- 01.03.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №8 (29 февраль)
- Рубрика: Аулак өй
Ринат Рахматуллин авылыбызга концерт белән килгәч, бигрәк гади, ачык кеше икән дип сокланып утырган идем. Бәлки, шуның өчен дә аны халык шулай тиз яратып өлгергәндер. Башка кешеләрдә дә ачык күңелле булуны, гадилекне ярата, гаделлекне хөрмәт итә ул.
Җырчы, чыгышы белән, Буа районының Түбән Наратбаш авылыннан. Туган көне 15 июльдә. Бик күп еллар тамада булып йөргән, якташлары аны Буа сатира театры аша да яхшы таный. Ул татар эстрадасына бары 40тан узгач кына килде һәм шунда ук танылды да. Бу бернинди могҗиза да, тылсым да түгел, ди Ринат абый. Беренче җырын ул үсмер чакта 15 яшендә үк язган һәм зур сәхнә хакында хыялланган. Аның хит җыры «Тукта, яңгыр» инде 1995 елда ук иҗат ителгән булган икән. Ә бүген аның 120ләп җыры бар.
Ул үзен алынган эшен җиренә җиткерә торган, башкарып чыкмыйча тынычлана алмас тынгысыз җан дип атый. Тормыш девизы да: «Алга! Алга!». Шуңадыр иҗаты да бик әзерлекле, сыйфатлы, гөрләп тора.
Беркөнне шулай Рахматуллин «Татар радиосы»на кунакка килгән иде. 5 яшьлек бала да, апалар да, абыйлар да бик күп шалтыраттылар аңа, сораулар бирер өчен генә түгел, күбесе иҗатына карата мәхәббәт аңлата.
Җырлар ничек туа дигән сорауга Ринат абый:
– Ул йөрәк халәте, кичерешләр аша туа. Үзең, танышларың белән булган хәлләрне күреп, анализлап, шуны җырга саласың. Мәсәлән, «Зинһар өчен» җыры поездда танышкан грузинның тормыш хәлен тыңлагач туды. «Тормыш китабы» җыры 22 ел аягына баса алмаган бер абый белән сөйләшкәч язылды. «Уйлану»га нигез булып егете ике еллык хәрби хезмәттән кайтканны көтмәгән кызны белү булды – бу тәүге җырым. «Сагыну» Шәле егете Айдар истәлегенә язылды. Аның дуслары миннән «Кызы яныннан кайтканда бәрелеп үлде, бик яраткан, хөрмәт иткән дустыбыз иде, җыр языгыз әле аңа багышлап», – дип сорадылар. Күңел халәтенә бәйле рәвештә «Тукта, яңгыр», «Ташлап китмә» җырлары туды.
Ринат абый сәхнәгә чыкканда бик дулкынлана һәм тамашачы арасыннан үзенә сокланып, яратып тыңлап утырган бер-ике кешене табып, шуларга карап җырлаганда гына каушавы басыла икән.
Тыгыз эш графигыннан ялга да, спортка да вакыт табам, ди Ринат абый. Хоббие – хоккей. Чын ял, күңел тынычлыгы туган якта, гаиләм янәшәсендә, ди. Ринат әфәнденең ике кызы бар: зурысына – 20, кечкенәсенә 6 яшь. Ә хатыны өйдә хуҗабикә.
Ринат Рахматуллинның концертын тиздән Казанлылар да күрә алачак. 3 мартта УНИКС залында зур гала-концерты булачак. Биредә өр-яңа 13 җыры яңгыраячак дип ышандырды ул.
Кадрия ХӘСӘНОВА.
Яңгыр урлаган җырчы ,

Комментарии