Әгәр җирле вәхшиләр аның кул-аякларын кисеп, төсле тимергә тапшырса, шәһәр тагын акча тотачакмы?
Бу эшкә шәһәр казнасында акча бар. Без ташландык, хуҗасыз хайваннарны асрау өчен торак (приют) булдыруны сорап, аны төзү өчен күпме акча кирәклеген күрсәтеп, хакимияткә хат язган идек. Безгә бер түрә болай диде: «Кешеләргә җитми, ә сез монда этләр, мәчеләр дип йөрисез».
Язма шуның белән тәмам. Газета 50 мең данәдә басыла һәм аның Чаллыда тоткан урыны шактый югары. Бу язманы укыган татар кешеләрендә нинди хисләр, тойгылар туган?
Милләтара мөнәсәбәт чагыла монда
«Язма нык гаҗәпләндерде. Язманы әзерләгән яки язган кеше ни уйлады икән? Аның этләр яки мәчеләр турында кайгыртуы, бәлки, ихластыр. Ләкин проблеманы татарның бөек шәхесе белән бәйләве татар кешесен кимсенүгә этәрә.
Әлеге матбугат чарасы үз сәяси юнәлешен алып баруда «башкалар» фикерен куллана, дип тә фаразлыйм. Урыслар татар җирендә үзләрен төп хуҗалар итеп күрсәтергә тырыша һәм ул әледән-әле матбугатта, кешеләр арасындагы мөнәсәбәттә чагыла.
Хакимият моңа күз йома. Чаллыда тукталышлар, кибет атамалары, башка урыннардагы татар язулары кимеп бара. «Үзәк» тукталышындагы кибеттә «Балалар дөньясы» дигән зур хәрефле язу бар иде. Аны алып ташлап, тагын да зуррак хәрефләр белән, «Детский мир», дип язып элделәр. Болар вак күренеш булып тоелса да, татар теленең кулланышта кимүен күрсәтә.
Тукайга һәйкәл кую – күркәм күренеш. Бу эш өлкән агайларыбызда шундый фикерләр уяткан икән, башка сыйдыруы авыр. Урыс кешесенә ачылган һәйкәлләргә татар кешесе мондый чагыштырулар белән карамыйдыр, этләр-мәчеләр белән чагыштыру дәрәҗәсенә җитмидер. Шуңа да, башкаларның да татар кебек толерант булуын теләр идек»,– дип фикер йөртә шагыйрь Фидаил Мәҗитов.
Татар мәдәниятенә һаман да тибәләр
«Әлеге язма Русия чынбарлыгында яңа нәрсә түгел. Татар халкының күренекле улы Габдулла Тукайга һәйкәл кую турында чыккан хәбәргә караучысыз калган этләр мәсьәләсен китереп тыгуны күрәләтә кылынган этлек, дип саныйм.
Бу – кызганычка каршы, көндәлектә еш очрый торган шовинизм күренеше. Вандалларның һәйкәл кулларын кисеп, төсле тимергә озату турындагы уйдырма, беренче чиратта, оялмыйча, редакциягә шушы хатны җибәргән 40 яшьлек хатынның үз башына килгәндер. Әмма «Челны-ЛТД»ның, гадәттәгечә, татар мәдәниятенә тибеп үтү нияте белән, үзе үк уйлап чыгаруы да мөмкин.
Тукай белән Высоцкийны чагыштырып булмаган хәлдә дә, Высоцкий һәйкәлен куюга бер генә кеше дә тискәре мөнәсәбәт белдермәде»,– дигән сүзләрне әйтте Милли Мәҗлес рәисе урынбасары Фаик Таҗиев.
Без, шулай ук, «Челны-ЛТД» газетасы баш мөхәррире вазифаларын башкаручы Сергей Антипин фикерләрен дә белештек. «Әлеге язмада Тукай рухын, татар рухын кимсетерлек әйбер күрмим», – диде Антипин әфәнде.
Гафиулла ГАЗИЗ.
Урыс киносын караучы юк. Татарныкын булырмы?
Русиядә урыс кинофильмнары күпләп җитештерелә. Урыс киносын төшерү өчен дәүләт акча кызганмый, ләкин аларны караучы юк.
27 август – Русиядә Кино көне итеп билгеләнә. Шул уңайдан «Ромир» тикшеренү үзәге Русиядә җитештергән кинофильмнарны карыйлармы-юкмы икәнлеген тикшергән. Урыс кинематографиясенә халыкның мөнәсәбәтен белер өчен, Русиянең берничә зур шәһәрендә сораштыру уздырылган. Нәтиҗә шундый: русиялеләрнең 18 %ы үзебездә төшерелгән кинофильмнарга тискәре карашта, шактый зур өлеше аларны бик сирәк яисә бөтенләй карамый. Социологлар 18-24 яшьтәгеләр арасында урыс киносын сөймәүчеләр саны бик зур булганын әйтә, яшьләрнең 30 %ы Русиядә төшерелгән киноларны, гомумән, карамый. Бу саннар 2011 ел кинопрокаты нәтиҗәләре белән дә туры килә. 2010 ел белән чагыштырганда, урыс киносын караучылар саны быел өч тапкырга кимегән.
Урыс киносын өлкәннәр генә карый
Кино сөючеләрнең 42 %ына киноның кайда, кем тарафыннан төшерелгәне мөһим түгел. Менә шушы аудитория өлеше өчен, Русия һәм чит ил кинолары көч сынаша да инде, ләкин ничек кенә булмасын, аудитория барыбер чит ил киноларына өстенлек бирә.
Сораштыруда катнашкан кешеләрнең 11 % ы гына Русиядә төшерелгән киноларны яратабыз, дип өздереп әйткән. 29 % халык кинотеатрга урыс киноларын карарга барганын, ләкин чит ил киноларын да читләтеп үтмәгәннәрен белдергән.
Аудиториянең Русия киносына мөнәсәбәте ничек икәнен тикшергәндә, нигездә, олы буын, 45 яшьтән олырак кешеләр яхшы карашта булганын әйткән. Яшьләр белән чагыштырганда, алар арасында Русия киноларына өстенлек бирүчеләр 1,5 %ка күбрәк.
Бу нәрсәне аңлата? Соңгы 20 ел эчендә урыс кинофильмнарын төшерү туктамады, киресенчә, урыс кинематографиясе үсештә, ләкин урыс кинофильмнары үзенә аудитория тәрбияли алмаган. Яшьләр, урта буын кешеләре арасында урыс киносын сөючеләр бик аз. Урыс кинофильмнарына бары тик өлкән яшьтәгеләр генә тугры кала.
Сораштыруда катнашучыларның бик азы гына Русия кинематографиясенең киләчәгенә ышана. Халыкның 38% ы «елдан-ел Русиядә төшерелгән фильмнарнын сыйфаты арта», дигән фикер белән килешкән, ләкин шул ук вакытта, тагын нәкъ шул хәтле кеше бу уңайдан үз фикерен өздереп әйтә алмаган, шик белдергән.
Урыс кинолары халыктан аерылган
Социология фәннәре докторы Андрей Милехин фикеренчә, Русиядә кино аудиториясе соңгы 20 елда зур үзгәрешләр кичергән, ләкин аны өйрәнүче юк. Ул Русия режиссерларының халыктан нык аерылганын әйтә һәм, шул сәбәпле, аларның иҗат җимешләреннән керем юк, дип саный. Галим, шулай ук, Русия киносының үсешенә түгелгән дәүләт акчасы да ярдәм итә алмаганын әйтә. Андрей Милехин кино төшергәндә дөньяда кабул ителгән практиканы кулланырга, ягъни аудиторияне өйрәнеп, аларга нәрсә кирәклеген аңлап, кино төшерергә кирәк, дип саный.
«Movie Research» тикшеренү компаниясе җитәкчесе Олег Иванов, Русия кинематографиясе Голливуд җитештергән продукциягә көндәш була алмый, дип саный. «Бездә төшерелгән картиналарның күпчелеге тамашачылар арасында апатия гына тудыра», – дип әйтә. «Үзгәрешләр бары тик режиссер һәм продюсерлар халыкка йөз белән борылган очракта гына була ала, алар аудиториянең нәрсә турында уйлаганын, нинди хис-тойгылар кичергәнен, нинди уй-фикерләр белән яшәгәнен аңлап эш итәргә тиеш», – дип саный.
Татар киносын кинотеатрга барып караучы бармы?
Татарстанда да татар кинофильмнарын булдыру турында сүзләр күптән яңгырый. Бармак белән санап чыгарлык булса да, татарча кинофильмнар бар. Дөрес, татарча фильмнар кирәк, ләкин татар телендә төшерелгән кинофильмнарны караучылар бармы бездә? Кызганыч, ләкин әлегә кадәр бер генә татар фильмы да кинопрокатка алынып, зур кинотеатрларда күрсәтелмәде. Әйе, режиссер, продюсерлар үз тырышлыклары белән, Татарстан районнары буйлап татар киносын күрсәтеп йөрде, көчләп дигәндәй, мәктәп укучыларын китертеп, татарча кино карау чарасын оештырдылар. Ләкин татарча кинофильмнын төшергән очракта, аны кинотеатрга махсус барып, татарча кинофильмны карыйм, дип акчасын түләргә кызганмаган татар аудиториясе бармы бездә?
«Үзебез» хәрәкәте координаторы Алия Сабированың гаиләсе дә кинолар карарга ярата. «Кинотеатрга бару теләге туганда урыс киносына түгел, ә чит кинофильмнарына өстенлек бирәбез», – ди ул. Алия Сабирова урыс кинематографиясе Голливуд белән көндәшлеккә чыдый алмаганда, татарлар үз аудиториясен булдыра алмас, дигән фикер белән килешмәде. Ул, «Голливуд белән Русия кинематографиясе киң катлам өчен күңел ачу киноларын төшергәндә, татарлар фикерли торган кешеләр өчен, фәлсәфи фильмнар чыгарса, үз тамашачысын табачак», – дип саный.
«80 % караган киноларыбыз чит илнеке. Кино карап кайтасыбыз килә икән, чит илнекеләренә өстенлек бирергә туры килә. Балаларымның да интернеттан суыртып караган кинолары арасында Русиядә җитештерелгәннәре юк. Аларны аңлап та була, чөнки чит илдә ясалганнары сыйфаты ягыннан бездә җитештергәне белән чагыштырып булмаслык дәрәҗәдә яхшы, дип саныйм. Соңгы вакытта Русиядә шактый кинофильмнар чыга. Бөтен эшләнеше белән чит ил киносы кебек, ләкин ул гади копияләр генә. Кешеләрнең зәвыксыз теләкләрен канәгатьләндерү максатын куеп, урыс киноларын да коммерция ягыннан керемле итәргә телиләр.
Советлар Берлеге вакытында урыс киносының үз йөзе бар иде, ул ниндидер фәлсәфи, шигъри, шәхесне ача торган нечкә сәнгать төре иде. Шул сәнгать төре буларак яшәүдән туктаганнан соң, аякка бастырып карыйлар, килеп чыкмый.
Урыс киносы кем кулына калды, кемнәр аны нинди максатларда куллана? Бу да күп нәрсә турында сөйли. Ул ниндидер шикле кешеләр кулына барып эләкте, теләгән фильмнарга акча бүлеп бирәләр, әмма дәүләт акчалары кемнеңдер мәнфәгатьләре өчен тотыла.
Югары дәрәҗәдәге сыйфатлы, коммерцияле кино төшерер өчен, Голливуд талантларны бөтен дөньядан туплый, Русиядә Голливудка эләкмәгән кешеләр кала. Җир-ана талантларны күп тудырмый. Татарстан кино төшерергә тиеш, ләкин ул башка юл сайласын иде. Татарлар фикерли торган кешеләргә тәгаенләнгән фәлсәфи, психологик кино төшерергә тиеш, аңа сусау бар. Шул юлны сайлаганда татарлар үзләренең яхшы якларын күрсәтә, дөньяга таныла ала. Татар телендә интеллектуаль киноны караучы аудитория бар.
Илдар Ягъфәровның «Күктау» фильмы һаман да актуальлеген югалтмады, Юрий Фетинг төшергән «Бибинур» да – шундый фәлсәфи кино, ә күпме кеше аны яратып карады», – ди Алия Сабирова.
Яллап кино төшерү отышлымы?
Кинематография – күп акча таләп итүче зур индустрия. Татарга үз киносын булдырыр өчен финанслар гына түгел, халыкның менталитетын, холык, дөньяга караш нечкәлекләрен аңлаган көчле режиссерлар да, киноны сатуга чыгаручы көчле менеджерлар, пиарчылар да кирәк.
Урыс кинолары Голливуд белән көч сынаша алмаган вакытта, татарларга нишләргә? Урыслар да аудитория җыя алмый, дип көтеп утырыргамы?
Берничә ел элек Русия экраннарына «Кочевник» фильмы чыкты. Бу – казах фильмы. Дөресрәге, аны Голливуд режиссеры төшерде, Казахстан хөкүмәте, акча түләп, казахларның тарихын чагылдырган нәфис фильм булдырып, бөтен дөньяга менә казахлар шундый көчле милләт, дип күрсәтте. Татарга да, бәлки, үз сценарийчылары, режиссерлары, операторлары үсеп чыгар, дип көтеп утырырга кирәкмидер? Чит ил режиссерларын яллап, татарлар турында фильм төшерү мөмкинлеген дә уйларга кирәк.
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА.

Комментарии