- 31.08.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №34 (1 сентябрь)
- Рубрика: Архив
Бүген игътибарыгызга яңа сәхифә тәкъдим итәбез. Дөресрәге, элеккеге «Акча санаганны ярата» дигән сәхифәне тагын да киңәйтергә ниятләдек. Матди проблемаларда киңәш-табыш, икътисадый өлкәдәге яңалыклар турында гына түгел, рух байлыгы турында да сөйләячәк бу сәхифә.
Галимнәр холык белән хезмәт хакы арасында турыдан-туры бәйләнеш тапкан. Яхшы күңелле кешеләр күбрәк эшләсә дә, явыз коллегаларына караганда күпкә азрак хезмәт хакы ала. Каты бәгырьлелек һәм йомшаклык кешенең хезмәте бәясенә йогынты ясый. Димәк, икътисадый тормышта әдәпсезләргә җиңелрәк. Ләкин бу кагыйдә хатын-кызларга һәм ирләргә бер үк төрле туры килми.
ЯХШЫЛЫК ЯМАНЛЫКНЫ ӘКИЯТЛӘРДӘ ГЕНӘ ҖИҢӘ, ә тормышта киресенчә икән, дип хәбәр итә «DailyMail» агентлыгы. Тикшерүчеләр кешеләрнең әйләнә-тирәдәгеләргә ошау дәрәҗәсенә карап, аларның хезмәт хаклары күләмен чагыштырган. Галимнәр «ошау» терминына кешеләрнең эчке дөньясына тартылуны, киң һәм йомшак күңеллелекне, игелеклекне, шулай ук, әйләнә-тирәдәгеләргә ачык булу, алар белән хезмәттәшлек итәргә әзер тору кебек сыйфатларны берләштергән.
Киң күңелле, игелекле, ярдәмчел, дип саналганнарга караганда, мондый сыйфатларга ия булмаган ирләрнең хезмәт хакы 18 процентка югарырак булуы ачыкланган. Хатын-кызларда бу башкачарак: усаллар яхшы хатын-кызларга караганда, бары тик 5 процентка гына артыграк акча эшли.
Галимнәр 20 ел дәвамында 10 мең хезмәткәрне күзәткән. Аннан нәтиҗәне ныгыту өчен, бизнес-мәктәпләрдә укучы 460 тыңлаучыга эш бирүче булып күрсәтергә һәм эшкә алынырга тиешле хезмәткәргә бәя бирүне сораганнар. Баксаң, ягымлы, яхшы күңелле кешеләргә эш табу да җиңел түгел икән, иң элек ӘРСЕЗЛӘР ЭТЕП-ТӨРТЕП УРНАША. Тикшерүче авторларның берсе – профессор Бет Ливингсон билгеләп үткәнчә, менеджментта яман тәртип яхшырак бәяләнә. Ә булган компенсацияләр, бүләкләү системасы юашларны әйләнеп уза, бигрәк тә, бонусларны бер генә кеше билгеләсә. Шунлыктан, күп кенә җитәкчеләр хәтта үзләре дә аңламыйча, кабахәтләрне алтынга күмә.
Авторлар әдәпле кешеләрнең хезмәте ни өчен түбәнрәк бәяләнү сәбәпләрен әйтми. Әмма бу нисбәттән, халык фикере кызыклы булыр.
Әлеге язма интернет челтәреннән алынды. Һәм без, билгеле инде, андагы форумнардагы фикерләргә дә күз салдык.
АРТЕМЬЕВ дип исемләнгән кеше: «Усаллар – әрсезрәк, ә бүген әрсезлек, әдәпсезлек – икенче бәхет», – дип яза.
БАДЖАН кушаматлы форумчы аңа каршылыкка керә: «Аның каравы, усал кешеләр озак яшәми – бу тормыш законы».
С.Р.: «Сәбәп гади – киң күңелле кешеләр табышка эшли алмый, шунлыктан, табышны мөмкин кадәр күбрәк алу нияте ертлачлык, рвачлык белән бәйле».
МАРФУШЕНЬКА-ДУШЕНЬКА: «Аның каравы, усаллар белән беркем дә озак мөнәсәбәтләр дәвам итәргә теләми, бар да яхшылар янында торырга тырыша. Эштә психологик микроклимат мөһим. Аннан соң, усаллар үз җилкәләренә берәүне дә атландырмый. Ә киң күңеллеләр коллегалары хезмәтен дә башкара».
АЧА: «Бүлеш һәм хакимлек ит». Бу бүгенге икътисадый системаны оештыручылар принцибы нәтиҗәсе, ягъни колбиләүчелекнең бер төре. Әлеге принцип «сарыкларны» «бүреләрдән» аеру өчен – үзенчәлекле фильтр. Соңгылары майлырак калҗа белән сыйлана. Әле тәртип саклаучы «овчарка» булып хезмәт итсәләр, зур бүләкләргә дә лаек булалар».
ГАДЕЛЛЕК: «Кеше хәленә керүче башканың уңышсызлыгыннан, көчсезлегеннән файдаланмый, кыскасы, дөнья аларга таяна. Алар беркемне дә ярдәменнән ташламый, шул исәптән, эш бирүчесен дә. Шулай булгач, эш бирүченең мантыйгы гади: аңа нигә күбрәк түләргә? Ул болай да эшли, кирәк чакта ярдәмгә ташлана һ.б… Усалга түлиләр, ул алдан түләмичә бөтенләй эшләмәскә дә мөмкин, я бәласеннән башаяк: «Усал котырса…» – түрәнең тынычлыгы кыйммәт.
МАРИНА: «Явызлар гына карьера үсешенә ирешә ала, дип саныйм. Кем күбрәк акча эшли, зуррак хакимлек итә, ул усаллана бара, чөнки аның җаваплылыгы да арта һәм күңел кылларын исәпкә алып торырга вакыты җитми. Бай, власть яратучы һәм, шул ук вакытта, юмарт, киң күңелле берәр кешене мисал итеп китерә аласызмы? Акча һәрвакыт кешене бозган һәм үз колына әйләндерә торган булган.
Минемчә, күп эшләүче, зур хакимлеккә ия булган кеше бай түгел, бернинди мохтаҗлык кичермәүче бәндә баерак».
СӨЙКЕМЛЕ: «Сез йомшак күңелле начальник булып карагыз. Ышанып әйтә алам, җилкәгезгә бик күпләр менеп атланырга һәм сезнең белән идарә итәргә теләр. Шунлыктан, начальник усал һәм гадел булырга тиеш. Гомумән, йомшак күңеллелегеңне сизеп алсалар, синнән файдаланырга теләүчеләр шунда ук табыла. Ул бөтен күңеле белән ярдәм итсә дә, аның үзенең хәленә керергә теләүчеләр бөтенләй юк диярлек. Яхшы кеше үз проблемалары белән берүзе кала. Әле аңа үпкәлиләр, аны тик торганда да рәнҗетергә, кыерсытырга мөмкиннәр. Ә усалдан читтәрәк торалар. Аңа үтенеч белән дә мөрәҗәгать итмиләр, аны рәнҗетмиләр дә, аңа үпкәләмиләр дә. Ул бит шундый…
Әлеге фикерләрне мин интернет форумнан тупладым. ИЗГЕЛЕК ҺӘМ ЯВЫЗЛЫК, БАЙЛЫК ҺӘМ МОХТАҖЛЫК ни ул? Бу мәңгелек фәлсәфә. Аңа һәркем үзенчә җавап бирә, һәркем үзенчә шәрехли. Мин дә аралашу вакытында исемдә калган кайбер вакыйгаларны бәян итәм. Әлбәттә, хәбәр ияләрнең исемнәрен әйтмим. Бу минем тарафтан сер сату, кемнедер фаш итү булыр иде. Күп еллар элек бер танышым белән күңел бушатышу мөмкинлеге туды да, аның сөйләгәне хәтеремнән чыкмый.
– Мин кечкенәдән табигать белән дус булдым, – дип сөйләде ул. – Кыерсытылганнарны жәлләдем, якларга тырыштым. Ялгыш таптаган бөҗәкләрне дә жәлли идем. Тик бер очрак өчен әле дә үземне битәрлим. Болында балалар мәш килә. Нидер чыелдый, елаган тавыш ишетелә. Бардым, бер песине тотып алганнар да җәзалыйлар. Суга батырганнар, мескен йолкыш хәлгә төшкән. Бу гына җитми, мәхлуккә шайтан таягы энәләре кадыйлар. Теге җанвар бөтенләй хәлсезләнгән. Нишләп алай итәсез, дим. Ул кыргый бит, диләр. Зур малайлар иде, шунда алар белән сугышырга шүрләдем, йөрәгем җитмәде. Вакыйга урыныннан китеп бардым. Мәхлукнең язмышы ни белән беткәндер, үзем дә бик кечкенә идем шул.
Икенче бер вакыйга авторы үзенең киң күңеллелеге аркасында күп җәфалар чиккән:
– Укырга кердек, – дип сөйли ул. – Укулар башланырга берничә көн кала гына, үземә тулай торакның эләкмәгәнен белдем. Бер урын бар, әмма аңа берничә кандидатура. Декан янына кердек. Миңа курсташым да иярде. Аңа да кирәк тулай торак. Декан бик матур сөйли. Булмый бит, әгәр йорт резин булса, барыгызны да урнаштырыр идем, дип юата. Ә мин басып торам, дәшмим. Шунда курсташым телгә килде. Әнисенең алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәре, әтисенең зур бүләкләре, мактау грамоталары барлыгын тезеп китте. Теле телгә йокмый, ул бик күренекле кеше, дәрәҗәле әти-әни баласы икән. Шунда мин дә кыюсыз гына әйтеп куйдым, курсташымның да өлешенә керәсем килми, әмма минем әтием юк, сырхау әнием белән генә яшим, дим. Әмма декан мине ишетмәде. Тулай торакны атказанганнар баласына язып бирде, ятимгә түгел.
Беркайчан да карьерага омтылмадым, әмма төшеп тә калмадым. Бәхетем – тырыш хезмәт, ашаганым – кеше хакы, кеше хезмәте түгел, хәләл мул табын. Дәрәҗәм зур, дусларым күп. Хәзер барын да якын җибәрмим. Мин аларга ярдәмем өчен генә кирәклегемне аңлыйм. Шөкер итеп, разый булып яшим. Минем өчен матди байлык түгел, рухи байлык кыйммәтрәк. Шушы хакыйкатьне аңлавым белән дә мин бәхетле. Чөнки барыбыз да белеп торабыз, матди байлык бу дөньяда кала. Аны үзең белән алып китеп булмый. Әле шул мирасыңны бүлешеп, якыннарың талашып бетәргә дә мөмкин. Ә рух байлыгы ул мәңгелек. Кешеләрнең хәтерендә саклана. Дога сыйфатында сине фани дөньяда да эзләп таба.
Ә теге курсташым әрсез иде. Дәрәҗәле эшләрдә дә эшләде, әмма аның тормышына беркайчан да кызыкмадым. Чөнки горурланып сөйләнерлек уңышка ирешмәде. Шулай булгач, минем фикерем: явызлык белән игелеклелек турында сүз чыгып, кайсын сайларга, дисәләр, һич икеләнүсез икенчесен, диячәкмен. Аларның тормышлары кыенрак булса да, алар бәхетлерәк, – диде ул.
АКЧАЛЫ ХӘЕРЧЕ
Бу вакыйганы якын дустым Марат сөйләде. Аның бер дусты бар. Мин гел аптырыйм, ничек син шундый кеше белән дус була аласың, дим. Ул: «Дус түгелмен, танышлар гына. Бик якын дустымның туганы булганга, ияреп йөри. Аның дуслары юк, файдалы һәм файдасыз кешеләре генә бар. Андагы әрсезлек чиксез. Әллә ничә фатиры бар, аларны тапшырып, акча эшли. Комсызлыгы аркасында алдана да. Бер фатирында берәү кыйммәтле хак вәгъдә итеп ел буе яшәп, бер тиенсез чыгып киткән. Бик зур процентка өмет итеп, бурычка акча биреп тә, акчасыз калганы бар. Инде бүген үзе сырхау. Ул бик гаҗәп кеше. Кафега керсәк, кесәсендә бары аның гына акчасы булмый. Таксига утырсак: «Егетләр, гафу итегез, минем кесәмдә 10 гына сум», – дип иң беренче ул әйтеп куя. Кыскасы, иң бай һәм иң хәерче дустыбыз ул безнең», – дип аңлатты дустым миңа.
УСАЛ БЕЛӘН ЯВЫЗ – ИКЕСЕ БЕРМЕ?
Хәер, үземнең дә фикерем бар. Киң күңелле, ярдәмчел кеше карьерада да үсә, байлык та туплый алмый. Чөнки бар тапканын мохтаҗларга өләшергә дә мөмкин. Күренекле журналист Флера Низамованы (Зөләйха Кыдаш псевдонимы белән «Татарстан яшьләре»ндә бик озак эшләде) бик хөрмәт итәм. Ул авыр хәлгә тарганыңны белсә, үзе ач калырга мөмкин, бар эшен ташлап, ярдәмгә ташлана. Буфеттан, кибеттән әйберләр сатып алып, урамдагы эт-мәчеләрне сыйлап йөрер ул. Этләр дә, башкаларга өреп калса, Флера апаларын күрсәләр, койрыкларын болгап, йөгереп киләләр, якын дусларының хәлен белешәләр. Флера апа үзенчә бәхетле. Ул әрсезләрне сөйми. Киң күңелле булса да, үзен яклый, юаш түгел. Ә минем фикерем шундый: бар кеше дә усал булырга тиеш, әмма явыз гына булмасын.
Редакциядән: Бу бик четерекле тема. Бәлкем, укучыларыбыз да сүзгә кушылыр. Кемдер кемнедер кыерсыткандыр. Кемгәдер ярдәм иткәне өчен, рәхмәт әйтә алмагансыздыр. Рәхим итегез! Языйк гыйбрәтле вакыйгаларны. Әлбәттә, кеше исемнәрен язганда, рәнҗетерлек булмасын өчен, кайбер очракларда исемнәрне алыштыру кирәк. Һәм бу хакта авторның искәртүе мөһим.
Комментарии